16+

Ике кабердә өч гомер: дүрт кеше гомерен өзгән Апас юлындагы фаҗига турында

Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында яшәүче Васил абый белән Мәрзия апа Юнысовлар “Шәһри Казан” газетасының иң якын дуслары. Васил абыйның гармунда үзе уйнап җырлаган видеолары социаль челтәрләр киңлекләребездә бихисап.

Ике кабердә өч гомер: дүрт кеше гомерен өзгән Апас юлындагы фаҗига турында

Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында яшәүче Васил абый белән Мәрзия апа Юнысовлар “Шәһри Казан” газетасының иң якын дуслары. Васил абыйның гармунда үзе уйнап җырлаган видеолары социаль челтәрләр киңлекләребездә бихисап.

Җыр күңелле, тормышны яратып, дөрес калеб белән гомер итүче бу парга хөрмәтебез чиксез. Кызлары Фирүзә белән уллары Фирдүсне дә шул үрнәктә тәрбияләүләренә гел соклана идек.
“Инде ничек яшәргә безгә?”
Оныклар сөеп, тормышның рәхәт мизгелләренә кинәнеп яшәгәндә тез астына китереп орган бу кайгы безне дә аяз көнне яшен суккандай итте... Ышанырлык та түгел. Ике оныгы туасын куанып көткән мәлдә зират капкасына сыенып еларлар дип кем белгән бит. Әгәр дә ике кабергә сыенган өч кешенең гомерен кире кайтарулар мөмкин булса, беләм, алмашка алар басар иде дә, тик нишлисең, һәркемгә үзенә язылганын кичәсе. Авыр аларның хәле, бик тә авыр. 
Йөрәк түзмәде шул. Кайтып килдек. Яңгыр явып торганлыктан, Зур Әтрәч урамындагы пычрак, елга дуены сыман, машинаны урамның әле бер, әле икенче ягына борып ташлаганда, ел саен җыела торган  үзара салым акчаларын да уйлап куйдым – кая куялар икән? Узган гасырда интектергән юлсызлык дигәне Әтрәч урамында яшәп калган микәнни... Бәлки кайчандыр таш та салганнардыр, анысын пычрак йоткандырмы белмим, ләкин юешрәк көнне бар икән монда хәлләр. Авыл эчендәге күперләре яңартыла – дәүләт программасы нигезендәдер, киләчәктә авыл эчендәге юлларын да ялт иттерсеннәр иде дә бит... 

Таныш капка моңсу каршы алды. Башка чакта машина тавышын ишетеп, Васил абый гармун уйнап каршы чыгар иде дә... Хуҗа белән ишегалдында ук күрештек. Ул безне танымады. Хәле хәл иде, озак карап торгач кына: “Гөлнур, Дилбәр...” – дип куйды. 
– Гомергә түбән иде кан басымым. Бүген 160ка менгән, башымны күтәрә дә алмыйм, кеше килсә миңа әйтмәгез дә, беркем янына да чыкмыйм, дигән идем, өйгә кергән су торбасыннан тамчы тама, чарасыздан аякландым, кияү белән менә шуны кайгыртыш. Кияү эшли инде, мин кирәк-яракның кайдалыгын әйтер өчен генә ярыйм. Авыр, инде ничек яшәргә безгә?.. Өйгә керик, Мәрзия апаң сезне күргәч, әзрәк ныгып китмәсме. Кайгы уртаклашучылар бик күп, һәрберегезгә рәхмәт, – диде Васил абый. 

Нәрсә дип әйтим, дөресен язам, өйдә каршы алган ике ханымның берсе хуҗабикә икәнлеген, Дилбәр, ник эндәшмисең дигән ым белән аркама төрткәч тә мин танымадым. Күз алдына китерегез, кара-каршы басып торган биш кеше арасында ике минутлык тынлык. Мәрзия апа үзе: “Кызкайларым гына...” – дип икебезне килеп кочаклагач кына аңыштым. Хәсрәт дигәне тез астына китереп сукса үзгәртә дә куя икән кешене... Елаштык та, сагышландык та, озак сөйләштек. Кайгы килгән йортта озак тоткарланырга ярамаганын белсәк тә тиз генә калдырып китә алмадык. 

“180 гардус борылыш ясый”
Фирдус – төпчекләре. Кызлары Фирүзә күрше авылда яши – Алабирдедә. Ире белән өченче сабыйларын көтәләр. Фирдүснең хәләле Резеда белән бер тирәдәрәк табарга тиеш булганнар... 
– Алдагы төнне йоклый алмадым. Васил төнге каравылда эштә, өйдә үзем генә, сыер бозауларга тиеш иде, абзар белән ике арада төн чыктым. Балаларның Казанга киткәннәрен беләм бит, күңел белән көтсәм дә, алардан да хәбәр булмады. Юлга чыксалар гел хәбәрдә иделәр, я кайтып җиттек, я кайтырга кузгалдык, диләр иде. Җыеп карадым, телефоннары тотмый торган җирдә ахрысы, дидем, алмадылар. Иртән Васил өйгә кайтып калды, мин эшкә киттем... – ди Мәрзия апа. 

Төн үзәгендә тормышларының астын өскә әйләндергән фаҗига хәбәре әле алар йортына кайтып ирешмәгән була. Мәрзия ханым, мал табибы машинасына утырып эшкә кузгалганда, тегесенең телефонына хәбәр килә: “Ышандырырлык сәбәп тап та, Мәрзияне кире өенә алып кайт”, – ди аңа җитди тавыш. Алга ыргылган машина 180 градус борылыш ясый. Сыер бозаулаган дисең, ашыкма әле, аяклы хайванны белеп булмый, хәле соңрак та начарлана, ерак китмәдек, тагын бер күз салып килик, ди. Мәрзия ханым моңа куана гына. Кайталар, сыер күшәп тора, бозавы да әйбәт кенә, аякланган, әнисен имәргә тырыша. Капка төбенә чыккач, мал табибы Мәрзияне утыртмыйча, сезгә хәзер кешеләр килергә тиеш, дип үзе генә кузгала.
– Мәрзияне  бастырып калдыргач та йөрәк чеметеп куйды. Нидер булган, дидем. Без әле капка төбеннән дә кермәгән идек, карыйм, урам буйлап машина килә. Ак халатлы кызлар да төшеп басты, сүз катмастан Мәрзияне килеп тоттылар. Әйтегез дөресен дидем. “Икесе дә үлгән бит... Бик каты юл фаҗигасе булды узган төндә”, – диләр... Бөгелепләр төштек. Мәрзия укол белән генә яши әле дә. Кодагыйлар белән хәбәргә чыктык. Аяктан екты бу хәлләр ике якны да. Балаларны җирләгән көннән бирле төнлә 5 кенә минут та йоклап булмый. Баш авырайды, гәүдә хәлсез, 15 кенә минут онытылып йоклап аласы иде дә, ял кирәк, ләкин күзне йокы алмый, әллә дарулар эчеп караргамы икән... – ди Васил абый. 

Казан–Ульяновск юлының юл төзелеше барган Зур Күккүз авылы янында светофор тора. Казаннан кайтып килгәндә Фирдүс белән Резедә әнә шул урында туктыйлар. Цемент төягән “Foton” йөк автомобиле светофорның яшел уты кабынганын бер-бер артлы тезелешеп көтеп торучы берничә машинаны, каты бәрелеш көче белән иң алда торган “КамАЗ” машинасы астына дыңгычлап, этеп кертә... Резеда белән Фирдүс тә, алдагы машинада булган ике Пенза егетләре шул урында җан бирә. Аларның берсенә – 25, икенчесенә 28 яшь. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең ялга кайтып, Пензадан Казанга килүләре була. Гомер өзелер өчен имин җирдә дә сәбәпләр анысы, аларның гаиләләренә дә сабырлык телибез, кайгыларын уртаклашабыз.

“Ир бала көткән икән...”
– Матур чакларында киттеләр. Фирдүскә – 29, Резедага 27 яшь иде. Авылны яратты бит улым, яныбызда калды. Резеда белән очрашып йөри башлагач та, йорт салырга керештеләр. Алдан минем белән утырып сөйләште. Әти, шундый ниятебез бар, диде. Апаста Резеданың әбисе нигезе булган, әле бит үзәктәрәк йорт урыны табуы да ни тора. Бер бөртек каршы сүз әйтмәдем, улым, матур яшәгез, картлыккача тиң гомер итегез, без биш куллап риза, хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез, тормышыгызны күтәрешәбез, дидем. Йортны матур итеп җиткерделәр. Инде ут кертәсе дә, эчке эшләре әз-мәз, җиһазлар гына алып куясы калган иде. Ике ай элек кенә никахлаштылар. Дөрес, загс белән язылышмаган иделәр. Вакытлыча яшәп торырга Апастан бер бүлмә таптылар, анысын да көч-хәл белән. Мунчага кайтып китсәләр дә кунарга калмый иделәр, сезне борчымыйбыз, диләр иде. Әле Фирдүснең туган көненә бөтен туганнар, кодагыйлар белән шушында җыелыштык. Кечкенә бүлмәдә кунак сыйлый алмыйсыз, монда кайтыгыз, дидек , – ди Васил абый.
– Киленем булса, кызым дип кенә эндәшер идем, – ди торган идем. Әллә соң балаларга озын гомер теләмәдекме икән, дип үз-үземне ашыйм, ә бит гел изге теләктә идек, бәхетле булсыннар дип сорадым Аллаһыдан. Бик матур ярлар иде, күзләр тидеме икән әллә, диләр. Авыл ягына кузгалсалар, әни нәрсә кирәк, нәрсә алып кайтык, дип шалтырата иде Резеда. Фирдүс әле Казанда укыганда да гел ике сумка күчтәнәч тутырып кайтыр иде. Беркайчан да, бервакытта да өйгә буш кул кайтып кермәде ул, кулында гел сумка, сумка тулы күчтәнәче булыр иде балакаемның.  Соңгы көнне дә торт күтәреп кайтып керде. Үләсе көннәрендә бу, иртән. Утырып чәй эч, дидем. Резеда көтеп тора, дип ашыкты. Баскан килеш кенә мин ясап биргән бер чынаяк чәйне йотып куйды, пилмән салам дидем, каршы килде. Алдан куркыныч төшләр дә күрдек, кем белгән бит, берсен дә аларга юрамадык. Безнең урамда 80 яшеннән үткән олы карт абзый авырый иде. Су гына йотып торды. Балалар никахы көнне китеп кенә бармасын дип курыктык. Үткәрде. Ул да үлеп китте, менә аның җидесеннән соң яшьләрне күмдек, – ди Мәрзия апа.

Резеда йөкле була. Әмма алар әти-әниләренә әйтергә ашыкмыйлар. Сюрприз ясарга уйлыйлар. Мәрзия апа, сизенгәләп, читләтеп кенә тел төпләрен дә тартып карый, әмма Фирдүс белән Резеда су капкандай дәшмиләр. Моргта дәлилләнә – Резеда ир бала көткән икән. Сабыйны ана карынында, әнисенең йөрәк астында килеш калдыралар. 
– Кодагыйлар да каршы килмәде, икесен дә янәшә Зур Әтрәч зиратында җирләдек. Башта Резеданы җыештырып бирделәр, авылына алып кайтып берәр сәгать тоткач, безгә алып килделәр. Йөзләрен ачып күрсәтмәделәр. Моргта кисәттеләр, күңелегездә матур килеш калсын, каядыр киткәннәр дип кенә дип кабул итегез, диделәр. Аңлыйсыздыр, андый бәрелештән соң, үзең юып, кәфенләрлек төзеклеге дә калмый инде мәетләрнең... – ди Васил абый. 

Резеданың әнисе Ләйсән ханым Бикбаева да тумышы белән Зур Әтрәч авылыныкы икән. Яшьләрнең ашларын да беренче көнне егет өендә, икенче көнендә кыз йортында бергәләп укыталар. Инде хәзер аларга бер кайгыны бүлешеп яшисе. Сабырлык телибез бу ике гаиләгә, бетмәс-төкәнмәс булсын иде ул сабырлык. 
– Безнең теләк бер генә, бәрдерүче егетне төрмәгә утыртырга теләмибез, аның да баласы, әти-әнисе бар. Ләкин алдашмасын ул, тормозлар тотмады, ди икән. Читкә дә алмаган бит, нигә дип өсләренә килеп менгән? Телефонда кайткан ул. Чын дөресен әйтсен. Әти-әнисе килгән диләр, ләкин без алар белән сөйләшерлек хәлдә түгел идек, – диде Мәрзия апа саубуллашканда. 

...Күрәчәкләр күз йомдыра диләр, сак булсак иде юлларда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

35

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading