16+

Ике  баласы бар, диделәр. Гөлназ да башкага чыкты. Ришат та башкага өйләнде...

“Яратам, бик яратам Ильясны. Беркемнең дә болай гашыйк булганы юктыр әле. Менә йөрәктәге яратуны берничек тә аңлатып булмый, кызлар!” – Гөлназ дус кызларына яшерен серләрен сөйли...

Ике  баласы бар, диделәр. Гөлназ да башкага чыкты. Ришат та башкага өйләнде...

“Яратам, бик яратам Ильясны. Беркемнең дә болай гашыйк булганы юктыр әле. Менә йөрәктәге яратуны берничек тә аңлатып булмый, кызлар!” – Гөлназ дус кызларына яшерен серләрен сөйли...

Мәктәпкә сумкасын күтәрешеп кайткан күрше малаен шулай өзелеп сөясен күз алына да китерми иде ул. Хәзер кич җиткәнен көтеп ала алмыйча, йөз сәбәп табып аларның өе ягына күз ташлый. Өйләренә дә йөз тапкыр кереп чыгар иде дә... Алар элеккечә җитәкләшеп укырга йөрүче кечкенә малай белән кечкенә кыз түгел шул. Ильяс үзе дә Гөлназны өзелеп сөя, кызга булган хисләренең көннән-көн артуын тоя. Мәхәббәт аларны икесен дә бөтереп алды, бик бәхетле алар, бүген бик бәхетле.
– Гөлназым, сиңа әйтер сүзем бар. Без ничә ел очрашабыз инде?
– Беренчедә укудан башлап 12 ел була. 9нчыда беренче тапкыр битемнән пәп иттең.
– Мине солдатка алалар. Көтәрсеңме?
– Юк-юк, мин сине җибәрмим
– Бездән сорап тормыйлар шул, повесткада язылганча мин иртәгә военкомат ишеге төбендә басып торырга тиеш
– Әйдә өйләнешик, шуннан соң җибәрмәсләр.
– Балабыз туса гына калдырырга мөмкиннәр. Уллар-кызлар үстерергә кайткач та өлгерербез...

Ильяс белән Гөлназ җитәкләшкән килеш көне-төне буе бергә йөрделәр. Саубуллашырга килүчеләр дә күп булды. Кичке уенга да кереп чыктылар. Бүген элеккеге кебек җилкенеп бииселәре дә килмәде хәтта. Бу аерылышу шулкадәр кыен иде, кыз башларын югалтыр дәрәҗәгә җитеп елады. Әнисе борчылудан авыл табибын чакыртты, тынычландыра торган укол ясатты.
– Йоклата торганын ясама, Нәзирә. Озата бармаса, гомер буе мине битәрләр, бераз тынычлансын гына. Үзем дә Сабирны озатканда үлеп терелдем. Көтеп алдым бит, бергә озак кына яши алмадык. Солдат шулпасының зыяны күп булган иде. Ильяска хәерле урыннар булсын! – диде Сания апа кызының йокыга киткәнен күреп.

Иртәнге якта бар да төштәге кебек. Ильясны бөтенесе кочаклый, саубуллаша. Күзләр күздә. Гөлназ егет каршына басып чиккән кулъяулыгын сузды.
– Кайчан өлгердең?
– Узган ел ук чиккән идем, кайт, көтәм, матурым!

...Мондый кызлар көтеп торганда йөгерә-йөгерә кайта ул. Әйдә, кузгалабыз, диде Зиннур абый. 

Кызга кабат начар булды. Военкомат ишегенә кадәр бара алмады. Сания апа әллә ниләр уйлап та өлгерде:
– Гөлназ, Ильяс иптәшкә улын да калдырып китте мәллә?
– Син нәрсә, әни! Без кулга кул тотынышудан узмадык та... Ильяс кайткач та өлгерербез диде.
– Сабыр бул әле, кызым, тынычлан, атлаган саен баш әйләнеп егылуың чиргә әйләнмәсен!

Вакыт чыннан да үзе дәва. Гөлназ Ильястан килгән хатлардан келәм тукып куярлык булуын аңлый. Үзе дә күп яза. Авылларының бөтен агачларын язып бетерде бугай инде. Кыз бик тә сабыр булырга кирәклекне аңлый: Ильяс ике урынынан 3 еллык солдат хезмәтенә эләккән иде. Су асты көймәсендә хезмәт итәчәген егет алдан белсә дә, Гөлназга сиздермәгән булган. Анда менә Ильяс шикелле баһадирларны гына сайлап алалар, имеш. Нык көчле егетләрне ди. Менә шул. Дус кызлары кочак-кочак хатларга карап елмаялар. Гөлназны биергә чыгарга чакыралар. 
– Биеп йөрерлек бер кәефем юк, кызлар. Сиздермәмен дигән идем, әйтми булдыра алмам. Ильястан икенче ай хат юк. Миңа да, әнисенә дә килми. Безгә бит ике хат та берьюлы килә.

Ике ай вакыт дигәне бер елдан артып китте. Егет озакламый кайтырга тиеш. Бернинди хәбәр дә юк. Ильясның әнисе военкоматтан барып көймәләренең югалуын белеп кайткан иде.

Ильяс кайтасы көннәр дә артта калды. Гөлназ дусларына ияреп биюгә чыкты. Тик биисе генә килмәде. Ишектән кергән хәрби киемдәге егетне күреп күтәрелеп куйды. Юк, бу Ильяс түгел иде. Тик Ришат игътибарлылыгы, тыңлаучанлыгы белән кызны үзенә каратты. Гөлназ капка төбенә кадәр озатырга да рөхсәт бирде хәтта. Күрше яктагы өйнең тәрәз пәрдәсе тартылуын да күрми калмады, билгеле. Ильясның әнисе күрде инде!

Бию музыкасы кушылган, кызлар бер-берсен ишетмичә сөйләшәләр. 
– Белмим, кызлар! Ярату юк, дуслык кына бар, – диде ул Ришат ягына ымлап.

Шулчак ишектән балкып Ильяс килеп кермәсенме? Егетләр белән күрешкәннән соң, ул Гөлназны биергә чакырды. Каршында басып торган бу егеттән баш тарта алмый иде. Күзләр күздә, һәрбер хәрәкәт нидер аңлата. Гадәттә бөтенесе аларның Ильяс белән парлап татарча биегәннәрен карарга ярата. Бииләр-бииләр, көй дә туктамый, сәгатькә якын бииләр. Клубтан кайтып китә башлаучылар да булды. Моның азагы ни белән бетәсен беркем күз алдына китерми. Бик беләсе килгәннәр генә калды. Гөлназ белән Ильяс биюен һаман дәвам итә. Егетнең сынаулы карашыннан курку түгел, мәхәббәт ялкыны сизелә. Кыз инде ни уйларга да белми. Ришат белән дуслашып йөри башлаганын да яшерә алмый. Егетнең исән-имин күрүенә дә бик шат иде. Әле тагын ут басып бер сәгатьлек биерлек дәрт барлыгын да тоя иде. Клуб идәне сынса сынсын, яшьләрнең ут басып икенче сәгать биегәнен көтеп бөтенесе арып бетте бугай. Ул биюдә бөтен саф хисләр, уртак хыяллар, югалту ачысы бөтерелде. Моны барысы да сизде. Ильяс Гөлназны бер зыр итеп әйләндерде дә клубтан чыгып та китте.

Кыз төне буе йокламыйча егетнең өйләренә карап утырды. 

Соңгы бию, соңгы талпыну. Иртән егетне бер машина килеп алды. Шул китүдән Ильяс башка авылга кайтмады. Башка шәһәрдә яши, өйләнгән. Ике  баласы бар диделәр. Гөлназ да башкага чыкты. Ришат та башкага өйләнде. Әмма җырлардагы саф хисләр, яшьлек мәхәббәте барысы да артта калды. Соңгы бию, соңгы ярату булып...

Ничек уйлыйсыз, аңлашу кирәк булган дисезме?

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэр хэлдэ анлашырга кирэкиде гомер буе кунелендэ жэрэхэт булып яшэячэк бит ул.Тормышта кыенлык килгэн саен уйлары шул турда булачак.Минемдэ язмышым шулайрак булды укенгэн чакларым куп булды.Хэзер инде олкэн яштэмен шулайда искэ тошкэн чаклар була.Яшлек жулэрлеге утэ ул сагынып карыйсын ана.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Башын югалтырдык дəрəжəдə елаган да, кайтуын да көтмичə башка белəн йөри башлаган...Бу ни була инде? Димəк, яратуы чын булмаган.Шулай булгач, аңлашуның ниемə кирəге бар?

      Мөһим

      loading