16+

Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәянең өченче өлеше)

...Урын өстендә әҗәлен көтеп ятучы Сәрия истәлекләреннән арынып авыр итеп ыңгырашып куйды. Эх, әнә шул чакта, газап тулы йөрәкне ныклап кулга аласы да, бөтен хисләрне су сибеп сүндерәсе калган икән дә бит! Булмады шул. Уйлары Фәргатьне онытырга кирәк икәнен төшендерсә дә, акылының гына аны никтер җибәрәсе килмәде.

Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәянең өченче өлеше)

...Урын өстендә әҗәлен көтеп ятучы Сәрия истәлекләреннән арынып авыр итеп ыңгырашып куйды. Эх, әнә шул чакта, газап тулы йөрәкне ныклап кулга аласы да, бөтен хисләрне су сибеп сүндерәсе калган икән дә бит! Булмады шул. Уйлары Фәргатьне онытырга кирәк икәнен төшендерсә дә, акылының гына аны никтер җибәрәсе килмәде.

Башы: Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәя) 

Гөнаһка этәргән сөю (тормыштан алынган хикәянең икенче өлеше)

Әй, бүгенге акылы булса Сәриянең! Нинди зур гөнаһ кылып, кеше гомере белән уйнауга кадәр барып җитәр идеме соң ул? Юк, билгеле!

...Ул вакытта Яңа ел җитеп килә иде. Бар дөньясы ап- ак, матур, рәхәт. Иртәгә бәйрәм дип куанып эштә чыршы да бизәлде, табибларның көлешкән, гөрләшкән тавышларыннан хастаханә шаулап торды.

Сәрияләр бүлегендә бүген тыныч. Авырлы хатыннарның күбесе гариза язып бәйрәмгә өйләренә кайтып китте. Кичке җидедән соң иптәш кызы да килеп җитте. Өч табиб бүлмәләренә кереп чәй эчәргә утырды. Бәйрәм хөрмәтенә дип алган шәраб та өстәл өстенә менеп кунаклады. Өч хезмәттәш шулай Яңа елны башлап җибәрде. Ә берничә сәгатьтән бала тудыру бүлегенә ашыгыч рәвештә авырлы Фәнисәне алып килделәр. Сәрия күрше кызының бала көтүен белә иде, авыр булса да, күңеле белән бу хәлгә әзер иде. Әмма бүген, бәйрәм хөрмәтеннән авыз иткән шәраб йөрәгендәге үпкәләрен янә кузгатып җибәрмәсенме! Фәнисәне ул үзе кабул итте.

Җайлап, ипләп кенә аны бала табуга әзерлек бүлмәсенә салганнан соң янә бәйрәм итеп утыручы дус хатыннары янына юнәлде. Кәефе кырылса да, сиздермәде. Коридорда Фәнисәнең авыртуга түзә алмый кычкыруы ишетелгәч тә, тулгак башлануын белә торып аның янына йөгерергә ашыкмады. Берничә сәгатьтән соң гына, стеналарга тотына- тотына, үзе ярдәм сорап килгән Фәнисәне күреп алып урыныннан кузгалды. Күрше кызын җитәкләп алып: бөтен кеше дә шуны кичерә, түз дип аны янә теге бүлмәгә озатты.

Юкса, күрде бит ул: Фәнисәнең инде суы киткән, тулгак тота. Ярдәм итәсе, авыртуны баса торган укол кадыйсы иде. Юк, жәлләмәде Сәрия яшь хатынны. Соңрак, аның тавышына түзми башлагач тынычландыра торган укол ясады да янә өстәл артына утырды. Фәнисәнең авыруы басылды, ул моны шулай булырга тиеш дип уйлады, билгеле. Әмма кыз үзенә дә, баласына да куркыныч янавын аңларлык дәрәҗәдә түгел иде шул. 

Әз генә йокымсырап киткән Фәнисә эчендә тагын да көчле борулар башланганга уянып китте. Сәгать төнге өч икән инде, ә табиблар бүлмәсендә һаман тавышлар килә. Күрше кызының хәлен белергә кергән Сәрия бала табуның бөтен нечкәлекләрен белсә дә, Фәнисәне газаплаудан туктамады. Тикшергән булып ул булачак әнинең эчләрен тотып карады һәм шунда гына, миһербаны килеп калган иптәшләрен ярдәмгә чакырды. 

Таң беленеп килгәндә, төне буе газапланып тилмергән Фәнисәнең инде көчәнерлек хәле калмаган иде. Сәрия, әлбәттә, кесарев ысулын да куллана ала иде, дуслары да шуны тәгъдим итеп карадылар. Ләкин үчле кыз үз сүзендә нык торды. Хәмердән каны кызган, яраткан кешесе тарафыннан читкә кагылган, үзен рәнҗетелгән итеп тойган Сәрия көндәшенең газапларын күреп тамчы да кызгану турында уйламады. Бертуктаусыз Фәнисәне көчәнергә мәҗбүр итте, бар көченә эченә баскалады. Алай да булмагач янә бәйрәм өстәле янына барып утырды.

Инде таң атты. Яктырды. Төне буе газапланган Фәнисәдән кан китте. Аның янына кергән Сәрия бу күренешне күреп тынсыз калды. Мизгел эчендә кайчандыр бала тапканда кан китеп үлә язган, үзе коткарып калган хатынны күз алдына китерде. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Әмма куллары тыңламады, аяклары атламады. Фәнисәнең дә тавышы ишетелмәде, ул аңсыз иде.

Күп тә үтмәде, операция ярдәмендә дөньяга ир бала туды. Фәргатьнең улы! Ә Фәнисә... Ул инде бу дөньяда юк иде. Баласын сөеп назлый, ирен куандыра алмады яшь хатын, Сәриянең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә гомере өзелде.

Фәргатькә әлеге хәбәрне җиткерергә Сәриянең кыюлыгы җитмәде. Шушы төндә үзенең нинди коточкыч җинаять кылуын, кеше кадәр кеше гомеренә төкереп бирүен аңлап үкси-үкси елады ул. Шул минутта гына ниләр кылуын чын йөрәге белән аңлады Сәрия. Ярабби Ходаем, ничек шулай килеп чыкты соң, ә? Нинди шайтан котыртты аны бу эшкә? Мең кат үкенде, мең кат үзен каргады Сәрия, ләкин үз- үзен акларлык сәбәп таба алмады.

Калганы барысы да төш күргән сыман барды. Фәнисәне җирләүне дә, аның улына исем кушуны да, кечкенә Фәриткә әни кирәк дип фикер йөртеп Сәрияне Фәргатькә барырга күндерүләр дә, үзенең көндәшенең урынын алып Фәргать хатыны булып яши башлавын да томан эчендә кебек хәтерли Сәрия.
Әйе, үлеп яраткан кешесен тәки үзенеке итте Сәрия. Нинди юллар белән булса да үзенеке итте. Вәгъдәсендә торды. Ләкин бу вакыйга Сәриянең бөтен тормышын чәлперәмә китерде. Ул үзенең мәгънәсез тормышын, юк яратуны аулап яшәвен төшенде. Фәнисә үлгән минуттан алып Фәргатькә булган көчле яратуының тамчысы да калмавын аңлады. Ләкин соң иде шул инде.

Бәхетсез булды Сәрия. Яратусыз гомер итте. Фәргатькә, Фәнисәнең якыннарына күтәрелеп карый алмады. Бары нәни Фәрит өчен генә яшәде, аны өрмәгән җиргә дә утыртмады, үз баласыдай якын күрде.

Һәм менә бүген үзе үлем көтеп ята ул. Аягына баса алмасын белә, чөнки көн саен янына Фәнисә килә. Үзе белән барырга чакыра, кулларын суза. Тизрәк китәсе иде инде. Үткәннәрне уйлый- уйлый газапланып арды Сәрия. Үзенең кылган гамәлен аклый да, гөнаһы турында кешегә сөйләп, барысының да бәхиллеген сорый да алмый ул. Чөнки гафу итмәячәкләрен белә. 

Якты гомерендә булган бердәнбер, зур сөюен, бөтен киләчәген җимергән олы гөнаһын уйлый-уйлый күзләрен мәңгегә йомды Сәрия. Соңгы минутында аның янында булып, үги әнисенең кулларыннан сыйпап утыручы Фәрит исә, аның нинди зур серне үзе белән алып киткәнен белмичә әкрен генә елый иде.

 Энҗе Якупова. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

12

0

8

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading