16+

«Энҗе бөртеге генә терелсен»

Зөлфия, кызының елмайган йөзенә карап, битеннән үпте.

«Энҗе бөртеге генә терелсен»

Зөлфия, кызының елмайган йөзенә карап, битеннән үпте.

– Уяндыңмы, минем энҗе бөртегем! 
– Ы-ы-ы! Уа-дым!

Әнә ничек елмая аның кызкае! Иртәләрен бигрәк күтәренке күңел белән уяна. Менә 17 ел инде, Зөлфия балалар церебраль параличы белән дөньяга килеп, якыннарын хәсрәт утына салган кызын тәрбияли. Юк, ялгызы түгел ул. Әнә, икенче бүлмәдә ире – Зәйнетдине йоклап ята. Хәзер улы Заһид торыр, мәктәпкә китәр.

“Зәйнетдинне уятмыйм әле! Бүген безнең кавышкан көнебез, 20 ел элек, якты, җылы сентябрьдә гөрләтеп туебез узды. Исенә төшерер микән?” – дип уйлап, иренә алдан ук әзерләп куйган бүләген шкафтан чыгарды. Бик затлы хәтфәдән, елтыр ташлар белән чигелгән, куе яшел төстәге түбәтәй белән сәхнәгә чыгарлык! Акчасын кызганмады – Зәйнетдиннең никахта кигән, аннары еллар дәвамында, сирәк кенә булса да баш түбәсенә кунаклаган түбәтәе искергән иде инде. Шаулатып чәй куйды, кичтән чүпрәгә коймак камыры туглаган иде – аны пешерегә кереште. 

– Нинди ис чыгарасың? – Зәйнетдиннең тавышында ризасызлык чаткылары сизелде. – Көнбагыш маең искергән бугай.
– Хәерле иртә, дип эндәшсәң әйбәтрәк булыр иде.
– Иртәнең кайсысы да бер – нинди булса да безнеке.
– Төш күрдең мәллә?
– Нинди төш?

Сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнен аңлаган Зөлфия дәшмәде. Зәйнетдин авызын турсайтып кына ашап-эчте дә эшенә чыгып йөгерде. Ишекне япканда:

– Әниләргә барып кил! Бер атна идәннәре юылмаган! – дигән әмере ишек белән өйалды арасында бәргәләнеп калды.
Зөлфиянең, болай да түгелергә торган күңеле чайпалды. Рәхәтләнеп, бушанганчы елады ул. Аннары, битләрен салкын су белән югач, Энҗе яткан бүлмәгә керде. 

– Энҗе бөртегем, хәзер ашарга пешерәм, өсләреңне алмаштырам, яме. 
Кыз кабат елмайгандай итте:
– Ы-ы...Ин, ы -лама!

Кызы әнисенең елавын яратмый, сизә дә ачулана, син елама, ди бит әнә...
Гадәттәгечә, җитез хәрәкәтләр белән, кызын урыннан торгызып инвалид коляскасына урнаштырды, ашарына ботка пешерде, чәй ясап куйды. Энҗе сабыр гына әнисен күзәтте.

Сары чәчләрен кыска итеп кистергән ак йөзле кызның күзләре зәп-зәңгәр, кашлары сызылып киткән. Бары тик авыз тирәсе генә гадәти түгел, алгы тешләре, иреннәрен узып чыгып торалар. Шуңа күрә кайнанасы оныгына “бүре” – дип эндәшә иде. Әле алай гынамы?! Зөлфия бала табу йортыннан кайткач бик матур гына итеп каршылап, оныгына исемне үзе сайлап йөргән иде Солтания апа. Ике айдан барысы да чәлперәмә килде. Кызчык ут янып чирләде, тартышты. Хастаханәдә куркыныч диагноз куйдылар. Бала церебраль паралич белән туган икән! Бик яратып кавышкан ире, үрсәләнеп елаган балага кушылып үксегән хатынын башта тынычландырды, аннары канәгатьсезлек күрсәтә башлады.

– Болай булмый бит инде. Берәр чарасын табыйк, йоклап та, ашап та булмый. Әниләргә дә тынгылык юк, – диде ул.
– Нәрсә, бу сүзеңне әниләреңә кайтып кит, дип аңларга кирәкме?
– Мин алай димәдем...

Шулчак кайнана килеп кысылды.
– Китсәң дә сүз юк! – диде ул төкерекләрен чәчеп. – Черек бит син, шуңа ташка үлчим бала алып кайткансың! Безнең нәсел имән сыман! Сездә инде җыен чирләшкә!

Солтания апа килененең иң кадерле кешесен хурлады. Зөлфиянең әнисе, соңгы стадиясенә кергән яман чирдән тилмерә иде. Табиблар тагын берничә ай гомере калган, диделәр. Зөлфиянең борчуы чиксез, инде болар да кыерсыталар. Авылда яшәгән хатынның бер минут тик торганы юк, кайнаналы йортта ярар өчен барысын да себереп эшли. Вакыт җитмәсә төнлә тора. Иртәгесенгә ялт итеп юылган керләр, кайнап утырган шулпа, чиста баскыч төпләрен күргәч, кайнана кибеткә барып болай дигән:
– И- и! Улымның бер дә бәхете булмады! Чирле нәселгә керде, чирле! Килен тиле! Төнлә җеннәре эшли!

 Кемдер яклап сүз әйткәч аңы да томалаган:
– Син төнлә нишлисең?
– Ирем белән кочаклашып йоклыйм!
– Вәт! Ә безнеке эшли! Җеннәре эшләтә! Кызы да җен кавымыннан! Бүре баласы алып кайтты. Зәйнетдин – бозау! Шуны аңламый...

Зөлфия, берничә айдан, рәнҗетүләргә түзә алмый әнисе өенә кайтты. Кочаклашып елаштылыр да бергә яшәп киттеләр. Әнисенең хәле авырайды, Зөлфия ике авыру карады. Әнисе янында утырган килеш йокыга киткән хатынны сәер тавыш уятты. Бер аваз да әйтә беләмәгән Энҗе “Ы-ы-ы!” – дип елагандай итә иде. Зөлфия куркынып әнисенең йөзенә карады. Ана соңгы сулышын алды да тынып калды. 

Искә алу мәҗлесләрен уздыргач, әле килеп күренмәгән Зәйнетдин бусагага килде. “Әйдә, кайт! Миңа күңелсез!” – диде. Бала турында ник бер сүз сорасын.
– Юк, Зәйнетдин, кайтмыйм! Мин кызымны терелтергә китәм! Туганнарым ярдәм итәбез, диделәр. 

Зөлфиянең ике туган абыйсы зур кеше иде. Сабыен күтәреп аның янына, икенче шәһәргә китте Зөлфия. Абыйсы рәхимле зат иде – акча бирде. Аннары үзеннән-үзе барды. Хәйрия белән шөгыльләнүче фондлар аркылы, Зөлфия бер шәһәрдән икенчесенә күчеп, яхшы күңелле кешеләр аша Энҗене тернәкләндерү үзәкләренә йөртте. Ике елдан авылга кайтып, туган йортының бикле капкасын ачып керде ул. Тәпи китә алмаса да, Энҗе тотынып басып тора иде. Бик күп китаплар, брошюралар ярдәмендә, видеороликлардан махсус дәресләр аркылы, көне-төне кызын тәрбияләде. Кыз кайбер сүзләрен әйтергә өйрәнде, бармаклар ярдәмендә дә сөйләштеләр. Кулларын хәрәкәтләндереп, кашык тотар хәлгә җиткергәнче тагын берничә ел узды. Кызчык укырга өйрәнде, тик язу авыр бирелде, бармаклар тыңлап бетерми иде.

– Хәзер Аллаһка шөкер инде...

Зөлфия үзе белән үзе шулай сөйләшеп куя. Кабат хатирәләр ташкыны бәреп чыкты. Кайнанасы улын, никадәр ыргылса да Зөлфия йортына аяк бастырмады. 
– Ике күкрәгемне чыгарып каргыйм! Барасы түгел! – дигәч ир кисәге әнисе янында калды. Аннары эчүгә сабышты. “Синең аркада хатынсыз калдым! Бала бер дә, ике дә була! Сәламәт бала да тапкан булыр идек! Синнән бөтен хатыннар курка! Кабат өйләнә дә алмыйм!” – дип дулады ул. Улы көн саен эчеп, тавыш чыгарып, кайчакта йодрык йомарлап утыра башлагач, Солтания апа нишләргә белмәде. Көннәрдән бер көнне горурлыгын “кесәсенә тыгып”, Зөлфиянең ишегенә килде. Ишегалдында керләр элеп йөргән хатын кайнанасын күргәч сискәнеп китте. Ул болай да, аларны әйләнеп уза иде...
– И-и! Зөлфиякәем, һаман кер юасың инде син? Энҗе өйдәме суң?

Бу кадәр мәгьнәсез сорау тагын булырмы икән...
– Танцыга китте.
– Ә-ә?! Үл-ләм! Аягына басты дигәннәр иде.
– Әй, әнкәй! Ни сөйлисең инде! Үзе генә кая барсын соң Энҗе? Дөрес, тотынып йөри, анысына дә рәхмәт.
Өйгә керделәр. Чисталыкка эчтән генә шаккатса да тышка чыгармады Солтания апа. Ни дисәң дә килен уңган. Үзе шундый, җеннәре түгел.
– Әллә кайтасыңмы соң? Бер дә тыңламый Зәйнетдин. Мине гаепли. Торасың килмәде, бала дип үлдең. Хастаханәдә калдырырга кушканда табибларны тыңлаган булсаң. Инде кабат әллә ничәне алып кайткан булыр идең.
– Ы-ы, әб-би!

Үз аяклары белән, ишеккә тотынып чыгып килгән оныгын күргәч карчык ава язды. Әле әби, ди бит. Бердәнбер оныгы бит ул аның.
Кан тартуы үзенекен итте, Солтания апа, Энҗене барып кочаклады да елап җибәрде.
– Ы-лама! Әб-би!

Шуннан рәтләнеп киттеләр алар. Зәйнетдин эчүне ташлады. Хатыны, баласы янына килеп-китеп кенә йөрде, чөнки әнисе авырый башлады. Зөлфия кайнансын тәрбияләп, мунчаларга кертте.
– Син монда кайт! Кабат бәби тап! Анысы сау булыр, Алла боерса! – диде карчык. Әманәтне аяк астына салмады Зөлфия, кайтты. Ире сораганга түгел, үзе теләп кабат бәбигә узды. Малайлары быел беренче сыйныфта укый! Таза, сау бала туганга сөенеп туймадылар. Тик, Солтания апа терелеп аякка басуга тагын тавыш чыкты. Бердәнбер малай үстергән ана киленнән көнләште. “Син гел хатының янында. Мине бар дип тә белмисең”, – дип ярсыды ул. Ярый әле әнисенең йортын сатмаган иде – Зөлфия  түзә алмады, кабат кайтты. Улы әтисен бик ярата иде – ике арада йөрде.

...Зөлфия, нәни кояш сыман түгәрәк, җирән булып пешкән коймакларны кызы белән улының алдына куйды. Заһид, ашады, рәхмәт әйтеп мәктәбенә йөгерде. Почта өләшүче хатын кереп Зөлфиягә зур конверт тоттырды. Зур шәһәрнең абруйлы клиникасы Энҗе белән Зөлфияне чираттагы дәвага чакыра иде. Зөлфия, куанды. Бер очтан бәйрәм табыны әзерләргә булды. Кул астында ни бар, шулардан салат ясады, кибеттән торт алып кайтты, бакчасыннан көзге кашкарыйлар өзеп вазага куйды. Ире яраткан ит бәлешеп газ миченә тыкты. Төзелештә прораб булып эшләүче Зәйнетдин арып кайтты. Нинди юбилей кайгысы булсын монда, дип уйлады Зөлфия.

– Әнинең идәнен юдыңмы?
– Юдым! Безгә чакыру килде. Өч көннән юлга кузгалырга кирәк.
– Заһидне кем карый?
– Соң әнкәй белән икегез карап торырсыз инде. Кайтмаска китмим бит. Заманча технологияләр ярдәмендә бөтенләй аякка басачак безнең кызыбыз, менә күрерсең!
– Бу нинди бәйрәм?

Зөлфия, түбәтәйне Зәйнетдиннең башына кидертте. Тегесе берни аңламады...
– Әт-ти! Юбилей! – диде Энҗе елмаеп. Кыз кулын җәеп ике бармагын күрсәтте.
Зәйнетдин эндәшмәде. Көзге каршына килеп басты да авыр сулады.
– Бу эш-мәшәкатьләр белән баштан чыккан инде. Ярар, үпкәләмә, бүләк соңыннан.

Түгәрәк табын ясап, сөйләшеп утырдылар.
– Сез барыгыз! Тыныч күңел белән китә аласың, кайгырма, барысы да яхшы булыр. Заһидны тәрбияләрбез! Энҗе бөртеге генә терелсен, – диде Зәйнетдин.
Көйсез кияү – иреннән бу сүзләрне ишетү бәхет иде!

Фәридә Ибраһим.

Фото: ru.freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

24

0

11

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading