16+

“Туйдым бу эт тормышыннан, кызым!” (Хикәя)

Әнисенең хәлен сорашсам, яше утызга җитеп килсә дә, Ләйсәннең, бала-чаганыкы кебек, борыны мышкылдый, күзләре яшьләнә.

“Туйдым бу эт тормышыннан, кызым!” (Хикәя)

Әнисенең хәлен сорашсам, яше утызга җитеп килсә дә, Ләйсәннең, бала-чаганыкы кебек, борыны мышкылдый, күзләре яшьләнә.

Юк, юк, авыру түгел әнисе, исән-сау. Яшәве генә читтә. Чил илдә. Пенсия яшендәге Җәннәт апа инде җиде ел Италиянең үзәк өлешендә урнашкан Тоскан провинциясенең Лукка шәһәрендә яши. Ике елга бер кайтып, кызы белән киявен күреп, аларны бүләкләре, игътибары белән куандырып берәр ай Чаллыда яши дә, кабат Луккасына китеп бара. Һәрчак мөлаем, кешеләргә ачык күңелле бу апаның моңаеп утырганын күргәнем юк. Аның тормышында булган караңгы көннәре турында кызы Ләйсән сөйләгәннән генә белдем.

«Абый белән мин кечкенәдән әни тәрбиясендә үстек. Әти кызу канлы, каты бәгырьле булды. Безне алдына алып сөйгәнен, йомшак сүз әйткәнен хәтерләмим. Әнине гел җәберли, кимсетә иде. Без аңа әллә бар, әллә юк. Үзе юньләп эшләмәде дә. Әле бер, әле икенче шабашка алып, авыллар буенча кешегә эш эшләп йөрде. Акча алып кайтса, масая: «Мин табам, мин булдырам», – дип дулый, соңрак шул акчасын берничә көндә эчеп бетерә иде. 

Әниебез, безне ач-ялангач итмәс өчен, икешәр смена икмәк пешерүче булып эшләде. Эше авыр, хезмәт хакы аз булды. Кайтканда җеп өзәрлек хәле булмаса да, әти аңа ишек төбеннән үк бәйләнә башлый: «Кая йөрисең сүрәлеп, ашың пешмәгән, керең юмаган, өең җыелмаган – булдыксыз тәре, синең белән мин җүләр генә торам, беркемгә кирәгең юк бит син имгәкнең», – дип кимсетә иде. Абый белән мин әнине якласак, безне дә, аекмы- исерекме, тукмап ата, һич жәлләми иде. 

Әтинең җыен юк-барга бәйләнеп кыйнавына түзмичә, 14 яшьлек абый өйдән качты. Без ул чакта Башкортстанда район үзәгендә яши идек. Әни белән күпме эзләсәк тә таба алмадык абыйны. Миңа унике яшьләр иде. «Син генә гаепле, ник кыйныйсың балаларны, кабәхәт. Бер гаебе юк бит улымның. Кеше төсле киемнәре, тәмле ризыклары булсын дип кайгыртсаң иде син, акчаңны аракыга тотмасаң иде», – дип оялтырга тырышуы әнинең үзенә үк киресе белән кайтты. Әти аны чыбыркы белән кыйнады. Ишегалдындагы утын яра торган түмәргә егып салып, әнинең юка халаты аша аркасына кан саркып чыкканчы, кизәнеп- кизәнеп чыбыркы белән ярды.

Мин әни өчен әрнүгә түзәлмичә, күкрәгемнән атылып чыгардай булып типкән йөрәгемне тотып, ни эшләргә белми, тораташтай каттым. Шулкадәр күралмый идем әтине шулчакта, түзмәдем, әнине жәлләү куркудан өстен булды, йөгереп килеп, әтинең чыбыркылы кулына тешләремне батырдым. Шулкадәр каты итеп, җан ачуым белән тешләдем, әти авыртудан камчысын кулыннан төшереп җибәрде. Кечкенә кызчыкның, җөрьәт итеп, үзен яралавы мин-минлегенә бәрде, канга баткан кулы белән кизәнеп миңа сугып җибәрде. Мин атылып китеп, өй алды баскычына килеп бәрелдем. Аңыма килгәндә, әни мине кочаклап, ярсып елый иде. Әти сукканда ике алгы тешем төшкән булып чыкты. 

Әни белән кочаклашып кич буе еладык. Шул чакта беренче кат әнигә: “Аерыл әтидән, ташлап китик без аны», – дип әйттем. «И, балакаем, әти-әнием, туганнарым юк. Йортыбыз атагыз исемендә. Китеп кая барырга белмим. Әтиле ятимнәр итәсем дә килми сезне, үземнең болай яшәргә дә түземем калмады. Ни эшләргә дә белмим, кызым», – дип елады әни.

Абыйны бер айдан күрше районның вокзалыннан табып алып кайттылар. Ябыккан, йөзләре сулып калган иде. Шул чактан бирле ул тотлыга торган булып калды. Нык каушаганда, дулкынланса, сүзләрен бөтенләй әйтә алмый торганга әйләнде. Әти абыйның тотлыгуыннан көлә, болай да үз халәтеннән кимсенгән ир баланы мыскыллый, изә башлады.

Әтинең эчеп тамашалар күрсәтүе дә кимемәде. Киресенчә, җәзасызлыкны тоеп, милициягә әйтүче булмагач, азды гына. Хәтта, әни төнге сменада чакта, өйгә эчә торган хатыннар алып кайтып типтерә, безне куып чыгара торган иде. Абый белән безнең мунча өйалдында, печәнлектә дә кунган чаклар булды. Салкын абзарда брезент ябынып төн кунганда: «Эх, әни белән өчәү генә, әтидән бик ерак җирдә, җылы, матур өйдә яшәргә иде», – дип хыяллана идек. Әнигә пекарнядан бер бүлмә бирделәр, тик, анда күчкәч тә, тыныч яши алмадык. Әти көн дә килеп тавыш куптара: "Нәрсә, башка ирләр белән сөйрәлергә җай эзлисеңме? Шуңа аулакка чыгып киттеңме? Үтерәм, барыбер яшәтмим, көчекләреңне дә, үзеңне дә бетерәм», – дип, ишекләрне ватып кереп, төнозын безне җәфалый иде. Шушы мәхшәр эчендә яшәдек. Көн-төн тынгы күрмәдек. Иртән, абый белән йокы туймаган килеш мәктәпкә китә идек. 
Әнине җәберләвенә түзмичә, бер килүендә әтине куып чыгарып, йөзенә суккан өчен, абыйны милициягә яптылар. Нинди кара, черек кеше булган әти дигәнебез.

Кыйнап үтерә язды дип, күгәргән урыннарын күрсәтеп, табибтан справка алып, милициягә гариза язган. «Баланы харап итәсең, утыртып куйсалар, ничек түзәрсең, үз балаң бит ул. Ал гаризаңны, үтенеп сорыйм», – дип, әни әтинең аягына егылып ялварды. «Манаткаларыңны җыеп кире кайтасыз өйгә, малаең монда кала, шул очракта гына азат итәм әнчегеңне төрмәдән», – диде әти. 

Әни ни эшләсен, риза булды. Кабат шул ук тормышка әйләнеп кайттык. Әти эчте, сугышты, без түздек. Абый слесарьләр әзерләүче курсларны тәмамлап, Чаллыга чыгып китте. Заводка урнашкач, аңа тулай торактан урын да бирделәр. Минем каникулларымда аның янына баруларым иң күңелле чаклар иде. Абый эчмәде, күрәсең, исерек белән үскәнгә, хәмердән тәмам күңеле кайткандыр. Хезмәт хакын әрәм-шәрәм итмәде. Әни белән миңа ярдәм итеп торды. Тик гомерле булмады туганым. Юл һаләкәтенә очрап һәлак булды. Бу хәлләрдән соң әни бик бетереште, бердәнбер өмете, ярдәмчесе булган улын югалту кайгысыннан сырхауга калды. Әти генә үзгәрмәде. Шушы кайгылы минутларда да, юату урынына мыскыллау сүзләре генә ишеттек без аңардан. «Миңа суккан өчен катты, эт баласы. Менә төрмәгә утырттырмадың, барыбер каргышым төште», – дип, әнинең болай да өзгәләнгән бәгырен изалады. Мин чәчтарашлар курсын тәмамлап, абый яшәгән Чаллыга эшкә чыгып киттем.

