16+

“Марҗасы белән үемә тегел, авылга да кайтып керәсе булмасын!"

– Әни, карале, Миша безнең фильмны ютубка куйган! Кара инде! Мин анда матур чыккан бит, әйеме? Бөтенесе матур, диде. Миша да мактады...  Ләйләнең куанычы эченә генә сыймыйча, бөтен өйгә таралды. 

“Марҗасы белән үемә тегел, авылга да кайтып керәсе булмасын!"

– Әни, карале, Миша безнең фильмны ютубка куйган! Кара инде! Мин анда матур чыккан бит, әйеме? Бөтенесе матур, диде. Миша да мактады...  Ләйләнең куанычы эченә генә сыймыйча, бөтен өйгә таралды. 

– Михаил Баталов! “Тридцать лет в поисках своих корней! Родословная”! Монда инде туксан кеше лайк куярга да өлгергән. Әни-и-и! Кара инде!.. Син бит әле тулы версиясен күрмәдең! Мин күпме тәрҗемә итеп утырдым.

Уналты яшьлек кызымның турсая башлавын күреп, эшемнән бүленергә туры килде. Балаң булгач, сүзе бер тиенгә тормаса да, сукыр тавык кебек, ул сипкән җимне чүплисең дә чүплисең. Бер ай элек булган очрашу тәэсирләреннән арына алмаган Ләйләне тыңларга кирәк иде. 
– Ләйлә Батталова - танылган режиссёр Михаил Баталовның туганы! Ух, шәп! Мин бу фильмны хәзер үк үз битемә алам, социаль челтәрләргә куям. Әни, Михаил Баталов – сәер яңгырый, әйеме? Ник Батталов дип язмаганнар икән, ике “т” белән? Кара әле, кем әле... теге... артист... Алексей Баталовмы әле? Аның да туганнары татар булгандыр инде алайса, әйеме?

– Шулайдыр инде, – дип куйдым мин, кызымның күңел күтәренкелегенең сәбәпләрен кабул итмичә. Аны шатландырган нәрсәләр минем күңелне җылытмый иде. – Кая гына таралмаган да, кайда гына эреп югалмаган инде татар.
– Уф инде, әни-и-и... Син тагын үзеңнекен башлыйсың. Соң шулай туры килгән инде. Табигый сайланыш!
– Ата-анаңа уф дип тә әйтмә, дия идеме әбиең? 

– Аллам инде... Гел кирегә сукалыйсың син, әни! Монда кара лучше, бабай сөйли хәзер. Син ул сөйләгәндә юк идең бит, тыңла инде. Үтерде ул безне, тик торган җирдән тота да елый башлый. Туктый-туктый, көчкә төшерде Миша видеоны. Жәлләп бетердем үзен.
– Бабаңны җәлләмәдеңме?
– Ник? Кырык ел күрешмәгән туганнары кайткан. Моңа кадәр белмәгәннәр дә, ишетмәгәннәр дә... И менә ба-бах! Бабайның абыйсының малае Вәлиҗан, Вәлиҗанның малае Михаил табылган! Михаил Вальжанович! Паспортта шулай язылган икән. Кызык яңгырый шундый... Яшәсен интернет! Урра-урра, диясе. Ә ул: “Мин шат инде, – ди дә елый. – Мин шат”, – ди дә күзен сөртә. 

Әле туган ягыннан читкә китеп карамаган, әле югалтуның да, табу-табылуның да тәмен татымаган кызымның бабасы кичерешләрен аңлый алмавына бик гаҗәпләнмәдем дә. Ул әле артык яшь шул. Өстәвенә виртуаль дөнья баласы. Хисләрнең кайсы чын, кайсы купшы ялган икәнен аерырга өйрәнәсе алдарак әле. Тормыш боларны барыбер бер өйрәтә ул.
Экранда – иремнең әтисе Ибраһим. Дөрес әйткән Ләйлә – сөйли-сөйли дә көрсенеп куя, сөйли-сөйли дә күз яшен сөртеп ала... Гомере буе авылдан ерак китмәгән сиксән яшьлек картның русчасы такы-токы гына. Ә гомере буе читтә яшәгән Вәлиҗан белән утыз биш яшьлек Мишаның татарчасы бөтенләй дә юк. Тәрҗемәче вазифасын әле кызым, әле әтисе башкара.

– Нәстә әтәләм инде мин. Кичә нәстә ашадың, дисәгез дә уйлап торыр идем әле. Вәлижанны биш яшьлек вакытында күргән кешедән он суы да, тоз суы да юк инде хәзер. Абый белән берәр ай авылда торып киттеләр. Ул вакытта әтәйләр мәрхүм иде инде. Соруретдинне, абыйны әтәм, бик аз күреп калдым шул. ФЗУга алганда, аңа унҗиде, миңа алты яшь булган. Алты яшьлек бала нәстә хәтерләсен инде?.. Хәзер инде хәтер тишек капчык кебек, булганы да коелып бетеп бара. Миңа күз кысып, әтинең төп памушнигы булып син каласың, давай, энекәш, тизрәк үс, дигәнен хәтерлим әле алай да. Миннән зуррак өч абый булганда, төп памушник булмасам да, эшнең тәмен җиде яшемнән татыдым инде, Алланың бирмеше. Нужа бабай бер дә аркадан сыйпап тормады.
Аннары, ФЗУдан кайткач, абый бераз авылда эшләп алды да Кемерово якларына чыгып китте. Авыр заманнар иде бит ул. Эшләсәң дә ашы юк. Сугыштан соңгы елларда безнең авылдан да күбәү киттеләр ул Кемерово якларына шахтага. Аннары абый белән эсвәз бөтенләй югалды. Унбиш еллап кайтмады Соруретдин авылга. Үләнүен дә аның белән бергә эшләгән авылдашлар аркылы ишеттек бачи. 

Безнең яклар дини як бит. Марҗага үләнү нәселдә тегел, авылда да булмаган хәл. Ә монда... Биш вакыт намазын калдырмаган, кача-поса булса да уразасын тоткан тәкъва Сәхәбетдин картның олы улы марҗага үләнгән! 
Кадр артында Ләйлә тавышы ишетелеп китә: “Ник кача-поса?” Кемдер, иремнең абыйсы булса кирәк: “Совет заманы бит, дин тотарга ярамаган” дип пышылдый. Кызыма нигә марҗага өйләнергә ярамавы да аңлашылып бетми, тик аның ул соравы һавада асылынып кала. Бабасы, авыр итеп көрсенеп, дәвам итә:
– Бик авыр кичерде әтәй моны, бик озак кара күеп йөрде. Әнәйне әйтмим дә инде. Ике ут арасында өзгәләнде әни – улы да якын, дин-шәригатебез дә. Хәбәрне ишеткәч, күзендә яшь кипмәде инде... Әтәй карт кырыс иде. “Марҗасы белән үемә тегел, авылга да кайтып керәсе булмасын!” – диде. Мин әле яшьрәк идем, миемә инде “кызыллык” керә башлаган булгандыр, пионер идем бит, аларның бу борчылуларын аңлап та бетерми идем. Совет кешесе дин турында түгел, иле турында уйларга тиеш дип аңлый башлаган вакытым иде. Мин моны хәзер генә шылай әтәм. Агач атка атландырдылар инде безне ул вакытта. Дөньялар үзгәреп, мәчет ишекләре ачылгач, хәзер инде менә үзебез дә намаз-ниязлы картларга әйләнгәч кенә аңладым мин аларның ник өзгәләнүләрен. Кайтмасын да, үзем дә ике аягымның берсен дә атламаячакмын, дисә дә, бала – бәгырь кисәге шул инде ул.

– Шул китүдән соң бүтән кайтмадымыни Соруретдин абый?
– Бер кайтты әле. Сиксәненче елларның башында үзе генә кайтып китте. Әтәйләр мәрхүм иде инде, баягынак әттем бачи. Ул кайтуында тагын да аз сүзлеләнгән иде. Сорауларга да “да”, “юк” диебрәк кенә җавап кайтарганы истә калган. Ишләрен югалткан ялгыз каз кебек, гел болын-әрәмә буйларында йөрде. Урманга диләнке арчырга барганы хәтердә. Анда да бер читтәрәк эшләде. Үзе сүләшергә теләмәгәч, без дә артыгын сүз кушмадык инде. Йөрәге янгандыр, димен мин мына хәзер, җанына урын таба алмагандыр. Ул вакытта уртак тел тапмауны озак аралашмый торудан күргән идек. Киткәндә, зур гына бер фляга белән кизләү суы алып китте. Авыл уртасындагыныкын. Безнең бабай ачкан кизләү ул: “Баттал кизләве” дип атала. Суы үзенә бер тәмле иде аның, йомшак. Хәзер су үләребезгә килә инде башка чишмәдән, аның тәмен сирәк кеше хәтерлидер. Ничектер үзеннән-үзе югалды аның суы. Шул авыр савытын катумкасына салып, җәяү чыгып китте абый. Ат җигеп озатырга җай чыкмадымы икән инде, анысын мына хәтерләмим.

Аннары нәстә?.. Шул китүдән озак та тормады – үлгән хәбәре килде. Пермь якларында урман кисүдә иде. Кемероводан шахтадан киткән иде инде. Шунда агач баскан, диделәр. Ә улы Вәлиҗан белән шул бер күрешүдән соң башка очрашулар булмады инде...
Каенатам учына йомарлаган бөгәрләнеп беткән кулъяулыгы белән күзләрен сөртеп алды. Кадр артында тагын Ләйлә тавышы: “Ник эзләп бармадыгыз соң?”
– Барган идек. Тапмый кайттык. Алар инде күченеп киткән иделәр. 
– Без Краснодарга күчендек, – дип сүз кыстырды Вәлиҗан-Вальжан, ни турыда сораганнарын аңлагач.

Документаль фильмда кадр алышынды. Оста режиссер икән Михаил: уттан алып суга сала. Инде без аның белән авыл буйлап атлыйбыз. Атасы ягыннан туганнарының кайда, ничек яшәүләрен күрәсе, исендә калдырасы килә аның. Бу юлы гид булып мин йөргән идем: каенатамның аяклары авырта, иремнең эшләре килеп чыкты. Ничарадан бичара дигәндәй, балачактан таныш сукмаклардан узып, үзгәрешләрнең зурлыгына шаккатып йөргән идем мин ул көннәрдә. Сирәк-мирәк кунакка кайтканда, анда да берничә көн каралты-кура, бакча, күрше-күлән тирәсендә генә булашып йөргәндә, күренми икән әле ул йөрәккә кан саудырырлык үзгәрешләр. Кешеләр генә түгел, авыл да картая икән ул. Картая икән.

***
Вәлиҗан абый, Михаил, Ләйлә белән урам буйлап атлыйбыз. Авыл болай карап торышка төзек: ауган-кыйшайган киртәләр бик сирәк күренә, кеше яшәмәгән йортларны да җәйгелеккә дача итеп тота хәзер кайберәүләр. Авылда эше булмагач, йорт бәясе арзан: нигә алмаска? 
– Монысы безнең оч. Җиде йортлык кына “Хәйретдин поселогы”. Бераз акылга таманрак Хәйретдин дигән кеше яши иде безнең күршедә. Кул бармаклары киселгән иде, өшеткән бугай, хәзер инде хәтерләмим дә.

– Ник поселок? – Ләйлә пырхылдый. 
– Әнә бит, атау булып ерым аерып тора авылның бу өлешен, шуңадыр. Мин кечкенә чакта безнең оч хатыннары күбесе җәен кирпеч заводында эшли иде. Без, бала-чага, арбага утырып йөрер өчен бик еш бара идек анда. Әнә, авыл башындагы чокыр-чакырларны күрәсезме? Инеш буенда? Кирпични буасы иде ул.
Михаил, мин төбәлгән яктан нидер күрергә теләп, ялт-йолт карангалады да, аптырап:

– Кайда соң ул завод? – дип сорап куйды.
– Завод дип... Исеме генә завод иде инде аның. Алты озынча рига бар иде. Карале, нишләп “рига” дип аталды икән ул? – мин беренче тапкыр ул сүзнең мәгънәсен белмәвемне аңлап алдым. – Ул ригалардагы чи балчык кирпечләрнең исе! Алар рәт-рәт тезелеп киткән. Шул караңгы, салкынча ригаларда качышлы уйнарга ярата идек без. Апалар орышкан рәвеше китерәләр иде инде. Йөрмәгез, өстегезгә кирпеч ишелер, ат астында калырсыз, диләр иде. Без тыңлаган кебек, киткән кебек булабыз да, апалар күрмәгәндә, янә шул ригаларга кереп тулабыз. Кирпични буасыннан ерак түгел яшелчә бакчасы бар иде колхозның. Суган, кәбестә, кыяр үстердек шунда. Анда эшләү дә ярыйсы гына эләкте безнең чордагыларга.
Вәлиҗан абый, нидер искә төшерергә теләгәндәй, тагын як-ягына карана башлады.

– Мин әти белән су кергәнне хәтерлим. Биредә булды микән ул?
Бергәләп, кайчандыр бала-чага чыр-чуыннан гөрләп торган, хәзер инде тирә-ягы камышланып беткән, бакалар өчен оҗмахка әйләнгән болганчык сулы инеш буена төшеп киттек.
– Су чәчәк аткан, - дип куйды Михаил.
– Нишләп буа ясап куймыйлар соң монда? – Вәлиҗан абый, элек буа буылган җирне күреп алды.
 Баткак бакага гына килешә шул: бу җирләрнең яме элеккеге түгел иде.
– Техника юк, – Ләйлә кемнәндер ишеткән сүзне кыстырып калырга ашыкты.

– Күрше Айдар район үзәгеннән техника алып кайтып будырган булган узган ел. Быел да аны көтәләр бугай, – дип мин дә ишеткәнемне әйтеп куйдым.
– Ничек инде техника юк? – Михаил аптырый. 
– Колхозлар юк бит инде хәзер. Элек менә бу якын-тирәдәге өч авыл өч колхозга керә иде: “Алга”, ”Татарстан”, “Маяк”. Шактый нык хуҗалыклар иде монда. Аннары инвесторлар килә башлады да эт-баш, сыер-аяк, дигәндәй, әллә нәрсәләр башланды авылларда. 

– Инвестор – хуҗа бит ул, димәк, булсын өчен тырыша торгандыр, - Миша аңларга тырышып миңа карый. – Базар кануннарын белеп эшли инде ул инвесторлар, гадәттә.
– Инвестор иңгә басты, диләр бездә. Нинди кануннарны белеп эшли торгандыр алар, анысы миңа караңгы. Мин белгән тиңентене – авылда эш юк, фермалар бушап калган, быел хәтта гаражлардагы техниканы да күрше авылга илткәннәр. 
– Ник?
– Белсәм икән. Имеш, безнең авыл халкы урлаша.
–    Абсурд какой-то, – дип куйды Михаил.

Без, сөйләшә-сөйләшә, фермалар ягына атладык. Колхозлар чорыннан калган, соңрак бераз сипләнгән булса кирәк, шактый нык ферма биналары бер дә ташландык хәлдә түгел кебек. Дүрт-биш кешенең кереп-чыгып йөргәне дә күренеп китте.
– Әнә ич кешеләр! – диде Ләйлә, без сөйләшкәннәрне әллә ни игътибар белән тыңламаса да.
– Анда лейкозлы сыерлар калды, дигәннәр иде. Шуларны караучы үзбәкләрдер.

– Үзбәкләр? Биредә үзбәкләр дә яшимени? – Вәлиҗан абый миңа карап куйды.
– Үзебезнекеләргә түләргә кирәк бит. Күпне күрә дә әле ул үз кешеләрең. Ә килгән кеше белән эшләргә җайлырак: юкка-барга чәпчеми, кирәкмәгән тишеккә борынын тыкмый, акчасын гына түләсеннәр, – мин янә авыл кешеләреннән ишеткән сүзләрне кабатлыйм. 
– Башка сыймый. Ә авыл кешеләре кайда эшли?
– Кем кайда инде. Күбесе район үзәгенә йөреп эшли, ераграк китеп эшләүчеләр дә бар. Эш булмаганга аптырап, шәһәргә күчеп китүчеләр дә бар. Утыз-кырык ел җиргә берегеп яшәгәннән соң читкә китүләр рәхәткә чыдый алмаудан түгелдер инде. Һәркемнең яшисе, балалар үстерәсе бар. Фермер булып сарык, эре мал асраучылар да күренгәли башлаган.

– Татар эшчән халык, кара тирен түксә түгә, кара икмәген теләнеп алмый, дия иде әти дә, – дип куйды Вәлиҗан абый.
Берара дәшми генә атлыйбыз. Ләйлә болай да яртылаш кына безнең белән, безнең гәп аңа әллә ни кызык түгел: кулында – телефон, кемгәдер хәбәр яза, селфи төшереп ала, аның – үз дөньясы.
– Ибраһим абый әти су алган кизләү турында әйткән иде, еракмы ул? – дип, тынлыкны бүлде Вәлиҗан абый.
– Юк, ерак түгел. Хәзер атау күперен чыгабыз да, кизләү юлына килеп җитәбез, – дидем мин. Үземнең йөрәк сулкылдап куйды. Мин бу юллардан үтмәгәнгә утыз еллап икән бит инде. Авылны аркылыга-буйга гизгән чактан шулкадәр вакыт узган! Авылның төрле ягына сибелгән чыбык очы һәм якын туганнарга сәбәп белән дә, сәбәпсез дә кунакка барырга яраткан чаклар иде ул. Зурәнәй белән дә, зурәнәй сездә түгелме, дип тә барып чыгыла иде. Атауга барсак та, Югары очка яки аръякка барсак та, кайтканда, кизләү аша узыш иде.

Мин туктап калдым. Тау астына алып төшәргә тиешле сукмакны былтыргыдан калган куралар белән аралашып, минем буйлык булып үскән кычыткан, әрекмән, шайтан таягы басып киткән иде. Михаилга кызык, ул:  “Дикая природа, так здорово!” – дия-дия киносын төшерүен белә. Бу тирәләрнең гомердә булмаганча (минем гомердә) тал-тирәк белән каплануына ышана алмыйча, челт-челт күзләремне йомгалап тордым да, алга барып булмавын аңлагач, кунакларымны башка юлдан алып киттем. Бераз әйләнечрәк булса да, мәчет яныннан узган юлның карап торылуын яхшы беләм.

– Әссәламегаләйкем, кунакларыгыз бар икән, - дип сәламләде мине мәчеттән чыгып килүче авылдашым. Бу яшь кенә егет менә икенче елын инде сарыклар үрчетә. Карап торып авылны юкка чыгарып булмый бит инде, апа, иншалла, башкалар да кушылыр, тернәкләнер авыл, дигән иде ул алдагы очрашуда. Ниятең изге булса, Аллаһ ярдәменнән ташламый ул, дигән иде.
– Вәгаләйкемәссәлам, Азат. Әйе, кунакларны кизләү күрсәтергә алып төшмәкче идем дә, атау ягыннан юлны чүп баскан икән.
– Мәчет артындагы сукмактан төшегез, апа. Бу шимбәдә кизләү буен рәткә китерергә дип өмә җыймакчы булабыз менә. Иншалла, элеккеге хәленә кайтарырбыз дип уйлыйбыз.
– Шулаймыни? Өмәләр калдымыни әле авылда? 

– Калдымы дип... Яхшы гадәт, җиргә күмгән тук орлык кебек бит ул, апа. Вакыты җиткәч, барыбер шытып чыга ул. Күрәләтә кизләвебезне харап иттермәбез инде. Мәчет картлары җомга намазында шулай сөйләште. Яшьләргә, мәктәп балаларына да җиткердек, каршы килүче булмады.
– Бигрәк кирәкле эшкә тотынгансыз. Кайсы вакыткарак ниятләдегез? Аллаһ теләсә, без дә кайтырга тырышырбыз.
– Өйлә намазыннан соң булыр инде.
– Рәхмәт, Азат. Үзең ни хәлләрдә? Эшең барамы?
Азат, гадәтенчә, бөтен йөзе белән елмаеп:

– Әлһәмдүлилләһ, – дип куйды. – Бөтен нәрсә Аллаһе Тәгалә кулында, апа. Әгәр дә Ул бәрәкәтен бирә икән, сарыкмы, эре терлекме, берничә генә башмы – барыбер табышы була аның. Зур фермаларың тулы эре терлекләрең булса да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте юк икән, барыбер бәрәкәтсез мал була ул, нәрсә дә булса килеп чыга. Менә баш санын ике йөзгә җиткердем әле быел. Булганына шөкер, апа. Акрын булса да, алга барабыз, әлһәмдүлилләһ.
– Өйләнергә ниятләмәдеңме соң әле? – дим бу төпле егетнең тизрәк башлы-күзле буласына өметләнеп.
Азат тагын елмайды. Рәхәт булып китте.
– Иншалла, быелдан да калмабыз, дип ният тотабыз инде.

Ачык күңелле егет белән хушлашып, кизләү буена төшеп киттек. Тау астында, озак еллар каралмаган улактан самавыр борыныннан аккан кебек кенә агып яткан чишмәбезне күреп, тамакка төер тыгылды. Табигать хикмәте, бөтенләй югалмагансың икән ич әле! Тере икәнсең. Кешеләрнең ваемсызлыгына, гамьсезлегенә карамастан, һаман юлыңны үзгәртмәгәнсең, әрсез камышлар, эре-эре яфраклы әрекмән-кычытканнар, үги ана яфраклары арасыннан үҗәтләнә-үҗәтләнә үзеңә юл сабасың. Агар суның кадере булыр көннәр килеренә ышанып агасыңдыр син, башкача түгелдер...
 Вәлиҗан абый, куш учлап, тешләрне сындырырлык суны эчте дә:
– Миңа бу тәм таныш кебек, – дип куйды. – Без ял көне генә китәрбез, Михаил. Без дә барырбыз субботникка.
 Ул инде өмә турында ишеткән иде.
– Әни, шәп чыккан бит фильм, әйеме? – Уйларымны Ләйләнең яңгыравык тавышы бүлде. – Бу кадрлар бөтенләй класс! Үзе эш, үзе кызык булды, әйеме?

Ул әйткән “класс” – чишмәбезне чистарту күренешләре иде. Халык байтак җыелды өмәгә. Кайсы көрәк, кайсы балта-китмән тоткан. Шунда ук эш беткәч халыкны сыйларга дип, казан асып җибәрделәр. Орчык кадәр генә Оркыя апа ике кызны үзенә ярдәмче итеп алды да, Вәли – үз эшендә, Гали үз эшендә дип, җиң сызганып эшкә дә кереште.

И андагы уен-көлке! Дөрес әйтте Ләйлә, күмәк эш күңелле эш шул. Инде онытыла да башлаган булган. Шәһәр тормышына батып, дөнья куа-куа, дөньяның әллә никадәр матур яклары күренмичә кала икән ул. Ашыгып яшәп, яшәмәгән дә кебек булып үлеп китәсең, ә җанга сихәт биргән нәрсәләр шундый гади икән. 
Клубтан тавыш көчәйткечләр алып килеп, җыр куеп җибәрделәр. Каян тапканнар диген җырларын да. Безнең балачак, яшьлек җырлары!
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә суларга.
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Авылның җырчылары кушылып китте, көе булмаганнар авыз эченнән генә моңланып алды. Җор телле апалар, яшь чакларын искә алып, шаян такмаклар әйтешә башлады.
Алга дибез, алга, дибез,
Алга таба барабыз,
Алга барырга кушкан бит
Безгә Лилин бабабыз.

Берничә сәгатьтән инде камыш-тигәнәк патшалыгы урынында чистарып-ямьләнеп калган Баттал кизләве шәйләнә иде. Кизләүнең улагын яңартып җибәрделәр, ян-якларына утыргычлар куйдылар. Мәктәптән матур чүлмәкле гөлләр алып килделәр. Әллә каян гына юк дигән техника да табылды: чишмә буе, еллар буе җыелган чүптән, ботак-сатактан арынып, яшәреп калды.

Ә аннары барыбыз да Оркыя апабызның тәмле шулпасыннан авыз иттек, бөтнекле хуш исле чәен эчтек. И андагы рәхәтлек! Авыл кешесенең бергә чакта теле телгә йокмый инде ул, каян сүзен табып бетерәләрдер. Ашаганда колагың гына селкенсен, малай, телефоның түгел, диләр әнә бер тезенә тәлинкә, икенчесенә телефонын куйган бер малайга. Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар, дип төрттереп куя Талип абзый. Халык гөр килеп көлешеп ала. Ник дисәң, арада аның кебек “тел бете” юктыр әле. Талип абый, яңа кушамат өстәлә бит үзеңә, дип көләләр үзеннән. Кушаматлар болай да җитәрлек үзендә: “брамат”, “самолет”, “шериф”, “кандидат наук”...

Михаилның фильмында таныш йөзләр чагылып китә. Уртак эш шулай якынайтканмы, бер гаилә булып гөрелдәшеп утыралар. Вәлиҗан абый да канәгать, аның янәшәсендә утырган Ләйлә-тәрҗемәченең дә авызы ерык... 
Кадр артында Ләйләнең пафослы тавышы яңгырый (Михаил өйрәткән булса кирәк): “Сез бәхетлеләр”, – диде Вәлиҗан абый киткәндә. Ешрак кайтырга вәгъдә бирде. Без көтәрбез сезне, Вәлиҗан абый, Михаил!”

– Нигә бәхетлеләр диде ул безгә, аңладыңмы соң? – дим Ләйләгә.
Кызым уйга калды. Бөтен нәрсәгә җиңел карарга кирәк дип санаучы замана баласы ул. Һәр сорауга җавабы әзер йөри. Бу юлы бераз уйлап торды.
– Бәлки, аның Вальжан түгел, ә Вәлиҗан буласы килгәндер. Бәлки, әтисенең туганнары белән аларча сөйләшә алмавын күргәч... хмм... ничек дисең әле син... тамырсыз агач булуын күргәндер?.. Без аңардан бәхетлерәк шул, әйеме, әни?
Бу җавапны көтмәгән идем мин. Күзләргә яшьләр тулды.

Лилия Фәттахова

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading