16+

Нәрсәне ошатмадың икән? Нигә миннән киттең?

Мин сине тәүге күрүдә үк яраттым. Әле яшь кенә булсаң да, гәүдәңнең көрлеге, атлап йөрешләрең, тугърылык бөркеп, мөлдерәтеп карауларың сокланып туймаслык иде. Авыл агайлары кебек турыдан бәреп әйткәндә, ул имчәкләреңнең зурлыгы хуштан яздырырлык: ике бармак белән түгел, рәхәтләнеп, учлап тотарлык, билләһи...

Нәрсәне ошатмадың икән? Нигә миннән киттең?

Мин сине тәүге күрүдә үк яраттым. Әле яшь кенә булсаң да, гәүдәңнең көрлеге, атлап йөрешләрең, тугърылык бөркеп, мөлдерәтеп карауларың сокланып туймаслык иде. Авыл агайлары кебек турыдан бәреп әйткәндә, ул имчәкләреңнең зурлыгы хуштан яздырырлык: ике бармак белән түгел, рәхәтләнеп, учлап тотарлык, билләһи...

Син минеке, бары тик минеке генә булырга тиеш, дип уйладым. Тырыштым-тырмаштым, бурычка батсам – баттым, әмма теләгемә ирештем. Кичләрен капканы тутырып өйгә кайтып керүләреңне күрү үзе бер рәхәт, авылдашлар алдында үзе бер горурлык.
- Нәрсәгә сиңа бура чаклы җан иясе? Алардан ни файда? - дип сөйләнә күрше.

Сизәм, көнләшә, көнчелек кимерә тегенең йөрәген.
- Юк инде, - мин әйтәм. – Булса – булсын, булмаса – чурту матыр. Яшәешемнең чыганагына, йортымның бизәгенә әверелгән бәгырькәемнән аерылыр хәлем юк. Үзе тәртипле, үзе тыңлаучан. Усалланып тибү түгел, акаеп та карамый.

Шулай да бер көнне өйгә кунарга кайтмыйча куркытты куркытуын. Авыл урамнарын өч әйләндем. Гадәттә, тәртипсезрәк җан ияләре күзгә чалына торган чишмә буйларын, ындыр артларын, әрәмә-таллыкларны урап хәлдән тайдым. Җир йоткандай булды, әй. Әнә, таллыклар арасында Ибрайныкы, Рашатныкы очрады. Боларныкы да кыек юлга киткәли икән, дим күңелемнән. Йокым йокы булмады ул төнне, уйлана-уйлана ятып, чиргә сабышам, дип торам. Инде тәмле ашый, суккан-каккан юк. Нәрсәне ошатмады икән?

Таң беленүгә, капканың тимер келәсе шакылдаган төсле тоелды, йөгереп чыксам... капканың урам ягында басып тора бу хәсрәт чүлмәге. Ачуларымны басар өчен, себерке сабы белән сыртына кундырырга исәбем дә бар иде хәтта. Үзенең гаебен танып, мөлдерәп карап торуларын күргәч, тыелып калдым. Алга таба да бергәләшеп гомер кичерәселәр бар бит әле, үпкәләшү ярамас.
- Әйдә, сыеркай, уз әйдә, уз! - дип, кече капканы каерыплар ачып куйдым.

Хатыным комган белән чиләк тотып, кайтмый калган сыерны тизрәк савып алыр өчен, абзар тирәсендә кайнаша иде. Менә шулайрак ул авыл тормышының мәшәкатьле рәхәтлеге.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елга бер тапкыр булса да аларга да наз кирәк шул,алар да тере жан иясе бит инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укый башлаганда хатын кызны мактый дип уйладым...?

      Мөһим

      loading