16+

"Апай ничава, ярый, һаман кырыйга карый..." (Бер яшь егет монологы)

Минем апаем әйбәт. Минем апай мировой! Пенсия яшендә булса да, әле яшь, чибәр! Кыскасы, әйбәт минем апаем! Тик бер сәер гадәте бар: үлеп ирләр ярата. Ирләрне гел үзенә карата.

"Апай ничава, ярый, һаман кырыйга карый..." (Бер яшь егет монологы)

Минем апаем әйбәт. Минем апай мировой! Пенсия яшендә булса да, әле яшь, чибәр! Кыскасы, әйбәт минем апаем! Тик бер сәер гадәте бар: үлеп ирләр ярата. Ирләрне гел үзенә карата.

Тегеләре дә моны аптырата. Көн-төн телефон тынмый. Ничек телефон янмый? Тәрәзәдән ирләр күрсә, шундук юына башлый. Табын әзерләп ташлый. Әллә нишли, мәш килә, әйтерсең өйгә зур кунак килә.

Менә ишектә кыңгырау. Апай — уяу, без (хатын белән) — саңгырау. Килеп керә бер мужик. Таныша. Исеме — Тәүфыйк. (Урысча: примерный.) Әйтерсең бездә гримерный, көзге каршына басып чәчләрен чәчкә чорный. Әллә жулик, әллә маньяк. Кулында портфель, портфелендә коньяк.  Биш йолдызлы. “Алабашлы”.

Утыртабыз түр башына кунакны. Эчәбез коньякны. Китә  — музыка, бию. Юк анда, тукта дию! Тәүфыйк — Дию. Аю! Иртән торсак — хатынның туны “адью”!

Түзмәдек. Бер көнне киңәштек һәм үзара килештек. Апайны кияүгә бирүгә ирештек. Бирдек аны мишәргә, матур, бәхетле яшәргә. Китте ул бездән чыгып, ике сумкасын асып. Яши ул җизни белән. Алар өчен сөендек, тик соңыннан көендек.

Килә апай, зарлана, ияк аслары парлана...
— Аерылам, булмый! — ди. — Нишләп соң миңа һаман да шундый ирләр эләгә? Яшибез без тупыйкта, өйдә түгел, купеда, ул пассажир, мин пассажир, ул бер тахтада, мин икенче тактада... шуңар ачуым чыга. Йокы вакыты җитсә, урамга чыгып китә. Төнге унбер җиткәнче, гәҗит укыган итә. Үзенекен итә барыбер, мин йоклаганны көтә...

Сөйли апай, аклана, җизни килеп зарлана:
— Элек киналар яхшы иде, Ленин да, Чапай иде. Хәзер карарлык түгел — бозыклык. Апаң шуны күрә дә, миңа килеп ябешә. Булмый торып, аңлагыз, апагызны алыгыз!

Яшиләр этле-мәчеле. Җизни  — эре мөгезле. Апай ничава, ярый, һаман кырыйга карый. Ял йортында ял итә, таксиларда җилдертә: сөйдертә вә көйдертә. Ә җизни өйдә ята, аны көтеп утыра, дөньясын сүгеп, каргап, “Чапай” киносын карап...

Әйбәтме? Әйбәт!!!

Хәбир Ибраһим

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иллә дә кызык язгансыз! Шагыйрь мәллә үзегез?

    Мөһим

    loading