16+

ТАЙГАК СУКМАК АХЫРЫ

Замира белән Галинең күршеләрендә буш торган иске генә йортны лаеклы ялга чыккан бер шәһәр кешесе сатып алды.

ТАЙГАК СУКМАК АХЫРЫ

Замира белән Галинең күршеләрендә буш торган иске генә йортны лаеклы ялга чыккан бер шәһәр кешесе сатып алды.

Кайбер авыл кешеләре бик өнәп бетмәгән дачник инде, ягъни дә мәсәлән. Авыллары зур булмаса да, шәһәргә шактый гына якын булу сәбәпле, бик җимерек булмаган буш йортларны кала халкы сатып алып кына тора. Тырыш дигәне, көчен-вакытын исраф итә-итә, искене рәткә китереп ремонтлый, тир түгеп яшелчә-бәрәңге үстерә, кышкылыкка запас ясый. Байрак-хәллерәк дигәне ял итәргә, күңел ачарга "шашлыкка" килеп йөри. Дачник Лотфулла башта авылдагы йортына язлы-җәйле генә килеп йөрде дә, соңгы елларда кышын да анда яши башлады. Иске йортны ныклап рәтләмәсә дә, яшәрлек булгач, аңа ярады шикелле. Хатыны гына күренмәде. Лотфулла килү белән моңарчы тын гына яшәгән авылда сәер хәлләр башланды.

Кемнеңдер кичен түтәлдә тыныч кына ятып калган кыяр-кабаклары иртәнгә юк булды. Кемнеңдер теплицасыннан өлгереп тә җитмәгән яшелле-кызыллы помидорлары югалды. Карлыганны да төнлә "саварга" иренмәделәр. Кишеренә хәтле түтәлдә сабагы гына калды. Кемнәрнеңдер төнгелеккә сарайда калдырган эш коралына, көрәк-сәнәккә "аяк үсте". Яңа иясе тотылган мунча таз-чиләгеннән дә чирканмады. Авыл зур түгел. Тормышың, булмышың уч төбендә кебек күренеп кенә тора. Лотфулга хәтле дә карак-угрылар булмады түгел. Тик ялгышлык белән үз язмышын үзе бозган яшь егетнең берсе төрмәдә утыра, ә икенчесе зуррак табыш эзләп читтә йөри иде.

Халыкка зур зыян салмаса да, Лотфул авылга этлек эшләп кенә торды. Тәрәзә-ишек ватып йорт басмады, тик вак-төяк тә ишек алдында тыныч ятмады. Кулыннан тотмасалар да, авыл халкы бурлыкта аннан шикләнде. Башта ярыйсы гына аралашкан "куллы" күршеләреннән Замира белән Гали дә тора-бара читләштеләр. Лотфул ягындагы уртак койманы Гали кеше биеклегеннән ике тапкыр үстерде. Үрмәләргә җайсыз булсын өчен чәнечкеле тимерчыбык сузарга иренмәде. Ул якка калын тавышлы Сарбаен утыртты. Төннәрен генә Сарбай хуҗаларына йокы бирмәде, өреп чыкты. Лотфул кешеле йортка кагылмады, байрак-хәллерәк, үзен яклый алырдайларга тимәде, ә килеп-китеп йөргән ярлы-ябагай, карт-коры дачникларның үзәгенә үтте. Әллә ни зур зыян күрсәтмәгәч, милиция чакыручы булмады. Чакырып та ни кыла инде алар? Синең бакчаңны Лотфулдан саклап утырмый. Этлекнең зурысы-кечесе бармы икән соң ул? Бәлки, соңгы акчасына юлга билет алып, яки көннән-көн кыйбатлана барган бензинга акча түгеп, шәһәрдән йөреп тә, көчен-сәламәтлеген исраф итеп үстереп тә, шул хәләл ризыгың сиңа язмаса, бу да кемдер өчен кайгыдыр. Намусын югалткан Лотфул шулай шактый гына вакыт халыкның бәгыренә тиде, авыл тормышын агулап торды.

Бер-ике ел Лотфулда төрмәдән чыккан ике ир яшәделәр. Иренең кәмитләренә түземлеге төкәнгән хатыны килеп эчүдән айнымаган "квартирантларны" куып чыгарды. Алар китү белән башкалары табылды. Ата-анасы җилкәсендә утырган эшсез әрәмтамаклар Лотфулда җыелып ятты. Түбәнлеккә төшүе җиңел - тәгәрә дә тәгәрә. Күршең үзеңнән яхшы булсын, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Замира белән Галинең тынычлыгы китте. Беркөнне аларның Лотфул ягына бәйләнгән Сарбайлары агуланып үлде. Сабырлык капчыгы тулган Гали күршесенә кереп тавышланды. Акыллыга ишарәт, ахмакка тукмак димәсләр иде. Исерек Лотфул, суксаң, кызыл әтәч үрләтәм, дип янагач, Замира ирен ул юньсез белән бәйләнмәскә күндерде. Оятсызның бите - барабан каешы.

Көзнең җылы, рәхимле бер көнендә Замира белән Гали бакчага бәрәңге казырга чыктылар. Кап-кара, уңдырышлы туфракта кып-кызыл бәрәңге сибелеп ята. Иренмичә, сөенеп җый да җый. Балаларга да, үзләренә дә җитәр. Бәрәңге - ярты икмәк. Көне дә матур. Күктә ник бер болыт күренсен. Чүп баскан күрше бакчада "теге нәрсә" дә күренми. Менә бит, яхшы кәеф өчен күп тә кирәкми - үзәгеңә үткән күршеңне очратмасаң, шул да җитә. Тик икенче-өенче көнне дә Лотфул күренмәгәч, Замираның күңеленә борчу үрләде. Ишек алдындагы эте чылбырын өзәрдәй булып ярсып өрә. Кая булды бу ләгънәт төшкере? Төн буена сүнмәгән уты да янмый. Замира, өрә-өрә тавышы карлыккан этне кызганып, койма аша аңа ипи кисәге ыргытты. Тик этнең тартылган, шыңшыган тавышын ишетеп, ипинең аңа эләкмәвен аңлады. Күршеләр белән киңәшеп, арадагы койма тактасын каердылар һәм Гали Лотфулның ишек алдына керде. Йорт ишеге тыштан бикле, сарай-мунчада бер җан иясе дә юк. Тышта бары мияулап ач песи йөри һәм сусаган, ачыккан эт өрә иде. Лотфулның шәһәрдәге хатынына шалтыраттылар. Тик ул анда да юк булып чыкты. Күңелләренә шик төшкән Замира белән Гали участок милиционерына хәбәр иттеләр. Гали, хуҗасыз калган этне бәйдән ычкындырып, үзенә алып чыкты һәм туйганчы ашатты-эчертте. Лотфулның мәчесенә дә урын табылды.

Кем булуына карамастан, кеше хәтле кеше югалгач, авыл гөрләп-шаулап алды. Калын папка тоткан милиция кешесе өйдән-өйгә йөрде, сорашты, белеште. Лотфулның хатыны ешлады. Якын-тирәдәге урманга барып эзләп карадылар. Ни уйларга белмәгән халык төрлечә фараз кылды. Әллә инде угрының этлегеннән җиләве җиткән берәр хуҗа үч алды? Бу куркыныч уй башына килгән Замира барлык кешеләрне зиһененнән җентекләп үткәрсә дә, уе тукталырлык кеше тапмады. Күпләрне рәнҗеткән Лотфул нинди генә адәм актыгы булмасын, җинаятькә барырлык кеше юк авылда. Ходай күрсәтмәсен! Төннәрен, күршедәге шомлы, буш йортка тәрәзәдән караш ташлап, Замира иренә шикләрен ачты. Әллә теге төрмәдән кайткан әшнәләре эш иттеме икән Лотфулны? Нигә кертәсе булган шуларны? Аллам сакласын! Замира белән Гали кебек башкалар да бу сорауга җавап эзләделәр. Кая булды бу Лотфул? Әллә башына зыян килеп, берәр кая чыгып киттеме? Кешеләрнең күңеленә шом керде.

Бер яктан бу билгесезлек өркетсә, икенче яктан, Лотфул югалу белән, авылга күптән тансык булган тынычлык килде. Ул югалганга халык сөенде дип әйтү дөрес булмас. Тик күпләр җиңел сулап куйдылар. Хәләл тир түгеп үстергән яшелчә-бәрәңге хуҗаларының авызына эләкте. Коймалар башкача каерылмады, ишек алдыннан, мунчадан кирәк-ярак әйбер югалмады. Көз дә, кыш та авылда тыныч үтте. Язга чыккач, Лотфулның йортын хатыны сата икән, дигән хәбәрне ишеткәч, Замира белән Галинең күңелендә өмет кабынды. Бәлки, яңа күршеләр юньле булыр, кем белә.

Язгы җылы кояш нурлары кыш буе җыелган кардан җирнең битен арчыган бер көнне Лотфулның эте хуҗасыз бер ташландык йортның ишек алдында улый-улый өрде дә, өрде. Аның тавышына сискәнеп, Гали җирне тырный-тырный өргән эт янына килде. Бүрәнәләре җимерелгән, җир белән тигезләнгән иске коеда Лотфулның гәүдәсе күренә иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading