16+

Кайда, кайда минем әтием? (хикәянең дәвамы)

Еллар үтте. Дилбәр дә чыгарылыш сыйныфка җитте. Бер көнне район мәктәп укучылары арасында әтиләргә багышланган иншалар бәйгесе игълан итте.

Кайда, кайда минем әтием? (хикәянең дәвамы)

Еллар үтте. Дилбәр дә чыгарылыш сыйныфка җитте. Бер көнне район мәктәп укучылары арасында әтиләргә багышланган иншалар бәйгесе игълан итте.

Башы: Кайда, кайда минем әтием? (хикәя)

Дилбәр дә әнисенең әтисе турында сөйләгәннәрен матур итеп язып, бәйгегә җибәрде. Күп тә үтми, Дилбәрнең язмасы иң яхшысы дип табылып, республика газета-журналларында басылып та чыга. Шушы язмадан соң башлана да инде Рәүфнең тормышында кара полоса. Аны җитәкче вазыйфасыннан азат итеп, гади машина йөртүче итеп куялар.

Түбәнсенүеннән шашыр дәрәҗәгә җиткән Рәүф ни эшләргә белми. Үзенең мәкерле планында улы Ниязны да катнаштыра.
     -Улым, сезнең Дилбәр белән хәлләр ничегрәк? - дип сүз башлый бер көнне Рәүф.
     -Нишләп шулай кызыксынасың әле, әти? Юкса үзең бит “җилдән туганнар” өчен малай үстермәдем, дип кычкыра идең, - дип гаҗәпләнде Нияз.
     -Юк инде, нишләп алай булсын. Яратасың икән, минем бер сүзем юк. Кызлар шулай ялындырырга яраталар инде алар. Берәр аулак җирдә кысып үпсәң, җебиләр дә төшәләр.
      -Э-э... Шулайдыр. Дилбәр җебеп төшкәнче әле, - диде Нияз, җитдиләнеп.

-Ә син аны үзеңнеке ит. Аннан соң ул әллә кая китмәс, үзе үк килеп ябышыр. Себерелеп йөргән кызны хатынлыкка алырга ашкынып торучылар булмас, - дип, мәкерле елмайды Рәүф. Әтисенең планын Нияз да хуплады. Дилбәрнең тулышып пешкән күкрәкләре, нәфис билләре, алсу иреннәре, ымсындырып торган ботлары күптән төшләренә кереп, дәртләндерә иде Ниязны.

Чыгарылыш кичәсендә Дилбәрне озата кайткан булып, үз эшен эшләде Нияз: Дилбәрне көчләп, үзенеке итте. Әти кеше дә малаен тукмакламады, киресенчә, афәрин, улым, миңа охшагансың, диеп, горурлану хисләре кичерде. Диләнең башына төшкән кайгыдан ләззәтләнде. Шулай булмый ни: Диләне генә түгел, кызын да бәхетсез итте бит ул.

Шашып-шашып елаган кызын юатырлык бер сүз дә әйтә алмады Дилә. Монда ниндидер җылы сүз әйтеп, юатырга маташу урынсыз да иде:  эшләнәсе эш эшләнгән, тапланасы намус тапланган. Судка биреп тә мәгънә юк, барыбер җиңеләчәкләр, өстәвенә Дилбәр кеше теленә менәчәк. Дилә иң кулай ысулны сайлады: китәргә бу кабәхәт кешеләр яныннан. Аллам сакласын, туачак сабыйга да әллә нинди зыян салулары бар.

Китәр алдыннан Рәүфнең почта әрҗәсенә бөтен ачуын, Рәүфнең бөтен явызлыкларын ачып салып, озын итеп хат язды. Туачак онык хакында да, Дилбәрнең рәнҗешләре турында да күп язылган иде әлеге хатта.

Еллар үтте. Дилбәр кыз бала тапты. Әнисе кебек шәфкать туташы булырга укырга керде. Үпкә-рәнҗешләр дә онытыла башлаган иде инде. Җан тартмаса кан тарта дип, Дилбәр дә, Дилә дә авылдагы үз нигезләрен сагына башлады.
      -Кызым, кайтып килик әйдә. Күршеләр, авылдашлар да сагындырды.
       Беркөн алар тәвәкәлләп авылга җыендылар. Әллә ни үзгәрмәгән авыл, бары тик яңа йортлар гына арткан.
       -И-и-и...балакайларым, - дип каршы алды аларны күрше Хәдичә әби. - Сезне күрмәгәнгә инде... Ни җаныгыз белән ничә еллар кайтмый яттыгыз? Эзсез, хәбәрсез китеп югалдылар да...

-Шулай килеп чыкты инде, Хәдичә түти, - дип уфтанды Дилә, елмаерга тырышып.
       -Монысы кем тагын? Оныгыңмени? Әй, валлаһи, менә бәхет, - дип, кулларына алып сөйде сабыйны Хәдичә түти.
     -Диләлә мин. Я не маленький, я больсой, - дип көлдереп алды аларны нәни Диләрә.
      Чәй янында гәп куерта-куерта, сүз Рәүфкә дә барып җитте.
      -Берничә атна элек Ниязны җирләдек. Урыны җәннәттә булсын инде. Ни дисәң дә, адәм баласы бит, - дип сүз башлады Хәдичә түти, башын чайкап. – Эчеп үлде, бахыр. Әнисе үлеменнән соң бөтенләй аяк терәп эчә башлады.

-Ничек инде, Роза үлдемени? - дип гаҗәпләнде Дилә.
       -Өч ел инде. Теге син китәр алдыннан язып калдырган хат аның кулына килеп эләккән бит. Болай да йөрәк авырулы иде. Саусыз йөрәккә шул җитә калган инде. Бер атна гына ятты да, гүр иясе булды. Иренә дә, улына да бәхиллеген бирмәгән, җанашым.

Диләгә әллә ничек, авыр булып китте. Розаның авыру икәнен белә иде бит. Ничек шуны алдан уйламаган ул?! Хәдичә түти бер Дилбәргә, бер сабыйга карап, сөйли бирде:
       -Инде менә елдан артык Рәүф тә урын өстендә ята. Аяклары йөрми. Әле бүген кереп, хәлен белеп чыккан идем, бик бетәшкән. Бала хәсрәте бик бетерде үзен. Берүзе калды бит. Ходаем, мондый көнне дошманыңа да күрсәтмәсен. Эшләгән явызлыклары өчен бик үкенә. Тик терсәк якын да бит... Тешләп булмый.

Икенче көнне Дилбәр нәни Диләрә белән урам әйләнеп кайтырга уйлады. Мәктәп яннарыннан үтте, су буйларын урады. Авыл халкы, сыйныфташлары аны тормышка чыгуы белән тәбрикләделәр, икенче юлы ирең белән кайт, диештеләр. Шулай көн кичкә авышканын сизми дә калды Дилбәр. Кызын кулына алды да, тиз-тиз өенә ашыкты. Шулчак аңа берәү: “Классташ, классташ, Дилбәр”, - дип кычкырды. Бу - Ниязның күршесе, туганнан туганы Ләйлә иде.
       -Сәлам, Дилбәр. Хәлләрең ничек? - дип сүз башлады Ләйлә. – Синең кайтканыңны ишеттем дә, сезгә барышым иде.
       -Ә... Әйдә, рәхим ит. Киттек, - диде Дилбәр.
      -Юк инде, үзеңне күргәч, барып тормыйм. Сиңа әйтәсе килгән сүзем шул иде. Ни...Ни...Нияз үлде бит.
    -Беләм.
   -Роза апа да вафат.
   -Миңа бик кызганыч.

-Рәүф абыйның аяклары йөрми. Ул ни...ни...сине үз яныны чакырган иде. Бәхилләшергә. Хәле көннән-көн начарая бит...
  -Бәхилләшергә дисеңме? - диде дә Дилбәр, бик тирән уйга батты. Һәм сабыен кулына алып, тиз-тиз өенә таба атлады. Ә үзенең бозга әйләнгән йөрәге бертуктаусыз: “Без бит җилдән туган”, - дип кабатлый иде...

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading