Шәһри Казан

Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһ­рә мә­хәббәте иде аларда...(3 өлеш, хикәянең дәвамы)

Гөлләрия театрга барды. Ләкин Исрафилнең уен‑көлке белән әйтелгән «Бергә барырбыз» дигән сүзләре аның колагы яныннан гына үтеп киттеләр, ахрысы: Рәүфә белән бардылар. Ипләп кенә кереп утырдылар. Спектакль башлану­ны хәбәр итеп, музыка яңгырый, утлар сүнәбез-сүнәбез дип, күз кыскалый башлагач, Гөлләрия янындагы буш урындыкка кемнеңдер утыруын абайлады, ләкин борылып карамады.

Укучыларыбыз яратып кабул иткән хикәянең дәвамы.

Тамашаның беренче бүлеге тәмам. Утлар кабынды.

- Кызлар, хәлләр ничек? - дигән таныш тавыш ишетелде. Менә сиңа кирәк булса! Гөлләрия күршесендә генә Исрафил утыр­ган булган лабаса! Тамаша башланыр алдыннан кереп утырды, күрәсең, кызның кем белән килүен беләсе килгәндер. Спектакль тәмамлангач, егет кызларны озатып куйды: машинасын ипле генә «иярләп,» юл буе уен‑көлке сөйләшеп, тагын очрашырга сүз куешып аерылыштылар.

Исрафил зур гына оешманың җитәкчесе икән. Белеме буенча финансист. Яшь булуына карамастан, оештыру, кешеләр белән аралашу, эшләтә белү сәләтенә ия, эшен җиренә җиткереп башкара. Эшендә яраталар. Өйләнмәгән икәнен белеп, олы яшьтәге апа, абыйлар, и-и-и, кызлар сайлыйлар, димлиләр: кайсының бик тә акыллы кызы, берсенең сеңелесе, икенчесенең... әллә кеме бар. Әйтерсең, Исрафил - үзенә тиң кызны сайлый-таба алмас егет. Тапты бит! Гөлләрия аның бөтен барлыгын, күңелен биләп алды, йокысыз төннәр, очрашу өчен нинди хәйләләр корырга икән дигән газаплы уйлану, кичерешләр бүләк итте ул кызый.

Хастаханәдә күрде дә гашыйк булып куйды. Гашыйк булу хәлләре бигрәкләр кыен икән ләбаса! Юл читендә басып торган кызга гашыйк булган дустыннан еллар буе көлеп йөргән иде. Кешедән көлмәк - үзеңә килмәк, дигән сүзләр хак икән. Егет кызны күздән ычкындырмаска тырышты. Өлкән шәфкать туташына күчтәнәчләр, бүләкләр биргәләгән булып, Гөлләриянең эш сәгатьләрен төгәл белеп, аны каршы ала, тулай торакка кадәр озатып куя; театр, концертларга йөриләр - кыскасы, буш вакытлары гел бергә уза диярлек. Ильяс катнашкан тамашаларда да булырга туры килде аларга. Ләкин кыз аның турында Исрафилгә бер кәлимә сүз ычкындырмады.

Ак баянын күтәреп, ятларга калган сөйгәне сәхнәгә чыккан мизгелдә кызның үкереп-үкереп елыйсы килсә дә, түзде: җитәр, син түккән күз яшьләреннән зур күл хасил булыр иде, дип тыйды үзен. Бер ел аралашып, бер-берсен сынап йөргәннән соң, яңа гаилә барлыкка килде. Гөлләрия институт тәмамлап, кулына диплом алганда, үзе эшләгән хастаханәдә Алсу исемле, якты, алсу йөзле, хуш исле сабыен да тоттырдылар.

Исрафил кешелекле, эшчән, гаиләсенә турылыклы ир буларак, Гөлләрияне, кызын муллыкта, бәхеттә яшәтә. Шатлык өстенә куаныч дигәндәй, ике елдан соң, Ләлә исемле кызчык та иркен дөньяга аваз салды. Гөлләриянең дөньясы мул, түгәрәк, бәхете шәттин ашкан. Булганына шөкер итеп яшиләр болар.

Ишеккә «Врач Гульлария Насимовна Халитова» дигән язу эленгән. Урта яшьләрдәге ир: «Һе, фамилиясен үзгәрткән икән», - дип кычкырып әйтүен сизми калды. Табибә кабул итәсе бер генә кеше калды, аннары ул керәчәк. Ничек кабул итәр? Сөйләшерме? Үзен әллә нинди сораулар белән башын катырып утырганда:
- Керегез, - дигән тавышны ишетте ир. Керде. Табибә утырырга кушты, ә үзе башын күтәрмичә яза да яза.
- Фамилиягез?

«Авыру»га күтәрелеп кара­са, Гөлләрия авыплар китә язды: каршында Ильяс утыра. Ханым телсез калды. Кайдан килеп чыкты бу? Авырыймы? Бик таушалган, арыган кыяфәттә. Бер-берсенә карап, сүз башлый алмый торалар.
- Гөлләрия, хәлеңне сорамыйм, күреп торам: балкып, чә­чәк атып утырасың. Ишетеп тә беләм: кияүгә чыктың, ике кызың бар, иреңне мактыйлар.
- Мин дә синең эш-гамәлләреңне радио, телевидениедән ишетеп, күреп торам.
Афәрин, булдырасың, мин синең өчен шат.

Реклама

- Эшләр ярыйсы бара. Тик... тик гаилә генә тотрыклы булмады; эштән арып кайткач, тынычлап, гөрләшеп сөйләшерлек хатын туры килмәде. Бер‑ике минут матур гына сөйләшүгә, миннән кырыкмаса кырык гаеп табып, акыра-кычкыра башлый. Имеш, мин пешмәгән, уңмаган, аның әтисе кебек мал, акча таба белмим. Имеш, ул байлыкта яшәгән. Ике‑өч урында эшләдем: тормышыбыз зарланырлык түгел иде инде. Бәхеткә диимме, әтисе Самарага алып китте: «пешмәгән» ир белән яшәтмәде. Аерылдык. Кызымны үзем белән бик тә калдырасым килгән иде - булмады. Синең белән бергә яшәсәк, мондый хәл килеп чыкмый иде, чөнки син булганына канәгать, малга, акчага табына торган түгел, акыллы кеше. Ирең бик бәхетле, көнләшәм...
Гөлләрия Ильясның сүзен бүлде:

- Ирем дә, мин дә, балаларым да бик бәхетле. Исрафил - минем терәгем, алтын баганам, сердәшем. Алай гына да түгел: сулар һавам, эчәр суым да ул минем. Тормыш юлымда асыл, затлы-зыялы, киң холыклы кешене очраттым - Аллаһыма мең рәхмәт. Эш сәгатем бетте, миңа кайтырга кирәк. Нинди йомышың бар иде?
- Сине бик тә күрәсем килгән иде. Моң-зарларымны син генә аңлыйсың... - Өйлән, Ильяс, болай боегып, каңгырап йөрмә. Хуш.

«Тормыш бер алдын күрсәтсә, биш артын күрсәтә» диләр. Ильяс икенче тапкыр өйләнә. Хатыны сабыр, аш‑суга оста, бөтен җир тәртиптә. Уллары Иркеннең тууы гаилә өчен зур сөенеч була. Тик сөенечне көенеч алыштыра икән. Уллары медицина институтына укырга кергән елда, Ильясның хатыны, аларны калдырып, фани дөньядан китеп бара. Ул улын аяк­ка бастыру өчен барлык көчен куя. Иркен институтны уңышлы тәмамлап, хәзерге вакытта Казан хастаханәләренең берсендә эшли: абруйлы кардиолог, фәннәр кандидаты.

Гөлләрия тормышында да ак полоса карага әйләнә: эшендә йөрәк өянәгеннән ире үлеп китә. Кайгыдан сыгылып төшкән ана балалары хакына яшәргә тиешлеген аңлый, әти вазифасын үтәргә тиешлегенә төшенә. Ильяс та, Гөлләрия дә бер-берсенең сыңар канатлы булып калуларын дус-­ишләрдән ишетеп, белеп торалар. Дүрт-биш ел вакыт узгач, якын кешеләрен югалту ачысы бераз басыла төшкәч, Ильяс Гөлләрия белән очрашырга, сөйләшергә тәвәккәлли. Хәл-әхвәлләрне сорашып, дөнья мәшәкатьләренә кагылып, әзме‑күпме вакыт үткәргәч, Ильяс, беренче һәм күңелендә мәңге урын алган мәхәббәтенә карап:

- Гөлләрия, җаным, чык миңа кияүгә, бергә булыйк, - дип, турыдан «ярып» салды да зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, ханымга текәлде.
Гөлләрия аптырап калды. Ул бу очрашуны үткәннәрне искә төшереп, кара уйлардан күңелне бераз бушатып алу булыр дип күзаллаган иде. Ә Ильяс... Ильяс башка күсәк белән суккандай итте. Хатын, зиһен җыйгандай, берничә минут дәшми торды.
- Ильяс, мин сине яраттым, әле дә яратам... Ләкин без бергә була алмыйбыз. Тормышымның алтын баганасы булган иремә хыянәт итмим, итмәячәкмен.
- Ярар, илле, алтмыш яшьлек ханым табармын, - ди Ильяс ачу белән.

Еллар уза торды. Маңгайдагы сырлар тирәнәйде. Аякларның җегәре кими барды. Ильяс Гөлләрия яшәгән йортка якынлашты. Янәшәсеннән үтеп баручы шактый олы яшьтәге хатынга күзе төште. Гөлләрия түгелме соң!? Кара әле, нинди тиз атлый! Унсигез яшендәмени!
- Гөлләрия! Кая ашыгасың?
- Чү! Ильяс, синме бу? Мин фитнес клубтан кайтып киләм. И-и, дөнья рәхәте инде шунда! Ә син безнең якларда ник адашып йөрисең?
- Синең янга килешем иде... Оныта алмыйм бит сине..Һаман яратам...
- Әйе шул... Беренче сөйгән яр онытылмый икән шул... Син җитмеш җидедә, мин сиксәндә. Мин дә һаман яратам, ләкин...Поезд китте шул... Әйдә, безгә керик, чәй эчәрбез. Фитнес клубка киткәнче, син яраткан чия пирогы пешергән идем. Әйтерсең лә киләсеңне белгәнмен. Берничә сәгатьтән соң Гөлләрия, аякларын көчкә генә өстерәп атлаучы Ильясны култыклап, такси белән йортына кадәр озатып куйды.
- Их, дөнья... Яраттым, ярата‑ярата ятларга калдырдым, төзәтеп булмаслык хата ясадым бит... Ярый әле ул исән-сау, ара‑тирә очрашып, нурлы йөзен күрә алам.
И җаным, Гөлләрия - ләрия,
Ятлар кулына калдырдым,
Югалттым юлларымда...

Беренче кар, аяк астында кыштырдаган көзге сары яфракларны күмеп китәргә тели сыман, ява да ява. Әйе, ап‑ак кар җир өстен каплый, агарта, тик йөрәк түренә үк уелып язылган хис-тойгыларны бер ни белән дә яшереп-каплап булмый икән шул...

Авторы: Язилә Абдрәхимова
Фото: https://unsplash.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 сентябрь 2022 - 06:48
    Без имени
    Бу хикэянен башын каян алып укырга була икэн? Ярдэм итегез пожалуйста ?☺