16+

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 6 өлеш)

...Ике атналап вакыт үткәннән соң, директор тагы чакыртып алды аны: “Гөлия Зәкиевна, – диде ул, – менә монда профсоюз путевкасы янарга тора. Тиз генә җыеныгыз да Кырымга санаторийга барыгыз әле, элеккеге кебек “балалар” диясегез юк. Кыз – кияүдә, малай – өйләнгән”, – дип, каршы төшмәслек итеп өстәп тә куйды.

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 6 өлеш)

...Ике атналап вакыт үткәннән соң, директор тагы чакыртып алды аны: “Гөлия Зәкиевна, – диде ул, – менә монда профсоюз путевкасы янарга тора. Тиз генә җыеныгыз да Кырымга санаторийга барыгыз әле, элеккеге кебек “балалар” диясегез юк. Кыз – кияүдә, малай – өйләнгән”, – дип, каршы төшмәслек итеп өстәп тә куйды.

Барды Гөлия Кырымга. Алушта янында ук иде санаторий. “Дөньяның шундый җире дә бар икән!” – дип, атлаган саен гаҗәпләнде ул. Кара диңгезнең матурлыгына, ярга ятып су эчкән Аю-тауга, алсу олеандрларга, зифа кипарисларга өнемме, төшемме дип карады. Бу сүзләр ашханәдән чыгып барган Мөнәвирне күргәч тә кычкырып әйтелделәр. Мөнәвир рәхәтләнеп көлде: “Үзем дә төштер бу дип аптырап калдым әле”, – дигән булды. Директор белән килешеп эшләнгән очрашу икәнлеген төшенсә дә, Гөлия бик төпченмәде инде.

Кырымның матурлыгы Мөнәвир килгәч тагын да артты кебек. Бергәләшеп диңгездә коендылар, сәгатьләр буе яшел бакчаларда йөрделәр.
Ә бер көнне Демерджига бардылар. Чып-чын әкият иле икән бит ул. Рәхәтләнде инде Мөнәвир риваятьләр сөйләп. Әнә-ә теге кыяларны күрәсеңме? Уртадагысы – Тимерче, урыслар гына аны боза, Демерджи, ди. Янәшәдә кечкенә кыялар – уллары. Бик олы ике терәүгә охшаган ике кыя – кояш капкасы. Таң атканда кояш шулар арасынннан чыга, ди. Шул капка арасыннан үткәндә бик гөнаһлы кеше кысылып кала да, гәүдәсе кара ташка әйләнә икән.
– Әйдә, без дә чыгып карыйк әле, – дип, Гөлия шул кыялар янына йөгерде. Олы баганаларга сорауларын яудырды гына:
– Авыр эштән, дуңгызлар мыркылдавыннан котылыр өчен генә, мәхәббәт турында бөтенләй онытып, егерме яшең тулыр-тулмас кияүгә чыгу гөнаһмы?!
– Яратуның, яратылуның ни икәнен дә белмичә ир белән яшәү, шуннан балалар табу гөнаһмы?!
– Кеше күрергә тилмереп, өйдән чыгарга куркып яшәү гөнаһмы?!
– Балалар өчен генә дип яшәү гөнаһмы?!

Кыялардан сорау алу Гөлиянең сулкылдап елавы белән бетте... Мөнәвир аның иңнәреннән йомшак кына кочып алды.
– Ә монда еларга ярамый, таулар ачулана! – диде ул.
Гөлия дә шаяруга күчәргә тырышты:
– Ә нишләп кайтавазлар җавап бирмиләр?!
– Акыллары булмаганга, – диде Мөнәвир. 
И рәхәтләнеп көлештеләр!
– Хәзер син бир таш капкага сорауларыңны!
– Армиягә киткәндә сөйгән кызыннан көтәм дигән вәгьдә алган егет гөнаһлымы?
– Кайтыр алдыннан гына, кияүгә чыктым, оныт, дигән хат алган егет гөнаһлымы?!
– Хатын-кыз затына нәфрәтләнеп, өйләнмим, дигән егет гөнаһлымы?!
– Инде буйдаклыктан качып, Гөлия исемле гүзәл зат белән никахлашырмын дип хыялланган егет гөнаһлымы?!

Кайтавазлар кабатлап рәхәтләнделәр инде! Мөнәвир куш учын авызына куеп, көчле тавышы белән: "Юк! Юк! Сез икегез дә гөнаһсызлар!” – дип кычкырды. Таш кыялар да: юк, юк, диделәр. Кулга-кул тотышып таш капкадан да үттеләр. Сытмадылар бит, диеп көлештеләр. “Никах турында әйткәннәремне онытма! Җавап көтәм”, – диде Мөнәвир, бик җитди итеп.

Һәр иртәдә тәрәзәне ачып җибәрүең була, баш әйләндерерлек исе, яшькелт-зәңгәр төсе белән бүлмәгә диңгез үзе керә кебек. Бүлмә тәрәзәсе диңгез ягында булуына сөенеп бетә алмый ул. Әнә-әә офык өстенә ятып, Аю-даг диңгез суын эчә. Мөнәвир сөйләгән риваять буенча сихерләнгән егет икән бит ул. Сөйгәнен явыз юлбасарлар көймәдә алып киткәннәр, кызны коткару өчен, олы тауга әйләнгән аю-егет диңгез суын эчә дә эчә икән.
Кырым ханнары яшәгән Бакчасарайга баргач та, нинди матур риваятьләр ишетте ул. Күздән аккан яшь тамчылары кебек тамып кына торган фонтанны да күрде. Пушкинны илһамландырган фонтанны! Соңыннан өскәрәк, биек тау башындагы Чуфут-калага, мәгарәләр шәһәренә менделәр. ШундаТуктамыш ханның кызы, Идегәйнең хатыны Җанәкә төрбәсен күрделәр. Җанәкә дә төрлесен күргән. Идегәйне янып сөйгән йөрәге хыянәт ачысын да татый. Һәркемнең үзенеке шул...
Кырымда шулай икән: һәр кыя, һәр үзән, һәр шарлавык үз тарихына – кыйссасына ия. Шуңамы икән монда йолдызлар да эрерәк, нурлырак, диңгез дә серле, таулар да мәһабәт.

Үз күңелендә дә сөю хисләре янгангамы икән, һәр риваятьне мөкиббән китеп, сокланып тыңлады. Аның тормышка карашы үзгәрде. Элек бәхетем булмады дип зар елаган хатын: “Нинди бәхетле мин! Матурлыкта, муллыкта яшим! Чын сөю хисләрен татыдым. Рәхмәт, Раббым!” – дип шөкерләр кылып яши башлады.

Ахыры бар.
Нәсимә Садыйк

Фото: https://pixabay.com/
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading