Шәһри Казан

"Син миңа туган түгел. Оныт безне..."

Абый! Нигә син шундыйга әйләндең? - дип өзгәләнде Иркә абыйсына яратулы, сагышлы күзләре белән карап. - Абый! Хәтерлисеңме, без бер-беребез өчен янып-көеп тора идек. Кая китте ул вакытлар?! Арабызга ятлар кереп, туганлык җепләрен бозарга ни хаклары бар?!

- Абыйга калдырмасак, мин дә ашамыйм, - дип кырт кисте үз җавабында Иркә.
- Монысын ашап бетер дә, тагын куеп җибәрәм, бәрәңге күп бит, кызым, - ди кызның әнисе баласын тынычландырырга тырышып.

- Әнкәй, бу пешергәне бигрәк тәмле бит, гел алай булмый ул. Сортына карап микән?! Моны абый авыз итәргә тиеш! Үпкәлим алайса, - дип көтеп торды абыйсын үзеннән дә артыграк туганы өчен янып-көюче сеңлесе.
Иртәдән бирле күзен тәрәзәдән алмыйча абыйсын көтеп торган Иркәне сөендереп, өй каршына машина килеп туктады.
- Абый кайтты, абый! Миңа ниләр алып кайткан икән?!
- Әнкәй, нихәл? - дигән тавышка чабып чыкты Иркә. Авыз – колакта, күзләр нур сибә, күңел шатлана. Абыйсы кайтты бит!
- Исәнме, абый? - дип абыйсын кочаклап алды. Искәндәр дә:
- Сәлам, Иркә! - дип сеңлесенә үрелде.
- Абый, абый, төшке ашка әнкәй шулкадәр тәмле бәрәңге пешергән иде, сиңа да калдырдык, - диде кыз, һаман үзенекен кабатлап.
Әниләре Гөлинә өстәл әзерләде, Искәндәр керә керешкә: “Чыннан да, авыл бәрәңгесе сагындырган”, - дип соклану хисе белән табын артына утырды. - Туган йортның, туган нигезнең, әнкәй ясап биргән чәе дә гел икенче, тәмле!
Яллар ни арада үтте диярсең, инде эш атнасы да килеп җитте. Искәндәр тагын шәһәргә китте.
***
Искәндәр әти-әнисенә бер кыз белән танышуы турында хәбәр итте. Икесе дә бер яшьтә, бер үк уку йортында, бер үк факультетта укыйлар. Гөлгенә, Түбән Каманыкы булу сәбәпле, өйләренә гел кайтып йөри алмый. Шунлыктан, Искәндәр аны үзләренә, Биектау районына алып кайтмакчы булды. “Әти-әни белән дә танышып килерсең, ял итерсең, әйдә күңелсезләнеп ятма монда”, - дип юлга кузгалдылар. Гөлгенә гомерендә дә булмаган хисләр белән каушый башлады. Каушамассың, очрашып йөри торган егетеңнең, бәлки, булачак тормыш иптәшеңнең әти-әнисе бит.
Һәрвакыттагыча, машина өй каршына килеп туктады. Гадәттәгечә, Иркә дә йөгереп чыкты. Ләкин Гөлгенә апасын күрүгә, кинәт катып, тик калды. “Таныш кеше булмагангамы, балалыктанмы, оялдымы, ә бәлки, шаккаткандыр?! Әллә ни булган әле ул Иркәгә. Гомердә күрмәгән, белмәгән кешеләргә сүз катып, әллә нинди темаларга сөйләшеп утыра белә иде. Ни булган соң әле аңа?!”, - дип уйлап куйды тиз арада Искәндәр, тирән уйга калуын сиздермәскә тырышып.

Кыз бер мизгелгә туктап торды да, Искәндәргә борылып: “Абый, нихәл? Яхшы гына кайттыгызмы?”, - дип елмаеп, абыйсын кочаклады.
Капкадан әти-әнисе дә күренделәр.
- Исәнмесез.
- Яхшы, исәнмесез!
- Таныш бул, Гөлгенә, минем әткәем Ильяс, әнкәем Гөлинә... – диде Искәндәр.
- Гөлгенә булам.
- Танышуыбызга бик шатбыз. Әйдәгез, өйгә керегез, - дип матур гына аралаша башладылар. Өйгә керделәр. Озаклап сөйләшеп утыргач, Искәндәр Иркәнең бүлмәсенә кереп, аның моңсу гына уйнап утырганын күреп:

- Ни булды, сеңлем? - дип гаҗәпләнеп сорады.
- Юк, абый, берни дә. Синең белән нинди апа кайтты ул?
- Гөлгенә апаң була. Бар, үзе белән танышып кил. Матур итеп сөйләш, аралаш.
- Нигәдер ошамады ул миңа, абый.
- Әллә ничек зурларча сөйләшә башладың әле син. Кай арада үстең соң әле? -дип көлеп алды берара абыйсы.
***
Иркә, уңышлы гына имтиханнар тапшырып, мединститутка укырга керде, тырышып укыды. Эшкә урнашты. Шушы вакыт эчендә күпме вакыйга: борчулысы да, күңеллесе дә, дуслашу, дошманланшулары да булды. Иркә хәзер элеккеге Иркә генә түгел, ул Иркә Ильясовна инде!
***
Абыйсы белән дуслашу ниятеннән, Иркә беркөнне аларның өенә барды. Күчтәнәчкә торт, башка тәм-томнар, җиңгәсенең туган көне иде, ана чәчәк бәйләме һәм бүләк алып барган. Өйгә кергәч, Искәндәр күренмәсме дип, бераз ишек төбендә торды. Үз бүлмәсеннән кызлары Нәзифә чыкты. Апасын күреп бик шатланды ул. Алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Иркә, берни булмагандай, Гөлгенә белән аралашты.

Гөлгенә Иркәне кунак бүлмәсенә чакырды. Ял вакыты булуга карамастан, эшкә чакыртуларын әйтте дә, шунда китте. Кыз, ниһаять, Искәндәрне күрде. Ул үз бүлмәсендә нидер язып утыра иде.
- Абый, нихәл?
- Нәзифә, кил әле монда, кызым.
- Әти, кара, апай миңа ни алып килгән, - шатлыклы елмаюы белән, кулындагы курчакны күрсәтеп.
-Шигыреңне ятладыңмы? Тәрбияче апаң орышыр. Кызым, кая, бар алып кил әле, - диде Искәндә карашын Иркәдән читкә юнәлтеп.
Нәзифә үз бүлмәсенә чыгып китте.

- Абый! Нигә син шундыйга әйләндең? - дип өзгәләнде Иркә абыйсына яратулы, сагышлы күзләре белән карап. - Абый! Хәтерлисеңме, без бер-беребез өчен янып-көеп тора идек. Кая китте ул вакытлар?! Арабызга ятлар кереп, туганлык җепләрен бозырга ни хаклары бар?!
- Минем синең белән сөйләшер сүзем юк.
- Без чит кешеләр түгел бит, туганым.
- Без күптән туган түгел инде.

Реклама

Шулчак, Иркәнең йөрәгеннән нидер кысып алды. Тамакка төер утырды. Сүзсез калды.
- Син миңа туган түгел. Оныт безне. Синең белән эшләр эшем дә, сөйләшер сүзем дә юк! Китсәң, яхшы булыр. Тормышымнан. Бөтенләйгә. Юкка чык, - дип, дәвам итте үз сүзен Искәндәр.
Гел елмаеп торучы Иркәнең йөзе сулды, күңелендә шом барлыкка килде, бер мизгелдә аның күз алдыннан күңелле вакытлар, туганлык дуслыгы, яратулы балачак үтте.
- Юк, абый, сине алыштырганнар. Мондый түгел идең бит. Ярый, китим мин. Нәзифә, җимешем, сау бул.

Китәргә дип ишеккә җиткәч, абыйсына борылып:
- Абый, вакыты җиткәч, җиңгине мин эшли торган хастаханәгә салырбыз. Туачак тагын бер сеңлемне үзем дөньяга китерәсем килә. Искәндәр кырт кисеп:
- Безгә синең ярдәм кирәкми дип әйттем бит инде. Нәрсә аңлашылмый соң сиңа? Бездән сиңа ни кирәк? - дип кычкырды бар өйне яңгыратып.
Һәм шулчак Иркәнең өстенә сап-салкын су сипкәндәй булды. Ирексездән яше бәреп чыкты. Шушы мизгелдә үксеп елыйсы килә башлады. Озак кына Казан урамы буйлап атлады ул. Уйланды, елады, үз башыннан нинди генә уй-фикерләр уздырмады. Эче тулы нәфрәт, туганы белән арасын бозучыга рәнҗү – күңел халәте шундыйрак. “Син миңа туган түгел!”, “беркем түгел!” дигән сүзләр колагында яңгырап тордылар.

***
Гөлгенәнең йөклелек чоры тугызынчы айга да җитте.
- Мин эштә булам, алай-болай була калса, табиблар яныңда булачак - дип, иртән Искәндәр Гөлгенәне бала тудыру йортына илтте. Кич белән телефоннан сөйләштеләр: барысы да яхшы, урын-җир чиста, табиблар яхшы мөнәсәбәттә. Күңел сизгән диярсең, барган көнне төнге сәгать икеләр тирәсендә Гөлгенәнең эче авырта башлады. Күңеле болгана, тән температурасы да югары иде. Ул ята торган палатага тулган табиблар үзара нидер сөйләштеләр дә, баланы тудырырга дигән карарга килделәр.
- Сула! Сула!

Температура югары, бала һаман чыкмый. Гөлгенәнең хәле китә башлады. Шунда ул кисәк кенә:
- Иркәне чакыртыгыз! – дип кычкырды. - Хадиева.
- Иркә Ильясовна?! Шалтыратыгыз аңа! - дип әмер бирде табиб үзе дә сизмәстән.
Ярты сәгать узмады, Иркә дә бар көченә чабып, Гөлгенә апасы янына керде: “Тынычлан! Сула. Сула диләр. Сулышыңны эчкә ал. Шулай, шулай. Әкрен генә чыгар! Әйдә, тагын бер тапкыр”. Шөкер, бар да әйбәт узды, бала да исән-сау туды, әнисе дә сау-сәламәт.
Иркә Ильясовна! Искәндәрнең сеңлесе! Казан шәһәренең күренекле хатын-кыз табибы. Әйе, нәкъ тә дошманы итеп күргән Искәндәрнең сеңлесе! Ялган сүзләр кертеп, ике туган арасын бозган Гөлгенәнең каенсеңлесе! Кайчандыр Искәндәр белән Иркә арасын бозучы, безнең арага сихер кертте дип ялган бәла тагучы Гөлгенә Иркә алдында ята.

Икенче көнне Иркә Гөлгенә янына кергәч, ул аңа күтәрелеп карый алмады. Оятыннан.
- Нинди хурлык, кичерә алмаслык хата бит бу, Иркә, сеңлем, - дип чын күңеленнән өзгәләнеп гафу сорады Гөлгенә. Ишек артында Искәндәр дә аларны тыңлап торган. Гөлгенә янына килүе булган, күрәсең. Төнлә булган хәлләр турында ишеткән. Ышанмаган. Палатага узды. Үткән берничә елда булган вакыйгалар секунд эчендә күз алдыннан узды. Эчендәге хис-кичерешләре тамагына төер булып утырды, кинәт кенә тынын кысып алды, йөрәге сызлый башлады. Үкси-үкси һәр сүзен озак пауза белән генә сеңлесенә юллады, кысып кочаклады:
- Бәгърем, җаным... Булдыра алсаң, гафу ит мине, - дип өзгәләнде. - Ялгыштым мин, ялгыштым...

Исламия Хәбибрахманова
Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 23 май 2022 - 10:44
    Без имени
    Бик дорес эйтэсез. Ир туганнарнын кыз туганнары белэн арасын именно хатыннары боза. Кончелекме инде ул, анламыйм. Бездэ дэ шул ук хэл.
  • 22 май 2022 - 12:28
    Без имени
    Абыйлар өйләнгәч хатыннары сеңелесенә каршы котырта башлый шул никтер?! Абый белән сеңел арасын нигә боза икән, җиңгиләр?! Сеңелләр дә начарлык теләми бит абыйларына!?