16+
#Язмыш 25 апреля 2025, 15:28 Уку өчен 4 минут
1786
0
4

Яралы язмыш: улы да үзе кебек үк “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үсә

25 апреля 2025, 15:28
1786
0
4
Уку өчен 4 минут

Язмамның герое Мәйсәрә апа Нуриеваның йорты тирәсенә килеп җитүгә үк пөхтәлек, чисталык күзгә ташлана.

Яралы язмыш: улы да үзе кебек үк “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үсә

Язмамның герое Мәйсәрә апа Нуриеваның йорты тирәсенә килеп җитүгә үк пөхтәлек, чисталык күзгә ташлана.

Ишегалдының буеннан-буена тезелеп киткән мал абзарлары бүген инде буш торсалар да, бу йортта тырыш, уңган-булган кешеләрнең яшәвен исбатлаучы бер дәлил. Әкрен генә өй эченә узабыз. Йортның һәр почмагында чисталык, пөхтәлек белән беррәттән, ниндидер бер җылылык, яктылык хөкем сөрә. Хәер, инде сиксән сигезенче көзен каршыларга җыенучы Мәйсәрә апа үзе дә әле һаман чибәрлеген, нәфислеген һәм җитезлеген югалтмаган кебек. Гомер итү дәверендә чәчләрен агартырлык борчулары да, башын ташка орыр чаклары да шактый була аның.

Нуриева Мәйсәрә Нури кызы 1937 нче елның 20 нче сентябрендә Тулуш авылында дөньяга килә. Әтисе гаиләсен ташлап чыгып киткәндә әле күкрәк баласы булып  кына кала ул. Әнисе Хәмидә карчык гомер буе ирен көтеп яшәп, гомерен ялгыз уздыра. Тик әти кеше әйләнеп кайтмый. Бар тормышын кызы Мәйсәрә багышлый Хәмидә карчык. Аның өчен әти дә, әни дә була. Кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсә Мәйсәрә. Тик беркайчан да “Әти” сүзен әйтү насыйп булмый аңа. 7 класс белем белән әллә кайларга омтылмый ул, авылда калып,  әнисенә ияреп колхоз эшенә йөри.

Кыз бала әнисе язмышын кабатлый, диләр. Унтугыз яшендә зур өметләр баглап тормышка чыккан Мәйсәрәгә ир хатыны булып озак яшәү насыйп булмый: гаилә башлыгы армиягә китә дә, шул китүдән, суга төшкәндәй, эзсез югала. Ире киткәндә  карынында биш айлык кына булып калган улы Минеханны таба Мәйсәрә. “Акылына килеп, гаиләсенә әйләнеп кайтыр”, дип көткән өметләре акланмый аның. Улы да үзе кебек үк “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үсә. Шулай итеп Мәйсәрә әнисе язмышын кабатлый. Минеханы бераз кул арасына керә башлагач, колхозга сыер савучы булып эшкә керә ул. Лаеклы ялга чыкканчы утыз елга якын колхозда сыер сава. Яшь, тырыш, чая, уңган-булган ханымга авыл җирендә дә бик тиз игътибар итәләр. 1967 нче елда утыз яшьлек Мәйсәрә депутат итеп сайлана. Дүрт ел депутат булып эшләү дәверендә дүрт гаиләгә йорт салырга агачлар юнәлтә, үзе дә 1970 нче елда яңа йорт салып керә. Чибәр, тырыш ханымга сүз катучылар да булмый түгел. Бар булганы белән улын тәрбияләүгә, колхоз эшенә бирелгән Мәйсәрә гаилә корырга ашыкмый. Тормышының мәгънәсе  булган улы Минеханның булуына куанып гомер йомгакларын сүтә ул. Улы да бәхет эзләп еракларга китми. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, ике ел Алабугада шоферлык курсларында укып кайта. Гомере буе колхозда шофер булып эшли. Насыйп яры – Гөлчирәне дә үз туган авылында таба ул. Сөйгәне  белән кавышып, бер ул, бер кыз үстерәләр.

Килен кайнана туфрагыннан, диләр. Мәйсәрә апаның килене дә авылда гына түгел, районда да абруйлы шәхес. Шактый еллар Шетнево-Тулуш мәктәбе директоры вазыйфасын башкара ул. Инде лаеклы ялда булуына да карамастан, җитезлеген, тырышлыгын югалтмыйча, яраткан эше өчен җан атып яши, һаман да тырышып эшли әле ул.

Оныклар туып, Минеханы йорт җиткезеп, башка чыккач, үзе салган йортта ялгызы яшәп кала Мәйсәрә апа. Алтмыш яшендә үз бәхетен сынап, ялгызлыктан туйган ханым янә тормышка чыга. Ул елларны әле дә сагынып искә ала ул.

– Биш ел гына яшәп калдык шул без. Ходай парлы булу бәхетен язмагандыр инде миңа, күрәсең. Күп итеп мал-туар асрадык, – дип, уйлары белән шул елларга “кайтып килде” әңгәмәдәшем.

Мәйсәрә Нуриеваның хезмәте хөкүмәт тарафыннан да бәяләнмичә калмый. 1966 нчы елның язында Мәйсәрә Нури кызы Кызыл Байрак ордены,  1976 нчы елда Ленин ордены,  ә 1988 нче елда Хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә.

Ләкин һәркем өчен иң зур бүләк – ул балаларының тәүфыйклы, миһербанлы һәм сау – сәламәт булуы, оныклар сөю бәхете, авылдашларың, хезмәттәшләрең каршында булган абруең һәм хәерле куанычлы картлыктыр, мөгаен. Мәйсәрә апа бу яктан чын – чынлап бәхетле кеше. Балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп, оныкчыкларының бәхетенә куанып, кереп хәл-әхвәлләр белешерлек күршеләренең булуына шатланып, һәрбер туган таңга шөкер итеп яши ул.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading