Шәһри Казан

Кара көзге (мистик хикәя, өченче өлеш)

Бакчадагы эскәмиядә күлгә, кояш баешына карап, уйланып утырган Айрат урыныннан кубып, өйгә атлады. Аяк киемен салып, әби-бабасының, әти-әнисенең тәрбиясен исендә тотып, “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим”, дип ишек ачып, эчкә узды.

Башы: Кара көзге (мистик хикәя, икенче өлеш)
Догадан шушы бер җөмлә явызлык чәчеп торган өрәкне тынычландырып калдырды. “Бу кеше начар адәмгә охшамаган. Күзәтим әле, газапларга кайчан да өлгерермен”, – дип фикерләде өрәк.
Өйнең элекке хуҗалары җиһазларның берсен дә алмаган. Ләйсән яраткан диван, көзге, шүрлекләр-барысы да үз урынында. Кызның каны аккан келәм генә юк, һәм дә идән такталары кабаттан буялган иде. Айрат диванга утырып тибрәнеп алды, аннан кубып, өстәл тартмаларына күз йөртеп чыкты. Аскы тартманың читенә Ләйсәннең фоторәсеме кысылып калган булган икән, егет шуны кулына тотып, янә диванга барып утырды.

 – Нинди гүзәл! Ләйсән, дип язылган икән. Рашат әфәнденең хатыны, йә сеңлесеме икән соң инде бу? Эльмирага вәгъдәм булмаса, гыйшкың төшәрлек, билләһи, – дип үзалдына сөйләнде Айрат. 

 Шуннан ул рәсемдәге кызның иреннәреннән үбеп алды да, ярар, иптәш булырсың, дип көзге читенә кыстырып куйды. Ләйсәннең җаны мондый назны көтмәгән иде, ул егеткә мөкиббән калып, көзге читеннән генә гел күзәтеп тора башлады.
Айрат өйдән киткән-кайткан вакытларында фоторәсемгә: “Сәлам, Ләйсән!” –  дип әйтә, хәтта, сөйләшә дә торган булып китте. Әмма, өрәк бик теләсә дә, аңа җавап кайтармады, дәшсәм куркытырмын, дип уйлады. Өрәк булып өрәкнең дә, бакча өендә кабат ялгызы гына каласы килми иде.
Егет берсендә юынып алганнан соң, көзге каршында чәчен озаклап тарый-тарый киптерде. Ләйсәннең өрәге түзмәде, көзгедә пәйда булды. Иң гаҗәбе –Айрат курыкмады. “Бу шайтан кызыйга тәмам гашыйкмын ахырысы инде. Күзләремә дә күренә башлады”, – дип, фотрәсемдәге Ләйсәннең маңгаена акрын гына чиртте дә, өйдән чыгып китте. 

 Әфганстандагы сугышны кичергән Айратның психикасы гадәти кешенеке кебек түгел иде инде. Тау-таш арасындагы мәетләр, сугыш күренешләре төннәрен төшләренә кереп саташтырды. Шунлыктан аңа көзгедә матур кыз сурәте шәйләнеп китүе куркыныч та һәм сәер дә түгел иде. Берсендә алар – өч солдат тау юлын күзәтеп торырга постта калдырылды. Ләкин, икенче көнне дошман гаскәриләре хәрби частьне уратып алды, посттагы солдатларга юл бүленде. Тау артында көне буе атыш, шартлау тавышлары ишетелеп торды. Посттагы өч солдатның су запасы бетте.
 – Әнә, кара болытлар агыла, хәзер яңгыр ява башлаячак, – дип, Коля котелогын алып, күккә сузды.
 – Ява торган болытлар түгел алар, – диде Виктор. 
 – Яңгыр яу-яу, майлы ботка бирермен, – дип, такмаклый-такмаклый Айрат та котелогын күккә сузды.
 – Майлы бутка что это такое? – дип сорады Коля.
– Масляная каша, – диде Айрат.
 – Масляная каша? Ничек ашыйсыз аны, эч китә бит аның белән, – дип, эчен тотып көлергә кереште Коля.

Реклама

Аңа ияреп бөтенесе тәгәрәшеп көлде. Тыелгысыз көлүдән Айратның кече йомышын үтисе килә башлады. Шунда ул ташлар арасына түгел, ә солдат котелогына сиде. Калган иптәшләре дә моны күреп, кече йомышларын котелокка үтәде. Су урынына сидекләрен эчәргә туры килде аларга.
Таң атып килгәндә, Айратка гаҗәеп матур төш керде. Имеш, ул өстенә юка гына боз каткан елга ярында басып тора. Егет йодрыгы белән сугып, бозны тиште дә, йотлыгып эчә башлады. Ни хикмәт, сусау басылмый, авызга су килми. Елганың уртасыннан эчәргә кирәк, дигән уйда боз өстенә атлады егет. Әнисенең: “Айрат, улым, тукта! Батып үләсең бит!” – дип, ялварып кычкырган тавышына уянып китте солдат. Бактың исә, кочаклап йоклаган автоматының тимер көпшәсе авызына шуышып килгән һәм ул шул көпшәне ялый икән. 

Айрат ташлар арасыннан үрелеп түбәнгә карады, ә анда унлап дошман постка якынлашып килә иде. “Әни төштә кычкырып уятмаган булса, суеп чыгасы булган бит болар безне”, – дигән уй йөгереп узды Айратның ми күзәнәкләреннән. Егет мәче җитезлегендә хезмәттәшләрен уятты. Дошман төркеме сиздермичә генә һөҗүм итә алмады, көчле ут астында югалтулар белән чигенергә мәҗбүр булды. Хәрби базадагы көчләр дошманның төп отрядын тар-мар иткәннән соң, тәмам хәлсезләнгән, әмма постларын ташлап качмаган солдат егетләрне килеп алды.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: