Әлки районының Чуаш Кичүе авылында яшәүче Мөдәррис Низамов гомере буе туган авылында яши.
Армиягә генә барып кайта, шуннан соң авылдан беркая да чыгып китми. Хезмәт кенәгәсендә дә ике генә язу, колхозга эшкә керүе һәм совхоздан лаеклы ялга чыгуы язылган.
Тормыш аны балачактан сыный. 1935 елның гыйнварында дөньяга килгән малайга әтисе кочагында үсәргә туры килми. 1941 елда, сугыш башлану белән әтисен илне сакларга дип алып китәләр. Шул китүдән әтисе Вагыйз әйләнеп кайтмый. 1943 елда вафат була. Биш баланы әнисе ялгызы үстерә. Ике малай, өч кыз бер-берсенә терәк булып үсәләр.
“Сугыш чорының авырлыкларын сөйләп кенә бетерә торган түгел”, – ди ветеран. Балтырган, алабута, черек бәрәңге саклап кала аларны. Ә төп туендыручылары сыер була. Азык әзерләү ничек кенә авыр булмасын, сыердан ваз кичмәгәннәр, соңгы көчләре белән сыер асраганнар. Сыер сөтенә төрле үләннәр салып, аш итеп пешереп ашаганнар. Биш баладан бүген бер Мөдәррис абый гына исән-сау.
– Сугыш башланганда әтигә алты яшь була, – ди Казан шәһәрендә яшәүче кызы Рузалия Гобәйдуллина. – Әти гомере буе сыерга рәхмәт укып яшәде. Егәре беткәнче үзе дә сыер асрады. Шушы сыер булмаса без ачтан үлгән булыр идек, дип әле дә бик еш кабатлый. Гомере буе терлек кадерен белде. Колхозда да терлекчелектә эшләде. Атлар да, сыер-бозаулар да карады. Атын да җикте. Үземне белә башлаганнан бирле йортта ат асрады.
Юклык белән үсүе аңа тормышны башка күзлектән карарга этәрә. Авырлыкларга баш имичә яшәргә үзендә көч таба.
– Олы апабыз Рәшидә 1928 елгы иде. Әни белән апага тормышның бар авырлыгы төште. Ул вакытларны исемә аласым да килми. Әти сугышка киткәндә: “Улым, кайтам”, – дип чыгып киткән иде. Күпме зарыгып көтсәк тә, кайтмады. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда бар көчебезне колхозга бирдек. 12 яшемнән үгез җигеп басуда эшләүчеләргә су ташый башладым. Аякта чабата. Колхозда эшләүчеләрнең ул чорда тормышлары рәхәт булмады. Авыр заман туры килде безгә. Барысына да үзебезгә тырышырга туры килде. Хәзерге тормышлар Аллага шөкер, зарлана торган түгел. Ни ашасаң, ни кисәк барысы да бар, – ди Мөдәррис абый.
Мөдәррис абыйның тормыш алып барасы, әнисенә ярдәм итәсе булгач, укырга мөмкинлеге булмый. Дүрт класс белем белән кала. Үзеннән соң туган энесен шоферлыкка укыта. Ул чорда шоферлар зур һөнәр ияләре булып саналган. Идрис гомере буе авылда яши, узган ел 87 яшендә вафат була.
Язмыш аларны төрле яктан сыный. Мөдәррис абыйның сеңлесе Заһидә Дагыстан якларында тормыш корган була, яшьли вафат була, бер баласы кала. Әнисе, Гөлмиҗиһан карчык Дагыстанга барып шул баланы алып кайта. Бу вакытта Рифкатькә өч яшь була. Бергәләп шушы баланы тәрбияләп үстерәләр.
Үзенең тормыш юлында да аңа авырлыкларны Аллаһы Тәгалә шактый әзерләгән булып чыга. Гаилә корып, өч кыз баланы матур гына үстереп яшәгәндә 1980 елда хатыны Раушания 44 яшендә вафат була. Бу вакытта Мөдәррис абыйга – 47, олы кызларына – 18, икенчесенә – 16, төпчекләренә 13 яшь була. Яшьли тормыш юлдашын югалту аңа бик авыр була.
Әле ярый әнисе, энесе күршедә генә яши. Бер гаилә булып, кулга-кул тотынышып яшәүләре белән авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгалар.
– Ул безнең өчен әти дә булды, әни дә. Ул әле дә безнең өчен кайгыртып торуда, – ди Рузалия апа. – Ул безнең терәк, киңәшчебез. Гыйнвар аенда 90 яшьлегенә бөтен балалары, оныклары, оныкчыклары җыелдык. 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Әти авылда гомер итә, аның янына кайтып йөри алуыбыз белән бәхетле. Ике сеңлем авылда калды, алар әти белән Лаюза апага гел эшләренә булышып, үзләренә ярдәм итеп торалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар