16+

Килер, улын күрәсе килер, дип көтсә дә әти кеше күренмәде

Туй белән башланган туй белән бетә дигән сүзләрне ишеткәне бар иде Асиянең. Иптәш кызының туенда кәләшнең чәчәк гөлләмәсен тоткач та күңеле бер җилкенеп куйган иде.

Килер, улын күрәсе килер, дип көтсә дә әти кеше күренмәде

Туй белән башланган туй белән бетә дигән сүзләрне ишеткәне бар иде Асиянең. Иптәш кызының туенда кәләшнең чәчәк гөлләмәсен тоткач та күңеле бер җилкенеп куйган иде.

Ун кыз арасыннан, уйламаганда, көтмәгәндә чәчәк аның кулына килеп төште. Артык өметләнмәгән дә иде, югыйсә. Бөтенесе бер азыздан: киләсе туй синеке була, җыелып сине тәбрик итәргә киләчәкбез, дип куйдылар.

Кыз ни дияргә дә, нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Алай кияүгә чыгулар күренеп тормый кебек иде. Аралашкан егете дә юк. Ә мәктәп партасы артыннан башланып, 5 елга сузылган мәхәббәт тарихына зур нокта куелган. Уртак хыяллар, уртак максатлар белән яшәгән гашыйк яшь йөрәкләр икесе ике сукмак буйлап атлап киткән. Хисләр туракланып җиргә чәчелгән, читләр тарафыннан тапталган, изелгән. Бер-берсен сагынган, юксынган чаклары булса да, алар эчтә кала. Чөнки инде нәчәмә еллар бер сулышта типкән ике йөрәкне аерган кыз Айратның никахлы хатынына әверелә.

Бары тик туйлар узганнан соң гына Асия аны мәңгелеккә югалтуын аңлый. Бик килешәсе килмәсә дә, килешергә туры килә. Ул Айраттан башка яшәргә, аңардан башка суларга өйрәнә. Аның барлыгы өчен рәхмәт әйтеп йөргән көннәрен башка максатлар белән алмаштыра. Икенче диплом алу өчен укырга керә, кул эшләренә чума, китаплар укый. Ничек тә сер бирмәскә, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша. Озак еллар очрашып, аралашып йөреп тә, бергә була алмаган парларның бер үзләре генә түгеллеген уйлап тынычлана. Кавыша алмый калган парын сагынып яшәүче бер ул гына түгел шул. Җавапсыз сөю, еракта калган парлар, төшләргә кергән ярлар бер ялгыш адым артында ята. 

Айрат белән хәзер бик сирәк кенә күрешәләр. Анда да карашлар түбән иелә дә, әйтеләсе сүзләр әйтелмичә кала. Чуалган сукмакларны битарафлык күмә. Айратны белми, ә үзенең эчендә утлы ялкын яна. 

Быелгы җәй бигрәк ыгы-зыгылы булды. Бик күп тантаналарга чакыру алды. Дус кызлары, классташлары, группадашлары сөйләшеп куйган кебек бер-бер артлы туй күлмәге киде. Асия дә һәрбер мәҗлеснең, күңелле вакыйганың үзәгендә булырга тырышты. 

Атна саен диярлек туйлар гөрләде. Асия аларны көтеп алып, барысына да ак бәхетләр, тигез гаилә юлы теләде. Ак күлмәкле, йөзеннән бәхет нуры балкыган кәләшләр янәшәсендә фотога төште. Үзенең дә күпме хыялланып та, бергә була алмаган, күңелендә мәңге җуелмас эз калдырган беренче мәхәббәтен уйлап моңсуланды. Ләкин эчтән генә. Уйларны беркем сизмәде. 

Төркемдәше Гөлсуның туенда Асия кияүнең җан дусты Муса белән танышты. Егеттә Айрат чалымнарын тапты ул. Шул ук басып тору, шул ук ирен чаты белән елмаю һәм игътибарлылык. Үзе дә сизмәстән ул кабат гашыйк булды. Егетнең дә битараф түгеллеген белгәч, үзен күкнең җиденче катында итеп хис итте. Тормышы башка борылыш алуга сөенде, йөзеннән елмаю китмәде.

Шул ук вакытта дус кызы белән бер авылда, бер йорт аша гына яшәячәкләрен уйлап та шатланды. Аның Айраттан ерактарак буласы, аны бөтенләйгә онытасы килде. Үзенә күз яшьләре алып килгән вакыйгалардан әнә шулай качарга теләде. 

Туй үтте. Кайткан кунаклар кайсы-кая таралды. Асия дә Мусадан аерылыр вакыт җитүен аңлады. Саубуллашу өчен оештырылган мәҗлескә дә теләр-теләмәс кенә кушылды. Тагын кайчан күрешерләр бит? Ямансу уйлар дулкыны чарасызлык алдында калдырса да, аңа җир йөзендә Айратны алмаштыра һәм оныттыра алыр кеше барын белү бик тә рәхәт иде. Әлеге танышу бәлки бәхетенә каршы булгандыр. Хыяллар бөреленәнеп кенә калмады, аның күңелендә тәлгәш-тәлгәш чәчәк атты. 

Мәҗлес таңга кадәр сузылды. Ә иртәгесен Асиягә һәм Гөлсуның тагын берничә иптәш кызына юлга кузгалырга кирәк иде. Сумкалар тутырылды, рәхмәтләр әйтелде, саубуллашу сүзләре яңгырады, адреслар алмашынды...

Ләкин Асиягә китәргә насыйп булмады. Туй арты кәеф-сафа корган егетләр шул таңда Асияне Мусага урлап алып кайтып бирделәр. Егет аңларлык хәлдә түгел иде. Кыз исә ялындырып тормады. Алдын-артын да уйламыйча, беренче мәхәббәтен оныттыра алырлык егет дип санаган кешесенә хатын булырга ризалашты. Шулай итеп, дус кызы салган сукмак буйлап атлап, туган авылыннан шактый ерак булган якта килен булып калырга карар кылды. Бу вакыйганы Гөлсу оештыруын башына да китерә алмады ул. Егетне дә үзенә гашыйк дип уйлап ялгышты.  

Тик, иртән башы чатнап уянган егет, күзләрен ачкач, каушап, югалып калды. Әнисе дә:
-Өйләнгән, өйләнгән кеше төслерәген алып кайта алмадынмени? Нәсел ваклап, безнең гаиләгә бөтенләй дә туры килмәгән кызны сайлыйлармени? Ни буе, ни кыяфәте. Килен каенанасына охшап килергә тиеш диләр, бу безгә бөтенләй чит, - дип шелтә сүзләрен яудырды. Беренче көннән киленне ошатмады, кабул итә алмады каенана буласы кеше. Хуҗабикәнең караңгы карашы каенатасына да күчте. Җитмәсә йортта Мусадан соң үсеп килүче өч кыз туганы бар иде. Алар да тугани апа дип килеп сарылмады.

Ләкин инде авылда Мусаның да өйләнү хәбәре таралып өлгергән. Гәрчә кечкенә генә мавыгуның никахка барып җитүе белән Муса үзе килешмәсә дә, эш узган иде. 

Әнә шулай туй мәшәкатьләрен икенче туй алмаштырды. Барыбер кайчан да бер өйләнергә кирәк булуын уйлап тынычланды да, Муса да ясаган адымы белән ризалашты. Китапта язылган мәхәббәтне, бер күрүдә башны югалтып гашыйк булуны эзләп йөрмәскә булды.
Гәүдәгә кечкенә генә, ябык кына булса да, Асия төшеп калганнардан түгел. Җитезлеге дә, чаялыгы да, уңганлыгы да бар. Һәр хәрәкәте үзенә килешеп тора.

Елмаюы йөзенә сихрилек, гүзәллек өсти. “Игътибар иткәнмен икән, димәк, насыйбым шул булган”, - дип, Муса да аңа көннән-көн якынаерга тырыша. Яңа төзелгән ике гаилә аерылмас җан дусларга әверелә, серләр дә, хыяллар да, планнар да уртак. 
Яшь киленнәр икесе дә мәктәпкә укытучы булып эшкә урнаша. Егетләр исә әлегә кадәр башлап җибәргән уртак эшмәкәрлекләрен дәвам итә. Тормыш икесенеке дә түгәрәк булырга тиештер кебек. 

Көчләп яраттырып булмый диләр. Асия Мусага баш-аягы белән гашыйк булып, аңа ошарга тырышса да, ир көннән-көн артык якын килә алмавын аңлый. Өйдәге төртмә сүзләрнең дә кайсыберләре колак яныннан гына узса да, кайсылары күңел түрендә утырып кала. Бердәнбер улларының үзләре теләмәгән кеше белән гаилә корып, йортларына сөйкемсез сөяк алып кайтуы белән әти-әнисе килешә алмый. Аларга да Гөлсу кебек җитеш гаиләдә туып-үскән, зур урыннарда ягы булган килен кирәк. Әнә бит аларның туйлары ничек узды да, Асия ягы туйга ничек килде. Каенана белән каената барын да исәпләде, чыгыштырды, нәтиҗә ясады. 

Нинди генә сүзләр ишетеп, көнгә берничә тапкыр караңгы йөз белән очрашса да, Асия үткәреп җибәрергә тырышты. Аның кабат югалту ачысы белән очрашасы килмәде. Әти-әнисе белән торасы түгел дип тынычланды. Көндезләр эштә үтә, кичке сәгатьләргә ничек тә түзәрмен дип уйлады. Киленнең сабырлыгы, итагатьлеге нәтиҗәсендә өйдә тыныч һәм тәртип иде. Тик, вакытлыча гына. Хатын декрет ялына чыгу белән җайлана дип көткән хәлләр тагын да кискенләште. Хатын да балага узу белән көйсезләнде, хәлсезләнде, еш авырый, сүз күтәрми башлады. Хастаханә юллары да күп тапталды. Аңа ире үзе дә, якыннары да терәк-таяныч була белмәде. Аларның вакытлары юк, аларның эшләре күп. 

Асия сабырлыгын җыеп барысына түзде. Өзелеп сагынса да, туган ягына кайтулар да бик сирәк эләкте. Ялгышуын, ашыгуын аңласа да, ул әле артка чигенергә, үзен белгәннәр алдында сер бирергә теләми иде. 

Уллары туды. Бала тугач, барысы да җайланыр дигән өметләр акланмады. Асиянең исән-сау котылу шатлыгын ир ягыннан бүлешүче, күчтәнәчләр белән хәл белергә килүче, шатлыктан канатланучы булмады. Беренче бала, беренче оныклары булса да. Инде үзенең дә бала тудыру бүлегенә килер көннәре җитсә дә, аның янында Гөлсу булды. Хастаханәдән чыккан көнне газиз әти-әниләре килде һәм яшь әнине үзләренә алып кайтып киттеләр. 

Күпме генә килер, улын күрәсе килер, сагыныр дип көтсәләр дә Муса хатын янына башка килеп күренми. Асиянең борчылып сөте бетә, авыруга салыша, борчылу, хафаланулары баласына күчә. Ләкин барысы да юкка гына. Ашыгып яр сайлаган Муса Асияне ярата да, юксына да алмый, үз каны аккан баланы да улына санамый.

Соңрак аның башка кызлар янына йөргәне турында хәбәр килеп ишетелә. Хатын бер аңына килер, нәрсә эшләгәнен аңлар, гаиләсенең читләрдән өстен булуын белер дип көткәндә, өйләнүе хакында да әйтәләр. Бу юлы әниләре теләгәнчә барлы, мул тормышта яшәүче кызны алган. Тик байлык артында мәхәббәт тә яшеренгән микән. Бер саф хисләрне салып таптарга өйрәнгән ир мал дип кенә хатынын санларга өйрәнер микән.

Монысын вакыт күрсәтер.
Чәлпәрәмә килгән хыяллар, кечкенә бала белән Асия язмышның юл чатында кала. Мәхәббәтнең бер ярасы да төзәлмәгән килеш икенчесе өстәлә. Җирдә сөю, тугрылык барлыгына өметен өзсә дә, аның хәзер яшәргә көч биреп торырлык нарасые бар. Улы Азамат көннән-көн үсә, матурлана. Күзләрен зур ачып караганда гүя аңа тәүге мәхәббәте Айрат карап торган кебек була. Ә Мусаны ул күп искә алырга теләми. Хәтта улының әтисе булса да...

Сөю, ярату, бәхет көтеп яшәгәндә әнә шундый салкын мөнәсәбәт, туң йөрәкләр, хыянәт белән очраша, бәхетсезлек корбаны була Асия. Ләкин бар да вакытлыча гына булуына ышанып тормышын дәвам итә. Кабат яктырып кояш чыгасын, сөю нуры җылытасын ул белә. Шулай да бер генә түгел, ике абынгач, һәр ялтыраганның алтын түгеллеген белгәч, салкын суны да өреп кабачак инде ул.

Ләйлә Искәндәрова
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading