16+

"Сыермы мин, ишәкме? Әллә инде маймылмы?.."

Бала чакларыбызда безне әнкәй: “Йомшак куянкайларым”, – дип сөйде. Телевизордан яки радиодан бар игътибарын биреп, яңалыклар тыңлаган әткәй: “Әй, чыпчыклар, бака туе ясамагыз әле”, – дип шелтәли иде. 

"Сыермы мин, ишәкме? Әллә инде маймылмы?.."

Бала чакларыбызда безне әнкәй: “Йомшак куянкайларым”, – дип сөйде. Телевизордан яки радиодан бар игътибарын биреп, яңалыклар тыңлаган әткәй: “Әй, чыпчыклар, бака туе ясамагыз әле”, – дип шелтәли иде. 

Абзар түбәсендә йөрүебезне яки заманында ишегалдыбызда үскән имән агачы очына үрмәләвебезне күрсә, бабай: “Әй, кәҗәләр, кая мендегез? Төшегез! Егылып имгәнәсез бит”, – дип орышкан булыр иде. Мәктәп елларында дәресне белмәсәк, укытучыларыбызның: “Тавык мие эчкән нәрсәләр”, – дип әйткәннәре, ә залда катырак шаярышсак, директорның: “Ат көтүе кебек чабышмагыз”, – дип кисәткәне хәтердә калган.

Хатынга мин, гомумән, ике төрле җанвар булып күренәм. Ул миңа йә “арысланым”, йә “ишәк”, ди. Аңламыйм, ничек инде бер җан иясе ике сурәттә була алсын? Төсен үзгәртә торган хамелеон бар анысы. Ләкин, хатыным миңа “хамелеон” дими бит, “ишәк син”, ди. Күз табибына бар әле, дип әйтмичә булмый инде хәләл җефетемә.

Кайбер хатын-кызларга ирләре “айгыр”, “маймыл”, “эт” кыяфәтләрендә дә күренә икән. Әйе, ханым, дөрес әйтәсез, ир-атларның “дуңгызлары” да очрый.

Трамвайда бер олы гәүдәле түткәйнең аягына ялгыш бастым. Шунда үземнең тагын бер терлек нәселеннән булу ихтималын белдем. Теге түткәй, үзенең медицина битлеген салып, тирән итеп сулыш алды да: “Сыер”, – дип кычкырды. Кондуктор: “Гражданка, битлегегезне киеп куегыз әле. Коронавирус таратасыз!” – дип, туктатмаса, “мөгеземне” сындыра иде, билләһи.

Эшкә берничә мәртәбә соңга калган идем, кадрлар бүлеге мөдире: “Ташбака”, – диде. Җыелышта җитәкчемнең доклады ошагач, хуплап чыгыш ясаган идем, янәшәдә утырган хезмәттәшем: “Ну, малай, төлке икән син!” – дип әйтеп куйды. Ишәк, димәгәч, мактап әйтүе булгандыр инде.

Кайсы төр җанвардан яки кош-корттан икән мин? Шушы сорауга җавап табырга теләп, озаклап уйлап утыргалыйм. Мин, мөгаен, попугайдыр?!. Алар гына “кешечә”сөйләшә белә бит. Попугайның да акыллысы түгелмен, ахырысы. Малай зоокибеттән алып кайткан попугай мине бигрәкләр дә ярата, ишектән килеп керүемә башыма, иң өсләремә куна. Кеша кушаматлы әлеге кош башта татарча бер сүз аңламый-әйтми иде. Берничә атнада татарның да татарына әверелде. “Кит әле моннан”, – дип, иң өстеннән сыпырып җибәрсәң, үпкәли: “Син дүр-р-рәк”, – ди. Попугайның тавышы хатынымныкына охшаса да охшар икән, әй. Кайсысы кычкыра икән инде, дип, як-ягыма каранам, хәтта.

Фәлсәфәдә тирән фикер йөртеп сөйләшә торган бер дустым бар минем. “Халык – сарык ул. Кая телиләр, шунда – куалар. Кайчан телиләр, шунда – кыркыйлар”, – ди. Мин дустымның тел төбен аңлап җиткермим шул. Кеша попугай: “Син дүр-р-рәк”, – дип, белеп әйтәдер ул.
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    )))))))))

    Мөһим

    loading