«Эх, балакай, укытырга иде дә бит сине, юк бит мөмкинлегем», – дип пошаманланды әни ул чакта. Мәктәптә яхшы укыдым. Әнием безнең белән, ничек арыса да, өй эшләрен эшләшә, булдырганча ярдәм итә, җаваплылыкка өйрәтә килде. «Эх, балакайлар, институтларда укытырга иде сезне, башыгыз эшли икегезнең дә», – дип, аркабыздан сөйгәнен хәтерлим.

Минем иң зур теләгем фатирлы булып, әнине үземә алдыру иде. Тик, чәчтараш булып эшләп кенә, зур шәһәрдә торак алырлык түгел иде шул матди як. Туган йортка бер кайтуымда әнидә ниндидер үзгәреш сиздем. Әтинең сүгенүләренә дә игътибар итми, йөзендә ниндидер тәвәкәллек, бер катгый карарга килүе чагыла. Икәү бергә мунча кергәндә, әни үзенең серләрен сөйләде: «Туйдым бу эт тормышыннан, кызым! Арыдым, соңгы чиккә җиткерде бу бәндә. Тәвәкәлләмәсәм, я ул мине, я мин аның җанын кыячакбыз. Бозыклыкның соңгы чигенә җитте сәрхуш. Бер төнне фахишәләр алып кайтып, алар белән ни кыланганын миңа карап торырга кушты.

Кулларымны карават аркасына бәйләп куйды, иртәнгә кадәр ычкындырмады. Күзләремне чытырдатып йомдым да: «Йа Хода, бу төн узса, бу кеше белән башка яшәмим, бер карарга килергә ярдәм ит», – дип сорадым. Икенче көнне күрше Маһинур апаңа кергән идем, кызы кунакка кайткан. Ул чит илдә эшли бит. Хәлләремне аларга да сөйләдем. Ул да кулинарга укыган иде бит. Пешекчеләр почетта икән анда. «Бергә китәбез, монда калмыйсың!» – диде. Документларны хәстәрләргә дә ул булышты. Җилдәй җитез хатын, тиз арада барысын хәл итте. Юлга билетка кадәр үз акчасына алды. Мин аның белән Италиягә китәм, кызым. Анда, бердән, җаным тыныч булса, икенчедән сиңа ярдәм итә алачакмын, балам», – дип мине шаккаттырды. Йомшак табигатьле, язмышына күнгәндәй тоелган, басынкы әниемнән мондый тәвәкәллек көтмәгән идем. Ни шатланырга, ни кайгырырга белмәдем. Әни исә уеннан кире кайтмады. Әтигә бер сүз әйтеп тормады, иң кирәкле әйберләрен генә бер сумкага төйнәп, чит илгә чыгып китте...»

Ләйсән башта бик ямансуласа да, әнисе шалтыратып хәлләрен еш сөйләп торгач, тынычланды. Итальяннарның иң яраткан ризыгын пешерә торган пиццериядә эшли Җәннәт апа. Менә ничә ел инде үзенең яраткан хезмәтендә эшләп, тиешле акчасын алып, исерек ир типкесендә түгел, ә тыныч күңел белән, яхшы мөгамәләдәге кешеләр янында көн күрә. Хыялын да чынга ашырды ул. Акчалата ярдәм итеп, кызын укытып чыгарды. Ләйсәне Чаллыда институтка кереп, экономика факультетын тәмамлап чыкты. Бүгенге көндә зур булмаган чәчтарашханәсе – үз бизнесы бар. Абыйсы белән хыялланган җылы, якты фатиры да бар Ләйсәннең – Җәннәт апа бүләге. Соңгы кайтуында әнисе Ләйсәнгә машина алып биргән. «Дөньябыз түгәрәк, мул, кайт әни, – дисәм дә, кайтмый. – Көчем булганда эшлим әле дип авызны яба да куя. Үзенә ошагач, мин дә үгетләмим. Юксынсам да, сагынсам да, күңеле төшмәсен дип, күрсәтмим. Әниемнең үзе теләгәнчә яшәвен, ниһаять, күпме җәфалар күргәннән соң, бәхетле булып картаюын телим, – дип, моңсу елмая Ләйсән. Менә шундый язмыш...

Чулпан Насырова
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading