16+

2018 елгы чемпионатка Казан белән Югары Ослан арасында “канат юлы” төзелә

Казаннан Югары Осланга кадәрге "канат юлы"н 2018 елда узачак футбол чемпионатына төзергә җыеналар, дип хәбәр итә "РБК-Татарстан".

2018 елгы чемпионатка Казан белән Югары Ослан арасында “канат юлы” төзелә

Казаннан Югары Осланга кадәрге "канат юлы"н 2018 елда узачак футбол чемпионатына төзергә җыеналар, дип хәбәр итә "РБК-Татарстан".

Бәлки әле, иртәрәк тә - 2016 елның көзенә үк өлгерергә мөмкин. Күптән көтелгән "канат юлы" "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы белән "Казан Арена" стадионын тоташтыра торган һава юлы да булып торачак. Трассаның озынлыгы - 2,1 чакрым, бу ике араны узу өчен нибары 7 минут кирәк була. Юл өчен 48 метр биеклектә 9 терәк куела. Пассажирлар өчен 86 кабина хезмәт итә. Стадионнан «Корстон»га кадәр сәгатенә 2,5 мең кеше йөри алачак.

Казан белән Югары Ослан арасындагы һава юлы өчен 80 метр биеклектәге 24 терәк кирәк була, аларның 18е елга акваториясендә була. Казандагы станциясе тимерьюл вокзалыннан ерак урнашмаячак. Аннары елга аша пассажирлар ике араны 24 минутта үтә ала. Бу трасса аша сәгатенә 1,2 мең кеше йөрер дип ниятләнелә.

Әлеге шәхси проектка дәүләт акчалары җәлеп ителми. Әмма республика министрлыклары киңәшләр белән булышырга вәгъдә биргән. Проектка Горький тимер юлы да катнашырга теләк белдергән. Казаннан алып Югары Осланга кадәрге "канат юлы"ның бәясе - 43 миллион евроны, "Корстон"нан "Казан Арена"га кадәргесен 18 миллион евро тәшкил итә. "Канат юлы"на конструкцияләрне Пермьнең «Көнбатыш-Урал машина төзү концерны» эшләячәк. Кабиналарны Италиядән кайтаралар. Һава юлы аша йөрүчеләр өчен билет бәясе 100 сум була. Проект үзен 5-7 ел эчендә аклар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading