Шәһри Казан

Хикмәтле кулъязма

Шулай беркөнне атаклы язучыбыз Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары»н укып ята идем. Шунда «кырт» кына ишек ачылып китте дә аннан Ак бабай күренде. Аның исеме Гыйльмулла булса да, күрәсең, ап-ак сакаллы булгангадыр инде, без аны гел «Ак бабай» дип атап йөртә идек. Ул ниндидер бер хикмәтле аксакал иде. Безнең урам башында...

Реклама

Шулай беркөнне атаклы язучыбыз Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары»н укып ята идем.
Шунда «кырт» кына ишек ачылып китте дә аннан Ак бабай күренде. Аның исеме Гыйльмулла булса да, күрәсең, ап-ак сакаллы булгангадыр инде, без аны гел «Ак бабай» дип атап йөртә идек. Ул ниндидер бер хикмәтле аксакал иде. Безнең урам башында гына яшәсә дә, аның белән күбрәк мәчеттә очраша идек.
- Әссәламегаләйкүм, олан! Тынычлык сезгә! - диде ул, керә-керешкә.
- Вәгәләйкүмәссәлам! Тынычлык Сезгә дә! - дидем мин шатланып һәм «Минһаҗ маҗаралары»н, сугыша күрмәсеннәр дигәндәй, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре янәшәсенә куйдым да аңа каршыга таба атладым.
- Олан! - диде Ак бабай. - Менә ниндидер бер хикмәтле кулъязма таптым әле. Әрәм-шәрәм ятканчы, сиңа китерергә булдым. Син бит, олан, беләм, үзең дә мәкаләләр, хикәяләр языштыргалыйсың. Һәрхәлдә, мә, укып кара әле. - Бик хикмәтле кулъязма үзе. Әгәр аңа аз гына су тамызсаң...
Мин кулъязманы кызыксынып та, бераз гына аптырап та (Гаҗәп: ничек итеп инде башка мәгънәләр чыга ала?..) кулыма алдым.
- Ярар, ярар, Ак бабай, укып чыгарга тырышырмын. Кызыксындырдыгыз, - дидем мин...
Ак бабай тагын елмаеп куйды.
- Тик, син суны күп тамызма, яме, аз гына микъдарда гына... - диде һәм тиз генә саубуллашып, чыгып та китте.
Һм... Ишеткән бар иде анысы: Михаил Юрьевич Лермонтовның үз заманы героеның ниндидер сәер язмаларын табып алуы турында да, Туфан Миңнуллинның да каяндыр ниндидер Хәсән Вәгыйзовичның язмаларын табып алуын да...
Ак бабай кадәр Ак бабайның игътибарын үзенә юнәлткән нинди язма инде, дип, бар дикъкатемне җыеп, «Бисмилла» әйтеп, укырга керештем.
Ә анда болай язылган иде: «Илебез көннән-көн алга бара. Җирдә социализм корабыз, яңа дөнья төзибез. Кешеләргә бәхет биреп, өр-яңа шәһәрләребез үсә, борынгы калаларыбыз өр-яңадан төзекләнә-матурлана, авылларыбыз яңа көч ала. Бишьеллык планнарын дүрт елда, хәтта аннан да алдарак үтәргә омтылабыз. Шәһәрләрдә күпме яңа заводлар өр-яңа тормыш алды, авылларда яңа тормышның гүзәл үрнәге - колхозлар барлыкка килде! Белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Балалар барысы да бушлай белем алалар. Гражданнар сугышыннан соң күбәйгән беспризорниклар да бетте.
Клубларда, хезмәт уңганнарына багышлап, концертлар уздырабыз. Гаҗәеп, тарихи еллар! Яшьләр дә, олылар да яңадан-яңа, югарыдан-югары үрләр яулау турында хыяллана. Совет очучылары төньяк полюс аша турыдан-туры Төньяк Америкага очып, дөнья авиациясе тарихында өр-яңа биеклек яуладылар! Ил кырында хәзер атларны югары җитештерүчәнлек үрнәге - тракторлар алыштыра бара. Шәһәр һәм авылларда көннән-көн күбрәк якты «Ильич утлары» балкый!.. Һади Такташның «Киләчәккә хатлар», Михаил Шолоховның «Тын Дон» әсәрләрен укып хозурланабыз. Аларда - бүгенге заманның саф сулышы.
...Тик... ни булды соң әле бу?!. Көтмәгәндә, уйламаганда Германия империалисты Гитлер илебезгә каршы сугыш башлады. Күпме планнар челпәрәмә килде! Их, тормыш! Ник матур гына бара алмыйсың икән син?!. Их, язмышлар, язмышлар!..»
Асылда, бу таныш текстлар иде. Шушындый яки шушындыйрак язмаларны үз гомеремдә аз укымадым кебек...
Нишләп безнең илгә килде икән бу авырлыклар, фаҗигаләр?!. Каян килеп чыккан ил башына бу зур сугышлар, тарихи зилзиләләр, югалтулар, дисең...
Мин берара шулай уйланып утырдым да, Ак бабайның киңәшен тотып, язмага су тамчысы тамызырга булдым. Һәм гаҗәп!.. Бер мәл үз-үземә ышанмыйча тордым. Мәкаләдәге сүзләр, чыннан да, үзгәреп китеп, бөтенләй башка мәгънәдә укыла иде инде: «Нинди гүзәл, якты һәм тарихи көннәр кичерәбез! Тормышыбыз көннән-көн гүзәлләнә... әйтергә кирәк: алга тәгәри.... Нэпман буржуйларны куып тараттык. Һм... Хәзер көн дими, төн дими мәчет манараларын кисәбез! Ник кисмәскә ди: искелек калдыгы. Безне якты киләчәккә җибәрмәкче түгелләр! Эксплуатация! Урыслар чиркәүләрен шартлаталар! Ә муллаларның кайсыларын сөргенгә җибәрдек, ә кайсыларын «теге дөньяга» ук!
Әле кичә генә, колхоз уңганнарын котлап, элеккеге мәчеттә, бүгенге клубта аракы мәҗлесе оештырдык. Аракысы җитте үзе. Яшәсен Сталины! Мәктәпләрдә дә ураза тотуга каршы көрәшәбез! Ачуланмасыннар... тфү... агуланмасыннар искелек белән! Нинди гүзәл үзгәрешләр! Их! И-и, бу 1937 нче еллар! Күпме «халык дошманнары»н һәм тагын әллә кемнәрне кайсысын аттык, ә кайсысын сөргеннәргә җибәрдек. (Нәкъ патша вакытындагыча). Әле бер бала «Сталин» сүзен язганда ялгыш җибәргән, ди. Ничек алай?! Ул-бит халыклар атасы! Кхым!..
Белсәгез иде: нинди матур киләчәк, бәхетләр көтә безне!
Тукта, тукта әле... ни булды соң әле бу, нишләп Гитлер безгә каршы сугыш башлады?! Ни өчен соң?! Нәләт, күпме планнар, хыяллар тормышка ашмыйча калды! Кешегә һаман кан җитми икән. Каян килә соң бу кешегә канэчкечлек, вәхшилек?!.
Миңа эсселе-суыклы булып китте. Йә, Аллаһым,каян килеп чыга соң бу «сәер» дөреслек?! Әллә бу Аллаһның киная телле бер бәндәсе идеме?! Әллә бу кулъязма авторының чын уйлары, үз-үзен тәнкыйтьләвеме?! Һм...
Менә әти кайтыр вакыт җитә икән. Тиз генә ашарга пешерергә куйдым. Маллар карап кердем. Миңа да, дөнья яхшырсын өчен, күбрәк тырышырга кирәк түгелме икән... Бераздан мин кулъязма укуымны дәвам итәргә булдым.
«... Без нык үскән социализм илендә яшибез. Сугыштан алган яралар әкрен генә булса да төзәлеп килә. Фашистларны җиңү җиңел бирелмәде... Миллионнарны кырган, юк иткән Сталинның шәхес культы фаш ителде... Илдә тормыш көннән-көн көйләнә, яхшыра бара. Совет гражданины Юрий Гагарин беренче булып Галәмгә юл салды. БАМ, КамАЗ исемле гигант төзелешләр башланды. Совет кешесенең сугыштагы һәм хезмәттәге героизмы турында исә яңадан-яңа әсәрләр язылып тора. Татарларда - Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники; урысларда - Михаил Шолохов, Сергей Залыгин; бүтән халыкларда - Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов һ.б.
Без хәзер гомуми совет халкы турында хыялланабыз. Вак милләтләр бетәр, ахры... Яшәсен бердәм совет халкы! Алга, коммунизмга таба!»
Бу төштә су да тамызмакчы түгел идем. Ни әйтсәң дә ... социализмның яхшы яклары да күп булды бит!
Әмма ялгыш кына терсәк белән стаканга тиеп киткәнмен. Һәм, кулъязмага су төшеп, анда шунда ук түбәндәге юллар күренеп китте:
«Нык үскән социализм чорында яшәп ятабыз. Яңа завод-фабрикалар күтәрелә, авыл хуҗалыгы өр-яңа үр-биеклекләр яулый! Бердәм совет халкы булдыру хакында хыялланабыз. Вак милләтләр бетәр, ахры. Мәктәпләрдә урыс теле кертәбез.
Кибет киштәләрендә - ризык. Эшләүчеләргә бушлай квартира бирәбез. (Бу аларның үзләре эшләп алган квартиралары инде). Халык көннән-көн мулрак яши бара...
Тукта, тукта... ни булды соң әле бу?! Ни өчен соң әле бу милләтләр телләре, мәдәниятләре, диннәре турында сөйли башладылар. Кырым татарлары туган ил-җирләренә кайтырга тиеш, ди. Ничек?.. Тукта әле, ничек инде ул алай?! Шундый матур җирләргә! Милли хокуклар, имеш. Бер болында төрле чәчәкләр, төрле гөлләр була, диләр!.. Ничек инде ул алай?! Кто дозволил?! Без бит кешеләр!
Бу А.Солженицын, А.Сахаров каян килеп чыкты тагын?!»
Менә сиңа мә! Әллә нәрсәләр язып бетергәннәр...
Туган тел бит ул! Ул бер генә була ала. Ул Аллаһ тарафыннан бирелгән байлык, нигъмәт. Аны бит сайлап алмыйлар. Уйлана калдым. «Минһаҗ маҗаралары» да шактый онытыла төште. Аңладым да кебек: берәү мәсьәләнең бер ягын күрсәтә, икенчесе икенче ягын - кимчелекләрне күрсәтергә, алардан котылырга омтыла иде кебек.
Тәрәзәдән тышка карап алдым. Буран котырынырга җыена иде, ахры. Укуымны дәвам иттем.
Ә анда түбәндәге юллар язылган иде: «Туган илебездә үзгәрешләр башланды. Үсеш, алгарыш хакына... Кешеләрнең авызларында гел бер сүз - үзгәртеп кору, хәбәрдарлык, ирекле сайлаулар. Хакимият - халыкка.
Гаҗәеп заманда яшибез: сүз иреге кайтты! Тәнкыйтьләп язарга ярый башлады... Демократик хокуклар алырга тырышабыз! Дин иреге дә кайтты. Әлхәмдүлиллаһ, мәчетләр төзелә, борынгылары янәдән халыкка кире кайтарыла. Милли уяну бара! Татар теле мәктәпләргә, югары уку йортларына янә кайта... Социализмнан капитализмга күчеп барабыз. Илне яхшырак, бәхетлерәк ясарга исәп. Көнбатыштагы кебек тук кибет киштәләре дә күрәсе килә! Яңа әдәбият та кайтты. Ни генә язмыйлар анда! Өр-яңа журналлар чыга башлады. Һәртөрле рекламалаулар киң җәелде. Нишләптер халык бозыла башлады...»
Берара уйланып тордым. Бу инде миңа шактый таныш заман турында иде.
Һәм теге юллар хәзер болай укылды: «Без демократик җәмгыять төзергә булдык. Үзгәртеп кору. Хәбәрдарлык... Сүз иреге... Сайлау хокуклары... Яңача фикерләү... Җәмгыятьне алгарыш, үсеш хакына үзгәртеп корырга иде исәп...
Партия әйткәч, нигә тотынмаска?! Тотындык үзгәртергә, корырга... Ирек... Заводларга, алар инде дәүләтнеке булмагач, яңа хуҗалар үрмәләп маташа. Ә колхозларны таратып, җирне крестьяннарга кайтарырга, ди...
(Горбачевны тиз алып аттылар. Олигархларга таларга комачаулый икән).
Демократия...
Ә икенчесе әйтә: менә сайлаулар җитә. Берәү акча тәкъдим итә, ә икенчесе - аракы. «Кайсын сайларга?» - ди. (Иманлырагын, дим).
Демократик җәмгыять төзибез. Җәмгыятьне яхшыртырга исәп... Тормышыбыз көннән-көн матурлана...
Тимер ишекләр, тимер рәшәткәле тәрәзәләр барлыкка килде...
Аллаһ та бар булып чыкты... Кичә «Алла юк» дип сөйләгән җирдә мәчетләр төзелә... Шәһәрләрдә дә татарлар яши икән! - анда татар мәктәплре дә ачылды...
Демократия төзибез... Җәмгыятьне яхшыртырга исәп...
Тик каян килеп чыкты соң бу бомжлар, безпризорниклар, хәерчеләр һ.б.?!
И-и, Аллам!»
Да-а, җәмәгать! Минем заманга караганга, тагын да ныграк уйлана калдым.
Әллә, бу үзгәртеп кору еллары башланып киткәннән соң иман җитеп бетмәдеме икән безгә?! Җаваплылык?! Билгеле, соңгы елларда тормыш күпмедер яхшыланды да кебек. Тик күңелдә борчулар да аз түгел иде бит.
Ул арада азан тавышы яңгырады. Намаздан соң кулъязманы укуымны дәвам итмәкче идем. Хыялларга кереп киткәнмен.
...Шунда... көтмәгәндә... әллә нәрсә булды тагын: кульязмадагы ике хәреф бер-берсе белән бик каты сугыша башлады. Ләкин, күпме генә тырышсалар да, әллә ни майтара алмадылар үзләре. Йончыгач, үпкәләшеп, бер-берсенә сер бирмичә дигәндәй, кире урыннарына кайтырга мәҗбүр булдылар. Башка хәрефләр аларга аптырап та, сәерсенеп тә карап тордылар. Ул да булмады,стенада (ян якта) асылынып торган агач мылтык кинәт атып җибәрде. (Аны алып кайтканга бүген генә нәкъ менә бер ел булган иде үзе). Колак тона дип торам. Җитмәсә,почмакта берничә ел эшләми торган суыткыч та дөбер-шатыр килеп эшли башлады.
Көтмәгәндә телевизор кабынды. Анысы бер хәл. Анда яңалыклар бара иде. Гомердә булмаган хәл - барлык азык-төлек тауарларын да бәяләр төшә башлавын әйттеләр. Көтмәгәндә, чиновниклар үзләренең хезмәт хакларын кисәргә булганнар икән. Әле җитмәсә, диңгез буена ял итәргә дип алган юлламаларыннан да баш тартмакчы булалар ди. Ю-ук! Безнең халык ул кадәр усал түгел. Юлламаларга тимәячәкләр...
Шулчак телевизор экранында ил башлыгы күренде һәм көрсенеп куйганнан соң, кызу гына һәр халыкның да, һәр милләтнең дә яшәргә, туган телдә белем алырга, милли ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, алгарышка хокукы барлыгын сөйли башлады. «Шовинизмга - юк!» - дип бетерде ул үзенең ялкынлы чыгышын.
Шунда кулъязма өстендә уянып киттем. Йоклап киткән булганмын икән... Кулъязма өстендә бераз уйланып утыргач, тышка чыгып керергә булдым. Каршыга намазга дип кергән әни очрады. Сулы чиләк белән... Килеп керүемә, әни әйтергә тотынды:
- Бу нәрсә соң?! Менә ялгыш кына су түктем бу кулъязмаңа... Синекеме ул?! Мә инде... хәрефләре юылмадымы икән, зарар күп килмәдеме икән инде?!. Интегеп язып утырган нәрсәң бит... Әрәм булмасын иде, Ходаем,
Мин, берара нишләргә белмичә, аптырап басып тордым. Их, әнием, син дә бит җиңел булмаган заманнарны да күп күргән гүзәл илемнең бер гражданкасы идең.
- Суны гына ялгыш күбрәк түккәнсең, ахры, син, әни, - дип пышылдадым да, кулъязманы алып тышка, Аллаһ Сөбханәкә Тәгалә тарафыннан изге максатлар өчен яратылган, югары пакьлекләргә, бәхеткә өметләндереп-ымсындырып яуган гүзәл ап-ак карлар дөньясына чыгып киттем...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: