(Әсәрдән өзек)
...ИПИ
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Бар шундый малайлар - атна буе юк-барны ашап яшиләр дә шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытында авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?» («Без - кырык беренче ел балалары»)
ӘНИ СӨЙЛИ:...
(Әсәрдән өзек)
...ИПИ
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Бар шундый малайлар - атна буе юк-барны ашап яшиләр дә шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытында авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?» («Без - кырык беренче ел балалары»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «1943 елның җәй ахыры. Без Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлхия Миңнекәева һәм мин (Арча районы Сеҗе авылына кияүгә чыгып, шунда кырык биш ел балалар укыткан әнием Нәкыя Абдуллина. - В.Н.) Яңа Чүриле районы Сикертән җидееллык мәктәбен «5»легә генә тәмамладык. Сүз куештык: Арча педагогия училищесына китәргә! Ул - урман артындагы Үрнәк бистәсендә. Документларыбызны тапшырдык. Хыялыбыз - укытучы булу! Әнинең мине җибәрәсе килми. Ничек җибәрәсе килсен, әти, абый - сугышта, мин - әни белән калган дүрт баланың кул арасына керә башлаган бердәнбере. Колхозда «помбригадир» булып эшлим. Укырга теләк шул кадәр зур ки, китәргә әзерләнәм, лапаста кача-поса чемодан ясыйм. Тактадан. Өйдә вак кадак таба алмадым. Йөзлене җибәрәм. Кадак тышкы якка чыкмасын дип, эчке якка авыштырыбрак кагам. Эш беткәч, чемоданны ачып карасам, бөтен кадак эчкә чыгып тырпаеп тора. Үзләрен бөгеп тә булмый.
Кичкә таба Гөберчәктән Мөхәммәт килде. Бер җәйдә буйга үсеп киткән, каралган. Үгез җигеп көлтә ташыган, җир сөргән. Шуларны сөйләде.
Иртәгесен әни басуга киткәч, эчен кадак камап алган чемоданымны алдым да Зөлхияләргә чаптым. Аннары ике кыз Гөберчәккә юл алдык. Анда безгә Мөхәммәт кушылды. Шулай итеп, өчәү юлга чыктык. Зур юлга! Белем юлына! Алда күпме михнәт, газап күрәсебезне без әле белмибез.
Өч классташ. Тактадан ясалган өч чемодан. Тузанлы юл...
Тирә-якта ни кычыткан, ни алабута калмаган. Барысын да ашап бетергәннәр.
И ул елларда... Үзәккә үтте ачлык. Әнинең: «Һай, балалар, балалар... Сезгә нәрсә ашатыйм инде мин», - дип, безне кочаклап елаганы хәтердә. Мөхәммәтләр дә ач. Әнисе каяндыр аз гына он юнәтеп, кычыткан ашына умач салган көн өйдә зур бәйрәмгә әверелә.
Май аенда шимбә көнне укудан кайтышлый Мөхәммәт, Зөлхия һәм мин Күчтем авылының бәрәңге басуына китәбез. Җилләнгән басуда кар астыннан чыккан, яңгыр, кар сулары юган бәрәңгеләр була. Шуннан әниләр күмәч пешереп бирә иде. Без аны дүшәмбе көнне үзебез белән алып китәбез һәм алты көнгә тигезләп бүләбез. Безгә аз гына эләккән шул черек бәрәңге күмәче дә ярап торды ул чакта.
Берсендә шулай, Чөмә-Елгадан Рафаэль Кадыйров (аның апасы Курса разъездында пекарняда эшли иде) дәрес вакытында Мөхәммәткә аз гына ипи сындырып бирде. Мөхәммәт аны шунда ук капты һәм, укытучыга сиздермәскә тырышып, чәйни дә башлады. Бәнәнә апа дәресе иде. Ул сизми каламы соң инде?! Безгә биргән сорауның җавабын Мөхәммәттән сорады. Мөхәммәт авызындагы ипиен чәйнәми генә йотарга мәҗбүр булды.
- Йоттыңмы инде? - дип сорады укытучы.
- Йоттым, апа, тик ипинең тәмен белмичә калдым, - диде Мөхәммәт, авыр сулап.
Училищеда безгә карточкага ипи бирәләр бит әле. Өйдәгеләр аны бөтенләй күрми ләбаса. Шуңа күрә безгә бирелгән ипине, ач булсак та, ашамаска тырышабыз. Аны каядыр ераккарак яшерәбез. Югыйсә, нәфесебезне тыя алмыйча, ашап бетерүебез бар.
Беркөнне бүлмәгә Мөхәммәт килеп керде. Миңа үзенең ипиен бирә.
- Нәкыя, чемоданыңа салып куй әле, - ди.
- Юк, юк, Мөхәммәт, салып куя алмыйм, - дим.
- Нигә салмыйсың?
- Чемоданымның биге начар. Ипиеңне урласалар... Сиңа ни дип җавап бирермен?!.
- И-и-и... Нәкыя, Нәкыя!.. Син кешенең башы ике дип беләсеңме әллә? Синең ул кадаклы чемоданыңа курыкмыйча кем кулын тыксын инде?!
1947 елның 20 августы. Яңа Чүриле районы үзәгенә конференциягә җыелдык. Мөхәммәт тә шунда. Мин, кечкенә гәүдәле, колакка да катырак булгач, алгарак утырдым. Зал тып-тын. Кемдер аркама кагылып алды. Ап-ак чәчле бер апа миңа мәктүп бирә. Борылуга, берничә рәт арттарак утыручы Мөхәммәтнең миңа туп-туры карап торуын сиздем. «Записка»ның аныкы икәнен шунда ук белдем. «Нәкыя, буфетта ипи саталар. Күпме алсаң да, бирәләр», дип язган ул. Эчемә шатлык сыймады. Тәнәфестә чиратка басып, ике ипи алдым. Димәк, өйгә энем һәм сеңелкәшләрем янына күчтәнәч белән кайтачакмын.
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Бер елны безне - бер төркем язучыларны Арчага чакырдылар. Уракның иң кызган вакыты иде. Безне басуларга алып чыгачаклар. Маршрут билгеле: Курса, Курса Почмак, Масра, Казанбаш, Гөберчәк, Сикертән... Юлыбыз туган авылым Сеҗе аша үтмәсә дә, сөендем. Күрше авыллар да минем туган як түгелмени?! Минем туган як түгелмени аларның басу-кырлары, урман-чытырманнары?! Атаклы Курсави, Ахун, Мәһдиевләрне биргән якка кайтабыз. Менә Мәһдиев язган «Пауал тегермәне» турысын, «торналар төшкән җир»не үтеп, «Масра басу»га күтәреләбез, аннары Гөберчәк урманына төбәп юл тотабыз. Якташ язучыбыз «дөньяның зыңлаганын» тыңлап торганда, «тын, бик тын» булган басуларда бүген «сабырлык, акыл чәчү» турында уйлап та булмый. Монда көрәш бара. «Ак барс» дип аталган хуҗалыгыбыз игенчеләре кырны штурмлый. Дөресен әйтим, мондый уңышны беркайда да күргәнем юк иде. Хикмәти Хода, шушы галәмәт минем туган ягымда бит әле. Җирне әйбәтләп эшкәртү, тиешенчә ашлау, сортлы орлык чәчүнең хикмәте икән. Ярый әле комбайннар зәһәр. Барысы да чит илнеке. Без белгән «СК»лар бу кырга керсә, икмәкне йота алмыйча, шунда ук тончыгачак ди. «Һоланд»лар артыннан сузылып калган пакусларны гына күр әле. Алар шундый калын, шундый биек ки, без утырган машина килеп бәрелер кебек.
Икмәк ташый торган «КамАЗ»лар берсе артыннан берсе китеп кенә тора. Башта алар кыр буйлап урманга менә. Аннары урман кырыеннан Гөберчәккә юл ала.
Алар нәкъ менә Мөхәммәт абый, Зөлхия апа, әниләрне ачка интектергән юлдан гәрәбәдәй сап-сары ашлык - ипи төяп чаба...»
...БҮРЕЛӘР
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ ЯЗА: «Безнең бабаларыбыз мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтә. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени?
- Кичә төнлә бүре килгән, - дип иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән... Әйтерсең кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз». («Торналар төшкән җирдә»)
ӘНИ СӨЙЛИ: «Ах ул бүреләр!.. Дүшәмбе укырга барганда, еш чыгалар иде. Таң сызылып кына килә, бүреләр инде ауда. Әтидән ишеткәнем бар иде, имеш, бүре сыбызгы тавышыннан курка. Авыл малайларыннан бер сыбызгы юнәткән идем. Берсендә шулай бүре чыккач, битемне кабарта-кабарта, шуңа өрә башладым. Сыбызгымның сызгыруына бүренең койрыгы да селкенмәде. Мөхәммәт кенә миңа гаҗәпләнеп карап куйды:
- Нишлисең син, Нәкыя?
- Бүре куркытам.
- И-и-и... Нәкыя, Нәкыя!.. Болар бит - сугыш ягыннан качып килгән бүреләр. Болармы?.. Болар - «зениткалар», «артиллерия» һөҗүмнәрен күргән бүреләр. Снарядлар шартлавын ишеткән, пуля яңгырын кичкән бүреләр. Исләре китә синең сыбызгы сызгыртуыңа.
Бүре чыккач, Мөхәммәтнең безгә куйган таләбе - ерткычның күзенә карамаска, аңа арка белән басмаска. Иң шәбе - аңа ян белән тору. Кемдер, хәтерем ялгышмаса, Марсель Галиев бугай, язып та чыкты әле. Мәһдиев, сөйләшкәндә, әңгәмәдәшенә ян белән торуны кулай күрә, чөнки безнең татар сүзен тыныч кына әйтә алмый, корсакка, күкрәккә төртә башлый, дип. Бу сүзләр хактырмы, юктырмы? Хак икән, димәк, сабакташым саклану чараларын бүреләрдән өйрәнеп калган булып чыга түгелме?
Бүреләр, бүреләр. Ах ул бүреләр!..
Берсендә шулай карточкага ипи бирделәр. Бер атналык кирпеч ипи. Шуны тизрәк алып кайтып бирәсе, өйдәгеләрне сөендерәсе килә. Ачлар бит инде. Уйлаштык та авылга атна уртасында кайтып килергә булдык. Хәзергә әле юл да бар. Аннары кар явачак, бураннар башланачак. Мөхәммәт кайта алмады, ул - «дежурный». Аның безне җибәрәсе килмәде. Ни үгетләде, ни ялынды. Тыңламадык. Зөлхия белән кайтып киттек. Исән-имин кайтып җиттек. Сеңелкәшләрне, энекәшләрне сөендердек. Төнге өчтә китәргә чыктык. Дәрескә өлгерәсе бар. Училищеда тәртип кырыс. Биш минутка гына соңга калсаң да - куалар! Гөберчәкне үттек, урманга җиттек. Уңда - урман, сулда - кыр. Сулыш алырга да куркып барабыз. Отыры таң беленә башлады. Төнлә кырпак кар яуган. Кыр ала-кола булып ята. Басуга түгелгән тирес өемнәре дә ала-тилә. Чү! Шул өемнәрнең берсе селкенә башлады. Икенчесе дә, өченчесе дә шуып барган кебек. Минем күземә генә шулай күренәме соң? Зөлхиядән сорыйм. Ул җан ачысы белән кычкырып җибәрде:
- Нәкыя! Бүреләр!!!
- Бүреләр?!.
Әнә, тезелешеп, кырны ярып, урманга таба менеп баралар. Нәкъ безнең каршыга чыгарга чамалый болар. Баш бетте болай булгач.
Мөхәммәт!.. Зөлхия белән икебез дә берьюлы әйттек бу исемне. Их, Мөхәммәт! Кичә сүзеңне нигә җиргә салдык икән?! Күңелдә - үкенү, үкенү, үкенү... Яныбызда син булсаң иде хәзер. Ерткычлар белән дә уртак тел таба белә идең бит син.
Күңелнең бик тирән бер почмагында, «бәлки, бүреләр юл аша чыгарлар да урманга кереп китәрләр», дигән өметле уй да бар иде әле. Аларның юл буенда түгәрәкләнеп утыруларын күргәч, ул өмет тә киселде. Ерткычлар урманга да кереп китмәде, безгә дә карамады. Гамьсез генә оеп утыра бирделәр. Без ни алга, ни артка бара алмыйбыз. Елыйбыз. Безне бүреләрдән куркып елыйлар, дип уйлыйсызмы? Куркабыз инде. Сүз дә юк. Юлдан каршыбызга бер хатын-кыз килүен күргәч, бүреләрдән курку хисе бераз басылгандай булды. Әмма ул хатынны күреп, сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәдек. Алда безгә дәһшәтлерәк куркыныч яный бит әле - без дәрескә соңга калачакбыз. Безне училищедан куачаклар!
Озак утырды бүреләр. Тирләгәннәр, пешкәннәр. Сыртларыннан пар күтәрелә. Яктыргач кына берсе - араларында иң зурысы торып басты. Вожактыр инде ул. Биек чыршыларга карап, ым какты. Бүре көтүе ашыкмый, акрын гына, дәрәҗәсен белеп кенә шомлы урман куелыгына кереп югалды. Алар утырган урында, кар эреп, кучкыл түгәрәкләр хасил булган иде. Ә теге хатын Тылаңгырныкы булып чыкты. Гөберчәккә барышы икән.
Хәлбуки, без училищега килеп кергәндә, дәресләр башланган иде инде. Язмышыбыз бик тиз хәл ителде. Бусаганы атлап керүебез булды, директор үзе басып тора инде. Ул: «Хәзер үк күземнән югалыгыз! Ычкыныгыз моннан! Приказ чыгар!» - дип кычкырды да китеп барды.
Без тулай торакка кайтып елашып утырганда, Мөхәммәт килеп керде. Беренче тәнәфескә чыгуга, безнең янга йөгергән. Борчылуы йөзенә чыккан. Аңа ниләр булганын сөйләдек. Ул: «Беркая китмәгез! Бүлмәгездә генә утырыгыз», - диде дә икенче дәрескә йөгерде. Кичкә таба Мөхәммәт бүлмәбезгә балкып-сөенеп килеп керде. «Кызлар! Борчылмагыз. Училищеда каласыз. Приказ булмаячак!» - диде ул. Шатлыгыбыздан нишләргә белмәдек. Укудан соң Мөхәммәт Тылаңгырга барган. Теге хатынны эзләп тапкан. Аны директорга алып килгән. Безгә очраган юлчы иртәнге вакыйганы түкми-чәчми сөйләп биргән. Шул төнне бүреләрнең Төрнәледәге фермага кереп бөтен сарыкны буып чыгулары турында хәбәр таралган. Аны директор да ишеткән. Шушы, иртән без күргән бүреләр җиткән бит инде ул бичара сарыкларның башына. Төрнәле ягыннан менделәр дә шул. Корсакларын кан белән тутырган тук бүреләр булган алар. Әйтәм аны, безгә борылып та карамадылар. Аларның безгә - яшь кызларга карата булган битарафлыгына ачуыбыз да килмәде микән әле».
ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: «Казанда, университетта беренче курста укып йөргән чагым. Беренче сессия. Беренче имтихан. Мин авылда әзерләнәм. Өйдә үзем генә. Әти-әни эштә. Укып ятам. Башым революцияләр, съездлар, сугышлар белән тулы. Күз алдымда саннар биешә. Ул даталарны ничек хәтердә калдырып бетермәк кирәк. Укыдым-укыдым да урам әйләнеп кайтырга булдым. Төтен баганалары белән күкне терәтеп торган ак авыл. Ак дөнья. Һаваның сафлыгыннан баш әйләнә. Клуб тәрәзәсендә ут бар. Сугылып чыгасы иттем. Керсәм... университетта безне татар теленең нечкәлекләренә өйрәтүче укытучыбыз Хәлил Сәлимов елмаеп басып тора:
- Син бу авылданмыни?
- Әйе, минем туган авылым. Сезне нинди җилләр ташлады?
- Без концерт белән кайттык. Таһир Якупов, Нәфисә Василова.
Комментарийлар