Шәһри Казан

ЯЗУЧЫЛАР САБАН ТУЕННАН РЕПОРТАЖ

Кояш Казан арты урманнарыннан ашыгып чыкты да зәңгәр күк гөмбәзе буйлап Аккош күленә юнәлде. Килеп җитте дә ул Аккош күленә, алмагачларга күмелеп утырган бер дача тәрәзәсенә күз салды - киң тахтада Нәби Дәүли изелеп йоклап ята иде. Кояш Нәби Дәүлинең беләкләрен капшап карады. Бирешкән картлач дип, бераз күңелсезләнеп алды. Аннары...

Реклама

Кояш Казан арты урманнарыннан ашыгып чыкты да зәңгәр күк гөмбәзе буйлап Аккош күленә юнәлде. Килеп җитте дә ул Аккош күленә, алмагачларга күмелеп утырган бер дача тәрәзәсенә күз салды - киң тахтада Нәби Дәүли изелеп йоклап ята иде. Кояш Нәби Дәүлинең беләкләрен капшап карады. Бирешкән картлач дип, бераз күңелсезләнеп алды. Аннары маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә, Сабан туе булачак урынга, Займище ягына йөзеп китте.
Озак та үтми, ул урман уртасындагы бәләкәй генә алан өстенә килеп туктады һәм маңгаен учлары белән кысып, уйланып утырган бер кешене күреп алды. Түбәнрәк төшеп, аңа зур кулларын сузды:
- Бәй, Шәйхелислам, син ич бу! Нишләп уйга батып утырасың? - диде.
- Әйе, мин, Шәйхелислам дигән кеше бу, Кояш иптәш. Күңелсезләнеп утыруым шуннан: буфетны чокырның бу ягына куйганнар, ә мәйдан теге якта. Теге якка чыксаң, бу як ерак кала, бу якта калсаң, теге як тынгылык бирми. Ичмасам, шахмат ярышлары булса, кадалып китсен иде буфетлары, теге якка чыгар идем дә китәр идем.
- Хәзер белеп киләм, - дип каударланды Кояш. - Буладыр, бәлки, шахмат ярышлары да.
Ләкин мәйдан өстенә килеп түбән карагач, шахматны да, Шәйхелисламны да онытты Кояш. Анда халык, анда көлеш, анда шау-шу. Ике нарат арасына бау сузганнар да шул бауга төрле-төрле кыйммәтле бүләкләр - алтын сәгатьләр, көмеш ручкалар, гәрәбә муенсалар, булат пәкеләр, ефәк яулыклар такканнар. Теләгән кешенең күзен бәйлиләр дә, кулына кайчы тоттырып, биш адым читкә бастыралар. Борылып, биш адымыңны кире кил дә теләгән бүләгеңне кисеп ал.
Әнә «Казан утлары» журналыннан Яхъя Халитов килә. Адымнары нык. Кулындагы кайчысы рәхимсез ялтырый. Менә ул бау янына килеп җитәр-җитмәс, кайчысы белән кыртлатып, буш һаваны кисеп алды. Аннары күзендәге сөлгесен тартып төшерде.
- Үзенә бик ышанган иде, булмады, - диде кемдер, чөнки ул редакциягә килгән әсәрләрне күзен бәйләгән килеш тә рәхәтләнеп турый ала. Баудан бүләк кисеп алу роман кыскарту түгел шул.
Мәйдан уртасында язучы Ләбибә Ихсанова. Аның адымнары мәченеке кебек йомшак, кайчысын да Яхъя кебек бутамый. Л. Ихсанова бау янына килеп җитте дә, кайчысын азрак авышрак тотып, бер селтәнүдә берничә бүләкне берьюлы кыркып төшерде. Мәйдан аһ итте.
- Күзләрен ныгытып бәйләмәгәнсездер, күрәдер ул! - дип гаҗәпләнделәр күпләр.
- Юк, - дип сузды судья. - Күрми, тәҗрибәсе зур аның. «Казан утлары» журналында җаваплы
секретарь булып эшләү дәверендә төрле жанрларны берьюлы турарга өйрәнгән.
Беренче чүлмәкне вата алмыйча, бик озак иза чикте чүлмәк мәргәннәре. Чүлмәк тирәсе бомбага тотылган басу кебек теткәләнеп бетте.
- Пешмәгәннәр, - дип кычкырды, ниһаять, түземен җуйган Яхъя Халитов, - чүлмәк ватар өчен, башта үзеңне психологик яктан әзерләргә кирәк. Бәйләгез әле күзне! Карагыз, минем алда чүлмәк түгел, бәлки укып булмый торган калын роман, ди. Ә мин - тәнкыйтьче. Инде игътибар беләнрәк карагыз. Бу очракта объектив тәнкыйть менә шулай була...
Яхъя Халитов кулындагы бастырык юанлыгы күсәк йодрык чаклы чүлмәкнең нәкъ уртасына килеп төште.
- Кызык, - диде Әхсән Баянов, - бәйләгез әле күзне, мин дә сынап карыйм.
Ә. Баянов, күз ачып йомган арада, икенче чүлмәктән он ясады.
Карасана, Кояш күрми дә торган, имеш, инде көрәшнең дә тәмам кызып җиткән чагы икән. Мәйданда ике батыр көрәшә. Икесе дә «Чаян» редакциясеннән. Мәгъсум Хуҗин дигәне - узган елгы Сабан туенда батыр калганы, яше буенча да, эше буенча да Зөлфәт дигәненнән өлкәнрәге. Зөлфәт дигәненә бертуктаусыз акыллы киңәшләр бирә: сөлгеңне тегеләйрәк тот, кулларыңны болайрак эләктер, ди. Тегесе үгез кебек киреләнә. Бөдрәләрен уңга-сулга селти. Мәйдан тирәли ах-ух килеп йөргәч, Хуҗин янә сүз башлый: өстәлеңдә тау кадәр эш өелеп тора, Сабан туена килеп йөрмәскә иде, эшләп бетерергә кирәк иде, ди. Зөлфәт Хуҗинның сүзен колагына да элми. Җитмәсә, әледән-әле начальнигын селтәп ыргытырга чамалый. «Бу айда премия бирәчәкләр», - ди Хуҗин, күзләрен йөнтәс кашлары астыннан хәйләле елтыратып. Зөлфәтнең кинәт биле дә, куллары да йомшый башлый. «Сиңа узган айдагы тәрҗемәләрең өчен гонорар яздым әле, - ди Хуҗин, - ялдан соң кереп алырсың». Аннары татлы-ләззәтле сүзләрдән балавыз кебек эрегән Зөлфәтне җиргә алып сылый.
Мәйдан гөр килә.
«Бер, ике, өч, - дип кычкыра судья, - бер, ике, өч. Кем чыга Хуҗинга?!»
«Ичмасам, Нәби Дәүли дә йоклап ята», - дип көрсенә Кояш.
Мәйданга чал чәчле Хәсән Туфан чыга. Ул Хуҗинны, суларга да ирек бирмичә, биленнән каптырып ала да нарат күркәләре өстенә тәгәрәтеп җибәрә.
«Молодец!» - дип кычкыра халык.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: