16+

Зәңгәр күл төнбоеклары

Җәй матур килде ул елны. Җылы яңгырлар бәрәкәтеннән игенәр, үләннәр дәррәү күтәрелде. Инде дә ошбу яшел дәрья, кояш нурлары астында тирбәлә–тирбәлә, тиздән үзләренә комбайн һәм чалгы кагылганны көтеп җәйрәп ята иде.

Зәңгәр күл төнбоеклары

Җәй матур килде ул елны. Җылы яңгырлар бәрәкәтеннән игенәр, үләннәр дәррәү күтәрелде. Инде дә ошбу яшел дәрья, кояш нурлары астында тирбәлә–тирбәлә, тиздән үзләренә комбайн һәм чалгы кагылганны көтеп җәйрәп ята иде.

Болын юлыннан табигать манзарасына хозурланып, күлмәк изүләрен җилфердәтә-җилфердәтә килгән Госман, мотоциклының тәгәрмәче тишелүдән туктап калды.
 – И-и, хәерче баганасы, өйгә кайтып җиткәч ватылсаң соң, – дип, сукрана-сукрана, егет тимер аргамагын күл таллары күләгәсенә сөйрәде.
 Бу урынны – Кушкаен белән Юкәтау авыллары арасындагы үзәнлекнең нәкъ уртасына кунаклаган сулыкны, халык борынгыдан Зәңгәр күл дип йөртә. Монда бала-чага мәш килеп су коена, таллыкларына посып балык тота. Тирә-як тын, һава эссе. Тал яфраклары гына, мөгаен яшенле яңгыр булыр, дигәндәй шыбырдашып куя. Госман маңгай тирләрен җиңенә сөртте дә, күлмәген салып мотоцикл бишегенә ыргытты.

Кызык бит ул дөнья дигәнең: әллә язмыш, әллә мәхәббәт бер-берсен гомердә белмәгән кешеләрне уйламаганда-көтмәгәндә очраштыра да куя. Юкәтауда эш белешеп, җәяүләп кенә Кушкаендагы туган тиешле апасына кайтып баручы Камилә нәкъ шул минутларда Зәңгәр күлдә азрак сулыш алырга ниятләде. Кыз сукмактан узып яр читенә чүгәләде, ак кофтасының өске төймәләрен ычкындырып, кулъяулыгын суга тидерә-тидерә битләрен, муенын сөртте. Госманның шул ук сукмактан янәшәсенә килеп басканын да сизмәде ул, хәтта. Егет кыздан берничә адым читтәрәк, әкияттәге су анасын күргәндәй, өнсез вә мөкиббән хәлдә тукталды. Куе кара чәчләре алга ишелүдән, Камиләнең битләре капланган, бары күзләре генә төн куенындагы йолдызлардай җемелди, сылу гәүдәсе тагын аз гына түбән иелсә дә, тулып ташкан күкрәкләре кофта изүеннән ычкынып энҗе бөртекләредәй күлгә тәгәрәшеп төшәрләр сыман иде.

Камилә күзләрен зур итеп ачып, кинәт шыгырдан куйган чиләк авазы тарафына борылып карады, ят ир-аттан сискәнеп тиз генә аягъүрә басты, ашыга-ашыга кофтасының төймәләрен каптырды.
 – Гафу итегез!.. Куркыттым ахырысы, – дип, Госман күңел юатыр сүзләр эзләде.
 Әмма кыз бер сүзгә дә җавап кайтармыйча тизрәк таллыктан чыгып качарга теләде. Йөрәгенә ут салган гүзәл җан иясеннән һич кенә дә аерыласы килмәде егетнең. Ул кулындагы чиләген шыгырдата-шыгырдата Камилә артыннан иярде.
 – Шулай качмагыз инде! Нигәдер мин сезне танымыйм. Әйдә, сөйләшеп торый азрак, – дип кызны туктатырга теләде Госман.

Ләкин, Камиләдән: “Бәйләнмәгез миңа”, – дигән кискен җавап ишетеп сүрелеп калды. Өстәвенә болын юлыннан, сыер савучылар утырган, йөк машинасы якынлашып килә иде. Бәласеннән башаяк, дип, кире таллар арасына кереп күздән югалды егет.
Көтүләр кайтып абзар-кура тирәсендәге эшләрне тәмамлаганнан соң, Госманнар гаиләсендә кичке аш табынына җыйналыштылар. Йорт хуҗасы Рафыйк телемләп ипи кискән арада, хатыны Наҗия тәлинкәләргә хуш исләр бөркелеп торган аш бүлеп чыкты.
Бисмиллахир-рахманир-рәхим, дип бер-ике кашык ризык капкач, Рафыйк: “Иптәш политинформатор, нигә яңалыкларың юк әле бүген?” – дип сүз башлады.

Политинформатор, дигәне аның күп еллар җирле үзидарәдә эшләүче, халык арасында кайнашканлыктан, авылдагы һәм күмәк хуҗалыктагы барлык яңалыкларны белеп, гаиләсендәгеләргә уртаклашучы хатыны иде. Наҗия ханым иренең шаяртып дәшүенә күңеле булып көлеп куйды.
 – Берәр атнадан бездә семинар-киңәшмә узачак. Әтисе, “КамАЗ”ыңны эшкә җикми калмаслар.
 – Анысын иртәнге җыелыш – нәрәттә әйттеләр инде.
 – Алайса, сөйләр яңалыгым юк икән бүген, –д ип хуҗабикә ашын капкалавын дәвам итте.
 – Ә–ә, – дип сузды Наҗия бик тә мөһим мәсьәләне исенә төшергәндәй. – Кушкаенда бригадир булып эшләгән Зөфәрне беләсең бит...
 – Әйе. Нәрсә булган аңа? – дип, сагая төшеп сорады Рафыйк.
 – Бернәрсә дә булмаган. Шуларның Камилә исемле кызлары чит телләр факультетын тәмамлаган. Безгә укытучылыкка кайткан.
 – Да-а, яшьтинең дә кызлары үсеп җиткән, ә, – диде Рафыйк үзалдына сөйләнгәндәй. – Бергә армиягә алынган идек без аның белән. Шәһәргә күченеп киткәннәренә дә ун еллап бардыр инде аларның. Хе, кызларының каладан салага күченүе генә сәеррәк, кәнишне.
 – Зөфәрнең апасы олы яшьтә бит инде. Аннан соң Камиләнең үзенә дә шәһәр һавасы килешми икән. Табиблар бераз авылда яшәргә киңәш биргәннәр, – дип җөпләде Наҗия.

Әңгәмәгә кушылмыйча тыныч кына ашап утырган Госманның бу хәбәрдән йөрәге еш-еш тибә башлады. “Эх, күл буенда очраткан кыз гына булсын иде икән ул”, – дип күңеленнән теләде егет. Сүз иярә сүз чыгып, җәйге чорда Камиләнең авыл китапханәсендә эшләп торачагы да аңлашылды.
Госман түзмәде, берәр көннән соң, шикләнеп тә һәм өметләнеп тә китапханәгә керде. Бүлмәгә узгач, шатлыгыннан телсез калды: өстәлдәге кәгазьләргә нидер язып утыручы кыз – күл буенда очраткан гүзәл зат иде.
 – Исәнмесез! Узыгыз, – дип елмаеп каршылады Камилә.
Төп игътибарын кәгазьләренә биргәнлектән, ул керүчене әле танымады.
 – Исәнмесез !– дип, хәтта тотлыга төшеп, көч-хәл белән сүз башлады Госман. – Камилә!.. Сезнең исемегез Камилә, шулаймы?
 – Ә, сез каян беләсез мине? – диде кыз күзләрен очкынландырып, сорауга-сорау юллап.
 – Зәңгәр күл буенда очрашкан идек бит.
 Егетнең бу җавабыннан Камиләнең йөзе җитдиләнде.
 – Ни кирәк сезгә? – диде ул кырыс кына.

Бөтен барлыгы белән балкыган Госман мондый салкын мөгамәләдән моңсуланып калды. Аптырагач ул, ике кулын кесәсенә тыгып, өстәл каршында йөренә-йөренә, шүрлектәге китапларны күздән кичерде. Китапханәче кыз түзмәде, кисәтү ясады:
 – Сәгать теле кебек болганмагыз әле каршымда, башым авырта башлады.
Гафу итегез! – диде Госман. – Алайса, бер-бер китап бирегез әле миңа.
 Камилә каш астыннан гына карап, сизелер-сизелмәс елмаеп куйды, әмма ачылып китмәде.
 – Бу китапханәдә бер-бер дигән китап юк. Башка вакытта нинди китап кирәклеген тәгаен белеп килегез.
 – Татар халык әкиятләрен бирегез.
 – Әле һаман әкиятләр укыйсызмыни? – дип куйды кыз китап беркетмәсен тутырганда.
– Әйе, укыйбыз шул, дип турсаеп кына җавап кайтарды егет. – Анда хикәятләр матур тәмамлана ичмаса.

 Госман китапны алып, дәшми-тынмый гына ишеккә юнәлде.
 – Сау булыгыз! – диде Камилә аның артыннан.
 – Нәрсә? – дип борылды егет.
 – Сау булыгыз, дим.
 – Әйе-әйе, шулай шул, сау булыгыз ахырысы шул.

Камилә Госман китапханәдән чыгып китүгә үк җәһәт кенә тәрәзә янына килде. “Дорфарак сөйләштем ахырысы. Кояш бөркелә иде бит күзләреннән, үзем үк сүрелдердем бугай ялкынын. Менә гаҗәп, кеше иренә гашыйк булып утырам түгелме соң? Утыз яшьтән дә ким түгел инде моңарга. Өйләнмәгән булса, нигә һаман өйләнми йөри икән?” – дигән уйлар бөтерелеп алды кызның күңелендә.

Госман китапны мотоцикл бишеге урындыгына куйды да, кузгалыр алдыннан китапханәгә күз ташлады. Камилә исә, тәрәзә пәрдәсен төзәткәләгән булып, читкә тайпылды. Госман инде элегрәк укыганы булганлыктан, китапка кагылмады да: әкият өйләрендәге шкафка ничек кайтарып куелса, атна буе шулай ятты. Каралты-кура тирәсендә эш кимегән көннәрнең берсендә егет янә китапханәгә юл тотты. Яңа китап алудан бигрәк, үзенең хис-тойгыларын Камиләгә җиткерү теләге тартып китерде аны бирегә.

Ул ишектән килеп кергәндә, авылдагы бар хәбәрне кешедән-кешегә тәмләп таратып йөрүчән Зөлхәбирә карчык бик хисләнеп нидер сөйли иде. Сәламләшкәндә Камиләнең күзләре нурланып куюын шәйләп, Госман карчыкның чыгып киткәнен көтәргә ниятләде. Әмма түтәй кузгалырга уйламый да иде.
 – Зөлхәбирәттәй, сезнең кайтып барышмы соң дим, – дип сүз катты түземлеге төкәнгән Госман.
 – Хе-хе-хе, – дип кеткелдәде карчык. – Юк әле, энем кем Госман, килешем генә әле минем. Кибеткә чыкка идем менәтрә.
 – Ә-ә, Зөлхәбирәттәй, ашык инде алайса. Кибет бикләнергә вакыт җитеп утыра икән.
 – И-и, бикләнсә-бикләнер инде, энем кем Госман. Иртәгә дә көн бар ла. Менәтрә, Камилә кызым Кушкаендагы ахирәткәем Разиянең туганы булып чыкты бит әле.

Ахирәткәемнең яшь чагына шулкадәр охшаган, Аллаһның рәхмәте төшкере.
Госман белән Камилә, бу карчыктан ансат кына котылып булмый икән, дигән мәгънәдә яшертен генә елмаешып алды. Ләкин, өлкән кешедә көч-дәрман кимесә дә, сизгерлек дигәнең арта гына бара. Зөлхәбирәттәй дә серне чамалап, кайтып китү ягын карады. Яшьләр үзләре генә калгач, бер көлешеп куйды.
 – Ничек соң хәлләрең? – диде Госман.
 – Әйбәт, рәхмәт! – диде Камилә. – Тагын бер-бер дигән китап кирәкме?

Кызның усаллык белән түгел, ә якын итеп елмаеп шаяртуыннан егетнең күңеле тагын да күтәрелде. Алар күптәнге танышлардай, юк кына сүздән дә көлешә-көлешә сөйләштеләр. Китапханә капкасының ачылу тавышы һәм аннан үсмер кызларның чыпчыклардай чыркылдашып кереп килүләре генә җитдиләндереп җибәрде үзләрен.
 – Камилә, сәгать ничәдә ябасың син бу амбарыңны? – дип утыргычтан торды Госман.
 – Унынчы яртыларда.
– Зәңгәр күл буенда көтимме үзеңне!? Озатып куяр идем. Нәрсә диярсең?

Кыз бермәл уйланып торды да: “Әйе, диярмен”, – дип елмаеп баш какты.

ДӘВАМЫ БАР

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading