...Җәйләр бик тиз үтеп китте. Казанга китәбез дип кенә йөргән көннәрдә аларның йортына бер төркем кара тужурка, шундый ук төстә кепкалар кигән 7-8 ир-егет, башларына кызыл өчпочмаклы яулык бәйләгән ирдәүкәдәй киенгән ике хатын-кыз килеп керде. "
Совет власте" исеменнән килгән комиссия икән. Әхмәткәрим байның йортын, анда булган бөтен малны эшчеләр һәм крәстиәннәрнеке дип белдеререгә килгән. "Совет хөкүмәте Әхмәткәрим байны хатыны белән Себергә сөрергә, ә балаларын – Мәрьям белән Ибраһимны балалар приютына җибәрергә дигән карар чыгара!" Кызыл косынкалы ирдәүкәләрнең берсе бу сүзләрне бик кычкырып, тантаналы төстә укыды...
Ирдәүкә эшче-крәстиәннәр советы исеменнән кәгазьдә язылганны укып бетерде. Бермәлгә тынлык урнашты. Кепкалы ирләр, косынкалы хатыннар йөзендә бераз аптырау һәм гаҗәпләнү чагылды: алар карар укыганнан соң әрнеп-акырып елауларга, аяк тибеп-илереп кычкыруларга, каһәрле каргауларга, ямьсез сүгенүләргә өйрәнеп беткән инде. Ә монда дәшмиләр, еламыйлар да. Әниләре дә, балалар да иргә-атага карап тик торалар: “Ул нәрсә әйтер?!” Ир тынлыкны бозып телгә килде: “Безнең... ни... намаз вакыты керде, икенче катта укыйбыз без намазны", – диде. Тавышы тыныч иде аның. Тужуркалы ирләрнең берсе ризалашкандай баш какты: “Без йортта булган малның исемлеген төзи торырбыз”. Тирә-ягындагы шкафларга күз ташлап: “Эш монда до черта!” – дип тә өстәде.
...Ибраһим азан әйтте. Дулкынлануы, куркуы, борчылуы тавышына чыккан иде. Азан да баштарак шундыйрак аһәңнәр белән яңгырады. Аннары малай тынычланды. Азанга да ныклык, ышаныч иңде: “Аллаһтан башка иләһ юк, ә Мөхәммәд Аның рәсүле”. Әтиләренә ияреп, намазларын укыдылар. Күмәкләшеп дога кылдылар. Соңыннан әтиләре сөйләде: “Минҗамалым, газиз балаларым! – диде ул. Әтисенең тавышында җиңелчә генә калтырау сизеп, һәрберсенең күзенә яшь тулды. – Әйтегез әле, без бергәләшеп ничә тапкыр Коръән тутырдык?!” Әтиләренең бу соравына Мәрьямнең: “Күп мәртәбә!” – дигәне ишетелде. “Дөрес, кызым!” – диде әтиләре. "Инде син әйт, Ибраһим, пәйгамбәрләр гел рәхәт яшәгәннәрме, әллә төрле, авырдан-авыр сынаулар кичергәннәрме?!"
– Әйе, кичергәннәр, әтием!
– Сынауларның безнең өлешкә тигәннәре килде, газизләрем минем! Бирешмик, нык булыйк! Моның өчен Аллаһны, Расүлебезне, Коръәнне, намазны, догаларны һәм бер-беребезне онытмыйк! Күңелегезгә салдыгызмы мин әйткәннәрне, балалар?!” – диде әтиләре. “Онытмассызмы?!” "Юк, әти, һич онытмабыз!" – диде Мәрьям белән Ибраһим. Әниләре түзмәде инде, елап җибәрде. Аңа Мәрьям кушылды. Ибраһим әтисенә барып сыенды. "И-ии, улым, елыйсылар безнең алдадыр әле, кем белә?! Бүгеннән үк җебеп төшмик! Булшевиклар безнең хакта, буржуйларны елаттык, дип сөенмәсеннәр әле", – дип юаткач, малай елавыннан туктады.
...Биек таш капкадан алып чыккач та, әти белән әнине – бер якка, ул белән кызны икенче якка алып киттеләр... Әтиләре аларга кычкырды: "Ибраһим, Мәрьям! Без әле күрешербез! Без әле бергә булырбыз! Онытмагыз! “Иннә Аллаһә мәгассабирин!Аллаһ сабырлар белән!”
...Әйе, алар гаиләләре белән бер күрештеләр. Болай булды...
Юк, мин бу турыда яза алмыйм. Ул очрашуны тасвирлардай сүзләрне табып булмас. Колакчыннан ишеткәннәрне генә сүзгә-сүз язып куйыйм әле: “Әти-әниемне соңгы тапкыр күргән көнемне һич онытасым юк! Безне соңгы пароход беләндер... балалар приютына алып китәргә җыеналар. Көзнең соңгы көннәре, елга читләрендә боз иде. Ибраһим абый да минем янда. Шулай итеп безнең кебек бик күп балаларны пароходка куалап мендергән чагында, колагыма әни тавышы ишетелгәндәй булды. Артка борылып карасам, чыннан да, әни миңа кычкыра! Үзе янындагы конвойчы белән дә тарткалаша: “Балаларым бит! Соңгы тапкыр күреп калыйм, кертегез пароходка!” – ди. Конвойчы аны этә. Мин дә, акылымны җуеп, әни, дип, ярга талпынам. Миңа бик каты сугалар. Егылам... Егылып киткәндә күрәм: бозга ката башлаган су эчендә – әни, әти – ике конвойчы кочагында. Абыемның яшькә чыланган йөзе – минем баш очында...”
Әби үзенең сөйләгәннәрен магнитофонга яздырып барганнарын белмәгәндер, күрәсең... Бик озак кына сулкылдый-сулкылдый елый. Аннан үзәк өзгеч моңлы тавыш белән сузып-сузып җырлый:
Идел бит ул, Идел бит ул, Идел бит ул – киң бит ул...
Болытлы көн, караңгы көн – без аерылышкан көн бит ул...
...Инде кыз да аңа кушылып сулкылдый...
Менә гаиләбезне соңгы тапкыр күрүем шул булды. Пароходтан төшкәндә, абыйны да югалттым. Кайда ул дигәнемә, малайларны икенче приютка алып киттеләр, диделәр... Шуннан соң бер дә күрмәдем абыйны, дип сөйләвен дәвам итте әби. Сугыштан соң военкоматлардан да эзләтеп карадым. Табылмады абый. Аның исем-фамилиясен, атасының исемен дә русчага әйләндергәннәрдер, шунлыктан табып булмыйдыр дип аңлаттылар миңа. Монысына ышанырга була. Үземне дә ничә ел Маша дип кенә йөрттеләр.
...Кызым, бөтенләй үк бәхетсез бала түгелсең икән әле. Әнә бит сине кызлыкка алырга килгәннәр. Син генә кирәк дип, атап сорыйлар. Туган тиешле кешеләрегезме икән?! Тәрбияче Гөлсем апаның шулай сөйләнеп янында бөтерелеп йөрүенә Мәрьям көенергә дә, сөенергә дә белмәде. Көенергә кирәкмидер анысы. Приюттан да начаррак тормыш булмас беркайда да. Буржуй баласы дип рәнҗетүләргә әле һаман күнегә алмый. Иртәнге-кичке линейкалар. Сталин-Ленин дип җырлаулар, эшче-крәстиән бәйрәмнәрендә биетүләр, шигырь сөйләтүләр. Пионерлар эш яратып үсәргә тиеш дип гел эшләтүләр. Әтисе әйткәннәрне Мәрьям гел исендә тотты. Йокларга ятуга, Коръән сүрәләрен кабатлый иде кыз. Бик рәхәт иде аңа бу мизгелләрдә. Янәшә дә генә, аңа елмаеп карап әтисе белән әнисе тыңлап торгандай хис итә иде. Укып бетергәч, алар аны матур сүзләр әйтә-әйтә мактыйлар. Башыннан сыйпыйлар. Кыз шуңа кинәнеп йокыга китә. Намазны да кичләрен барысын бергә, фарызларын гына укып яшәргә өйрәнде ул. Приюттан киткәндә, аның белән хушлашканда, Гөлсем апа гына елады.
– Әйбәт кыз син, Мәрьям! Мине онытмассың яме?! – дип, аның кулына кечкенә генә уенчык куян китереп тоттырды. Мәрьям өчен бик кадерле ядкарь иде ул! Әнисе өйдән чыгып киткәндә кулына тоттырган иде. Мәрьям теге истәлекле йөзекне дә шул куян эченә яшерә торган булды. Тик бервакыт бүлмәләрне җыештырганда пионервожатый кереп, нинди ямьсез, иске уенчык бу дип чүплеккә ыргытырга кушты. Мәрьям ыргытмас өчен үксеп елый башлагач, вожатый уенчыкны Гөлсемгә табан ыргытып, кухняга алып чыгып мичкә ягарга кушты. Йөрәге өзгәләнде инде ул чакта Мәрьямнең?! Әнисенә ни дияр?! Кыз әнисенең көннәрдән бер көнне үз артыннан киләчәгенә, кайда йөзегең дип сораячагына ышана иде әле. Менә бит, Аллаһның рәхмәте: Гөлсем апасы ташламаган куянын. Мәрьям тиз генә капшап та куйды: йөзек куян эчендә иде.
Фото: https://pxhere.com/
Ахыры бар
Комментарийлар