16+

“Ий, наным, бер көн таң йокысын да йоклаганым юк бит минем”

Хәдичә әби олы яшьтә булса да, өйдә килене булмагач, яшь хатын-кызлар эшен дә үз җилкәсендә тарта. Өйдәге вак-төяге: ашарга пешерү, юу, җыю, керләр үтүкләү турында әйтәсе дә түгел. Мал-туар арасындагы хатын-кыз эше дә, әлбәттә, аның вазифасы.

Хәдичә әби олы яшьтә булса да, өйдә килене булмагач, яшь хатын-кызлар эшен дә үз җилкәсендә тарта. Өйдәге вак-төяге: ашарга пешерү, юу, җыю, керләр үтүкләү турында әйтәсе дә түгел. Мал-туар арасындагы хатын-кыз эше дә, әлбәттә, аның вазифасы.

Бу вакытта ул бөтен эшне дә җил тегермәне кебек эшләп атучы, ару-талуны белми, төнге бердә ятып, өчтә сикереп торучы яшь килене булган күршесе – ахирәте Гыйльмебанатка карый да кызыгып туя алмый.

Хәдичә әби һәр җәйге көннең иртәсендә дүрт тулу белән ахирәтенең килене – үтә дә ягымлы, ярдәмчел, кешелекле яшь күршесе Гөлсем белән болынга хайван арканларга төшә иде. Җәйге саф һавада кошлар сайравын тыңлап баручы ике хатын-кыз табигатьнең матурлыгына хозурланып, үләнне каплаган чык тамчыларын аяк киемнәрендә калдырып алга атлый. Никадәр генә арса да, аз йокласа да, Гөлсем яшьлеге белән ару-талуны бик тоймый. Яшь вакытта ике-өч сәгать йокы да җитәдер, күрәсең. Көн азагында, инде ярты төнгә кергәндә башыңны йомшак мендәргә тидерәсен дә, ничек йоклап киткәнеңне дә сизми каласың. Шуннан озак та үтми, уятырга дип куйган сәгатең кычкыра һәм син, ни гаҗәп, баштан йокы туймаган кебек тоелса да, җылы урыннан тәнеңне аерасын килмәсә дә, бер торып киткәч, янәдән тәгәрмәчтәне тиендәй әйләнә башлыйсың...

Ә менә олы кешенең башкачарак шул. Ул мәшәкатьле көннең авырлыгыннан тәмам арса да, яткач, башта, йоклап китә алмый интегә. Әле бер якка, әллә икенче якка әйләнеп ята торгач, таң беленә башлый. Менә шул вакытта икән ул йокының иң тәмле, ләззәтле, бәрәкәтле вакыты! Тик Хәдичә әби кебек таң вакытында йоклап ята алмаган кешеләргә бу вакытны йоклап үткәрергә ярамый. Алар тиз генә каралты-курага чыгарга, үзләрен андагы тавык чүпләп бетермәслек эшләренә багышларга тиеш.

Шулай бер көнне Хәдичә әби аеруча да арган иде ахры, күршесенә: “Ий, наным, бер көн таң йокысын да йоклаганым юк бит минем”, – дип әйтеп куйды. Гөлсем исә әбине бик кызгана иде, билгеле, шуңа да аның йөрәгеннән чыккан сүзләрен бар күңеле белән тойды.

Атна-ун көн үттеме икән, Хәдичә әби хайванын болыннан алып кайтканда аркандагы хайваны дулап китеп, алга ыргыла һәм арканның сөңге кебек тимере әбинең аягына кадала. Әбине ике ай хастаханәдә дәвалыйлар, аякка бастыралар. Күндәм, авырлык каршында югалып калмаучы татар әбисе табибларның һәр сүзен тыңлап, әйткәннәрен үтәп тора. Ничек кенә кыен булса да, сызлануларга да түзә. Яралар төзәлеп, азрак хәл алгач, сүз дә юк, әбигә бераз ял да эләгә. Шулай да моны ял дип атап буламы икән соң?! Үз аягыңда йөгереп йөрүен мең өлеш артык! Бер көнне хәлен белергә килгән күршесе Гөлсемгә серле итеп кенә елмаеп: “Наным, эләкте бит миңа таң йокысы. Тели белсәң генә теләк икән”, – ди ул. Әлбәттә, әбинең бу сүзләрендә: “Йокы эләкте, ял иттем, яхшы булды”, – дигән мәгънә яшеренмәгәнен ул үзе дә, күршесе Гөлсем дә аңлый иде.

Айсылу Юлдашева.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады, рэхмэт син язган язмаларны гел укыйсы килеп Тора. Ижадий унышлар сина,, алдагы тормышында?

    • аватар Без имени

      0

      0

      яхшы язасын

      Мөһим

      loading