16+

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Ленар Кәримов турында: «Җанымның яртысын алып китте»

10 апреля 2025, 10:50
5275
0
5
Уку өчен 7 минут

Райондашым Ленар Кәримов гаиләсе белән күптәннән танышмын. Шуңа бик якын күргәнгә, Айгөлнең, балаларының ярасына кагыласым килмәгән иде.

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Ленар Кәримов турында: «Җанымның яртысын алып китте»

Райондашым Ленар Кәримов гаиләсе белән күптәннән танышмын. Шуңа бик якын күргәнгә, Айгөлнең, балаларының ярасына кагыласым килмәгән иде.

Язма әзерләүне озак кына суза килдем. Күптән түгел Айгөл үзе элемтәгә чыкты. Нык сабыр кеше ул. Сокландым. Елаштык, барыбыз да. «Гаилә башлыгы, әтиебезне генә түгел, ә җаныбызның яртысын алып китте ул», дип сүзен башлады Айгөл сабырлык белән. 
Ленар Кәримов Селидов районында дрон һөҗүменнән һәлак булган. Татар Борнае авылының гына түгел, ә Әлки районының да каһарманы, горурлыгы.

– Айгөл, авыр кайгыңны уртаклашам. Ленарның урыны җәннәт түрендә булсын! Сезнең гаиләне Әлки районында күбесе белә. Энегез Илдар Кәримов мобилизация буенча чакырылып, беренчеләрдән булып китте. Угледар ягында батырларча һәлак булды. Инде ...Ленар.  Күпме кешенең йөрәге сыкрады. 
– Авыр вакытта ярдәм иткән Һәр кешегә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Авылдашлар, туганнар, үзем укыган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укучы кызлары нык булыштылар. Ленарны соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә дә рәхмәтемне җиткерәм. Шундый күп кеше килде! 2024 елның 23 ноябрендә туган авылы Татар Борнае авылында аны соңгы юлга озаттык.

– Ленар синең күңелеңдә нинди булып сакланачак?
– Ленар турында сәгатьләр буе сөйли алам. Бик ышанычлы дус, әти, ир булды. Соңгы сулышына кадәр гаиләсе турында борчылды. Мин үзем элекке Брежнев, хәзерге Чаллы шәһәрендә туганмын, ә җиденче сыйныфта укыган чакта мин әти-әнием, абыйларым белән Татар Борнаена күченеп кайттым. Мин – шәһәр кызы. Ул чын авыл малае. Без беренче очрашканда мин аны яратмадым, мәктәптә бөтен укучылар алдында миннән мыскыллап көлде дә, шуннан мин аны күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым диләр бит, безнең очрак инде. Ул мине ничек тә үзенә каратырга тырышты. Кич утырганда гармунын алып чыкты да уйнап җибәрде. Күңелемә шул уйнавы уелып калды, чөнки мин кечкенәдән гармун көе тыңлап,  яратып үскән кыз. Ленарның әнисе дә гармунда бик матур уйный иде. Мин аны армиягә озатып, кире каршы алдым. 
Ленар кечкенәдән үк өч туганы: ике энесе Илдар (махсус хәрби операциядә башын салды), Рәфис һәм сеңлесе Фирүзәне яклаучы, саклаучы булды. Бик яшьли әти-әнисез калган якыннары өчен ул әтиләрен дә, әниләрен дә алыштырды. Армия хезмәтен Чечняда үтте ул. «Махсус хәрби сугыш хәрәкәтләре» ветераны исеме дә аннан кайткач бирелде. 
... Бөтен яктан ышанычлы... Иң авыр эшләрдә эшләде. Шулай да кайда, кем булып эшләсә дә зарланмады. ДТ тракторымы, К-700мы,  КаМАЗмы,  бер курыкмыйча йөрде. Самолетка утыртсалар, әле анда пилот булып очар иде. Техниканы биш бармагы кебек белде. Олы кызыбыз Айсылу 2005 елгы, әле быел гына кияүгә чыкты. Алмаз 2007 елгы. Кечесе Айшәгә 3 яшь булгандыр, Казанга күченеп килдек. Ленар Казан май комбинатына эшкә урнашты. Өч бала, үзебез икәү – кечкенә бүлмәдә яшәдек. Авыр көннәр булса да сынмадык, сыгылмадык, алар безне чыныктырды гына. Һәр эшендә мактаулы булды Ленар. Бераздан Отар бүлмәсендә дүрт бүлмәле фатир алдык. Шул вакытта дингә килдем. 
Соңгы елларда зур йөк машинасында төрле төбәкләргә, республикаларга йөк ташыды. Хәтта Кытайга кадәр барып җиткән иде. Ә юлда йөрүнең ничаклы газаплы икәнен, шофер кеше үзе генә белә. Кармы, буранмы, юллар начармы, бернигә карамастан йөкне тиешле урынга илтеп җиткерергә кирәк. Шуңа соңгы елларда юлда йөрүдән нык арыган иде инде. Мин исә гел өйдә, балалар белән булдым. Бу Ленар таләбе, ул: ”Мин гел юлда, синең төп вазифаң балалар тәрбияләү”, дия иде.  
Намуслы, гадел булды. Без мохтаҗлыкта яшәмәс өчен тырышты.  Ерак юлларга барган вакытта, хәтта мине дә үзе белән чакыра. Икәүләшеп чыгып китәбез. 
Иң мөһим сыйфаты – ышанычлы булуы. Ул тәртипле, кешелекле, юмарт, игелекле иде. Аның юмор хисе бик әйбәт иде, дөрес сүз табып, бөтен әйбердән мәзәк ясый алды. Минем өчен бер әйберне дә кызганмады. Берәр әйбер теләсәм, үзем акча жәлләп торганда да, ул «юк, әйдә тәвәккәллибез», дип әйтә иде. Мине җылы якларга ял итәргә җибәрде. Гармунны яратуы турында янәдән әйләнеп кайтым әле. Өйләнешкәч тә миңа ошаган җырларны гармунда уйнарга өйрәнеп, шуларны уйный иде. Эх рәхәт чаклар, шуннан гармуны ватылды. Озак уйнамады ул. Инде улыбыз буй җиткәч, үзе эшләп алган акчага әтисенең туган көненә гармун алды. Янәдән өебездә гармун көе яңгырый башлады.

– Хәтерлим әле, энесе Илдар махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан гел сезгә килә иде. Бергә җырлашып, гармун сузып утырулары да. 
– Әти-әнисе бик яшьли үлгәнгә, Ленар кечеләре өчен җан атып, борчылып торды. Бу тормышта үз урыннарын тапсыннар өчен җан атты. Илдар Казанда ЭКСПОда булган вакытта да, “Кил безгә, кайнар ризык ашап китәрсең”, дип гел әйтә идем үзенә. Ул безгә килә, Ленар гармунын алып уйнап җибәрә. Илдар сикереп торып шул көйгә бии башлый, күнелле вакытлар… Энебез яу кырына киткәч тә безгә кат-кат рәхмәтләрен укыды. “Алма апа, сез миңа иң авыр вакытта ярдәм иттегез бит”, дип яза иде. 
Гомере кыска булды шул энебезнең. 2023 елның гыйнварында Угледар җирендә һәлак булган. Иптәшен коткарырга тырышканда, дрон килеп һөҗүм иткән. Энесен үлемен белгәч, Ленар Әлки районы волонтерлары белән Донецк якларына чыгып китте. Илдар хезмәт иткән җирдә булды, хәрбиләр белән аралашты. Бөтен туганнар бик авыр халәттә булдык. Карамаган видео, аралашмаган кеше калмады. Бер ай көттек без аны, энебезнең гәүдәсен алып кайтып җирләргә насыйп булды. Илдарның кайгылы хәбәрен ишеткәч Ленар гармунны кулына алмады, бер ел үткәндер. 
Әле 2022 елда ук иптәшемнең күңелендә махсус хәрби операция зонасына китү теләге уянган. Тик бераз басылып торды. Әмма ул үз иленең патриоты, андагы егетләр өчен дә җан атып торды. Ахыр карарга җиткәнче, өч ел үтте. Һәм менә 2024 елның июлендә тәвәккәлләгән. Моңарчы кызыбыз Айсылуны кияүгә бирдек. Кайткач, зурлап туй үткәрергә хыялланган идек. Июль ахырында миңа үз карары турында әйтте. Бик озаклап сөйләштек. «Башкача булдыра алмыйм, җаным тыныч түгел», диде. Ул беркемгә әйтмичә генә китеп барам, диде. Мин үгетләдем, «Туганнарың моны аңламаячак, кайтып үзең аңлат, үзең сөйлә», дидем. Кайттык, барыбыз да җыелышып сөйләштек, елаштык. Кичен күршеләр белән ишегалдында утырдык. Шунда гармунны алды да “Солдат көе”н уйнап җибәрде. Бу аның гармунда актык уйнавы иде. Гармунны үзе белән алып китәсе иде, барып урнашкач ялга кайтканда алып китәм дигән иде. 15 августта контракт төзеп кул куйган. 18 августта китте. Казан вокзалыннан озатырга килгән кешенең күплеген күрсәгез. Ә мин аңа карап туя алмадым, күзенә туп-туры карап тордым. Ә ул: “Еламагыз, җиңү белән кайтам мин. Менә күрерсез”, диде. Әле анда чагында да аның янына барасым килгән иде, килеп йөрмә, безне чыгармыйлар, диде. Анда да үзен яхшы яктан күрсәткән, минометтан ату буенча иң яхшы күрсәткечләр аныкы булган. Әле шуңа ял да биргәннәр. 20 сентябрь көнне иртәнге дүрттә шалтыратты. Ленар белән соңгы сөйләшүем булган. Шуннан соң хәбәр өзелде. Эзләүләр, йокысыз төннәр, телефон шалтыраган саен дерт итеп китүләр. 
23 сентябрьдә хәрби заданиегә керде. 26ысы Авдеевканың Селидово районы Украинск бистәсендә һәлак булган. Ленар белән бергә булган егетләргә дә чыктык, әлбәттә, алар бик аз. Тик күпмедер мәгълүмат бирә алды. Аларны дрон-камикадзе аулаган, иремнең муенына снаряд кыйпылчыгы эләккән дә, сыгылып төшкән. Ике ай көттек, эзләдек, өмет белән яшәдек. Гәүдәсе табылды, дип әйткәнче аның исәнлегенә өметләндек. Шул якта эвакуация булганга, 200нчеләрне алып чыга алганнар. Күңел тынгысыз бит, әле Ленар табылганчы, абыем белән Ростовка үзәк моргка барып кайттык. 14 ноябрь көнне без биредә булып, тиешле документларны тутырдык. Ленарның энесе Рәфәскә рәхмәтлемен, эшен, гаиләсен калдырып, ДНК үрнәген бирергә килде. Соңрак кына билгеле булды, Ленарымны шул ук көнне эвакуация отряды кичен китергән. Бер караганда, морг бик шомлы урын бит инде югыйсә. Әмма мин үзгә бер хис – җиңеллек тойдым, мин моны берничек тә аңлата алмыйм. Үзе яхшы күңелле, ярдәмчел булганга, аны туган ягына алып кайту кебек мәсьәләләр дә җайлы гына хәл ителде. Иң мөһиме, мөселманча юып. Киендереп озаттык. Әтиебезне җирләп, бераз вакыт узгач, улыбызның төшенә кергән. “Еламагыз”, дигән. Чөнки улыбыз аны поездга утыртканда да, җирләгән вакытта да нык кайгырды. 
Ленар һәм Илдар белән бәйле истәлекләрне барлыйм да, менә шулар күзгә ташлана. Илдар яу кырына кышын, шимбә көнне китте, Ленар – җәен, ял көне. Илдарның үлем хәбәре 25 гыйнварда килде, ә Ленарныкы – 26 сентябрьдә. Илдар – 2023 елда, Ленар 2024 елда һәлак булды. Илдарның гәүдәсен бер айдан соң, ә Ленарны ике айдан соң алып кайтып соңгы юлга озаттык. Илдар разведчик, Ленар штурмовик иде. 

Ленар өебезнең нуры, җаны булды. Ул кайтып керүгә, гүя, кояш чыккан кебек була. Хәзер аның белән бергә үткәргән һәр көн, мизгелне искә алам. Бергә җәяү йөрергә ярата идек, Отары бистәсен әйләнеп, зур түгәрәк ясап йөри идек. 
Балалар миңа каршы килеп, нәрсәдер әйтергә мөмкин әле, ә әтиләреннән курку бар иде. Әтиләренә карата ихтирам шуның кадәр зур иде. Әти әйтсә, шул – эшләнергә тиеш. Җитми ул безгә. Балалар ничек кенә тыелырга тырышсалар да, кайчак иң авыр вакытта бәргәләнәләр. Кечесе Айша, “Апа, абый үсте инде, ә мин әле бәләкәй, миңа әти кирәк бит. Ник ул бу хакта уйламаган икән”, ди.
Ничек яшәрбез аннан башка? Соңгы елларда исламга якыная башлавына сөенә идем. Соңгы елларда ураза тотты. Ә мин аның белән бергә намаз укырга хыялландым...ул алда мин арттарак, нәкъ мөселман кануны буенча. 

Сөйләшүебезгә Айгөл белән Ленарның уллары да кушылды. 
– Әти үзе коры булды. Әмма бөтен проблеманы чишә иде. Кечедән эшкә өйрәтте. Мин әле аңа үз хезмәт хакыма гармун алып бүләк итүем дә хәтердә. Ул аны уйнап, безнең күңелне күтәрә. Илдар абыйның истәлегенә багышлап җыр да өйрәнгән иде, аның белән горурланмый мөмкин түгел, – диде ул. 
Әлеге язмабыз Ленар Кәримов рухына дога булып ирешсен иде.



Өч бертуган: Фирүзә, Илдар һәм Ленар Кәримовлар

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

18

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading