16+

Кайда, кайда минем әтием? (хикәя)

Дилбәр быел беренче сыйныфка укырга бара. Әнисе бигрәк ярата шул кызын.

Кайда, кайда минем әтием? (хикәя)

Дилбәр быел беренче сыйныфка укырга бара. Әнисе бигрәк ярата шул кызын.

Әнә, көзге алдында үз-үзенә сокланып, бөтерчек кебек әйләнеп-тулганып басып торган кызына нинди соклану, самими ярату хисләре белән карый ул. Үзе дә бик ягымлы шул Дилбәр! Чем-кара чәчләренә куелган ап-ак бантларын ун кат тотып карады, алсу чүәкләренә, ак оекларына йөз тапкыр кагылды, беренче укытучысына бүләк итәсе чәчкәләрен кабат-кабат иснәде. Шул арада әнисенең кочагына кереп:

  -Әнием, елама инде. Мин яхшы кыз булырмын, тырышып укырмын, - дип, балавыз сыгып утырган әнисен юатып алды.

 Мәктәп ишегалдына керүгә, күңеле тулып китте Дилбәрнең. Һәрбер бала әти-әнисе белән килгән бәйрәмгә, ә Дилбәр берүзе. Әнисен тагын ашыгыч рәвештә чакыртып алдылар. Аръякта яшәүче Сәлимә әбинең кан басымы күтәрелгән икән. Ачуланмый да, үпкәләми дә ул әнисенә. Эше шундый тынгысыз булгач, нишләтәсең инде?! Ә әтисен бөтенләй дә белми ул. Әнисеннән: “Әтием кайда минем?” - дип бер генә тапкыр сорамады Дилбәр, тик әнисе һәрвакыт сүзне икенчегә борырга тырышты.

-Эх, әбием дә килмәде ичмасам, - дип, авыр сулап алды Дилбәр, күршесе Гөлинәнең әбисе белән җитәкләшеп килгәнен күргәч.

Сыйныф ишегеннән аларны елмаеп укытучылары Чулпан каршы алды. Бер-берләре белән танышкач, Чулпан апалары аларны парта артына утыртты, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Дилбәрне Рәүф малае Нияз белән бер парта артына утырттылар. Беренче көннән үк уртак тел таба алмадылар алар. Нияз Дилбәрне гел кыерсытты. Әтисез, кыргый, дип атады. Җае чыккан саен чәченнән тартты, я аягын чалып екты, я дәфтәрләрен бозгалады. Көн саен диярлек мәктәптән елап кайткан Дилбәргә әнисе кайчакта юатыр сүзләр дә таба алмады. Укытучысы Чулпан да Ниязга авыр сүз әйтергә шүрләде. Кая инде! Ниязның әтисе янгын сүндерү бүлеге башлыгы, өстәвенә, мәктәпнең мактаулы иганәчесе дә. Ә Дилә кем?! Ирсез хатын, гади бер шәфкать туташы...

Еллар үткән саен, Нияз үзен күралмас дәрәҗәгә җиткерде. Җиденче-сигезенче сыйныфларда укыганда Дилбәргә “Җилдән туган” дигән кушамат такты. Бу сүзләрнең мәгънәсен әллә аңлады, әллә юк, тик узган барганда “Җилдән туган” дип такрарлый торды.

Беркөн Дилбәр мәктәптән кайтты да, йөзтүбән капланып елый башлады. Озак елады ул. Кызының елаганын читтән генә күзәтеп торды Дилә.
     -Кайда, кайда минем әтием? - дип ярсыды Дилбәр. – Бармыйм. Бүтән бармыйм мин ул мәктәпкә. Әбием янына илт мине.
     - Кызым, кызым, тынычлан әле. Мине шулай берүземне генә калдырып, әбиең янына китәрсеңме? - дип үпкәләде Дилә.
     -Алайса әйт. Нигә миңа “Җилдән туган” дигән кушамат тактылар. Әнә, Лилиянең дә әтисе юк, ләкин аны бер дә “Җилдән туган”  дип үртәмиләр, - дип, елавын дәвам итте Дилбәр.
    - Ә кем әйтә соң сиңа алай диеп?
     - Кем, кем. Нияз инде, кем булсын, - диде Дилбәр, елавыннан туктый алмыйча.
     - Рәүф малаемы?

Диләнең тәне эсселе-суыклы булып китте.
    - Алар бит әтиеңә бурычлы. Әтиең булмаган булсамы?.. Әтиең Әнәс, Рәүф, мин бергә уйнап үстек. Бер урамда яшәдек, бер сыйныфта укыдык. Бик тату идек без. Бигрәк тә әтиең белән Рәүф абыең аерылмас дуслар иделәр. Бергә армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Күп тә үтмәде, авылыбызда янгын сүндерү бүлеге ачтылар. Әтиеңне бүлек башлыгы итеп куйдылар, ә әтиең Рәүфне үзенең ярдәмчесе итеп алды. Дус, тату эшләделәр. Бу вакытта безнең әтиең белән мәхәббәтебез чәчәк аткан вакыт иде. Өйләнешергә сүз куештык. Туй итәргә бер атна кала, минем янга Рәүф абыең килде. Әтиеңә кияүгә чыкмаска үгетләде, алларыма тезләнеп, хисләрен аңлатты. Әтиеңне аңгыра, җавапсыз, дип атады, хыянәттә, оятсызлыкта гаепләде, ә үзен күкләргә чөеп мактады. Син, кызым, берүк ялгыш уйлый күрмә. Әтиең синең җир йөзендәге иң гадел, иң яхшы, иң игелекле кеше иде, - диде дә Дилә, елап җибәрде.

-Бик яхшы иде шул әтиең. Артык әйбәт булуы харап итте дә инде аны. Рәүфнең янауларына да карамыйча, гөрләтеп туй иттек. Бәхетле яшәдек. Бер елдан син тудың. И-и-и... Яратты да инде сине әтиең. Өрмәгән җиргә дә утыртмады. Тик гомере генә бик кыска булды шул. Барысына да шул Рәүф гаепле.

Ул көнне минем мәңге онытасым юк. Син әле кечкенә, 3-4 айлык кына идең. Рәүф абыеңнарның өендә янгын чыкты. Әтиең ут эчендә калган Рәүфне коткарырга ут эченә кереп китә. Рәүфне коткара, үзе йорт эчендә кала. Әле яна гына башлаган ишек бусагасына юрган ташларга кушып кычкыра әтиең, ә Рәүф ташламый. Әтиеңне йорт эчендә калдырып, йөгереп чыгып китә. Рәүфнең кыланмышларын күреп торган бер хезмәттәше аунап яткан киемнәрне тотып керә керүен, тик өлгерә алмый: түбә әтиең өстенә ишелеп төшә. Менә шулай, кызым. Хәзер әнә Рәүф әтиең урынына калып, җитәкче вазифасын башкара.

Әнисенең сүзләрен авыз ачып тыңлап торды Дилбәр. Икенче көнне әнисе сөйләгәннәрне беренче укытучысы - Чулпан апасына да сөйләде. Белсен үлеп яраткан укучысының кем баласы икәнен. Дилбәр ничек тә үч алу җаен эзләде.

Дәвамы бар

Гүзәл Хәбибуллина
Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Дәвамы кайчан була?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамы кирэк

      Мөһим

      loading