Шәһри Казан

Марат Кәбиров: "Ышаныч"

- Гафу итегез... Шундый четерекле хәл... Ашыгыч рәвештә шалтыратыр­га кирәк иде... Бер генә минутка телефоныгызны биреп тора алмассызмы икән? Мин кызга күз йөгертәм. Матур гына. Авылдан килгән шикелле. Студент булырга тиеш. Күзләре мөлдерәмә. Кире каксам, елап җибәрер кебек. Ул кирәкле номерын җыя. Сөйләшә башлый. Аз гына читкәрәк китә. Иярүне яхшысынмый...

- Гафу итегез... Шундый четерекле хәл... Ашыгыч рәвештә шалтыратыр­га кирәк иде... Бер генә минутка телефоныгызны биреп тора алмассызмы икән?
Мин кызга күз йөгертәм. Матур гына. Авылдан килгән шикелле. Студент булырга тиеш. Күзләре мөлдерәмә. Кире каксам, елап җибәрер кебек.
Ул кирәкле номерын җыя. Сөйләшә башлый. Аз гына читкәрәк китә. Иярүне яхшысынмый урынымда калам. Тәмәке кабызам. Үземә кирәкле автобус килгәне күренә. Кыз киткән якка карап алам. Шулай да аны бүлдерү уңайсыз кебек. Ярый, соңгысы булмас әле...
Автобус кузгалып китә. Мин акрын гына будка артына чыгам. Теге кыздан бераз уңайсыз кебек. Әмма будка артында аны табалмыйм. Урап киләм дә кабат урыныма басам. Ярый, килер әле, дим. Шундый беркатлы һәм инсафлы баланың яман уйда булуына ышанасым килми.
Тукталышны кабат әйләнеп чыгам. Бу юлы һәр кешене аерым игътибар белән карыйм. Кыз чынлап та юк. Бәлки, мине табалмыйча йөридер дип, кабат баягы урыныма басам. Көтәм. Юк.
Кабат аны күз алдыма китерәм. Иңнәренә төшеп торган кара чәчләр. Кара кашлар астыннан мөлдерәп караган күзләр. Һәм чиксез үтенеч белән сугарылган йөз. Башкасын сурәтләргә чамам җитми. Юк инде, мондый самими кыз бала карак була аламыни?!. Юк, әлбәттә! Телефоннан шалтыраткач, бәлки, бик ашыгыч рәвештә каядыр барып килергә кирәк булгандыр. Ул тизгә генә шунда киткәндер дә мине онытып җибәргәндер. Ничек кенә булмасын, ул килеп җитәчәк. Моңа иманым камил.
Көтмичә ярамый. Дөрес түгел. Ул бит авыр хәлендә миңа килеп сыенды. Мөлдерәмә күзләрен төбәп сорады. Ә мин ярдәм иттем. Кыен чакта үзенә ярдәм күрсәткән кешегә кем начарлык эшләсен ди инде?! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел.
Тик кыз һаман күренми. Ул арада бер танышым очрый. Көлә.
- Әллә кайчан алдап качкан инде сине, - ди. - Синең урында булсам, полицияга барыр идем. Яки якындагы ломбардка.
- Ә ул карак булмаса? Ниндидер көтелмәгән хәлгә генә юлыккан булса?
Танышым кул селтәп китеп бара. Мин көтәм. Изгелеккә явызлык белән җавап кайтаруларына ышанасым килми. Өстәвенә шундый гүзәл затның.
Инде кич тә җитә.
...Мин чынлап та китәргә мәҗбүр. Урамда төн кичеп булмый ич. Өйгә кайтам. Тик күңелдә әрнү. Һәм гаеплелек хисе. Ул кыз кире әйләнеп килгәндер дә мине очрата алмагандыр кебек. Бәлки, таңга кадәр мине көтеп басып торгандыр. Өшегәндер... Эх, кызганыч... Адресымны язып калдырырга кирәк булган... Хәер, телефонда бар иде бугай... Бәлки, эзләп табар әле...
Мин һаман да көтәм...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: