Шәһри Казан

Туда-суда

Сиңа эш сорап хат язасыны белгәч, Хәсип хатыны килгән әле янга. «Миңа да берәр эш табылмас микән тилебизырда?» - ди. «Нинди эш?» - мин әйтәм. «Шундагы хатыннар кебек, күлмәк-ыштанны алыштырып торып, туда-суда йөрисем килә», - ди. Надан бит инде мескен, муды күрсәтүнең ни икәнен белми. Соң аның гәүдәсе белән шунда...

Реклама

Сиңа эш сорап хат язасыны белгәч, Хәсип хатыны килгән әле янга. «Миңа да берәр эш табылмас микән тилебизырда?» - ди. «Нинди эш?» - мин әйтәм. «Шундагы хатыннар кебек, күлмәк-ыштанны алыштырып торып, туда-суда йөрисем килә», - ди.
Надан бит инде мескен, муды күрсәтүнең ни икәнен белми. Соң аның гәүдәсе белән шунда йөрергәме? Аның бит арт саны гына да дүрт пот. Муды бит ябык хатыннар өчен. Моңа бит күпме читсы әрәм итәргә кирәк?! Клубны аптимизатсия дип ябып куйгач, шуның пәрдәсен алып күлмәк теккән, әйеме. Җитмәде, дип әйтә, ди. Ничек җитсен мулла бабай өеннән калган клуб пәрдәсе?! Менә мәктәпне аптимизатсияләгәч, андагы тәрәзә пәрдәләреннән берәр корама ыштан тегеп буладыр Хәсип хатынына. Ну шулай да сөйләшеп кара әле аның турында. Хатын-кыз ботына ялманып утыручылар бар бит муды күрсәткәндә. Хәсип хатыны үтеп китсә, бөтенесенә дә җитәрлек, рәхәтләнеп карасыннар ботына. Инде тагын да хутлы булсын дисәләр, кыска итәк кигезеп, кендеген күрсәтеп чыгарсыннар ирләр алдына. Юкса күрсәткән булалар Казан урамында кендек күрсәтеп йөрүчеләрне. «Кендекмени алар, - ди Хәсип, - минем хатынның кендеге үзидарә пичәтеннән дүрт мәртәбә зуррак», - ди.
Әгәр дә инде «Хәсип хатыны ишеләр үзебездә дә җитәрлек» дисәләр, «хәзер ничек итеп ябыгу турында уйланабыз» дисәләр, аларына да кеше табарбыз. Традитсия дигән нәрсәне искә төшерсеннәр. Ач торып, ничә тапкырлар ябыгып күрсәттек бит инде. Аның өчен әллә ни уйлыйсы юк, Хруччув кебек каммунизым төзергә генә кирәк. Анда Гәрәй Рәхим дигән шагыйрь «Ашамасаң, ач буласың» дигән шигырь язган бит инде.
«Ашамасаң» дигәннән, аңлап бетермибез, сездәге этләр, мәчеләргә нәрсәдер әмәлләп, пакитларга тутырып бирәләр икән. Бөтен этләргә түгелдер инде ул. Казан тулы этләргә каян пакит төткәрәсең? Ну шулай да безнең бер-ике авыл этен урнаштырып булмасмы пакитлы ризык ашарга. Дөньяның ни икәнен безнең этләр дә күрсеннәр. Кирәксә, мәчеләр дә бирә алабыз.
(«Минһаҗ маҗаралары» әсәреннән өзек)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: