16+

Күршең үзеңнән яхшырак булсын диләр дә бит... булмады бугай

Яңа күченеп килгән күршеләр үзләренең яңа гына сатып алган йортлары тирәсендәге бакчаларын карарга чыкканнар.

Күршең үзеңнән яхшырак булсын диләр дә бит... булмады бугай

Яңа күченеп килгән күршеләр үзләренең яңа гына сатып алган йортлары тирәсендәге бакчаларын карарга чыкканнар.

– Мин монда виноград утыртам, ник бу кырыйга кура җиләге утыртканнар инде болар! Кара әле Артем, карлыганны да түбәдән кар төшә торган җиргә утырткан бу тинтәкләр!

– Да, матурым. Утыртырсың что хочешь шуны. Бу бакча бит хәзер синеке.
– Ничек инде, минеке, а ты? Беләм инде, с утра мин бакчада булырмын...

Яңа күршеләр шулай сөйләнә- сөйләнә өйләренә кереп тә киттеләр. Анда да аларның әле сөйләшкән, әле бераз көлешкән, бераздан кычкырып-кычкырып талашканнары ишетелеп торды. Кешенең сөйләшүеннән дә аның кемлеген чамалап була. Күршеләр гади түгел...

Ике-өч көн вакыт үтте. Яңа күршеләр ни бакча тирәсендә, ни өйләре тирәсендә күренмәде. Беренче көнне үк китереп өй стенасына терәп куйган карават матрасы да өйгә “кереп җитә алмады”. Ул шунда торып яңгырда чыланды.

– О, күрше, сәләм! Или здрасьтемы?
– Исәнмесез, әйдәгез, яңа күршеләр дә бар икән, – дип яңа күршеләремне каршы алдым. 
– Мин – Сөмбел, ирем – Артем. Сразу әйтәм, эчәргә ярата, – дип иренең җилкәсенә кагып куйды хатын. Аннары килешсез генә тавыш чыгарып көлгәндәй итте.

Үзенең дә бераз салмыш икәнлеген чамалап була иде.
Яшьләр, ә үзләре исерекләр дип йөрәк кысып куйды. Исерек күршеләр... болар белән уртак тел табып булырмы?
– Күрше, без бит танышырга кердек, ә син безгә шат түгел бугай. Әллә өеңә дә алып кермисең? Без сыйланырга дип кердек, – диде яңа күршенең хатыны. – Күршеләр –алар бит бер-берсе өчен үлеп торырга тиеш.

Мин тавыкларга яшел үлән җыеп йөргән җирдән туктап, кулларымны каккалап алдым да, яңа күршеләремне өйгә чакырдым. Башка юл юк иде кебек. Беренче күргән кешеләрне куып чыгарып булмый бит инде. Нинди кешеләрдер, танышырмын да. 

Чәй куйдым, ни бар - шуның белән табын ясадым. 
– Юк инде күршекәем, болай булмый. Танышкан хөрмәткә ни бит..., без бит сиңа беренче генә керәбез. Шулай булгач, ни кирәк...
Мин гомумән, өйдә спиртлы эчемлекләр тотмавымны, бездә эчүче кеше юклыгын әйттем. 

Күршеләрем үпкәләде. Аларга чәй эчү мөһим түгел иде. Чәйне дә теләр-теләмәс кенә эчтеләр. Танышырга кереп, хәтта минем исемне дә сорамадылар. Аның каравы, мин аларныкын белдем, холыкларын, салгаларга яратуларын күрдем. Мондый күршеләрнең булмавы бәлки хәерлерәк тә булгандыр дип уйлап, аларны озата чыктым. Ун-унбиш минут эчендә алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерәй сөйләштеләр, шулай ук талашып, хәтта бер-берсен эткәләшеп алырга да өлгерделәр. Минем өстәлдә алар күрергә теләгән әйбер булмавы, аларның икесенең дә ачуын чыгарды булса кирәк. 

Кич белән ирем эштән кайтты. Күршебез Артем аның янына да йөгереп килде. Бу өйне аларга ике яклап та әниләре сатып алышкан булып чыкты. Чөнки моңа кадәр яшь гаилә ата-аналары белән бергә яшәгән, фатир яллап торырга да өлгергәннәр. 

– Сөмбелнең папасы - минем бабай крутой бит. Аның акчасы күп. Миңа нәрсә, бер ай барып Себергә эшлим дә, кулда туда-сюда тотарга акча була, – дип сөйләде Артем. – Ә болай алар гел ярдәм итәләр безгә. Бала да бар. Сөмбел аны бик яратмый. Күбрәк әбиләрдә үсә ул. Сөмбел тынычлык ярата, әтиләре белән уртак тел таба алмый бик. Минем хатын әйбәт ул үзе. Аны аңлаучы гына юк. Аңа тынычлык кирәк. 

Тынычлык кирәк, дигән сүзләрне без берникадәр вакыт узгач кына аңладык. Сөмбелгә эчәргә, эчкәч, баш төзәтергә комачау итәләр икән әтиләре. Ә бала сәламәтлеккә дә туймый булып чыкты. Аңа аеруча тәрбия кирәк. Шуңа күрә баланы Сөмбелнең әнисе карый, кайчак кайнанасы ала үзенә. 

Күршем мине дә кунакка чакырды бер көн. Кердем, ире бер айга киткән. Бөтен җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Баксаң, ул махсус хезмәтләр чакыра икән. Ә үзе... тагын салмышрак. Кыстый-кыстый чәй эчәргә утыртты һәм бер ярты да өстәлгә “кунды”. Күршекәем күпме генә кыстаса да, мин эчә алмадым. Ул мине куып чыгарды. Шуннан соң минем ул якка борылып та караганым юк, үзенең дә кергәне юк. 

Күршең үзеңнән яхшырак булсын диләр дә бит... булмады бугай. Беренче көнне бакчаларын караганда утыртылачак виноградлар да күренмәде, карлыганнар да шул урында.

Индира Сәйфуллина

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading