Шәһри Казан

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар

Яшьләр арасында эшче һөнәрләрне ничек популярлаштырырга, ничек кызыксыну уятырга? Җәмгыятебездә бүген гаять актуаль булган бу проблеманы чишү юлларын күптәннән эзлиләр. Эшче һөнәренең абруен күтәрү өчен, иң яхшылар арасында ярыш уздыру идеясе беренче булып Испаниядә туа. 1947 елда аны гамәлгә дә ашыралар. Күп тә үтми, идеяне күрше Португалия күтәреп ала. Тора-бара,...

Реклама

Чараны оештыручыларның берсе, «Радиоприбор» ААҖ генераль директорының кадрлар буенча урынбасары Данис Хәйруллин хәбәрчебез белән әңгәмәсендә предприятиедә кадрлар сәясәтенә тукталды.
- «Радиоприбор» җәмгыятендә 1300 кеше эшли. Шуның 20 проценты - 35 яшькә кадәрге кадрлар. Ә төп хезмәт коллективын 55-60 яшьлекләр тәшкил итә. Илдә таркаулык башланып, предприятие авыр чорлар кичергәндә дә бездә эшләп калган кешеләр алар. Бүген инде, шөкер, авырлыклар артта калды. Хәзер, гомумән, сәнәгать өлкәсе күтәрелеш чорын кичерә, яңа технологияләр кулланылышка кертелә. Шуңа күрә, бездә дә квалификацияле кадрлар җитмәү сизелә башлады.
- Нинди белгечләргә кытлык кичерәсез?
- Урта һөнәри белемле кадрларга килгәндә, төп эш юнәлешебез булган радиоэлектроника, шулай ук металл эшкәртү буенча белгечләр җитми. Радиоэлектрон аппаратураны көйләүчеләргә, аны монтажлаучыларга, токарьларга, фрезеровщикларга ихтыяҗ бар. Моннан тыш, югары белемле конструкторлар һәм технологлар кирәк.
Бу проблеманы хәл итү өчен, Казан радиомеханика көллияте белән дә, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
- Уку йортларыннан әйбәт кадрлар чыксын өчен, аларга әзерлекле абитуриентлар килергә тиеш. Кайбер предприятиеләр үзләре өчен кирәкле кадрларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башлый. Мисал итеп, Казан вертолет заводын китерер идем. Сездә бу эш ничек куелган?
- Һөнәри юнәлеш бирүне гаиләдә, башлангыч мәктәп этабында ук башламасаң, иманым камил, баланы, мәктәпне тәмамлагач, завод-фабрикага эшкә китерү бик авыр. Без мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Ел саен заводта 7-10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсияләр уздырабыз. Әгәр мәктәпләр укучыларны җибәрә алмый икән, Казан радиомеханика көллияте белгечләре белән бергә үзебез аларга барабыз, очрашулар уздырабыз. Бигрәк тә 8-9 нчы сыйныфлар белән күбрәк аралашабыз, чөнки алар - көллиятнең потенциаль студентлары. Белгәнебезчә, республикада урта һәм югары һөнәри белем бирү юнәлешендә ике программа гамәлдә. Шушы максатчан әзерлек программалары кысаларында актив эшлибез. Безгә кирәкле монтажчы, токарь, радиоаппарат төзелеше белгечлекләре буенча көллияткә укырга кергән яшьләр белән завод, уку йорты килешү төзи. Аның нигезендә, егетләр һәм кызлар, белгечлек алганнан соң, заводка килеп, үз һөнәре буенча 3 ел эшләргә тиеш. Әгәр алар белем алу чорында профильле предметлар буенча «4»һәм «5»легә укый икән, дәүләт тарафыннан 5205 сумлык югары стипендия түләнә. Шуның өстенә, читтән килеп укучыларга торак өчен тәүлегенә 300 сум каралган.
Республикада хәзер балалар фәнни-техник иҗатын үстерүгә, алар арасында фән һәм техника юнәлешләрен популярлаштыруга җитди игътибар бирелә башлады. Безнең завод балаларны техник белемгә тартуны түгәрәкләр оештыру аша алып бармакчы. Берничә мәктәп белән бу турыда килешүгә ирешелде инде. Эшне Идел буе районындагы бер мәктәптән башлап җибәрергә уйлыйбыз. Моның өчен, тиешле җиһазлар алырга һәм эш урыннарын хезмәтне саклау таләпләрен истә тотып оештырырга кирәк. Анысының бер кыенлыгы да юк. Иң авыры - балаларда техникага кызыксыну уяту. Моның өчен, әзерлекле мөгаллимнәрнең булуы кирәк. Әлеге техник түгәрәкләрдә шөгыльләнгән балаларга сертификат тапшыру мөмкинлеге дә карала. Көллияткә кергәндә ул өстенлек бирергә тиеш. Идел буе районының тәрбия эшләре үзәге, Вахитов районындагы укыту-производство комбинаты белән дә түгәрәкләр турында сөйләшүләр алып барган идек. Аларда да шул бер үк проблема - балалар тупларга һәм укытырга кеше табарга кирәк, калганын хәл итеп була, диләр. Шул юнәлештә эш алып барабыз.
- Алга таба, түгәрәкләр белән генә чикләнмичә, укучыларны һөнәргә аерым сыйныфлар туплап өйрәтү күздә тотылмыймы?
- Берничә мәктәп белән килешү бар, дигән идем, анда профильле сыйныфлар булдыру турындагы пунктлар да кергән. Профильле дигәндә, безнең өчен ул математика, физика укытуга зур игътибар бирелүче сыйныфлар дигәнне аңлата. Чөнки радиоэлектрониканы өйрәнү физикага нигезләнеп алып барыла.
- Балалар һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча хәзер бәйгеләр дә күбәеп китте.
- Бәйгеләр дә, түгәрәкләр кебек үк, балаларда кызыксыну уятуга хезмәт итә. Казан радиомеханика көллияте, «Радиоприбор» заводы һәм Казан шәһәренең мәгариф идарәсе 26 апрельдә, 42 нче мәктәп базасында, «Һөнәргә адымнар» дигән фәнни-гамәли конференция уздырачак. Анда 4-11 нче сыйныф укучыларының физика, математика, конструкторлык, уйлап чыгару юнәлешләре буенча иң яхшы эшләре якланачак. Аннан башка да бик күп бәйгеләр оештырыла, халыкара чараларда да катнашабыз. Бу көннәрдә сайлап алу этаплары узучы WorldSkills чемпионаты - шуның бер мисалы.

- Без күбрәк урта һөнәри белемле кадрлар әзерләү турында сөйләштек. Югары белемле кадрлар белән сезне КАИ тәэмин итәме?
- Нигездә КАИ әзерли. КФУның Радиофизика институтыннан килгән белгечләр дә бар. Оборона өлкәсендә югары белемле кадрлар әзерләү буенча федераль дәүләт программасы бар, шунда катнашабыз. Безгә нинди белгечлекләр буенча югары белемле кадрлар кирәк булса, РФ Оборона, Мәгариф һәм фән министрлыкларына бер ел алдан шуның исемлеген төзеп җибәрәбез. Анда безгә кирәкле белгечлекләрнең кайсы уку йортында әзерләнәсен дә күрсәтәбез. Квотага Мәскәү тарафыннан рөхсәт бирелгәннән соң, без балалардан гаризалар кабул итә башлыйбыз. Шул гаризалар нигезендә тупланган исемлекне югары уку йортына юллыйбыз. Үзенчәлекле ягы шунда: әлеге максатчан программа буенча гариза биргән балалар арасында конкурс уздырылып, рейтинг төзелә. Кемнең баллары югары, аларның вузга үтү шанслары да зуррак. Уку йортына кергәннән соң, студент, вуз һәм предприятие арасында өч яклы килешү төзелә. Мондый документта егетләргә-кызларга хезмәт практикасы узу урыны гарантияләнгән була. Тагын бер өстенлеге: укып бетергәннән соң, аларның, кайдан эш табыйм, дип баш ватасы юк. Яшьләр алган белгечлекләре буенча турыдан-туры безнең заводка килеп урнашалар.
- Сезгә килгән яшь белгечләрнең ничә проценты төпләнеп кала?
- Бездә кадрлар күчеше зур түгел. Соңгы ике ел эчендә 150ләп кеше килгән булса, шуның 20се генә төрле сәбәпләр белән китте. Билгеле, яңа гына эшкә килгән яшьләргә зур эш хакы биреп булмый. Башта аларның оклады 9 мең сум тирәсе була һәм шуның 50 проценты күләмендә премия бирелә. Кулга алар 13 мең сумлап алалар. Югары белемле яшь кадрлар буенча да, урта белемлеләр буенча да шулай. 3-6 ай эчендә үзләрен яхшы белгеч итеп күрсәтә алсалар, аларның һөнәри категориясен күтәрәбез. Башта өченче, аннары икенче, аннары беренче категория бирәбез. Кайберләренә баштан ук икенче категория бирелә. Әгәр сынау чорында бу егет-кызларны җитәкчеләре яхшы белгеч дип бәяли икән, аларның хезмәт хакына персональ өстәмәләр дә карала. Яхшы белгеч булу өчен, теоретик белем генә җитми, эш урынына килеп, үзеңне хезмәттә күрсәтергә кирәк. Әгәр кеше үз эшен ярата, аңлап эшли, бер кысаларда гына туктап калмый икән, аның эш хакы заводта да югары булачак.
- Предприятиедә бүген уртача хезмәт хакы күпме?
- Бездә уртача хезмәт хакы 23 мең сум, 30-50 мең сум алып эшләүчеләр дә бар. Ул һөнәргә һәм квалификациягә карый. Хезмәт хаклары заказлар белән дә бәйле бит. Заказлар арта икән, хезмәт хакы да күтәреләчәк.
- Белгечләрне эш урынында беркетеп калдыру өчен, хезмәт хакы гына түгел, торак белән тәэмин ителеш тә мөһим роль уйный. Сезнең предприятие үз хезмәткәрләре өчен аерым тораклар төзиме, әллә гамәлдәге торак программаларын финанслауда гына катнашасызмы?
- Завод социаль ипотека программасында катнаша. Хезмәткәрләр өчен аерым тораклар төзергә әлегә көчебез юк. Шулай да киләчәккә андый планнар бар. Белгәнегезчә, «Радиоприбор»ның контроль пакеты «Радиоэлектрон технологияләр» концернында. Ә ул, үз чиратында, «Ростехнологии» дәүләт корпорациясе составына керә. Узган ел ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Ростехнологии» җитәкчелеге белән очрашуы вакытында беркетмә төзелгән, анда радиоэлектроника юнәлешендә эшләүче предприятиеләр катнашы белән торак төзү мәсьәләсен хәл итү пункты каралган иде. Беркетмәдә шул максатларга инфраструктурасы булган җирләр бүлеп бирү турында да сүз бара. Хәзер төзелеш өчен участоклар эзләү, аны нинди формада алып бару, кемнең финанславында башкару юллары эзләнә. Бәлки 3-5 ел эчендә, мәсьәлә хәл ителеп, йортлар төзи башларбыз да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: