16+

Рәмзия Габделхакова: «Сират күпере...» Хикәянең беренче өлеше

Алар исән калды. Җиде ананың җиде өмете. Кан сеңгән кайнар ком өстендә төрле кыяфәт-рәвештә катып калган иптәшләренең үле гәүдәләре аша дошман каршына атладылар. Сулар һавалары, туар таңнары, үтәр юллары, киләчәкләре, ахыр чиктә тормышлары шулар кулында иде... 

Рәмзия Габделхакова: «Сират күпере...» Хикәянең беренче өлеше

Алар исән калды. Җиде ананың җиде өмете. Кан сеңгән кайнар ком өстендә төрле кыяфәт-рәвештә катып калган иптәшләренең үле гәүдәләре аша дошман каршына атладылар. Сулар һавалары, туар таңнары, үтәр юллары, киләчәкләре, ахыр чиктә тормышлары шулар кулында иде... 

Алар исән калды. Югыйсә кулларында корал, коралларында дары бар иде. Югыйсә беләләр иде: мөҗәһитләр кулына әсир төшүгә караганда үлемең мең артык! Белсәләр дә, үлемне түгел, әсирлекне сайладылар... Чөнки әсирлек ул барыбер тормыш иде. Чөнки һәр җанда калтырый-калтырый булса да өмет уты яна, гомер юллары Әфган дигән чит-ят илдә килеп кушылган җиде малай-егет, җиде ананың йөрәк парәсе, бәгырь җимеше өзелеп-өзелеп яшәргә тели иде. 
Аларны, ашатмый-эчерми, бер тәүлек буе караңгы базда тоттылар. Сорау алучы да, хәлләрен белүче дә булмады. Гүя бу дөньяда барлыкларын бөтенләй онытканнар иде. Бары икенче көнне генә баз капкачы ачылды, чыгарга боерык бирелде. 

Караңгыдан күтәрелгән әсирләр, кояштан, аның илаһи якты, кайнар нурларыннан курыккандай, куллары белән күзләрен, йөзләрен капладылар. Яктылык шул хәтле күп, шул хәтле көчле, күзләрне сукырайтырлык иде. 
Аннары аларны каядыр алып киттеләр... 

...Баралар. Алда – баштанаяк коралланган соры киемле, корым кебек кап-кара сакаллы ике әфганлы, артта да икәү. Әфганлыларны бер-берсеннән аерып та булмый. Киемнәре дә, йөзләре дә бер. Хәер, бәлки урыс солдатлары да аларга барысы да бер төсле булып күренәдер. Әмма шул җиде бөртек солдатның язмышы бүген нәкъ менә алар кулында. 

Баралар. Кайнар комда тирән-тирән эзләре кала. Күп тә үтми, җир өстеннән тәгәрәгән ялкау җил ул эзләрне ялап юкка да чыгара... 
Биек, төпсез күктә Әфган кояшы йөзә. Ул кайнар һәм рәхимсез. Аның эссе нурлары сөякләргә хәтле үтеп керә, утлы телләре белән хәлсез тәннәрне ялый. Коточкыч эссе. Әйтерсең, күзгә күренмәс ялкын эченнән баралар. 

Чылбырдай тезелгән җиде әсир, аларны озата баручы мөҗәһитләр, кышлакны артта калдырып, тар сукмак буйлап таш-кыяга күтәрелә башлады. Таулар монда ялангач, көзге кебек ерактан балкып ялтырап тора. Аяк астында эреле-ваклы ташлар тәгәри. 
Өскә күтәрелү авыр. Арыган, хәлсезләнгән, соңгы чиккә җитеп сусаган әсирләр көч-хәл белән генә атлый. Әмма тиздән барып җитәсе иде дигән уй юк. Барып җиткән җирдә ырҗаеп үлем көтеп торуы мөмкин. Бәлки бу юл яшәү белән үлем арасыдыр?! Әгәр шулай икән, аның озаккарак сузылуы хәерле. 

Кәҗә сукмагы буйлап ярты сәгатьләп күтәрелгәч, туктадылар. Өстә чалт аяз күк, ут-кояш, кайсы якка баксаң да – офыкларга тоташкан ялангач таш-кыялар. Ә каршыда, сукмактан ике-өч адым арада гына – упкын. Аның аша каршы ярга озынлыгы җиде-сигез метрлар чамасы киртә сузылган. 
Нишләтергә уйлыйлар? Ник монда алып килделәр? Җиде җанда бәргәләнгән җиде өмет куырылып төште, әмма сүнмәде. 
Шул чак алда барган соры киемле, кара сакаллы әфганлыларның берсе, урыс телен боза-сындыра, хәбәр җиткерде: 
– Бу – сезнең сират күпере. Гөнаһсызлар үтәр, исән калыр. Аларны теге ярда ирек көтә. Ә гөнаһлыларны упкын йотачак. Анда сезнекеләр бихисап. Адәм сөякләре белән тулып, ике тау кавышудан Аллаһ сакласын. Иман китерегез! 
Җиде әсир бер-берсенә сыенып, тоташ стена булып басты. Әлегәчә алар бергә, язмышлары уртак иде. Сират күперен кем кичәр дә, кем упкынга атылыр? 
Теге ярга чыкканнарны тормыш, ирек көтә. Яшәү белән үлем арасы бары җиде-сигез метр икән... 

Мөҗәһитләрнең берсе, калкуырак буйлысы, әсирләр каршына килеп басты да, сержант погоны таккан ак чырайлы, ачык зәңгәр күзле егетнең күкрәгенә төртте. Кулы, карашы белән: «Син бар», – диде. 
Сашаның сул аягы яралы, юлда көч-хәл белән атлап килде. Тар басманы үтә алмаячагын яхшы аңласа да әмергә буйсынды. Котылгысыз үлемнең артык якынлыгын тоюдан кинәт тимгелләнеп киткән йөзен иптәшләренә борып: “Прощайте, братцы!” – дип пышылдады, 
– Иман китер! 

Әмерне гүя соры киемле гап-гади адәм баласы түгел, күккә тоташкан мәгърүр тау-кыялар җиткерде. Шул хәтле көчле, таләпчән, горур иде бу тавыш. Әмма Саша өчен ят иде ул сүзләр... 
Аның көчсез аяклары шома киртә өстендә бары өч адым ясарга өлгерде. Егет тигезлеген югалтып, як-якка җәелгән кулларын кош канатындай берничә тапкыр җилпеп алды да, упкынга атылды. 
– А-а-а-а! – дип ыңгырашты таулар. 

...Рязань каласының аулак урамында урнашкан зәңгәр капкалы иске агач йортта кабер тынлыгы урнашты: ярты гасырдан артык хуҗаларына тугры хезмәт иткән сәгать кинәт туктап калды... 
Әле генә дөньяда Александр Дроздов дигән аз сүзле, юмарт күңелле хыялый егет бар иде. Тере иде, сулый, уйлый, яши иде. Инде менә ул юк... Ул беркайчан да туган йортының капкасын ачып кермәячәк... Җирне тырмап, күкләргә карап иңрәп-өзгәләнеп еласа да, бичара ана үзенең газиз баласын бу дөньяда башка күрмәчәк... 

ДӘВАМЫ БАР

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading