16+

Яман чир белән интеккән хатын-кыз язмышы: «Тугыз ай буе күкрәгемдә шеш белән яшәдем»

25 апреля 2025, 14:22
4137
0
9
Уку өчен 4 минут

Онкология... Үзенең диагнозы турында ишеткәч, Галия Бәшированың барлык хыяллары бер мизгелдә чәлперәмә килә. Ни өчен ул?

Яман чир белән интеккән хатын-кыз язмышы: «Тугыз ай буе күкрәгемдә шеш белән яшәдем»

Онкология... Үзенең диагнозы турында ишеткәч, Галия Бәшированың барлык хыяллары бер мизгелдә чәлперәмә килә. Ни өчен ул?

Аңа нибары 52 генә тула бит... 

2016 ел була бу. Көннәрнең берендә, душ кергәндә, Галия күкрәк турысында бармаклары белән шеш барлыгын тоемлап ала. Башында туган кара уйларны шунда ук читкәрәк куа ул. Юк, бу һич кенә дә яман авыру була алмый, дип үз-үзен тынычландырырга тырыша. Әмма шунда ук үлем түшәгендә яткан әнисенең олы апасы турындагы хатирәләре яңара. Бик тә җәфаланып, әлеге дә баягы күкрәк яман шеше аркасында якты дөньядан китеп бара бит, мескенкәй. Юк, апасының язмышын бер дә кабатлыйсы килми бит.

Галия өч айлап йөрәгендә көннән-көн үсә барган куркуны йөртә. Табибларга баруны мөмкин кадәр суза ул. Ниһаять, бөтен ихтыяр көчен җыеп, Әлмәттәге хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Күңелендә бу онкология түгел дигән кечкенә генә ышаныч яши әле. Әмма туган көне алдыннан – апрельдә, биопсия нәтиҗәләре билгеле булгач, соңгы өмете өзелә. Яманлыгы югары дәрәҗәдәге шеш – бу диагноз аның өчен ахыр нокта кебек яңгырый.
Галиягә шунда ук 6 курс химия терапиясе билгелиләр. Капельница астында яткан  вакытларда аның күз алдыннан бөтен гомере узгандай була.

– Хәтерлим, беренче химиядән соң чәч тамырлары бик каты авырта иде. Тарак, пәке кебек, үлгән чәчләрне катламлап кисеп алгандай тоела. Һәр яңа курс алдагысыннан авыррак бирелде: мин озак тернәкләндем, ашый да, йоклый да алмадым, – дип искә ала Галия.

Шулай көн артыннан көн – июнь, июль, август, сентябрь, октябрь узып китә. Иң авыр чорында яраткан ире, кызы һәм улы аның төп терәк-таянычы була. Алар да аның белән бергә шушы катлаулы юлны үтә. Курс артыннан курс, көчледән көчле препаратлар. Эх, яман шеш кенә бирешми, тагын да үсеш ала. Галиянең авырту күкрәгеннән кан саркый башлый. Шунда нурланыш терапиясе үткәрү турында карар кабул ителә. Аны Казанга юллыйлар. Һәм могҗиза – дәвалану уңай нәтиҗәләр бирә, шеш кечерәя! Декабрьдә, ниһаять, аны операциягә алалар. Күкрәксез калу аны бер куркытмый. Авыруы гына китә күрсен.

– Бала көткән хатын-кызлар кебек, мин тугыз ай буе күкрәгемдә шеш белән яшәдем. Тугыз ай буе аны алуларын көттем. Ниһаять, Яңа ел алдыннан операция билгеләделәр. Шештән котылып, аңыма килгән көнем иң бәхетлеләрнең берсе. Минем өчен иң зур бүләк шул булды, – дип искә ала Галия.
Авыруны җиңгәннән соң, гомере буе инженер булып эшләгән Галия иҗатта җан тынычлыгы таба. Моңа кадәр 43 яшендә сәнгать мәктәбенә укырга кереп, аны тәмамлаган була ул. Яман шеш белән көрәшкәндә дә, онкопсихолог белән рәсем аша хис-кичерешләрен уртаклаша. Авыруны җиңгәч, Галия тормышын төптән үзгәртеп, ниһаять, күптәнге хыялын тормышка ашыра. 2018 елда ул “Карагыз, мин рәсем ясыйм”, дигән иҗади остаханә ачып җибәрә. Рәсем сәнгатенә өйрәтү өчен читтән торып педагогик белем дә ала.

Галиягә тиздән 61 тула. Онкология диагнозы куелганга нәкъ тугыз ел.  Ул үз тәненә, күкрәк турысындагы җөйгә карый да, үткән юлын искә төшерә. Авыру аны сындырмый, ә яшәү кыйммәтен ныграк тоярга ярдәм итә. Көчле рухлы хатын-кыз үзе теләгәнчә яшәргә, тулыкыйммәтле тормыш итәргә тырыша.

Шушы еллар дәвамында Галия бер туктамый гормональ дарулар эчә. Елына кимендә ике тапкыр тиешле тикшеренүләрне узып, табибка күренә. Авыруы турында да күпне белә хәзер. Белгечләргә барганда да, сораулар исемлеге төзеп килергә күнеккән. Бер ел элек ул Әлмәттә онкология белән авыручылар өчен ярдәм төркеме оештырып, “Без бергә” оешмасының бүлекчәсен җитәкләгән. Кайчандыр үзе кебек яман чир белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә булыша алуын тоя ул. Авыру белән беррәүгә дә бергә-бер калырга язмасын…


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading