16+

Тынычлап үз нигеземдә үләргә ирек бирсеннәр иде

Таякка таянып, аякларын җирдән өстерәр-өстерәмәс кенә атлаган әби, көч-хәл белән яныма кереп утырды да: “Уф, Аллам, бирче сабырлык!“ – дип куйды. Ак яулыклы, инде кеше гомеренең күп өлешен ваклаган әбине уфтанырга нәрсә мәҗбүр итә соң, дип уйларга да өлгермәдем: “Йә, кызым, әйт, мин кая барыйм, кемнән ярдәм сорыйм?“ – дип өстәде.

Тынычлап үз нигеземдә үләргә ирек бирсеннәр иде

Таякка таянып, аякларын җирдән өстерәр-өстерәмәс кенә атлаган әби, көч-хәл белән яныма кереп утырды да: “Уф, Аллам, бирче сабырлык!“ – дип куйды. Ак яулыклы, инде кеше гомеренең күп өлешен ваклаган әбине уфтанырга нәрсә мәҗбүр итә соң, дип уйларга да өлгермәдем: “Йә, кызым, әйт, мин кая барыйм, кемнән ярдәм сорыйм?“ – дип өстәде.

Чарасызлык алдында калуын ачык аңлатып күзләренә яшь тулды. Аннан карашын түбән иеп, миннән ниндидер җылы сүз, ярдәм көткәндәй тынып калды. 
Бу очракта сүзләр урынсыз булуын белә идем. Сабыр гына әбинең хәл алып, бәйнә-бәйнә үзе сөйләгәннәрен көтәргә булдым. Ә ул: “Менә, кызым, нишләттеләр бит!“ - дия-дия сумкасы тулы кәгазьләрен актара бирде. Саргаеп беткән кәгазьләр һәм бер төргәккә бәйләнгән документлары. Кәгазьләре арасында үзен, гаиләсен, кызын мактап язган газеталар да, алдынгылыкны алган өчен бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да бар. Таслап-таслап аларны бер күчкә өя һәм тарихлары белән таныштыра барды яңа танышым. Үзе һаман да нәрсәдер актарды, нидер эзләде. Ахыр чиктә, әле саргаерга да өлгермәгән, шакмаклы ярты дәфтәр бите тартып чыгарды. Аны башта үзе тагын бер кат карап алды, аннары миңа сузды.

– Менә шушы кәгазь мине юкка чыгарды да инде, кызым. Кешелектән чыгарды. Бөтен сәламәтлегемне алды. Төн йокыларым качты. Мин күргән хәсрәтләр өстенә менә шушы борчу гына җитмәгән иде. Хәзер мине йортымнан куалар. Кызым, син укыган кеше, зинһар ярдәм ит, – диде әби һәм күз яшьләре аша белгән догаларын укырга кереште. 

Берни дә аңламыйча, кәгазь буйлап күз йөгерттем. “Мин, Карадугач авылында яшәүче Әюпова Бәдрия, Әхтәмовларга поручитель булырга риза һәм якын беркемем дә булмау сәбәпле, алар тәбриясендә яшим“, – диелгән әлеге кәгазьдә. 

Әби сүзләренчә, Әхтәмовлар, үз эшләрен башлап җибәрергә дип зур суммалы кредит алганнар. Пенсиясе булган әбине һәм тагын бер күршеләрен поручитель итеп рәсмиләштергәннәр. Бер ел буе әйбәт кенә түләп барганнан соң, эшләре кинәт кенә түбән тәгәрәгән. Әхтәмовлар ай саен түләнергә тиешле акчаны банкка кайтара алмагач, суд карары белән түләү эше поручительләргә йөкләнелгән. Банк исә карт әбине чакырып тормаган, шушы расланган кәгазь буенча гына кул куйдырган. Мөгаен, бу юлы да кемнеңдер кесәсенә саллы гына акчалар шуып кергән. Юкса, бик кирәк чакта да, банк юлын таптап атналар уза, анда да әле кредитны ялындырып кына бирәләр. Поручитель булырга ризалашкан вакытта әби үзе дә ничә мең аласыз дип сорый белмәгән. Чөнки үзе ачлы-туклы яшәгән вакытларда да кемнәндер, каяндыр бурычка акча алып торуны белмәгән. Әбине иң әрнеткәне шул: аның яныннан чыгып тормаган, яккан мунчаларыннан, пешергән ашларыннан калдырмаган мәрхәмәтле күршеләре хәзер аның барлыгын да белмиләр. Кереп хәл сорашу, ярдәм итү түгел, сәламен дә алмыйлар, исәнләшергә дә теләмиләр. Гүя алар бурычка батканга әби гаепле. Әбинең “гаебе” шунда: ул күршеләренә үз бурычларын үзләренә түләргә кушкан, “яхшылыкны” белмәгән, ярар инде мин яшисен яшәгән димәгән. 

– Без хәзер суд залларында гына күрешәбез инде. Анда гафулар сорап, үзләре түләргә вәгъдә бирәләр дә, өйгә кайту белән мин бөкре шайтанга әвереләм. Бераз түз инде, аякка баскач кайтарабыз дип җаема торсалар да ярар иде. Күршемдә кем яшәгәнен гомер буе белмәгәнмен бит мин, – дип өзгәләнә-өзгәләнә күз яшьләрен сөртте әби. Үзе бертуктаусыз: 

– Алдандым, алдандым, – дип кабатлады. – Шул бер кәгазь кисәгенә кул куймаган булсам, бүген үз пенсиям үземә җиткән булыр иде. Тәмле телләренә алдандым. Кешенең эчен ярып карап булмый шул... 

Ни дияргә дә белмәдем. Әби хәлендә калучылар турында күп ишеткәнем бар иде. Банк кәгазьләрен укымыйча кул куймагыз дигән кисәтүләр дә еш яңгырый. Тик, гомер буе гадел юл белән яшәгән авыл апай-агайлары үзләре дә беркатлы һәм тиз ышанучан шул инде алар. Гел кешегә ярдәм итеп торасылары килә. Элек-электән күрше-күршене бәяләп яшәргә күнеккән.

Гомер буе авылда авыр хезмәт белән кыйналган, озак еллар дуңгызчылык өлкәсендә эшләгән әби бүген 18 мең сум пенсия ала икән. Юк кына хезмәт хакына ачы таңнан торып, фермага барган, күпчелек эшне кул хезмәте белән башкарган заманнарны кичергән кеше өчен  20 меңгә дә тулмаган пенсия бик аз билгеле. Тик шулай да ай саен кулына ул кадәр акча керүенә канәгать булып яши биргән булыр иде әле. Хәзер менә суд карары белән 10 меңгә якыны күршесе бурычы өчен басылып кала, айлык түләүләргә калганы җитсә дә, тамак дигәнең дә бар бит әле. Ут-газ өчен түләмәсәң, өзәбез дип киләләр, мунчасы өчен утынын да аласы килә, тавыклар өчен бодае да кирәк. Ә инде суд кушканны үтәмәсәң, йортыңнан куып чыгару, аны сату белән яныйлар. Гомер буе яшәгән нигезен ташлап, картлар йортына китүдән дә бик курка Бәдрия әби. 

- Тынычлап үз нигеземдә үләргә ирек бирсеннәр иде. Мин бит инде өй түрендә дога укып кына утырыр яшьтә, суд юлында йөрер чагым түгел. Яшьләр ник шундый мәрхәмәтсезгә әйләнде соң? Аның бит Законнары да алар ягында, - дип әрни-әрни сөйли ул.

Кая барып бәрелергә дә белмичә бик озак утырды Бәдрия әби. Гыйбрәтле гомер юлын да тасвирлады. Башыннан кичкәннәр чыннан да зур сабырлык сорый. Ничек чыдаган дип тә уйлап куясын. Түзә икән бит адәм йөрәге. Инде яңа замананың үзенә чит булган каршылыкларына да түзәргә тырыша бит әнә. 
Әбинең кыз туганнары юк. Сеңелкәшләре туу белән чирләп, күзләрен дә ачмаган килеш вафат була барганнар. Ачлык-юклык чорында үзен дә чирләр сагалап кына торган. Гомере булгандыр инде, нинди генә авырлыклар күрсә дә, әби сиксәненче дистәгә якынлашып килә. 

- 12 яшемдә ат көтүе көтәргә чыктым. Чөнки җан асрарга кирәк иде. Әнием дә чирләп китте. Урын өстендә яткан чакларында төн йокламый саклап, аннан таң белән эшкә киткән чаклар да булды. Яшьлек безне тимер кебек нык булырга өйрәтте. Шулай да без таш йөрәкле булмадык. Кеше башына басып дөнья кумадык. Безнең буын бик аерыла шул, балам. Мөгаен, кыенлыклар күреп яшәгәнгәдер, - ди ул, үзенчә нәтиҗә ясап. 

-Алма кебек өзелеп төшәргә торган чагыбыз безнең дә бар иде. Без дә өзелеп ярлар сөйдек. Үзебез тиң күргән егетләр белән гаилә кордык. Бер оя булып яшәргә омтылдык, - дип тә өстәп куя. 

Аннан әби тагын туктап кала һәм карашын еракка төби. Тагын -үзәгенә үткән вакыйгаларга туктала. 

- Тормыш иптәшем Вәлиулла белән фермага эшкә кердек. Икебез бер эштә ярдәмләшеп эшләрбез, үз куышыбызны булдырырбыз дигән уртак максатыбыз да бар иде. Озак кына вакыт балабыз булмады. Олыгаеп барам дигәндә генә кызым туды. Ләкин бәхетебезгә түгәрәк булырга язмаган булып чыкты. Йортны салып бетерәбез дигәндә генә урман кисәргә киткән җиреннән Вәлиуллам хәлсезләнеп кайтты. Озак кына өйдә торып, тернәкләнә дигәндә генә ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Ялгыз башым эшенә дә бардым, кызымны да карадым, ирле йортлар кадәр үк булмаса да, өемне дә өлгертә алдым. Менә хәзер шул үз кулларым белән салган, инде үзем белән бергә олыгаеп, чүгеп барган йортымнан да куып чыгару, аны сату белән яныйлар. Үзем түгел, җаным елый, кызым, - ди ул. 

Яшьли әнисен, аннан тормыш иптәшен югалткан Бәдрия соңгы өметен, терәген – яраткан бердәнбер кызын да югалткач, бик озак аякка баса алмый. Менә шул көннәрендә күршеләре терәк булырга тырыша да инде аларга. Хәсрәтле вакытта башланган дуслык әле кредитлар алып, бурычка батмасалар дәвамлы да булыр иде. Ләкин төп йортта әниләре янында яшәп калган яшь буын әбинең өметен акламый шул. 

Бәдриянең кызы тормыш корырга да өлгерми кала. Бик яшьли, көтелмәгәндә, фаҗигале төстә гүр иясе була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, курсларда сатучылык серләренә төшенеп кибеткә эшкә урнаша. Караңгы көз аенда кич эштән кайтканда юлда машина бәреп китә аны. Ул караңгыда кызны күрүче булмый. Узып баручы юлаучылар күргәндә ярдәм итәргә инде соң була. Көн саен җәяүләп атлаган сукмагында аны явыз әҗәл көтеп тора. Гаепле кешенең исә бүгенге көнгә кадәр табылмавына да борчыла ана. “Нинди воҗдан белән яшиләрдер. Килеп гафу сорасалар, хәлемне белсәләр дә ярый бит. Кызымның кире яныма кайтмаслыгын беләм. Язмышның бу сынавы белән дә килешергә тырышам. Ләкин бит гаепле арабызда йөри. Ул нинди күңел белән тормыш итәдер. Салкын йөрәкле кешеләр воҗдан газабы кичерә белмиләрдер, күрәсең”, - ди ул. 

Бәдрия әби нинди сәбәп белән килүен дә онытып, тыңлаучы булганда сөйләп калыйм әле дигәндәй, сөйләде дә, сөйләде. Аннан тагын үзен төп башына утырткан күршеләрен исенә төшереп, ышаныч кәгазен кулына тотты. 

-Яныңда киңәшер кешең булмагач, безнең кебек ярты белемле олыларны шулай итәләр инде менә. Кем янына барыйм соң инде, миңа кем булыша алыр икән, - дип куйды. 

Әби инде шактый олы яшьтә. Андый зур күләмле акчаларны да гомерендә дә күргәне юк. Әгәр 18 яшендә булса да, күп нольләр тезелгән бурычны 18 мең акчасы белән ул гомерендә дә түләп бетерә алмас иде. Суд та, башка башкарма органнар да Закон кушканча эш иткән. Банкка исә алган акчаны кем кайтарса да барыбер бугай. Вак-вак хәрефләр белән язылган юлларны укып кул куючылар отса да, арада әби кебекләр дә бихисап шул. Бу очракта, бары тик, күршеләренең вакытында аңнарына килеп, үз проблемаларын үзләре хәл итеп, әбигә картлык елларын күңел тынычлыгы белән яшәргә мөмкинлек бирсеннәр иде дип кенә теләп була.  Ә башкаларга бу очрак гыйбрәт. 

Әбинең эчке дөньясы ташкын булып тышка ургылды. Ул тынычланып калды. Тик бу бит вакытлыча гына. Йортына кайтып керү белән ул кабат исенә төшәчәк. Кибет яныннан узганда аның да тәмле конфет, җимеш һәм тәм-томнар сатып аласы киләчәк. Кабат чарасызлык, кабат язмышка үпкәләү, парлы чакларны сагыну һәм газиз баласын искә алулар белән озын төнне үткәреп, ул яңа көнгә аяк басачак. Ярый ла бит бу көн әйбәт хәбәр алып килсә...

Бәдрия әби сумкасын кулына алды да, теләр-теләмәс кенә кайтыр юлга кузгалды. Соңгы сүз итеп кабат: тагын кая керим, кемнән ярдәм сорап карыйм икән, диде. Бик кыен булса да, мин бу юлы да җавап бирә алмадым. Үземнең дә алдын-артын уйламыйча, яхшылык эшлим дип берничә кешегә поручитель булуымны искә төшердем дә, ирексездән башымны тоттым.

Ләйлә Искәндәрова. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әбинең яше билгеле булгандыр бит. Ничек инде олы кешене упкын алдында калдыра банк. Поручитель итеп өлкән яшьтәге кешене алалармыни. Мәрхәмәтсез кешеләр басты дөньяны.

    Мөһим

    loading