Шәһри Казан

Соңгы азан

Таңнарны ярата Рәхимҗан. Таң аңа яңа көн тууын хәбәр итеп, киләчәккә өмет уята. Ә бит төн йокылары качып, таңнарны аттыра алмый изаланган чаклары да булмады түгел, булды... Бөтен барлыгы, җаны-тәне үзгәрешләргә, яңарышка сусаган иде аның.

Реклама

Ниһаять, ул көннәр килде. «Үзгәртеп кору», - диделәр барысы да беравыздан. Тансык иде бу сүз, шуңадыр, кешеләр аңына тоташ караңгылыктан кинәт кенә яктылыкка килеп чыккандай тәэсир итте. Берәүләр каушап-югалып калса, икенчеләр, кадерле нәрсәне тапкан сабый бала кыяфәте алды. Еллар буе яктылыкка омтылганнар икән ләбаса, хәтта ки бөтен гомерләрен шушы көнне китерү хакына көрәшкә багышлаганнар. Аларны бары тик күрүче-ишетүче, яклаучы гына булмаган, алай гына да түгел, түрәләр тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар ителеп, җәбер-золым күргәннәр.
Ә өченчеләре сабыр-ипле генә үз эшләрен эшләүне дәвам итте.
Дүртенче төркем читтәрәк - өстәрәк аерылыбрак торырга күнеккән иде. Алар, партбилетларын яшереп, бик тиз генә демократ булып киттеләр. Үзгәртеп коруны бу төркем исем-атама алыштырудан башлады.
Рәхимҗан өченче төркемгә карый иде. Инанганы бер Аллаһы Тәгалә булса, эш-гамәле кешеләргә игелек кылудан торды.

* * *
Акрынлап булса да, авылга иман нуры иңә башлады: «Мәчет кирәк!» - диделәр авыл картлары. Бу фикерне һәркем хупласа да, кузгатып, башлап җибәрүче күренмәде. Ахырда, тәвәккәлләп, үзе алынырга булды Рәхимҗан. Алынуын алынды, әмма шуннан соң аның өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр башланды.
Кайдан акча юнәтергә? Төзелеш материалларын ничек юлларга? Төзүчеләрне кайдан табарга? Шундый авыр сораулар, четерекле проблемалар килеп басты аның алдына. Ары сугылды Рәхимҗан, бире сугылды, бер җитәкче кире борса, икенчесе каршына баш иеп барды. Акчалата ярдәм итәргә курыкканнарыннан төзү материалы сорады, анысы да барып чыкмаса, эшче көчләр бирүне үтенде. Ничек итсә итте, нигез салынып, кирпеч һәм башка төзелеш материаллары кайтарып өелде. Әмма төп эштән соң, кичке якта гына бер-ике сәгать эшләп, әллә ни алга китеп булмый иде шул. Шунда Рәхимҗаннаың башына: «Өмә ясарга», - дигән уй килде. Көнен ялга тәгаенләп, кибет ишегенә бу хакта белдерү язып элде.
Ул көнне Рәхимҗан сәгать дүрттә үк мәчет нигезендә иде инде. Тик торганчы дип, әзерлек эшләрен күрә торды. Кулы эшләде, ә зиһенен: «Килерләрме? Хәзер яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә бушка эшләргә теләми», - дигән уй телгәләде. Чарасызлыкка төшмәс өчен: «Куркып калмасалар, һич югы чордашлар булса да килер. Аларның күбесенең йортлары өмә белән салынды бит», - дип юатырга тырышты ул үзен. Аның уйларын күршесе Габдулла тавышы бүлде:
- Әссәламегаләйкем, кордаш, иртәләгәнсең син!
Аны күргәч, Рәхимҗанның йөзе яктырып китте. Ул, күрешергә дип, ике кулын сузды:
- Вәгаләйкемәссәлам, Габдулла күрше. Иртәләми булмый. Мондый көнне ничек йоклап ятасың.
- Шулай, кордаш, шулай. Мин үзем дә таң белән кузгалырмын дигән идем дә, карчык: «Таң әтәчләрен куркытып йөрмә, бу көннән кем килсен анда», - дип каршы төште.
- Анысы дөрес инде, Габдулла күрше. Минеке дә шулай дип калды. Күзгә йокы кермәгәнгә генә таңнан кузгалдым.
- Аңлыйм, кордаш, аңлыйм. Бик зур эшкә алындың бит. Инде Аллаһы Тәгалә азагын хәерле итсен.
- Амин, күрше, амин. Аллаһы Тәгалә эшебезне уң итеп, һәрберебезгә әҗер-савапларын насыйп итсен.
Тыкрык башында кулларына эш кораллары тоткан берничә ир күренде.
- Әллә монда гына кундыгыз инде. Читтә йөреп, хатыннарыгыз кертмәдеме әллә? -дип шаяртасы итте алдан килгәне.
- Синеке керткәнне, аларныкы кертер дә кертер, Хәсән, -дип, үзенчә төрттерде аңа арттанрак атлаганы.
- Һы, минем хатын ишекне бикләми йоклый. Син генә ул төнлә капка төбен саклый идең.
- Сакласа ни, болай гына саклый дип беләсеңме әллә. Күршедәге кунак кызларының клубтан кайтканын көткән ул, -дип кушылды аларга өченче ир.
- Ярар, җәмәгать. Мондый көнне гөнаһ сүз сөйләмик, - дип бүлдерде аларны Рәхимҗан.
Хәсән акланасы итте:
- Алла куәт бирсен. Без, ни, әзрәк кәефне күтәрер өчен генә.

* * *
Җәй азагына түбә ябылып, эчке эшләргә керештеләр. Ае өлгереп җитмәгәнгә күрә, манара күтәрүне киләсе атнага калдырып тордылар.
- Аллаһы Тәгаләнең биргәненә мең шөкер, мәчетебез өлгереп тә килә, - диде Рәхимҗан, төшке ашка туктаган вакытны туры китереп. - Инде безгә эшне алып бару өчен имам кирәк.
- Мәхәлләне теркәтүдән башлап, бөтен язу-сызу эшләрен, кирәк-ярак юллауны берүзең башкарып чыктың. Синнән дә кулае булмас, - диде аңа каршы Габдулла.
- Бик дөрес.
- Үзең алына күр инде, Рәхимҗан абый.
- Дөньялыкны да, дин ягын да яхшы беләсең, - дип җөпләде аны калганнар да.
- Сез ярдәм итмәсәгез, берүзем бу эшне башкарып чыга алмас идем анысы, җәмәгать. Инде гыйлем ягына килгәндә, анысын Габдулла кордаштан да яхшырак белүче юк. Яшьләр белеп тә бетерми торгандыр, аның бабасы Галимулла хаҗи гыйлемлелек ягыннан безнең якта гына түгел, ә бөтен мөселман дөньясында дан тоткан суфилар нәселеннән. Аннары мондый зур эшне алып бару өчен дәрәҗә дә кирәк бит әле. Ә Габдулла кордаш гомер буе авыл советы рәисе булып эшләде, тирә-юньдә аны белмәгән кеше юк. Каршы килмә инде, Габдулла кордаш. Минем дә эштән читләшүем түгел, мөәзин буларак, һәр эштә синең ярдәмчең булырмын.
- Ай-һай, килешеп бетәрме икән, Рәхимҗан кордаш? Әзергә-бәзер генә килгән булам түгелме?
- Юк сүз сөйләмә, кордаш. Синең белән киңәшмичә бер эшем дә эшләнмәде. Сүзем үтмәгәндә, җитәкчеләр янына бергә бара идек бит.

* * *
Кече атна - пәнҗешәмбе көнне авыл ирләре мәчет манарасын күтәреп тә куйдылар. Ае кыйбла тарафына юнәлгән манарага карап, карт-карчыкларның гына түгел, күпне күргән кырыс ирләрнең дә күзләре чыланды. Мәчет манарасы киселүгә шаһит булган бабайлар: «Шөкер, иманга кайттык!» - дип сөенсә, биш яшьлек оныгын җитәкләп килгән Шәмсегаян әбинең иреннәре: «Оныгыма да ошбу мәчеттә намазга басарга насыйп итсәңче, йа Раббым», - дип пышылдады.
Җомга көнне мәчет ачу тантанасына авыл халкы гына түгел, әле мәчетле булырга өлгермәгән тирә-күрше авыллардан да кешеләр җыелды. Читтә яшәүче авылдашлар да бүләкләр белән кайткан, Үзәк Диния нәзарәтеннән, Казан һәм Яшел Үзән калаларыннан да мәртәбәле кунаклар бар иде.
Габдулла мәчет ачу тантанасын алып баруны Рәхимҗанга тапшырырга теләсә дә, ул баш тартты:
- Син хәзер имам, мәхәллә җитәкчесе, Габдулла кордаш. Әгәр мин алып барсам, дөрес аңламаслар.
- Син мәчет салдыруда башлап йөрдең, йөкне төпкә җигелеп тарттың, кордаш. Шуңа күрә миңа килешеп бетәрме икән?
- Килешер, Габдулла кордаш, килешер. Дилбегә хуҗа кулында булырга тиеш. Ике кул тартса, туры ат та чыгымчылый башлый.
- Йә, ярый алайса, сиңа каршы килеп булмый, кордаш. Шулай да башта сүзне син әйтерсең. Ачкычларны да син тапшырсаң, кулайрак булыр.
Рәхимҗан чыгып баскач, дулкынланып, гөрләп торган халык төркеме тынып калды.
- Мөхтәрәм җәмәгать, хөрмәтле кунаклар, кадерле авылдашлар! Бүген авылыбыз тормышында зур вакыйга. Кемгә ничектер, шәхсән үземә моннан да олырак вакыйганың шаһиты булырга туры килмәде.
Иң әүвәл мәчет салуда хәл кадәренчә ярдәм иткән авылдашларга, төрле оешма җитәкчеләренә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезгә Аллаһының рәхмәте яусын, кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын.
Аллаһы Тәгаләнең биргәненә мең шөкер, хәзер безнең эшне алып барырлык белемле, абруйлы имам хатибыбыз бар. Әле шушы көннәрдә генә ул Уфада Үзәк Диния нәзарәтендә булып, эшне алып баруга хокук - указ алып кайтты. Аңа, бу зур эшкә алынуы өчен, Аллаһының рәхмәте яусын. Мәчет ачкычларын һәм бүгенге тантананы алып баруны аңа тапшырам. Сез дә моңа хәер-фатихагызны бирерсез дип өметләнәм. - Сүзен халык гөж килеп күтәреп алгач, Рәхимҗан: - Хәерле сәгатьтә булсын, хәзрәт, - дип өстәде.
Ачкычларны кабул итеп алып, авылдашларына ышанычлары өчен рәхмәт белдергәч, Габдулла сүзне, берәм-берәм, килгән кунакларга, дулкынланулары йөзләренә чыккан авылдашларына бирде. Авылга иман нуры таратып азан тавышы яңгырагач, халык мәчет эченә көндезге җомга намазына ашыкты. Яшьрәкләр, өлкәннәргә юл биреп, мәчет ишегалдында калды. Авыл халкы моның Рәхимҗан тарафыннан әйтелгән тәүге һәм соңгы азан икәнлеген белми иде әле...
- Мин чәйгә кереп тормам инде, Габдулла кордаш. Әллә нигә хәлем китеп тора, - дип эндәште ул мәчеттән чыкканда Габдуллага.
Габдулла аны машина белән өенә озатып куйды. Өйгә кертеп яткыргач:
- Мин хәзер өйгә чыгып телефоннан врач чакыртам. Аннары яңадан керермен, - диде ул Рәхимҗанга.
- Кирәкми, төнлә йокламаганныкы гынадыр ул, - дип кул ишарәсе белән туктатты аны Рәхимҗан. - Син, бар, килгән кунакларны кара.

* * *
Икенче көнне авылга шомлы хәбер таралды: «Рәхимҗан йөрәк белән урын өстендә». Бу хәбәрнең чынлыгына ышанасы килмичә, күпләр аның янына хәл белергә ашыкты. Әмма «ашыгыч ярдәм» машинасы белән килгән табиблар бер сәгать буе аның янына берәүне дә кертмәделәр. Киткәндә: «Кузгатырга, алып китәргә ярамый, киң җәелгән инфаркт», - диделәр алар Рәхимҗанның якыннарына. Аннары табибларның өлкәнрәге Рәхимҗанның улы колагына: «Коткарып калу мөмкин түгел. Гадирәк итеп әйткәндә, йөрәге ярылган. Санаулы сәгатьләр генә калды. Иртәгә иртән килеп, тиешле кәгазьләрне тутырырбыз», - дип пышылдады.
Авылдашларыннан Рәхимҗан янына беренче булып Габдулла керде.
- Әй кордаш, кордаш, кичә нигә врач чакырттырмадың соң?! - дип якын итеп шелтәләде аны Габдулла.
- Болай булып бетәсен кем белгән аны, Габдулла кордаш. Тәкъдирдә шулай язылган, күрәсең, - дип пышылдады Рәхимҗанның кара янган иреннәре.
Рәхимҗанның аяк очында гына утырган хатыны Бибинур, үрелеп, иренең иреннәрен чылатты. Аннары, аларга ялварулы карашын төбәп:
- Сөйләшмичә торасызмы әллә? Сиңа көчеңне сакларга кирәк бит, Рәхимҗан, - диде.
- Калдырып тор әле безне, карчык. Санаулы вакыт калуын беләм мин. Кирәк булгач, үзем эндәшермен.
- Юкны сөйләмә, кордаш. Яшисең әле, яшисең!
- Яхшы сүзең өчен рәхмәт, Габдулла кордаш. Миңа хәбәр килде инде. Бүгеннән калмам. Сиңа бер гозерем бар: мәчетне ташлама. Ничек булса да мәчет каршында мәдрәсә ачарга тырыш. Һич югы ял көннәрендә булса да мәчеттә укулар оештыр. Эш-гамәлем яки авыр сүз белән рәнҗеткән булсам, кичерә күр, бәхил бул. Ахирәттә иманлы бәндәләр булып күрешергә насыйп булсын.
- Үзең риза-бәхил булсаң, мин бәхил, кордаш!
Яшьле күзләрен кул аркасы белән сыпырып, Габдулла ишеккә атлады. Ишегалдында аны авылдашлары сырып алды.
- Алга таба түгелме?
- Хәле авыр. Бәхилләшеп калыгыз.

* * *
Кояш баю ягына авышып килгәндә, Рәхимҗан, якынрак килүне сорап, Бибинурга ым какты.
- Аңымда вакытта «Йәсин» чык әле, Бибинур. Төнгә калмам мин. Озакламый алырга килеп җитәрләр. Телем әйләнгәндә, сорап калыйм әле: риза-бәхилме син миннән?
- Бәхил, Рәхимҗан, мең кат бәхил. Инде үзең дә бәхиллегеңне бирсәңче?
- Сиңа да бәхил булмасам, җәннәт хәрам булыр миңа, Бибинур. Сиңа сигез оҗмах капкалары ачык булсын.
- Амин, Рәхимҗан. Икебезгә дә.
Бибинур, күз яшьләрен эчкә йотып, «Йәсин» сүрәсен укый башлады. Офыкта кызарып кояш байый иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    681
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    169
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    138
    0
    0