Шәһри Казан

Яңа ел белән, күрше!

Яңа ел белән иң беренче булып күршем Гаптери котлады. - Яңа ел белән сине, күрше! Иске үпкәләрне онытып, тату яшик, - ди бу. Ярты ел буе сөйләшми йөргән күршемнән шундый сүзләр ишеткәч, күңелләр тулып китте. Күп кирәкмени адәм баласына?! - Яхшы, - мин әйтәм, - быелдан башлап, мин дә синең...

Реклама

Яңа ел белән иң беренче булып күршем Гаптери котлады.
- Яңа ел белән сине, күрше! Иске үпкәләрне онытып, тату яшик, - ди бу.
Ярты ел буе сөйләшми йөргән күршемнән шундый сүзләр ишеткәч, күңелләр тулып китте. Күп кирәкмени адәм баласына?!
- Яхшы, - мин әйтәм, - быелдан башлап, мин дә синең тавыкларга таш атудан туктармын. Теге чуар тавыгыңны җәй көне, ни, мин бәреп үтергән идем. Үпкәләрсең, дип, соңыннан урамга томырдым.
- Анысы синең алда минем дә гаебем бар, күрше. Көз көне кәҗәңнең аягын мин сугып имгәттем бит. Бакчадагы бөтен кәбестәләрне кимереп чыккан иде. Сизмәсен, дип, аннары кәҗәңне урамга чыгарып җибәрдем.
Моны ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте. Ачудан буылыр хәлгә җиттем хәтта. Ярсымас җирдән ярсырсың, бер сауганда 5 литр сөт бирә торган затлы нәселле кәҗә иде бит ул. Башта бер генә уй: «Ничек үч алырга?!» Әһә, җае чыкты. Гаптерине күрүгә, ярсып өрергә тотынган Сарбай янына йөгереп килеп, аны бәйдән ычкындырып җибәрдем. Гаптери, куркуыннан, капканың кай якта икәнен дә онытып, коймага үрмәләде. Инде менеп җитеп, урамга сикердем дигәндә генә, кадакка эләгеп, өр-яңа тунының чабуы аерылып китмәсенме!
Ничек кабынсам, шулай тиз суындым да. Сарбайны тотып, сарайга яптым.
Күршем еламый гына:
- Баҗай кичә генә алып кайткан иде, илле мең тора, - ди.
- Кичерә күр, зинһар! Коймага үрмәләрсең дип башыма да китермәгән идем. Сарбай өрсә дә тешләми ул, куркыта гына. Әйдә, безгә керик әле. Ни дисәң дә, Яңа ел бит бүген.
Өйгә кереп азрак кәефләнеп алгач, Гаптери дә тынычлана төште:
- Ярар инде, тун дип үлеп булмый, күрше хакы кыйммәтрәк тора, - ди.
Тиз генә бәллүр чәркәләрне тутырдым да тост әйттем:
- Кәҗә - мал түгел, баҗа - туган түгел!
Миңа Гаптери дә кушылды:
Баҗа малы жәл түгел!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: