16+

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең дүртенче өлеше)

Икесе бергә янәшә (тандем!) кузгалып киттеләр. Раян тар гына сукмактан кичә үзләренең бергә йөргән эзләреннән атлап барырга тырышты. Менә, ниһаять, хулиганнар белән бермә-бер очрашкан урынга килеп җитте.

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең дүртенче өлеше)

Икесе бергә янәшә (тандем!) кузгалып киттеләр. Раян тар гына сукмактан кичә үзләренең бергә йөргән эзләреннән атлап барырга тырышты. Менә, ниһаять, хулиганнар белән бермә-бер очрашкан урынга килеп җитте.

Башы: Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең беренче өлеше)

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең икенче өлеше)

Рашат НИЗАМИ "Төнге маҗара" (хикәянең өченче өлеше)

Биек булып ат кузгалаклары, алабуталар үскән, бераз тапталган-аударылган бу телсез урын аларны көтеп торган шикелле иде... Чү! Менә шундагы шаһит үләннәр арасында Ләбибәнең өчпочмаклы зәңгәрсу косынкасы бөгәрләнеп, аунап ята түгелме соң? Әнә, канаты каерылган коштай, шунда өнсез генә хәрәкәтсез ята. Дөресрәге, аларның алга атлыйсы юлына зәңгәр маяк булып үлән сабагында эленеп тора шикелле ул.

Раян кичәге булган хәлләрнең төш түгел, хәтәр дөреслек икәненә янә бер кат ышанды, ике кулы белән каплап, бермәлгә күзләрен йомды. Бөтен гәүдәсенә өр-яңа талпыныш, илаһи көч кереп тулды бу мәлдә.

Егет иң элек кызның зәңгәрсу косынкасына үрелде, аны үләннәр арасыннан күтәреп алды да иреннәренә тидерде, аннары төреп күлмәгенең куен кесәсенә салды. Косынкадан таныш хушбуй исләре, сөйгәненең сагындырган сулышы бөркелгән иде аңа. Ләбибә троллейбуслар әйләнешенең соңгы тукталышына таба йөгергән икән – ул, һичшиксез, шунда булырга тиеш! Исән генә була күрсен, ходаем...

Теге хулиган яшүсмерләр, елан кебек ташлансалар да, аларның бәхетенә керә алмадылар бугай. Моның өчен ул эчтән генә Дүрткүзгә үзенең рәхмәтен әйтте. Аларның икесенең дә дуслык, туганлык, теләктәшлек хисләре күзгә күренмәс җепләр рәвешендә бербөртек булып (ә бәлки бөтенләйгәдер!) ныклап бәйләнгән иде инде. Тиз һәм эре адымнар белән алга атлаулары билгесезлеккә түгел, бары тик өметле очрашуга таба бара бугай. Икесе дә вакытның һәм юлның ни икәнен белмичәрәк бары тик алдагы мизгелгә ашкындылар. Пограничникларның сизгер овчаркасы сыман, Дүрткүз иң алдан элдерә.

Көтмәгәндә шәһәр читендәге офыктан алтынсу-алсу таң нурлары тагын да ныграк сирпелә башлады. Утлы күмер кебек кызгылт кояш һаман саен өскә табарак калыкты. Шәһәрдәге биек йортларның түбәсен саргылт тузан пәрдәсе каймалап алган. Мәрхәмәтле кояш төнге юлдашларның барасы блын тагы да ныграк яктыртты, болын киңлекләрен йокыдан уятты. Чыклы болын үләннәреннән җир катыш чәчәк исләре аңкый иде бу иртәдә.

Менә, ниһаять, шәһәр читендәге соңгы тукталыш, аның янәшәсенә сыенып утырган ике катлы бина күзгә чалынды. Анда аякка баскан яшькелт троллейбусларның пар ыргаклары, нәни очкыннар чәчеп, шәһәр эченә таба кузгала башлаганнар да...

Раян, асфальт мәйданчыкка якынайган саен, зур өметләр белән ике катлы йортка атлады. “Андагы кешеләр Ләбибәсе турында ниндидер бер хәбәр белми калмаслар”, – дигән өметле уй юл буе эзәрлекләп килгән иде бит аны.

Шулвакыт егет өчен күк капусы ачылгандай булды! Депо ишегеннән ак кофтасының бер як җиңе аска сыдырылып төшкән кыз бала чыгып килә иде... Башында егете үреп биргән тәкыясе дә исән әнә! Икесе дә, бер-беренә каршы йөгереп, кочаклаштылар, бер-беренә әйтер-сөйләр сүзләрен дә онытып, кочаклашкан хәлдә оеп тынсыз калдылар.

Берара шулай басып торганнан соң Раян, яратучан-әрнүле тавыш белән нибары өч кенә сүз әйтә алды:
– Мин сине яратам!..
– Мин дә... – дигән җылы кайтаваз ишетелде кыздан.
Ә Дүрткүз яңа хуҗалары табылуына куаныпмы, койрыгын ягымлы болгап, аларның аяк астында орчыктай бөтерелә иде бу минутларда.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading