16+
#Язмыш 25 апреля 2025, 16:00 Уку өчен 4 минут
2317
0
0

Сөйгән ярым соңыннан күрәлмас кешемә әверелде

25 апреля 2025, 16:00
2317
0
0
Уку өчен 4 минут

Мин һәрвакыт машина йөртергә хыялландым. Хәзер дә машина йөртүче хатын-кызларга сокланып карыйм.

Сөйгән ярым соңыннан күрәлмас кешемә әверелде

Мин һәрвакыт машина йөртергә хыялландым. Хәзер дә машина йөртүче хатын-кызларга сокланып карыйм.

Мөмкинлегем дә юк түгел. Укып, йөртү хокукы да алдым. Тик ул кәгазь инде ничә еллар буе тузан җыеп шкафта ята. 

Ә мин үземнең олы юлдан куркуымны җиңә алмыйм. “Күпме акча тотып укып йөрдең, йөртә дә беләсең, ник утырмыйсың инде машинага?” – диләр миңа дус-ишләр. Мин елмайгандай итеп кыенсынуымны яшерәм дә, берни әйтә алмыйм. Сәбәбен беләм югыйсә. Менә бүген шуны сөйләргә булдым. Юлда йөрүчеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә гыйбрәт булсын. Бәлки, ниһаять, минем дә күңел тынычланып калыр...

Ул көнне иртәм шундый матур башланды. Алдагы көнне соңгы имтиханымны “биш”кә бирдем. Тиздән үземнең дипломлы белгеч булып эшли башлаячагыма бик шат идем. Ә иң шатландырган, дулкынландырган нәрсә аласы диплом да, саубуллашу кичәсе дә түгел, ә ике ел очрашып йөргән, яраткан егетем белән очрашу иде. Ул өйләнешергә тәкъдим ясады. Мине әниләренә күрсәтергә теләвен әйтте. Бүген кич без аның авылына кайтабыз, танышырга. Аннан соң без өйләнешәчәкбез. 

Җылы кич, егетем алып килгән куе кызыл роза чәчәкләре минем күңелемне хушландырып, кәефемне тагын да күтәреп җибәрделәр. Тулай торак төбендә безне аның өр-яңа зәңгәрсу машинасы ялтырап көтеп тора иде. Институтны уңышлы тәмамлавы белән котлап, әтисе алып бирде аны. Без көлешә-көлешә кузгалып киттек. Менә безне кавыштырган-таныштырган кала да күздән югалды. Алда, елан кебек ялтырап, сыргаланып-боргаланып асфальт юл җәелеп ята. Егетем машинасын чамасыз нык куды. Трасса буш дип әйтерлек тыныч иде. Минем әкренрәк барырга үгетләвемә колак салмыйча җилдерде генә ул.

– Курыкма, чибәркәй. Техника ышанычлы кулларда, – диде ул, көлә-көлә. Аңа, әлбәттә, рәхәт булгандыр. Янында сөйгән кызы, кулында яңа машина. – Менә әти-әнинең ризалыгын алып туй ясап атарбыз. Эх-ма! Дөньяның исен китереп яшәрбез без, – дип һаман шаяртты... Кинәт! Нәрсә булды соң әле бу? Ниндидер олы әйбер бәрелүдән машина чалулап китте. Мин чырайлап кычкырып җибәрдем. Юлдан түбән әйләнмәс өчен, егетем тормозга басып өлгерде. Бермәлгә аңсыз калган идек, икебезне дә чыелдап сызгырган тәгәрмәч тавышы гына айнытып җибәрде...

Юл кырыенда йөзтүбән яткан кара киемле ирнең башыннан кан ага иде. Урман полосасыннан олы юлга күтәрелеп килүче, аллы-артлы каен себеркесе аскан агайны ничек шәйләмичә калдык соң без? Кичләтеп кенә, мунчага май пинлеге җыярга барган күрәсең бичара. Әнә, авыллары да күренеп кенә тора.
– Чакырыйк берәрсен, милиция, скорыйны, әйдә, әнә авыл монда гына бит, – дип кычкырдым мин, үз-үземне белештермичә. Кул-аякларым калтырый, кан эчендә яткан абзыйга карап тәнем чымырдый, бала йоннарым кабарган иде.

– Ни сөйлисең, җүләр! Нинди милиция? Мине утыртып куячаклар бит. Хәзер үк кереп утыр машинага, хәзер үк, тиз! – дип җикеренде егет! Һәм мин, ни эшләгәнемне дә аңламыйча, командага буйсынган эт кебек, кабинага чумдым...

Трассаның буш булуы егеткә файдага иде билгеле. Безне беркем күреп калырга өлгермәде. Машина, кире борылып, шәһәр ягына очты. Әллә нинди әйләнеч юллардан, караңгы тыкрыклардан боргалап, ул машинасын шәһәр читендә, яңа йортлар салынып ята торган автосервисга алып килде. Аның абыйсы шунда эшли. Ике-өч сүз белән генә хәлне төшендерде. Тегесе: “Ярый”, – дигәнне аңлатып булса кирәк, баш какты. 
Минем күңел яңа гына булган хәлгә ышанырга теләмәде. Качтык бит, качтык! Юл читендә, кан эчендә яткан кешене ташлап. Ә бәлки ул һаман шунда ятадыр. Безнең кебек үк туң йөрәкле бәндәләр барысы да выжылдап узып китә торганнардыр яныннан. Шул уйлардан шашар чиккә җитеп, мин машинадан сикереп чыктым. Күзләрем машинадан кан тапларын сөртеп торучы егетем күзләре белән очрашты. 

– Курыкма, җаным. Безне беркем күрмәде. Йә, тынычлан. Ә машинаны без аны абый белән рәтлибез. Иртәгә өр-яңа булачак! – дип кулын минем җилкәгә куйды. – Ишетәсеңме, беркемгә бер сүз әйтәсе булма.
– Ничек шулкадәр салкын канлы булып кала аласың? Ничек машина турында сөйлисең, бәлки ул кеше үлеп ятадыр хәзер, – дип үкердем мин. 
– Подумаешь! Оныт, и все! Берни булмады, ишеттеңме? Җүләрләнеп, теләсә кая шалтыратып йөри күрмә тагын. Бар, кайтып ят, иртән килеп алырмын, – диде ул. Миңа карап елмаеп куярга да көче җитте хәтта.

Мин алпан-түлпән атлап тулай торакка юл тоттым. Шифаханә кырыннан узганда телефон-автоматка күзем төште. Нишләп баштук уйламадым, ни көттем дип сүктем үземне. Ашыгыч ярдәм җибәрергә кирәк абзыйга!

Чакырулар кабул итүче туташ бик төпченеп сорый башлагач, минем тыным кысылды, шулай да, кайда икәнен әйтеп: “Тизрәк барыгыз, бәлки исәндер әле”, – дияргә көч таптым...

Инде өч дистәдән артык ел үткәч, шушы хәлләр, кино кадрлары кебек, күз алдымнан уза. Еллар үтсә дә, фаҗигадә катнашым исемнән чыкмый. Олы юлдан, машина йөртүдән шуннан бирле йөрәгем алынып куркам. Егетемнең исемен телгә алмавым да аның гамәлләренә, аның шул чактагы җавапсызлыгына ризасызлыгымнан, соң дәрәҗәдә күңел кайтуымнандыр, күрәсең. Мин ул хәлләрдән соң аның белән кала алмадым. Башымны алып ераккарак качтым. Ә үз-үзеннән кеше барыбер кача алмый икән. Менә ничә елдан соң барыбер күңелдән ташу булып ургып чыкты хатирәләр. Ә син хәтерлисеңме? Сөйгән ярым булган, соңыннан күрәлмас кешемә әверелгән бәндә, үкенмисеңме? Бер гаепсез кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булып та, җаның өзгәләнми, бәгырең телгәләнми генә яшәүләре рәхәтме соң сиңа? Шуны беләсе  иде...

Чулпан Насырова.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading