16+

«Әзрәк дәшмичә тору кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр була»

18 февраля 2025, 09:55
3387
0
5
Уку өчен 4 минут

Буа районы Татар Буасы авылында яшәүче Козыревлар гаиләсендә кунакта булдык.

«Әзрәк дәшмичә тору кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр була»

Буа районы Татар Буасы авылында яшәүче Козыревлар гаиләсендә кунакта булдык.

Гөлназ апа белән Әбдерәхим абыйларның бергә тормыш итүләренә узган җәйдә 53 ел тулган. Бергә матур гомер итүнең сере нидә икән? 37 ел яшәгән җирләреннән китеп, кабат Буа якларына кайтуның үз хикмәте бар. Сүзне бүгенге геройларның үзләренә бирик.

– 10 класстан соң, Буа ашлык киптерү оешмасының лабораториясендә эшли башладым. Әбдерәхим биредә участковый булып хезмәт итә икән. Төнге унбердә генә кайта идек. Мин аны Җәүһәрия исемле кызны озата дип уйлыйм. Чынлыкта, миңа күз атуы булган. Шуннан ике ел йөреп, бергә кушылдык. Мин үзем тумышым белән шушы авылдан. Ул Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылыннан, – дип сөйли Гөлназ апа.

Буага кабат әйләнеп кайтып яши башлаганнарына да инде 18 ел булган. Моңарчы алар Чүпрәле районында 37 ел гомер иткәннәр. Буада 1971 елның июлендә никахлашып, октябрь аенда Чүпрәлегә күченгән булганнар. Шунда балалар туа, аннан башлы-күзле булалар. “Бер кызыбыз Кильдураз авылында тормышта, мәктәптә 33 ел завуч булып эшләде. Икенче кызыбыз да хәзер бездән ерак тормый. Без инде кабат бирегә балаларга ярдәмгә дип күчендек. Берничә ел эчендә йорт та салдык”, – дип сөйли Гөлназ апа.

Гомер буе яшәгән җирдән аерылып китү рәхәт түгелдер ул. “Минем өчен бик авыр булды. Иптәшемне әйтә алмыйм. Елап-елап киттем”, – Гөлназ апа. Әбдерәхим абыйга да җиңел булмаган икән. “Авыр инде. Бергә эшләгән, бергә тормыш иткән җирләр. Мин анда гомер буе торган. Борындыкта мин яшьтән бирле, абыйлар да шунда иделәр. Монда килеп яшәрмен дип уйламадым да. Балалар хакына күчендек. Шунда яшәгәч, чуашларга кадәр хөрмәт итә иде. Кечкенәдән үк вагоннар бушатып йөри идек», – дип сөйли ул.

Менә шулай кабат яшьлектә эшләгән урыннарга кайтырга насыйп була үзләренә. Яңа җиргә дә инде ияләнәләр. Әбдерәхим абый әйтмешли, мондагы халыкны да яхшы белә алар. Тормыш, кем әйтмешли, шушында башланган ич.

– Кызым Ләйсәнә, туганымның хатыны Нәсимә бик чакырды. Ызбаны салганда Шамил кияү бик булышты, барысына да рәхмәт. Бик нык ярдәм иттеләр. Хәзер оныклар, оныкчыклар белән мәш киләбез, – дип сөйли Гөлназ апа.

Ярты гасырдан артык бергә яшәү зур гомер кичү дигән сүз. “Әбдерәхим беренче мәхәббәтем булды. Һинд киноларында нинди ярату, мәхәббәт бар, менә шулай яраттым. Бер секунд сөйләшмичә торсам да, авыр була. Төп нигезем теге урамда гына иде. Очраша башлагач та, бакча башындагы “двор ызба”сында телефонга дәшеп, сөйләшә идек», – дип сөйли Гөлназ апа яшь чакларны сагынып.

Әбдерахман абый да бер күрүдә бу кыз минеке булачак, ди. “Гөлназны беренче тапкыр заготзернода күрдем. Минеке булачак дидем. Аңа бик рәхмәтле мин. Ир-ат үзен-үзе карап бетерә алмый. Эшләгән чакта төнге берсез, икесез кайтып керми идем. Өйдәге бөтен эш аңарда булды. Мин акчаны яратмыйм. Миңа эш кенә булсын. Бөтен тормышны алып баручы Гөлназ булды”, – ди Әбдерәхим абый. “Шушы ызбаны салып чыктык. Аны ялга җибәрмиләр. Ул эштә булмаса, эш өчен дә җавап бирәм әле. Сельсовет якын, шуңа өйгә кереп җитәләр иде”, – дип елмая Гөлназ апа.

Тормыш бәрәкәтле, нигез игелекле булсын дибез. Шунда бергә-бергә бәхетле яшәү өчен күп тә кирәкми кебек. Ә менә бергә озак яшәүнең серен Гөлназ апа дәшми торуда күрә. “Әзрәк дәшмичә тору кирәк. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. 27 ел авылда җитәкче булып эшләде. 11 ел участокта иминлек саклаганда бик авыр вакытлар булды. Көтеп алам, озатып куям. Әбдерәхим абый ап-ак күлмәкләр, үтүкләнгән чалбарлар киеп кенә йөрдең, калган гомереңне дә шулай яшә, дип теләделәр бервакыт. Чиста йөрткәнгә шулай дип әйттеләр. Өйдә эш эшләнгән, терлекләр каралган. Элек малны күп асрый идек бит. Минем эшем дә җиңел булмады. Товар контролендә товар кассиры булып эшләдем. Ике кызыбыз үсте. Берсе педагогия, берсе медицина буенча укыды», – ди Гөлназ апа.

Әбдерәхим абый бергә яшәүнең сере бер-береңә юл бирүдә, дип саный. “Характерым алтын дип әйтә алмыйм. Гомер буе кешеләр белән эшләргә туры килде. Әйткән вакытта әйтәсең, аннан авыр була. Шуңа да бер-береңә юл бирү сорала. Савыт-саба шылтырамый тормый. Бер-береңнең хәленә керергә кирәк. Үзем генә эшли алам дип тә әйтеп булмый. Эшләп бетерә дә алмыйсың, булмый да ул. Бер кешегә генә бөтен нәрсә дә кыен”, – ди ул.

Козыревларга карап, парлы булуларга ни җитә дип уйлап куясың. Әнә күпме бергә үтелгән юллар, ул гомер аларныкы гына. Шуңа да аларга бик кадерле ул бергә яшәгән еллар.







Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading