16+

Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәянең икенче өлеше)

Ак күлмәге пычырак чәчрәп каралганга да игътибар итмәде, ялтыравык түфлиләренең төшеп калуыннан да курыкмады. Капкаларыннан йөгереп кереп өй баскычына утырды да үкси –үкси елап җибәрде. Озак елады Сәрия. Күз яшьләре таммый башлагач та бер ноктага текәлеп бик озак утырды әле. Күпме шулай газапланган булыр иде, урам якта кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышларын ишетеп тынып калды.

Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәянең икенче өлеше)

Ак күлмәге пычырак чәчрәп каралганга да игътибар итмәде, ялтыравык түфлиләренең төшеп калуыннан да курыкмады. Капкаларыннан йөгереп кереп өй баскычына утырды да үкси –үкси елап җибәрде. Озак елады Сәрия. Күз яшьләре таммый башлагач та бер ноктага текәлеп бик озак утырды әле. Күпме шулай газапланган булыр иде, урам якта кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышларын ишетеп тынып калды.

Башы:Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәя)

Куркулары хак булды, мәктәп ягыннан сөйләшә, көлешә Фәргать белән Фәнисә кайтып килә иде. Аларны бергә күрү Сәриянең рәнҗеш тулы күңел савытына соңгы тамчы суны өстәүгә тиң иде. Оятсызлар! Фәнисәне күр бер генә. Күрше була торып, Сәриянең Фәргатьне ничек яратуын күрә торып Фәргатьне өенә кадәр озаттырып куя бит. Мөгаен Сәрияне мыскыл итү өчен махсус шулай эшлидер ул. Юк, җитте! Бу хәлгә чик куярга кирәк. Сәрия туктатыр сезне! Сәрия булдырыр. Әле үкенерсең Фәнисә... Ә син Фәргать – барыбер минеке булачаксың! Шушы уйларына үзе куанып, Сәрия баскычтагы урыныннан торды, бакча артларына үтеп бәйдәге этләрен ычкындырды да урам якка үткәреп җибәрде.

Ят кеше барлыгын сизгән эт бөтен урамны яңгыратып өрергә кереште. Аның тавышына чыдарлыклары калмаган Фәргать белән Фәнисә тизрәк саубуллашып аерылу ягын карадылар. Сәриягә шул гына кирәк иде дә. Яшьле күзләрен сөртеп ул караватына кереп ауды, мәкерле ният белән сөйгәнен тартып алучы Фәнисәдән ничек үч аласын уйлый – уйлый, озак газапланып ятканнан соң көч – хәл белән йокыга талды. Таң беленеп килгән мәлдә: син Фәргать, бары минеке генә булачаксың дигән ант сүзләрен язгы җилдән башка берәү дә ишетмәде.

Шул көннән башлап Сәрия Фәргатьнең яшерен шәүләсенә әйләнде. Кеше кара янында күңелендә ниләр булуын белгертмичә елмаеп, көлеп йөрсә дә, йөрәгендә вулканнар атты, таулар ишелде, шартлады. Егеткә күрсәтмичә ул аны һәр кич күзәтте. Фәнисә кичләрен сирәк күренә иде, чыккан көнендә дә Фәргать белән капка төпләрендә сөйләшеп утырудан ерак китмиләр. Андый чакларда Сәрия ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитә. Фәнисәне бигрәкләр дә күрә алмаска әйләнде. Сәриядән кай җире артык соң аның? Эх, менә хәзер Фәнисә урынында ул булса! Белер иде ни эшләргә. Кызык, чыннан да, нәрсә эшләрләр иде икән алар? Мөгаен, Сәрия Фәргатнең кулын кысып тотар да, мәңгегә җибәрмәс иде. Яратуы диңгезендә коендырыр, хыял дөньясында яшәтер, кирәк дип тапса күктәге йолдызлардан тәкыя үреп бирер иде. Бирер иде, һичшиксез, йөрәген дә ярып бирер иде. Ничек шундый көчле яратуны күрми соң аның Фәргате? Ничекләр күрми? Сукыр түгел бит югыйсә.

Фәргатьнең калага укырга китәргә җыенганын белгәч Сәрия тагын да ныграк шашынды. Аның егеткә карата булган яратуы элеккеге саф сөю түгел, ачу, үч алу белән сугарылган явыз мәхәббәткә әверелгән иде инде. Ә Фәнисәнең дә аның белән китәсе килүен ишеткәч тәмам чыгарыннан чыкты. Ничек итсә итте, аларның кайсы уку йортына барачакларын берничә көннән үк белде Сәрия. Дошманнары медицина буенча һөнәр алырга дип план корып яталар икән бит. Анда керергә комачау итү кызның хәленнән килерлек эш түгел. Шулай булгач бары бер генә юл кала: үзенә дә шунда укырга керү. Шулай эшләде дә Сәрия. Документларын җыеп медицина институтына тапшырды.

Озакламый имтиханнарга чакырып хат килде. Шул ук елны Фәргать стомотолог, Фәнисә балалар табибы, ә Сәрия акушер – гинеколог булу өчен тырышып укый башлады. Яшәвен, әлбәттә, бер тулай торакта яшәделәр. Монда да дошманнарын күз алдыннан җибәрмәде Сәрия. Юк сәбәбен бар итеп Фәнисә бүлмәсендә озаклап утырды. Фәргать сөйгәнен кинога чакырса, үземә генә күңелсез, мин дә барыйм әле дип артык кашык булып аларга иярде. Үзләре генә калмасыннар өчен үтә дә нык тырышты. Ялларда авылга да бергә кайтып йөрделәр. Авыл халкы да, Фәргать белән Фәнисә дә Сәриянең мәкерле уйларын белмәде, аның мәхәббәт өчпочмагы төзеп, ничек тә бер – берсен сөйгән ике кешене аеру хыялы белән янганын сизмәделәр.

Укуларын тәмамлап эшкә район хастаханәсенә дә өчәү бергә кайтты алар. Өчесе дә үз белгечлекләре буенча эшли башладылар. Сәрия үз эшен яратмаса да, күңеле түгел, әшәкелеге кушканга гына бу һөнәрне сайласа да үз вазыйфаларына зур җаваплылык белән карый белде. Һәр яңа җан туган вакытта ул каршысында ятучы ана кешедә үзен күрде. Менә ул сабыен таба... Фәргатьнең чәчәк бәйләмнәре күтәреп үзләрен каршы алырга килүен күзаллый. Рәхәт мизгелләр... Чынлыкта булса иде бу хәл.

Бүген эше иртәдән нигәдер авыр булды Сәриянең. Иртә таңда яшь бер хатынны китерделәр. Төне буе тулгак тоткан хатынны жәлләде кыз. 19 яшь кенә икән үзенә, күр, инде ана булырга да җыена. Суы киткән, корыга көчәнеп тилмерә балакай. Ә сабый никтер туарга җыенмый. Болай итеп булмый дигән карарга килде Сәрия. Ананың да, баланың да гомере белән уйнарга ярамас. Ул тиз арада яшь хатынны операция бүлмәсенә китерергә боерды. Ә ярты сәгатьтән кесарев ысулы белән дөньяга яңа адәм туды. Әнкәсенең бөтенләй хәле юк, күзләрен ачып сабыена көч – хәл белән бер күз төшереп алды. Бала үзе дә кендеккә чорналып туды. Аны тиешенчә чистартып, тикшереп, балалар өчен махсус бүлмәгә салдылар. Әнисе тилмереп арган, бала тапкач та кузгалырга ярамаганлыктан, станда килеш изрәп йоклый иде.

Сәрия елмаеп аңа карады да кире чыгу юлына борылды. Ләкин бер адым да атларга өлгермәде, чебен очкан тавыш та ишетелмәгән бүлмәдә тып – тып тамчы тамганны ишетеп сискәнеп артына борылды һәм секунд эчендә хәлне аңлап алды. Йоклап яткан хатынның өстендә ак простыня, ә идәнгә станнан тып – тып кан тама иде. Кан киткән! Сәрия яшен тизлеге белән ярдәмгә ташланды. Аның үз практикасында мондый хәл белән беренче очрашуы иде. Әмма укыганда бу хәл килеп чыга калса ниләр эшләргә кирәк икәнлеген бик яхшылап өйрәттеләр. Хатынның канын туктату җиңел булмады. Төне буе Сәрия ике арада чабулады. Ахыр чиктә җиңүгә ирештеләр. Иртән аны икенче гинеколог алыштырды.

Кыз бик нык арса да, аяклары кызышып сызласа да бик канәгать иде. Шулай булмый ни, ул бүген балага гына дөньяга килергә түгел, әнисенә дә исән калырга ярдәм итте бит. Шатлыгын яратканы белән уртаклашыйм дип Фәргать бүлмәсенә керсә – ул юк. Йөгерә – йөгерә Фәнисә бүлмәсенә чапты Сәрия. Шайтан алгыры, анысы да урынында түгел. Аларның тагын бергә, бу юлы Сәриядән башка икәү генә икәнлекләрен аңлап йөрәге телгәләнде. Ничек бу газаплардан котыла алмыйм соң мин? Нигә хаман Фәргатьне үземнеке итә алмыйм? Шушы сораулар кызның йөрәген кабат тырный – тырный йолыкты. Көч – хәл белән өенә кайтып егылды ул. Төне буе йокы күрмәгән күзләре авыраеп йомыла, тәне авырая барганын сизеп караватына ауды.

Йокыдан торышка Сәрияне яңа сынау көтә иде. Сынауның да ниндие диген син! Фәргать белән Фәнисә өйләнешәләр икән. Бу хәбәрне кызга Фәнисәнең әнисе җиткерде. Егетнең икенче атнага кыз сорарга киләчәген, туйны бер айдан, юл төшкәч ясаячакларын зур куаныч белән сөйләде ул. Ходай кушса, булачак оныкларымның кендек әбисе син булырсың дип тә өстәргә онытмады. Тыштан горур рәвештә күренгән Сәрия хатын чыгып китүгә шартлады. Үзенең ниләр кичерүен берәүгә дә теләмәс иде ул. Ирен, куллары калтырады, аякларының хәле китте, башы әйләнде. Ничек өйләнешәләр? Аның Фәргате өйләнәме? Шашып яраткан кешесе бүтән берәүнең кочагына керәме? Йә, йөрәк, ничек түзәрсең икән син бу хәлләргә? Кыз калтыранган куллары белән сулы стаканны ирененә тидерде, бер йотым эчте. Әле кичә генә кеше кадәр кешене үлемнән коткара алган тәвәккәл кыз бүген мескен хәлдә, тыела алмый елый иде. Мизгел эчендә кулындагы стаканы стенага томырылды һәм шуны гына көткән кебек, зур, матур көзге чәлперәмә килеп идәнгә коелды. Бәхетегез дә шушы көзге кебек чәлперәмә килсә ярар иде дип кабатлады Сәрия яшь аралаш әрнеп. 

Билгеләнгән көн тиз килеп җитте. Күршеләр булачак кияү һәм кода – кодагыйның кыз сорарга килүенә әзерләнә. Шатлыклы вакытта кемнеңдер үзләренең куанычларын җимерергә теләвен алар әлбәттә күз алларына да китерми иде. Ләкин куанычларын кисәк юып алдылар диярсең. Ут капкандай каршы як күрше Нурия йөгереп керде. Керми ни. Булачак кияүне көтеп, шатлыктан аңнары томаланган Фәнисәләр төнлә үзләренә ясалган явызлыкны белмиләр иде шул. Нуриягә ияреп капка төбенә чыккан ата- ана да, булачак кәләш тә лып итеп артларына утырдылар.

Капканың тышкы ягын кайсыдыр акылсызы кап- кара буяу белән сылап киткән иде. Фәнисә шашынып еларга тотынды. Оят, адәм хуры булдылар бит. Нинди кара тап. Элек бозык юлда йөргән кешеләрнең өй капкаларын төнлә кап-кара итеп дегет белән буяп китүләрен ул әби- бабасыннан ишетеп белә иде. Ә Фәнисәнең нинди гөнаһы бар? Ул бит бер кайчан да туры юлдан тайпылмады, кеше көләрлек оят гамәлләр кылмады, ата- анасы, туганнары йөзенә кызыллык китермәде. Оят иде аңа. Бөтен бәйрәм рухын бозып, бәхетле киләчәгенә кем аяк чалып көлә микән? Кемнән дә шикләнергә белмәде булачак кәләш. Дошманнары да юк кебек, югыйсә.

Күрше йортта исә көнчелегеннән, чарасызлыгыннан Сәрия үзен кая куярга белми иде. Фәнисәләр капкасын буяды буявын, ләкин туй кадәр туйны булдырмаслык нәрсә эшли ала соң ул? Аның бәхетле урынын алган Фәнисәне, нинди көчле яратуын аяк астына салып таптаган Фәргатьне күрмәс өчен җир читенә китеп югалыр, яңгыр тамчылары булып җиргә сенәргә әзер мәле иде.

Нишлисең, тормыш дәвам итә. Көн арты көн, атна, айлар, елы да сизелми үтеп китә. Шатлыгы да, хәсрәте дә агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Сәрия дә язмышы белән килешергә, йөрәгеннән яшьлек мәхәббәте, хәзер Фәнисәнең ире булган Фәргатьне алып ташларга дигән карарга килде. Аңа бәхет китермәгән, газап утларына салган мондый сөю кирәк түгел иде, билгеле. Йөрәк кенә ирне күргән саен урыныннан чыгар булып типте.

Дәвамы бар
Энҗе Якупова
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

14

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Туземсезлек белэн дэвамын кетэм🙏

    Мөһим

    loading