Хәрби операция барышында Югары Ослан районы Октябрьск бистәсе авылы егете - 38 яшьлек Илназ Закиров 2024 елның 25 сентябрендә һәлак булган.
Кыю егетнең җәсәден 18 октябрь көнне Октябрьск бистәсендә җир куенына иңдергәннәр.
«Элемтәгә бик сирәк чыга иде»
Закировларның гаилә тарихыннан башлыйк әле.
Сәвия апа белән Илһам абый (инде мәрхүм) – икесе дә күрше авылларда туып-үскәннәр. Берсе Котлы Бөкәш авылыннан булса, икенчесе Сатлыганнан. Яшьләр кичке уенда таныша да очраша башлыйлар.
– Ул вакытта “Калинино” колхозы иде. Биредә алдынгы савымчы булдым. Авыл җирлеге, Татарстан Югары советы депутаты булып тордым әле, медальләрем дә шактый. Ирем гел яңалык эзли торган тынгысыз кеше булгандыр. “Әйдә, яшәү урынын үзгәртик әле”, диде бермәлне. Икенче балабыз Илназны тапкан гына идем, башка җиргә күченергә булдым. Чаллы якларына да барып карады. Әмма Югары Ослан районы күбрәк ошаган, күрәсең. Монда туганы яши иде. Ике кечкенә бала белән бирегә күчендек.
Яңа җирлеккә күченеп килгәч тә, үземне күрсәтергә, тормыш алып барырга кирәк бит әле. Сәвия апа балалар бакчасында, ашханәдә хезмәт куя. Кечесе Илназга җиде яшь, олысы Алсуга тугыз яшь тулганда гаилә башлыгы бу дөньядан китеп барган.
Ике бәләкәй бала белән чит районда берүзе калган әлеге сабыр ханым. Язмыш сынавына бирешмичә, күз яшьләрен эченә йотып, бар көчен сабыйларын аякка бастыру максатын куйган ул. Тормыш йөген берүзе тарткан әниләренә карап балалары да инсафлы, эшчән, тырыш булып буй җиткезгәннәр.
– Кул арасына керә башлаганнан бирле, төп юанычым да, төп терәгем дә Илназым булды. Мәктәпне тәмамлагач, үзе теләп Казан төзелеш училищесына укырга керде. Армиядә хезмәт итте. Аннан кайткач, Казанда төрле оешмаларда эшләде. Ялларда ашкынып авылга кайта, йортта ир-ат башкарырга тиешле нинди генә эшне алсак ат, аның куллары аша үткән. Кече яшьтән үк шундый күндәм, игелекле, миһербанлы булып үскән балалар алар, – дип уртаклашты Сәвия апа. - Яу кырына киткәннән соң элемтәгә бик сирәк чыга иде. Күп дигәндә ярты минут сөйләшәбез. 2024 елның октябреннән соң аларны, хәрби составларын яңартып, чыгарырга тиешләр иде инде.
Кременная янындагы көчле бәрелештә һәлак булган. Роталары белән камалышта калганнар. Җирләргә үзе белән бергә хезмәт иткән дуслары да кайткан иде. Аның сүзләре буенча, улым яу кырында бик каты яраланган иптәше «Альфа»ны алып чыгам дип кереп киткән дә, икесе өстенә дә дрон снаряд төшергән. Улым гомер буе шундый ярдәмчел булды. Туганнарын, мине һәрвакыт хөрмәт итеп яшәде. Беркайчан зарланмады. «Барысы да әйбәт булачак, борчылмагыз», - дип кенә әйтә иде. Улыбызны ябык табут белән җирләдек. Чөнки бер ай җир өстендә ятты алар. Ачтырмагыз, диделәр. Ничек елмаеп чыгып киткән, күңелебездә шундый булып саклансын дидек.
Кырыс чынбарлык көткән
Илназның тормыш иптәше, Лилия белән озаклап сөйләштек.
Илназ белән Лилия Казанда дискотекаларның берсендә таныша. Дүрт ел очрашып йөргәннән соң яшьләр туй уздырган. Бер елдан соң мәхәббәт җимешләре – кызлары Зәлинә дөньяга килгән.
– Бик яхшы күңелле кеше, чын ир иде. Тәвәккәл булды, үзе турында уйламады. Башкаларга яхшы булсын, гаиләсе исән-имин булсын - менә шул иде бөтен теләге. Елның 15 декабрендә дискотекада таныштык, дус кызым белән иде. Ул гел минем янымда йөрде. Мин аңа игътибар бирмәдем. Дусты Юрий белән минем иптәш кызым бергә аралаша башлап, Илназ минем номерымны Юрадан сорап алган. Ничәдер айдан соң йөреп киттек. 4-5 ел очрашканбыздыр. 2021 елның 30 мартында никах булды. 2022елның башында бергә яши башладык. Салават Күперендә фатир арендалап яшәдек. Балага уздым. 23 сентябрьдә повестка булуы турында әйткәннәр, 24 сентябрь көнне никахыбызны рәсмиләштердек. 25е көнне авылга кайттык. Ә 26 сентябрь Югары Осланнан алып киттеләр. ЭКСПОда бер ай тордылар әле. Илназны 1234 полк 2 батальон 1 взвод 5 ротага билгеләгәннәр. Беренче көннән үк Альфа, Хафиз (моңарчы “Шәһри Казан. Язмыш” газетасында алар турында язма чыккан иде) белән бергә булды ул.
Лилия белән махсус хәрби операциядә егетләрнең беренче көннәре турында да сөйләшеп алдык.
– Кнопкалы телефон иде һәркайсында. - дип искә ала ул көннәрне Лилия. - Иң хәлиткеч урыннарда булган алар. Әле берни аңламаган, моңарчы хәрбиләр тормыш белән яшәмәгән гап-гади авыл егетләрен кырыс чынбарлык көткән. Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз күргән михнәтләр аларның оныклары еллар аша килеп иреште. Берни абайламаган егетләр дронның да, «прилет»ның (дроннарның снаряд яки мина ыргытуы) да ни икәнен белә һәм аңлый башлаган. Беренче югалтулар да... Сватово ягында иде алар. Килеп кенә урнаштылар, окоп, блиндаж казый башладылар. Менә шунда беренче тапкыр «прилет» булган. Иремнең дусты Сережа һәлак булган. Ул көнне хатыны Светланага яздым: «Минеке хәбәргә чыкты, димәк, синеке дә тиздән язачак». Ул көне буе ватс аптан смс хәбәр көткән, ә ул гади смс булып килгән. Анда интернет юк бит. Шуңа элекке хәбәрләшү ысулы кала. Сергей язган. Света җавап биргән, язышулары соңгысы булган. Шул ук көнне Сергей һәлак булган, аның үлеме турында да миңа әйтергә туры килде. Илназ иптәшеннән ике-өч метр ераклыкта булган.
2022 елның 25 сентябреннән өеннән чыгып киткән Илназ 2023 елның 30мартында ялга кайткан.
– 29 ноябрьдә кызыбызны тудырдым, иремә шунда ук смс җибәрдем. Иртәнге 3 тулган иде. Бик авыр таптым балабызны. 3700 кило булып дөньяга килде ул. Сөйләшкәндә гүя шатлыгыннан елап та җибәрде бугай, әмма сиздермәде. Салкын дигән булды. Бераз вакыт үткәннән соң махсус фотосессия ясадык та, фотоларны посылка салып, җибәрдем. Шуңа нык куанган иде. Аларны йөрәк турысындагы кесәсендә йөрткән. Йокларга ятканда да шуларга карап сөенәм, дип сөйли иде ирем. Беренче тапкыр кызын 30 мартта күрде. Беренче тапкыр ялга кайткач кына кызын күрде, – ди Лилия.
Ләкин ял озакка бармый шул. Янә кырыс хәрби тормыш башлана.
– Бистәләрдә җимерелгән йортларда яшәгәндә аларга җиңелрәк иде әле, посылкалар да җибәреп тордык. Гадәттә, бу-тушенкалар, газ баллоннары, дарулар, кием-салым. Алга барган саен үзләренә окоп, блиндажлар казыдылар. Альфа хәтта коймак та пешерә иде. Бер посылка җибәргәндә хәтта таба җибәргәнем булды.
«Ашыкма әле, бала да кечкенә»
Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге "Радужный" микрорайонында фатир алган Илназ.
– Зәлинәгә 29ы бер яшь булганда ул өйдә иде. Бер бүлмәле фатирда яшәдек, 33 квадрат метр мәйданда ул безнең, кечкенә генә булса да, шундый матур ул. Әмма Илназым гына рәхәтен күрә алмады. Сентябрьнең ахырында аны өйрәтүгә җибәрделәр. Бер блиндажда 20шәр кеше торалар иде. Салкын тидереп бөтенесе чирләп китте әле. Илназны взвод командиры итеп тә куйдылар. Шуннан соң вакыты булмады, җитәкче булгач, гел кул астадагылары өчен кайгырды. Атнага ике-өч тапкыр шалтырата. Бала белән сөйләшә иде. Видеолар җибәреп тордым. Соңгы тапкыр 20 сентябрьдә сөйләштек. «Эшкә чыгарга кирәк», дидем дә, ә ул: «Ашыкма әле, бала да кечкенә», диде. 24 сентябрь көнне башка бер командирның хатыны шалтырата «Лилия, нык бул, «Охота» үлгән», ди. Ышанмадым моңа. Бутаганнардыр дип тә уйладым. Нинди генә хәлдә булса да, иң мөһиме исән булсын дидем. «Седой» дигән позывнойлы егетнең хатынына яздым, ул да бу хәбәрнең дөреслегенә инандырды. Аннан соң шул «Седой» да иремнең үлеменә ачыклык кертте. «Альфа»ны яу кырыннан алып чыгарырга кергән булган. Бер ай алып чыга алмадылар аларны. Көн саен волонтерга яза идем. Инде Ростовтагы моргка китергәч кенә, Арчадан Илнур абый Яруллин шуля кларда булган. Аның улы алып кайтып бирде иремнең гәүдәсен. Рәхмәт аларга, – ди күз яшьләре аша Лилия.
Фатирларының һәр почмагында диярлек гаилә фотолары. Һәркайсында Илназның елмайган, шат йөзе чагыла.
– Суыткычка магнитлар ясаттым. Илназның фотоларын карап тора аннан. «Кызым, бу кем?», - дим дә, «Әттә» ди бәләкәчебез. Инде бер елдан бирле әтисен күргәне юк бит аның. Иремне Октябрьскта җирләдек. Каберенә дус егетләре дә гел кайтып йөри. Илназның әтисе дә яшьли үлгән. Илназым да 38 яшьтә үлде. Алла боерса, 25 сентябрьдә еллык ашын уздырачакбыз. Ә шулай да барыбер кайтыр, шалтыратыр кебек. Аннан смс көтәм. Кызыма карыйм да әтисенең копиясе инде менә, хәтта кап төркеме дә икесенеке бер үк. Балага исемне дә әтисе кушты бит. Залесныйдагы балалар бакчасына йөрибез, - ди Лилия. - Мин аның янәшәсендә иң бәхетле хатын-кыз булдым. Әле бит истәлеге булып фото-видеолары гына түгел, кызыбыз да калды дип үз-үземне юатам. Миңа хәзер ничек булса да балабызны аякка бастырырга кирәк. Ләкин бу кайгыны ничек җиңеп чыгарга, алга таба яшәүне ничек дәвам итәргә икәнлеген генә аңлый алмыйм.
Альфредның апасы Тәнзилә Әминова да Илназ Закиров турында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты.
– Энем Альфред белән беренче көннән бирле бергә булган. Күрәсең, аучылык яраткандыр, шуңа «Охота» позывноен алгандыр. Табигатьне яраткан, хәтта балык тотарга да йөргәннәр, нишлисең, яу кырында ничек тә азык та табарга кирәк. Алар шул өч ел дәвамында Сватово, Кременная, Соңгы айларда Альфа белән икәү окопта яшәгәннәр, штурмга да бергә кергәннәр. Энем 22се үлгән, аларга артка чыгарга дигән фәрман килгәч, «Охота» мин Альфаны монда калдырмыйм дип йөгереп кереп киткән. Егетләр: "Барма, бик куркыныч, соңрак аның артыннан килербез", дигәннәр. Ә Илназ: "Юк, сез чыга торыгыз, мин үзем алып чыгам аны", дигэн. Альфаның гәүдәсе авыр да булгандыр инде, күтәреп чыкканда җиңелрәк булсын өчен бронежилетын салдырганда алар өстенә дроннар һөҗүм иткән. Охота мизгел эчендә үлгән. Икесен дә бик кыенлык белән алып чыктылар яу кырыннан, ул җирлектә дроннар бик каты атып торды, дип сөйләде соңрак алар белән хезмәт иткән егетләр. Минем бар өметем "Охота"да иде, аңардан Альфа турында истәлекләрен сорармын дип хыялланган идем. Ул да 200нче дигәч икеләтә авыр булды. Энебезне алырга кергәч, үзе үк һәлак булган дигәч бу егет безнең гаиләбез өчен чын каһарман булды. «Охота»ны мин беренче тапкыр ялга кайткач беренче тапкыр күрдем. Аларны цирк янына каршы алырга төшкән идем, гәрчә алар белән энем кайтмаса да. Шул егетләрне күргәч, кочаклап алдым, энем «Альфа»ны күргән кебек булдым.
Илназ Закиров хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән.
Комментарийлар