16+

«Чит гаиләдән кире кайтара алмаячаксың. Алма кебек кызыңны калдырма»

Кызчыгы кулларын сузган килеш бик еш төшенә керде Алсуның. Гүя ул: “Әни, кулыңа ал мине”, – дип тартыла иде.  Кулына алып сөяргә теләмәде шул Алсу аны. Кулыма алырмын да, шул мизгелдә үк якынлыгын тоярмын, яратырга өлгерермен дип курыкты. Кирәкми иде аңа бала.

«Чит гаиләдән кире кайтара алмаячаксың. Алма кебек кызыңны калдырма»

Кызчыгы кулларын сузган килеш бик еш төшенә керде Алсуның. Гүя ул: “Әни, кулыңа ал мине”, – дип тартыла иде.  Кулына алып сөяргә теләмәде шул Алсу аны. Кулыма алырмын да, шул мизгелдә үк якынлыгын тоярмын, яратырга өлгерермен дип курыкты. Кирәкми иде аңа бала.

Киләчәген җимерер төсле иде. Кызның бит укыйсы, һөнәр үзләштерәсе, үзе уйлаганча, кеше буласы бар. Ә бала күтәреп ул кая барыр? Ни эшләр? Кемгә сыеныр? Авылдагы әти-әнисе янына ничек кайтып, ни йөзе белән күренер? Уйнаштан бала таптым диярме? Үзе дә бала гына килеш ничек яшәр? 

Аны тугыз ай буе сорау арты сорау йөдәтте. Яшьлегенең бер ялгышы аркасында тормышын, киләчәген җимерергә теләмәде ул. Нәкъ тә шушы бер гөнаһлы адымы белән күңел тынычлыгының мәңгелеккә югаласын, йөрәгендә төзәлмәс җәрәхәт ясаласын ул вакытта әле аңлап бетермәде. Йокысыз аткан таңнар, чыланган мендәрләр, үкенүләр бик күп булды шушы санаулы айлар эчендә. Ләкин бар да вакытлыча кебек иде. Бала туар да, тынычланырмын дип уйлады. Тик аңа язмышның күз яшьлесе, үкенечлесе, газаплысы язылган иде. Төшләрендә ул гел баласын күрде. Бала гел аңа тартылды, әле елмайды, әле көлде, очынды.

Әле җитәкләшеп урам буйлап атладылар... Уянгач инде тозлы күз яшьләре битен юды... Әрнеп яшәүнең ни икәнен ул бар йөрәге белән аңлады.
Кызын тугач ук, ятим итеп, бала тудыру йортында калдырып чыкты Алсу. Карары нык иде. Үгетләр кешесе булмады, чөнки егетеннән башка кеше бу хакта белми иде. Бүлмәдәш кызлары белде, белүен. Тик алар да, үзе кебек студентлар, берничек тә ярдәм итә алмады. Ерак районнан булгач, калада да якын туганнары булмагач, серне җиткерер, кызны ялгыш адымнан саклап калыр кеше табылмады.

Башкалага укырга китү белән Әлмәт каласыннан килгән бер егеткә баш-аягы белән гашыйк булды ул. Фәриттән башка бер көн дә тора алмас дәрәҗәгә җитте. Ә егеткә шул хисләрне тою гына, кызның беркатлылыгыннан, өзелеп яратуыннан файдалану гына кирәк булган. Тәҗрибәсез кызның үзе дә сизмәстән егет кочагына керүе күз яшьләре, әрнү, үкенүләр белән тәмамланды.

Балага узуын белү белән, яшь егет аяк-кулларын богауга салырга теләмичә, кыздан качу ягын карады. Бәлки, менә шушы төшенкелеккә бирелгән көннәр, аңлау таба алмау, якыннары күзенә күренергә курку, Алсуны ялгыш юлга, ялгыш фикерләргә этәргәндер дә. Ихтыяр көче, ныклылык җитеп бетмәгән шул яшь кызга. Бәлки, әти-әнисенә кайтып сыенса, аңа соңыннан җиңелрәк булыр иде дә бит. Бәлки, кызын кочаклаган саен Ходайга рәхмәт укыр иде... һәм, әлбәттә инде, киләчәгенә дә бәхетле язмыш язылыр иде...

Алсу барысын да үзенчә, тормыш тәҗрибәсе булмаган яшь кызларча уйлады, фикер йөртте. Зур шәһәрдә, үзен аңларга теләмәгән кешеләр арасында адашып калды ул. Мәхәббәтнең дә җавапсызына очрады. 

Бала тудыру йортыннан, кеше күрмәсен дигәндәй, як-ягына каранып, бер ялгызы чыгып киткәндә, аңа җиңел булган дисезме? Бер дә артына борылып карамаган, йөрәк җимешенә бер генә булса да күз салырга талпынмаган дисезме? Чарасызлык алдында югалып калган япь-яшь кыз иде ул. Бу халәт аның бер дә күңеленнән чыкмый. Күзен йомган саен, куркыныч төш кебек күз алдына килеп баса. Ә бит табиблар аны үгетләп тә, оялтып та караганнар иде. “Соңыннан эзләсәң дә, балаңны таба алмаячаксың. Чит гаиләдән кире кайтара алмаячаксың. Алма кебек кызыңны калдырма”, – дигәннәр, бик озак янында сайраганнар иде. Эх, үткәннәрне кире кайтарып булмый шул...

Алсу тормышта югалып калмый, билгеле. Башта сәүдә техникумын тәмамлый. Аннары югары белем ала. Эшен дә таба. Азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли башлаган кыз, соңрак аның мөдиренә әйләнә. 

Фәрит белән башка юллары кисешми аларның. Бик яратса да, кыз аны эзләп табарга, тирән ярасына тоз сибәргә теләми. Егет үзе дә кызның барлыгын оныта. Хәтта баланы табу, тапмавы хакында да белешми. Туң йөрәкле, яратуны мизгеллек рәхәтләр белән бутаган егет Алсуга ачы сабак бирә, тормышта кешеләргә шикләнеп карарга, артык ышанмаска өйрәтә. Күзләрне томалаган мәхәббәтнең – җете кызылның да тиз уңуына Алсу үз ялгышлары аша төшенә. 

Насыйп яры аның янәшәсендә генә йөргән икән. Алсу шушы ук кибеттә эшләүче хисапчы егет Раяз белән дуслашып китә. Эшне ял белән аралаштырып, бергә дус, тату булып, аңлашып ике ел янәшә атлаганнан соң, алар гаилә корырга карар итәләр. Бу вакытларда бар да яхшы кебек була. Акча да җитәрлек, яшәр урыннары да көйле, машиналары да бар. Тик тормышларын түгәрәк итәргә бала гына җитми.

Күпме генә тырышса да, Алсу бала таба алмый. Бала тавышы яңгырап тормагач, йортлары да ничектер нурсыз, салкын тоела аңа. Өйдәге тынлык үзәккә үтә. Шушында кызы – бәгырь җимеше чабып йөрергә тиеш иде бит... Төннәрен барып ул аның юрганын рәтләргә, иртән сөеп уятырга тиеш иде...

Хаталар өчен, кызының күз яшьләре өчен түләр сәгать сугуына, гөнаһларның берсе дә эзсез генә калмавына тагын бер кат инана хатын. Бу аның ире Раяз белән уртаклаша, якыннары, дуслары белән бүлешә алмаган бердәнбер сере булып, күңелнең яшерен бер почмагында яши һәм бер дә тынгы бирми. Бер генә көн дә искә төшми калмый.  

Йокыдан тиргә батып уянганда, төшләреннән айный алмый йөдәгәндә, йөрәге ничек телгәләнүен, үзенә урын таба алмый өзгәләнүен аңласагыз икән сез! Бер төш, бигрәк тә, үзәген өзә аның, бөдрә чәчле, бөтерчек кебек кызы аңа болын тулы чәчәкләр арасыннан бары тик кып-кызылларын гына җыеп, гөлләмә тоттырды. Акларын да, зәңгәр, алларын да алмаган кыз, бары тик Алсуның йөрәгеннән саркыган кан төсендәгесен – кызылларын җыйган. Үзе әнисенә бер дә кочаклатмый.

Ерактан гына бүләген суза да, бар көченә чабып китеп югала. Алсу кызын куенына аласы килеп шулвакытта йокысыннан уяна. Күз яшьләренә дә ирек бирергә ярамый, чөнки янында ире, аңа яшьлек хатасын фаш итәсе килми. Кемгә охшап туганын да белмәгән кызын алай күз алдына китерә, болай күз алдына китерә. Ахыр чиктә, бу газапларны басар өчен, ул ятимнәр йортыннан кыз бала алып кайтырга карар кыла. 

Бу уен бик озак иренә әйтергә кыймый йөри. Ун ел буе көткән бәхет кояшы елмаер көн әнә шулай якынлаша. Үз баласына әни җылысын бүләк итә белмәгән, чит кулларга, билгесез кешеләр тәрбиясенә тапшырган Алсу ятимнәр йортлары буйлап йөргәндә һәрбер баладан үз кызы чалымын эзли. Тик, тиле яшьлеге артта калган шул инде. Кызының да үсеп, буйга җитеп, үзе әни булыр чоры җиткәнен кабул итүе бер дә җиңел түгел аңа. Газиз булырга тиешле баласының исәнме, юкмы икәнен дә белмәсен инде.

Кечкенә генә, ягымлы гына бер кызны үз итеп, өйләренә алып кайта, куеннарына сыендыра алар. Ире дә бала өчен үлеп тора. Бар игътибар, ярату, наз балага күчә. Тормышларның үзгәреп китүен, баланың тормыш бизәге булуын аңлар өчен күп вакыт кирәкми аларга. Бәхетнең җиденче катына җитәр өчен бары тик күңел тынычлыгы гына җитми. Хаталар чын күңелдән елмаерга ирек бирми Алсуга. 

Җитеш тормышта, аңлашып, кызлары өчен җан атып яши-яши гомер йомгагы сүтелә бара. Кызлары Алинәнең һәрбер уңышына сөенеп, бар булмышларын аңа багышлап яшәп яткан көннәрдә, Алсу үзенең балага узуын аңлап ала. Беренче тапкыр ана булу шатлыгын күз яшьләре алмаштырганга 26 ел вакыт узганнан соң, үзендә булган үзгәрешләрдән бик озак айный алмый ул. Инде яше дә бар, тормышта максатлар да башка... 

Яшьлек хатасын тагын бер кабатларга көче җитми Алсуның. Бу баладан да баш тартырга йөрәге ирек бирми. Ничек кенә булса да, баланы табарга карар кыла. 

Уй-хыялларны, максат-омтылышларны, гомумән, тормышны үзгәртергә бер сәбәп җитә икән. Аның яшендә бала табулары куркытса да, ул инде бу юлы да йөрәгенә каршы бара алмый. Иркәләп, кадерләп кенә үстерү турында хыяллана. “Олыгайган көнебездә терәк булыр, яныбызда кечкенәбез йөрер. Ике кыз туган булып, аралашып яшәрләр”, – дип уйлый ул. Әле ахыргача ышана да алмый. Ничәмә елларга сузылган газаплы, яшерен серен бәхет кояшы алмаштырачак бит! 
Тик, бу бәхетне Алсу күтәрә алмый. Ана булу бәхетен татып, нарасыен кулларына алганнан соң, аның башында уйлары чуала. Ул үзен ничектер сәер, үзенчәлекле итеп тота. 

Өйгә кайткач та, баш сызлауларына түзә алмый. Эчкән даруларның да әллә ни файдасын күрми. Тормыш иптәшенең кайгыртулары да, һәрчак терәк булырга тырышулары да җиңеллек бирми. Акылына җиңеллек килеп, Алсу ахыр чиктә кулына бау ала. 
Үзе дөньяга китергән ике баласына Ана булырга насыйп булмый Алсуга. Тәрбиягә алган кызы да инде башка: “Әни!” – дия алмаячак. Балаларны кеше итү, сабырлыгы, кешелеклелеге белән аерылып торган Раяз кулына кала.

Алсуны җирләгән көнне коеп-коеп яңгыр ява. Гүя ул аның күз яшьләре. Гомер юлы дәвамында, илереп-илереп елаганда бите буйлап аккан яшерен һәм газаплы күз яшьләре...

Ләйлә Искәндәрова.
Фото: https://www.freepik.com/ 

 

Язмага реакция белдерегез

8

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading