16+

Көрәшче егет көрәшче булып китеп тә барды...

04 июня 2025, 11:11
4866
0
3
Уку өчен 5 минут

Халидә апа яңа урамдагы өр-яңа йортка күз сала да: «Ут янмыймы, Рәниф өйдә түгел микән?», дип үз-үзенә сорау бирә.

Көрәшче егет көрәшче булып китеп тә барды...

Халидә апа яңа урамдагы өр-яңа йортка күз сала да: «Ут янмыймы, Рәниф өйдә түгел микән?», дип үз-үзенә сорау бирә.

Әмма җавабын үзе дә белә бит ул. Шул чакта күңелне әйтеп бетергесез сагыш биләп ала. Күзләре яшь бөртекләре белән тула. 

Сер капчыгы чишелә
“Сезнең энегез Рәниф Гарифуллин яу кырында батырларча һәлак булган. Сабырлык сезгә”, диюләрен генә ишетә Халидә апа, күз аллары караңгылана. 
Ул – кыю егетнең әтисе ягыннан бертуган апасы. Энесе турында күз яшьләрен дә яшермичә, йөрәкне эретерлек сүзләр белән шулкадәр якын итеп, тыныч кына, еламыйча сөйләде Халидә ханым.

– Күз алдыбызда үскән бала ул, – дип, тын да алмыйча бәян итте ул. –Безнең төп нигездә туып тәпи китте. Аннары алар, күрше Норма авылында фатир алып, шунда яшәделәр. Әмма ял булган саен безгә менәләр иде. Бик күңелле яшәдек. Тик менә аларның гаилә касәсе генә китек булып чыкты. Абыем 2010 елда тромбы шартлап үлеп китте. Эшенә барырга чыккан булган. Киленебез, ягъни Рәнифнең әнисе 2019 елда инсульттан соң уңайланып киткән иде, санаторийга барып кына җиткән дә, гомере өзелгән. Әтисе – 45тә, әнисе 51дә китеп бардылар. Гаиләдә ике бала үсте алар. Алиябез хәзер Кукмара районында кияүдә, дүртенче бәбиләрен көтәләр. Ике туган бер-берсенә нык терәк, таяныч булды.

Рәниф Гарифуллин – Балтач егете. Әтисе Кили авылыннан, әнисе Иске Салавыч авылы кызы. Икесе дә гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли. Ике бала – Рәниф һәм Алия туа.

Норма урта мәктәбендә белем ала Рәниф. Яхшы укый, тәртипле, әмма бик тә оялчан бала була. Яшүсмер чагында музыка белән кызыксына, үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнә, китап укый, спорт белән шөгыльләнә. Дуслары арасында тормышка карашы белән хөрмәт казана. Аннан төзелеш көллиятенә укырга керә. Әмма тәмамламый, әтисе кебек эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән хәрби булырга хыяллана ул. Әмма сәламәтлеге буенча медицина комиссиясен үтә алмый. Һәркайда үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә. 

Эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштергән егетнең хезмәтләренә ихтыяҗ зур була. Башка иптәшләре белән районнан-районга йөреп шабашкага эшлиләр. Хәрби булу, Ватанны саклау хыялы аңа тынычлык бирми. Шуңа махсус хәрби операция башлану белән, мобилизацияне дә көтмичә, үз теләге белән шунда китә. Контракт буенча китәргә теләге булуы турында беркемгә дә әйтмәскә тырыша Рәниф. Хәрби комиссариатка барып барысын да белешә, сораша да, комиссия үтү өчен хастаханәгә юнәлә. Менә шунда гына сер капчыгы чишелә. 

«Синнән качып торам, ди елмаеп»
 – Барыбыз да аны китмәскә үгетләп карадык, – ди Халидә апа – “Мин бармасам, башкалар бармаса, Ватанны кем саклар?” – диде. Менә шундый үз иленең патриоты иде инде минем энем. 12 июльдә контракт төзеп китеп барды ул. Акча өчен киткән дип уйлаучылар да табылыр. Ялгыш фикер, акча, баю турында уйламады. Әтисе ак кирпечтән төзи башлаган өйне тергезеп бетерде. Өе әнә ерактан ялт итеп балкып тора. Иптәшләре дә бик каты ярдәм итте төзүдә.
Кече яшьтән үк көрәш белән җенләнә Рәниф. Ничәмә-ничә тапкыр авыл, район Сабан туйларында катнашып җиңүләр яулый.
– Имгәнәсең, дип әрләп бетерә идем үзен. Ә мин үзем бәйрәмне оештыручы, гел комиссиядә утырам, энем шыпырт кына килә дә, миннән: «Халидә апай, призга нәрсә анда?» дип сорый, әрләп ташлыйм шунда. Төгәл елын әйтә алмыйм, ничәнчедер елны Норма авылында Сабан туе батыры да булып калды. Үткән елны да катнашты ул Сабан туе көрәшендә. Яшел футболкасын кигән дә мәйдан янында басып тора. Күзем төшеп килдем янына. Нишләп торасың монда, дим. Синнән качып торам, ди елмаеп. Тагын миннән эләкте моңа. Көчле көндәш туры килде дә, ул икенче урынга калды. Бүләген дә күрсәтте әле, – дип горурлыгын сиздерми Халидә ханым. 

Туган көнендә алгы сызыкка кергән
Үткән елның язында Халидә апасы янына килә дә, Рәниф: «Әнинең вафатына көзгә 5 ел була. Корьән ашы үткәреп алырбыз әле», ди. Ярый, үткәрербез, энем, ди Халидә апа. Тик әнисенекен генә түгел, кыю егетнең үзенең дә ашын үткәрергә язган күрәсең. 

– 2024 елның 12 июлендә юлда иде инде ул. Донецк ягына җибәрәләр, диде. Ә 13ендә ул тиешле урынга барып җиткән иде. 22 июльдә языштык. «Ни хәлләр?» дип сорагач, «Ярый инде», диде моңсу гына. «Посылка салыйммы, барып җитәрме», дигәч, «Берни дә кирәкми, барысы да бар. Тиздән передовойга керәсе», дип җаваплады. Позывноең ничек дип сораган идем, «Хорек» дип язган. Ни өчен, дип төпчендем. «Бервакыт бер кинода шундый позывнойлы егет бар иде. Менә шуны алдым», диде. 25 июльдә соңгы тапкыр язышканбыз. Алгы сызыкка кертәләр, диде. 27 июль – туган көне иде, шул көнне алгы сызыкка керде. 6 августта ватс апкка кереп чыккан дип күренә. 6 сентябрьдә вафат дип язылган моргтан бирелгән. 

2024 елның 6 сентябрендә иртән Донецк Халык Республикасының бер торак пункты янында дошманның терәк позицияләрен штурмлаганда снаряд шартлавыннан һәлак булган. Каршы якның өзлексез утка тотуы да куркытмый аның иптәшләрен, Рәнифнең гәүдәсен тиз эвакуациялиләр. 2024 елның 8 октябрендә алып кайтып, шул ук көнне аны җир куенына салалар. Әтисе һәм әнисе янында җирләнгән ул, өчесе бергә яталар...
Рәниф Гарифуллинга нибары 34 яшь була. 

– Ул миңа һәрвакыт: “Елама, сеңлем. Минем барысы да яхшы”, – дия иде. Ә мин елыйм. Аңа карыйм да елыйм. Бик күп нәрсәләр турында әйтәсем, кочаклап аласым килә, – ди сеңлесе Алия сабыр гына. – Киң күңелле, олы йөрәкле кеше иде. Инде аның үлеменнән соң йортыбызны ике туганыбыз Наил алырга булды. Чит кеше алса да, бик моңсу булыр иде. Үзебезнеке булгач, җиңел сулап куйдык. Наил белән бергә уйнап үсте абый. 
Абыем киләчәк буын өчен зур горурлык. Ул кече яшьтән үк көрәшче булды, аның җиңү яулап алган бүләкләренең саны чиксез. Көрәшче булып китеп тә барды. Мәйданда түгел. Яу кырында..., – ди горурлыгын сиздермичә Алия Гарифуллина 

Моңлы тавышлы була Рәниф, гитарасын чиртеп моңлы көй сыздыра, шуңа кушылып җырлый да. 
– Кич белән клубка эшкә чыккан саен өенең утына күз салам. Элек бит тәрәзәсендә ут күрсәм, «Әһә, Рәниф кайткан», дия идем. Гел күз төшереп тора идем. Әнисеннән калган гөлләрнең дә һәрберсе исән. Аларны нык кадерләп, саклап тотты ул, – дип хушлашты Халидә апа.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Балтач егете Рәниф Гарифуллин «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading