Гыймадиев Заһит абый белән Рәмзия апа узган елны гына 75нче көзләрен каршы алдылар.
Ә быел аларда икеләтә бәйрәм. Аларның гаилә корганнарына 55 ел.
Алар икесе дә Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында туып үсәләр. Бер мәктәптә укыйлар. Рәмзия апа үзенең сабыр, тыныч, йомшак холыклы булуы белән аерыла. Гел бишлеге укый, һәрьяклап үрнәк була. Сәхнәдә чыгыш ясый. Заһит абый исә курку белмәс шук малай. Уку чорында бер-берсенә игътибар итми алар. Рәмзия апа егетне өнәп бетерми, аның бар дип тә белми. Язмыш җиле яшь парларны мәктәптән соң очраштыра. Өч ел йөрешкәннән соң Гыймадиевлар гаиләсенә килен төшә.
- Миңа аның сабыр холыклы булуы ошый иде. Яхшы укый, эштән курыкмый. Башка кызлардан үзенең ягымлы тавышы, елмаюы, тыйнак карашы белән аерылып тора иде ул. Янына беркемне дә китертми, озаттырмый да. Сөйләшеп, дуслашып киттек тә, гаилә корып куйдык.
Рәмзия апа башта авыл советында секретарь булып эшли. Заһит абый гомер буе пенсиягә кадәр трактор йөртә, бригадир булып хезмәт куя. Бер-бер артлы биш бала туа: дүрт кыз һәм бердәнбер егет.
Икәүләшеп эшләп зур өй булдыралар. Өстәвенә зур хуҗалык. Тормыш чәчәк атканда гына, кайгы ишек шакый: олы өй барлык хуҗалык белән бергә көлгә әйләнә. Ярый әле үзләре исән калалар.
- Мин ул көнне фермада бозаулар карый идем, Заһит абыегыз кырда чәчүдә. Өйдә балалар олы апалары белән. “Йортыгыз яна,” - дигәч, күзалларым караңгыланып китте, өйгә чаптым. Башта бер генә уй: “Балалар гына исән булсын”. Кайтып җиткәндә сүнеп беткән иде инде. Өйдән дә, малдан да бер нәрсә калмаган. Бик авыр чаклар иде ул вакытта. Беркем булышмыйча икәү генә тергезеп куйган өй иде бит. Язда яшәргә кердек, язда чыктык та... Иң мөһиме - биш балабыз да исән-сау.
Балалар белән япа-ялгыз урамда калганда да бирешми Гыймадиевлар. Тормышның бер сынавы буларак кабул итәләр. Башта күршедәге буш йортта яшиләр. Соңыннан шул ук авылда йорт сатып алалар. Әле дә биредәге ике яклы, тугыз тәрәзәле йортта гомер кичерә алар. Йортың түгел, күңелең иркен булсын диләр бит. Заһит абый белән Рәмзия апа да шул фикердә. Шушы йортта тыныч тормыш башлана. Бер-бер артлы кызлары кияүгә китә, соңыннан бердәнбер улларының туйларын гөрләтәләр. Алар инде хәзер бөтенесе үз тормышлары белән яши.
Бүген инде аларның дистәдән артык оныгы, өч оныкчыгы бар. Зур булмаган йортта ял саен балалар, оныклар, кияүләр-киленнәр тавышы гөрли.
Мин алардан бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә, дип сорамыйча кала алмадым:
- Сабырлыктадыр, кызым. Түзем булырга кирәк. Тормыш ул төрлечә сыный, бирешмәскә кирәк. 55 ел эчендә төрлесе булды: күккә дә мендек, җиргә дә атылдык. Ләкин гаиләне таркату турында сүз дә булмады, чөнки ул терәк, яклаучың һәм саклаучың булу. Хатын-кыз зирәк булырга тиеш. Кирәк чакта юл бирергә, дәшми калырга, ишетмәмешкә салышырга. Иң мөһиме балаларыбыз һәм оныкларыбыз исән-сау. Аларның шатлыкларын күреп, горурланып, сөенеп яшибез, Аллаһка шөкер, - ди Рәмзия апа.
- Гаилә ул тормышның бик мөһим өлеше. Аның учагын 55 буе сүндермичә торуы да җиңел түгел. Сабырлык, түземлек белән бергә, ярату да булырга тиеш. Ярату булмаса, 55 ел бергә яшәп булмый. Ярату белән бер-береңә хөрмәт кенә нәтиҗәдә нык гаилә корабы төзәргә ярдәм итә, - дип җавап кайтарды әлеге сорауга Заһит абый.
Аларга карап сокланам. Ярты гасырдан артык бергә гомер кичеп, бөтен авырлыкларны бергә узып, бакча, йорт мәшәкатьләре белән мавыгып, шатланышып яшәүләрен дәвам итә алар. Вакыт-вакыт шаярышып, яшьлек хатирәләрен барлыйлар, киңәшләшәләр, киләчәккә планнар коралар. Аларның йөрәге картлыкны сизми. 55 ел элеккеге сыман һаман да дөрләп яна.
.jpeg)
Әдилә Әхмәтшина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар