16+

Син кайда идең?

- Сәлам! Зинһар өчен трубкаңны ташлама! - Нәрсә кирәк. Минем вакыт юк! - Мин бүген врачта булдым... - Шуннан нәрсә?! - Авырлы мин. Дүртенче ай... - Ә мин нәрсә эшли алам? Чистарт! - Соң инде, диделәр. Нишләргә дә белмим. - Оныт минем телефонны! Өч ай вакыт узды. «Сәлам, бәләкәч!» «Сәлам,...

Син кайда идең?

- Сәлам! Зинһар өчен трубкаңны ташлама! - Нәрсә кирәк. Минем вакыт юк! - Мин бүген врачта булдым... - Шуннан нәрсә?! - Авырлы мин. Дүртенче ай... - Ә мин нәрсә эшли алам? Чистарт! - Соң инде, диделәр. Нишләргә дә белмим. - Оныт минем телефонны! Өч ай вакыт узды. «Сәлам, бәләкәч!» «Сәлам,...

- Сәлам! Зинһар өчен трубкаңны ташлама!
- Нәрсә кирәк. Минем вакыт юк!
- Мин бүген врачта булдым...
- Шуннан нәрсә?!
- Авырлы мин. Дүртенче ай...
- Ә мин нәрсә эшли алам? Чистарт!
- Соң инде, диделәр. Нишләргә дә белмим.
- Оныт минем телефонны!

Өч ай вакыт узды.

«Сәлам, бәләкәч!»
«Сәлам, ә син кем?»
«Мин синең Фәрештәң. Хәлләрең ничек соң?»
«Минеке әйбәт. Әни генә һәр көн саен елый.»
«Борчылма, бәләкәч. Өлкәннәргә һәрчак нидер җитми. Син күбрәк йокла, хәл җый.»
«Ә син күрдеңме аны, минем әнине? Ниндирәк ул?»
«Соң, күрмичә! Әниең чибәр синең, һәм шундый яшь...»
Тагын өч ай узды.

- Нишлисең син, сантый! Инде икенче рюмкаңны түктең... Әйтерсең лә кулыңны тотып тора... Болай булса, аракы да җитмәс!
«Фәрештә, ә син мондамы?»
«Соң, әлбәттә!»
«Әнигә бик авыр бугай бүген. Көне буе елый. Һәм үз-үзен тирги».
«Син игътибар итмә. Дөнья хәлләренә өлгерерсең. Ә әлегә иртә».
«Мин инде әзер бугай. Тик бераз куркыта. Әнием мине күргәч, тагы да ныграк күңелсезләнер кебек».
«Син нәрсә! Ул сөенәчәк кенә. Сине күрүгә, бөтен борчулары җилгә очачак».
«Фәрештә, анда ничек? Теге дөньяда?»
«Анда кыш. Тирә-якта аклык, сафлык кына. Тиздән барысын да үзең күрерсең.»
«Мин әзер, Фәрештә.»
«Яхшы, мин сине көтәм.»
«Миңа кыен, Фәрештә! Кыен һәм куркыныч...»
- Аһ, ничек авырта-а-а... Ярдәм итегез... Бер ялгызым нишли алам хәзер... Коткарыгыз, ярдәм...»

Болай да көн саен күз яшьләре түккән әнисенә кыенлык китермәскә теләгәнлектәнме, бала җиңел туды. Шуңа да чит-ятларның ярдәме кирәкмәде.

Тәүлек үтүгә, шәһәр читендәге урманлыктан ерак түгел бер йорт алдында.

- Син, бәләкәч, миңа рәнҗи күрмә. Дөньясы шул хәзер, бер мин генә түгел... Кая бара алам инде синең белән?!. Әле мин яшь, барысы да алда. Ә син... Сиңа әле барыбер бит, тыныч кына йоклап китәрсең... Йокла, яме. Йокла...
«Фәрештә, әнием кая китте ул?»
«Белмим. Тик борчылма, ул кире кайтыр».
«Ник тавышың сәер синең, Фәрештә? Әллә елыйсың инде... Әнигә әйт әле, тизрәк килсен. Юкса, миңа салкын... Өшетә.»
«Юк, еламыйм... Хәзер әниеңне алып киләм. Тик син йоклый күрмә. Ела, яме. Нык кычкырып ела»
«Юк, Фәрештә, мин еламыйм. Әнием йокла, диде. Мин йоклармын».

Бу вакытта якындагы йортның бер фатирында ир белән хатын бәхәсләшә.

- Мин аңламыйм сине! Кая җыендың? Караңгы бит инде. Больницадан кайткач, бөтенләй үзгәрдең син. Бетеренмә инде шул кадәрле. Бер син генә түгел, күпләр шулай. Бер ни эшләп булмый. Балалар йортыннан алырбыз.
- Үтенәм, җаным. Киен, әйдә, киттек.
- Кая?
- Белмим. Тик каядыр барыр­га кирәк. Үз-үземә урын таба алмыйм. Мине кемдер көтә, чакыра кебек...
- Төнге урамдамы?!. Ярый...
Подъезддан ике кеше чыкты. Алдан ашкынып хатын атлый иде. Чарасыз ир аңа ияргән.

- Кая чабасың шулай, прогулкага чыктык ич.
- Әйдә, җаным. Әйдә, тизрәк атла. Мине кемдер җитәкләп алып барган сыман.
- Авырмыйсыңмы син? Бәлки врач чакыртыргадыр?
- Тукта, тавышланма!.. Ише­тәсеңме? Бала елый бугай...
- Сантыйланма.
«Бәләкәч, кычкырыбрак ела. Әниең караңгыда... адашкан ул... Юлын җуйган...»
«Фәрештә, ә син кайда идең? Мин чакырдым сине... Мин өшедем. Салкын шундый...»
«Әниеңне эзләп йөрдем. Ә ул... Ул якында инде, бик якында...»
- Йа Хода! Бу бит чынлап та бала! Катып үлә язган... Тизрәк өйгә...
«Фәрештә, әниемнең тавышы ник үзгәргән?»
«Сине табу шатлыгыннан, бала».

Язмага реакция белдерегез

26

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дрожь по теле????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шокер Аллаhка ... ?

      Мөһим

      loading