16+
#Язмыш 01 апреля 2025, 14:28 Уку өчен 7 минут
3768
0
10

Гыйбрәтле язмыш: «14 көн үз әнием белән яшәп калдым мин...»

01 апреля 2025, 14:28
3768
0
10
Уку өчен 7 минут

Зур Сәрдек авылында язмышы башкаларга охшамаган Гыйният абый яши. Геннадий-Гыйният тормышының сценариесе буенча хәтта кино да төшерергә мөмкин.

Гыйбрәтле язмыш: «14 көн үз әнием белән яшәп калдым мин...»

Зур Сәрдек авылында язмышы башкаларга охшамаган Гыйният абый яши. Геннадий-Гыйният тормышының сценариесе буенча хәтта кино да төшерергә мөмкин.

Аның сөйләгәнен тыңлаганда ничә тапкыр тамакка төер утырды икән...

Газета укучыга аңларга, укырга аңлаешлы булсын өчен, һәм күләмле булганлыктан, язма монолог форматында әзерләнде.

 - Мин, Хәбибуллин Геннадий-Гыйният Ярулла улы, 1946 елны дөньяга килгәнмен. Яз аенда, апрельнең 16сында Владимир өлкәсе, Меленковск районының Коровино авылында беренче сулышымны алганмын. Әнием рус милләтеннән – Скачкова Зинаида Ивановна иде. Әти белән сугыш вакытында таныша алар, өйләнешеп, мин тугач, әтинең туган авылы Зур Сәрдеккә кайтканнар. Әтинең әнисе үзе генә, ике апасы инде тормышта булган. Әти кайтып күрешеп кенә киләбез, дигән булса да, китмиләр, көн арты көн үткән: әни май заводында сәркатип булып урнашкан, колхоз эшенә дә йөргән. Аңа, телне белмәгәнлектән, татар авылында яшәве авыр, уңайсыз булгандыр дип уйлыйм, күрәмсең, әтинең апалары белән дә бер-берсен ошатмаганнар. Үзара аңлашылмаучылык гел чыгып кына торган. Авылдагы участок дәваханәсендә туган сеңлем Риммага сигез ай тулгач, әти әнине туган ягы Ростовка озата. Әле алай гына да түгел, әни өченче баласына – сеңлем Людмилага авырлы да була. “Әйдә, син бара тор, малайны хәзергә монда калдырабыз, бераздан килербез”, - дип әйтә ул аңа. Минем 3 яшьлек чагым, әнинең киткәнен ничектер төштәге кебек кенә хәтерлим. Бәлки үкси-үкси елап калуым шулай күңел төпкелендә чагыладыр. Әмма әти аның янына башкача бармаган. Станциягә әни белән сеңлемне фронтовик, озак еллар шофер булып эшләгән Зәки җизни илтеп куя. (Еллар үткәч, бу турыда сөйләшкәндә уңайсызланып сүз кузгаткан Зәки абыйга синең бер гаебең дә юк, дигәнемне хәтерлим.)

Тормыш бит инде бу, әти әнине озатып җибәргәннән соң, берникадәр вакыт үткәч, ире сугышта үлгән, аннан бер кызы калган Хәлимә исемле икенче хатын белән очраша башлый, аннары бергә кушылалар. Минем әни белән аерлышмаганлыктан, алар язылыша да алмадылар. Үги әни дип әйтсәм дә, миңа бер дә начарлыгы тимәде аның, юк, юк, үги әни шикелле булуын сизмәдем, миннән соң туган туганнарым белән дә гомер буе аралашып яшибез. Мәктәптә 9 сыйныфны тәмамлагач, Янилдә СПТУ ачыла икән, дигән сүз чыкты. 1962 ел иде бу, күңел кузгалды. Мин дә шунда укырга китеп бардым. Төркемнең мастеры бик яхшы кеше - Югары Казаклардан Рифат абый Шәрәфиев иде, трактор фәненнән Борис абый Терентьев укытты. Бер елдан тракторчы таныклыгы белән авылга кайттым. Васил абый Шәймәрданов, Хәйдәр абый Гафиятуллин белән бергә эшләдем. Сүз уңаеннан, ул чорда хуҗалык җитәкчесе легендар Камил абый Шакиров иде. Менә дигән җитәкче, ул килгәч, халыкка эшләгәне өчен акча түли башладылар. Аннан соң эшләгән Габделхәй абый Шәмсетдинов та колхозчыларга бик әйбәт булды. Укытучылар син мәктәпне бетердең яңа бит, кичкесендә дә укы дип, өйгә үк төшеп чакырганлыктан, укырга йөрергә туры килде. Кичләрен кайтканда Түбән Үрәс авылыннан килеп, мәктәптә математика укытучы булып эшләүче, күршеләрдә фатирда торучы Мөшәвирә апаң белән таныштым. Өйләнгәндә миңа 29 яшь иде. Шөкер, төрле чак булгандыр инде, начар яшәмәдек аның белән, быел җәйгә кавышканга 50 ел тула. Бу минем “башка чыгып”, үз кулларым белән салган өй. Өйләнешкәнче кызлар белән йөргәләгән булды. Әмма “марҗа малае” булуымны белгәч, кызлар башкача аралашмыйлар, шундый уңайсызлана идем. “Марҗа малае” икәнлегемне мәктәптә укыганда ук әйттеләр, шулай тиеш булмаса да, малайлар үртиләр иде. Әмма мин үземне кыерсыттырмадым.

33 яшемдә без Мөшәвирә апаң белән әни янына чыгып киттек. Алдан ук әйтеп куям, без беркемнән дә гаеп эзләп бармадык. Әниемне күрәсе килү теләге коточкыч көчле иде миндә. Нинди кеше икән ул?! Ни өчен аңарчы бер дә бару уе булмады икән дип сорыйсыңмы? Мөшәвирә апаң әнә ул вакытларда баш эшләмәгән инде дисә дә, малайларның үртәүләре шуның кадәр йөрәгемә сеңеп калгандыр дип уйлыйм, бәлки “марҗа малае” буласым килмәү теләге дә йогынты ясагандыр. Хәзерге акылым белән уйлап карыйм да, нишләп ташлап китте икән дигән үпкәм дә булгандыр, дим. Өйләнешкәч, әтидән алимент түлисең бит, адресын бир әле, дигәнемне хәтерлим, бирмәде. Ә адресны без Кукмараның паспорт өстәле аша бер атна эчендә таптык, иң элек хатлар алыштык. Матур итеп яза иде әнием хатларны. Берсендә әни Яңа ел бәйрәменә чакырып хат язды, шушы киемнән булам дип, фотосын да салды. 1979 елның 24 декабрендә Казаннан самолет белән Ростовка очтык. Буш кул белән барып булмый бит, җитәкчебез Габделхәй абыйга кереп, хәлне аңлаттым. Ул миңа эшләгәнемә шул еллар өчен бик зур сумма - 2 мең 600 сум акча бирде. Бик сөендем, бүләк итеп, әнигә, сеңелкәшләргә өч мамык шәл, күчтәнәчкә бер чемодан ит алдык. Башка әйбер юк, әмма рәхәтләнеп тотарга кесә тулы акча бар. Ростовка билет бәясе 31 сум иде.

Самолет билгеләнгән вакытка алданрак төште. Аэропорт каршысына чыгып бастык, ә әни күренми. Таксистлар йөгереп килде, кулда адресы бар, әмма әнине көтмичә китәргә ярамый. Әнием аэропортның икенче ишегеннән килеп чыкты... “Мин сине таныйсы булганмын икән, улым, “капкач күк” әтиең”, - дип кочаклап алды. Елый да елый, Мөшәвирә дә елый, ә миңа ярамый! Тамакка килеп төялде, эндәшсәм, шунда ук елап җибәрәчәкмен... Аны кочаклаган көе торам. Шул арада сеңелкәшләрем дә килеп җитте.

Ул күмер ягып җылытыла торган ике катлы, 24 фатирлы йортта берүзе яши иде. Сеңелләремнең үз тормышы. Әни белән уртага салып, барысын да сөйләштек. Ул беркем хакында да бернинди начар сүз әйтмәде, әти турында да, әби турында да. “Улым, анда кайткач, кемнәндер үч алырга, гаеп эзләргә уйлама да, гаеп икебездә дә булгандыр, син бөтен кешене дә гафу ит”, - диде. Мин ризалаштым, әмма үз сүземне әйттем. “Болай эшлибез, әни. Мин моңа кадәр сиңа бернинди ярдәм күрсәтә алмадым. Әмма мин тиеш идем! Син мине гафу ит, әни. Хәзер менә шундый мөмкинлек бар: әтинең үз тормышы, туганнарымның үзенеке. Җәй җиткәч, син безгә яшәргә кайтырсың, син беркемгә дә комачауламыйсың, тормышларын бозмыйсың”, - дидем мин. Әнием каршы килмәде. Туганнарына кунакларга бардык. Авылдашларны, күршеләрне исемләп хәлләрен сорады. Никадәр еллар үтсә дә онытмаган иде ул. 6 гыйнварда кире авылга кайтып киттек. Әти ул вакытта исән иде әле, кайткач сорады. Әни исән-сау, мин аны үзебездә яшәргә чакырып кайттым, дидем.

Әни әтине озак еллар көтеп яшәгән. Ростовка килгәч, татар кешесенә кияүгә чыгарга рөхсәт бирмәгән үз әнисе бусагасыннан да уздырмаган аны. Әни, 8 айлык Риммасын кочаклап, өченче баласына авырлы килеш Ваня абыйсына барып сыенган. Күрмәгәнен күргән инде ул мескенкәем. Башка кияүгә бармаган. “Әни, син бит бик матур хатын булгансың, ник икенчегә чыкмадың?” - дип сорадым. “Улым, үзең уйлап кара, үз атасына ярамаган бала кемгә, чит кешегә ничек кирәк соң?” - диде ул. Текстиль фабрикасында тәэминатчы булып, юк кына хезмәт хакына эшләгән. Кечкенә генә буйлы, какча гәүдәле, ике баласын берүзе аякка бастырган хатын иде ул.

...Ә 30 апрельдә, очрашканнан дүрт ай узганнан соң, Зур Сәрдеккә телеграмма килде. Дүрт кенә сүз язылган иде анда. “Әни үлде, күмәргә кил”. Ул вакыттагы кичерешләремне сөйләгәндә хәзер дә күңелем тула. Җир убылгандай тоелды. Киләм, көтегез дип телеграмма суктым. Казаннан туры рейслар юк иде. Пенза аша очтык. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, әле бу шәһәрдә дә бер тәүлек буе очкыч көттек. Аннан да телеграмма җибәрдем. Аэропортта сеңлем каршы алды. “Әнинең үлеме дөресме?” - дип сорадым. “Дөрес, Гена, дөрес”, - диде ул. Әни моргта, гәүдәсен бирергә әзерләп куйганнар иде инде. Миңа носилканың бер башыннан тотарга кушкач, ничек шуның кадәр каушау булгандыр, күтәрә алмадым. “Син бит ир кеше”, - дип, кулдан кире алып, машинага чыгарып салдылар. Әнигә бары тик 61 генә яшь иде әле...Андагы халәтемне сөйләп тә, тасвирлап та бирә алмыйм. Әнине карадым, бер дә үзгәрмәгән, шул матур килеш иде. Без очрашканда, чәчләре генә ап-ак булса да, чибәрлеген җуймаган, әмма калтырап тора иде ул. Гомере буе борчылып, көтеп, җитмәүчелек белән яшәгәнлектән, сәламәтлеге какшаган инде. Зина апа бик әйбәт кеше иде дип, аны озатырга халык күп килде.

 Әнине җирләгәннән соң, тагын Ростовка бардык әле. Сеңлем: “Безгә бик моңсу, Гена, килегез әле”, - дип чакырды. Үзләре дә гаиләләре белән Сабантуйга кайттылар. Әти күршедә генә яшәде бит, аларга чәй эчәргә дә керделәр. Кече сеңлем инде вафат, Римма белән һәрдаим сөйләшеп торабыз.  Шалтыраткач, иң элек Мөшәвирә апаңны сорый, синең алтын баганаң ул, күтәреп кенә йөрт, Гена, ди.

Сеңлем, әтиләрне хурларга ярамый. Әмма ялганламыйча яшәргә кирәк. Бу дөньяда дөреслекне маңгайга бәреп әйтәсе. Тормышта төрле хәлләрдә калырга мөмкинсең. Әтигә, яшәп булмаганлыгын аңлагач, барысын да уртага салып сөйләшеп, аңлатып аерыласы калган. Әни аның килмәгәнлеген аңлагач өметен өзгән. Язышкан барлык хатларын да саклаган иде. Улымның солдатка китәр, кайтыр чагы җитә, армия сроклары да үтеп китте дип, мине көткән. Сагындым, сагышландым, килерсең дип көттем, гомер буе улыма юньле хатын туры килсен, рәхәтлектә яшәсен иде дип теләдем, диде. Ул шуларны сөйләгәндә үз-үземне кая куярга белмәдем.

Үги әнидән туган балалар әтинеке булсалар да, аның беренче ире фамилиясендә иде. Чөнки әни белән әти аерылышмаган. Мәктәптә укыганда әти СельПОда эшләгәнлектән, сүзе үтә, барысы да журналда әти фамилиясендә йөрде. Ә менә техникум, институтларга кергәндә дөреслек кирәк булды. Шул чакта гына әти әнигә аерылышу турында хат яза. Берәү булса, холык күрсәтеп, әтине Ростовка ук чакыртыр иде. Әни, мәрхүмә, шундый яхшы кеше булган, Кукмараның тиешле оешмасына миннән башка гына аерылыштырыгыз дип рөхсәтен биргән. Менә бу очракта да аның йөрәгенең нинди мәрхәмәтле икәнлеге ачык чагыла.

Күпме акчалар эшләдем, әниемә хөрмәт күрсәтә алмадым, рәхәтләнеп тотарлык акча бирмәдем, мул тормышта яшәтмәдем дип, үз-үземне битәрлим хәзер. Ярый барганбыз, дим. Гомерлек үкенеч булыр иде. Күңелендә бернинди начарлык юк иде аның, очрашырбыз дигән ният белән аерылыштык бит. Булмады... Гомерем буе мине озата баручы сагыш белән яшим хәзер, намаз укыганда күңелем белән аннан гафу сорыйм. Әтинең бу гамәлен онытырга бик тырышсам да, барыбер күңелдән бөтенләйгә җуып атып булмый.

Шулай итеп, сеңлем, 14 көн үз әнием белән яшәп калдым мин...

Геннадий (документыңда шулай язылган) Хәбибуллин 37 ел буе “Коммунизмга” колхозында дизель тракторында эшли. Фидакарь хезмәте өчен ул 30 яшендә үк 3нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” исеме, башка күп кенә Мактау грамотлары, медальләр иясе.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Кукмара районы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

10

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading