16+

Башкаланы күчерсәк, тормыш рәткә керәчәк...

Бөгелмәдә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче танышым: «Мәскәүдән товар алырга идек, кайдан икәнлегебезне белгәч, «Без чит илләр белән эшләмибез», - дип җавап бирделәр», - ди. Танышыма Татарстанның да Россия составында булуын, МКАДның аръягында да россиялеләр яшәвен аңлатып, мәскәүлеләрнең географик белемнәрен киңәйтергә туры килгән.

Башкаланы күчерсәк, тормыш рәткә керәчәк...

Бөгелмәдә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче танышым: «Мәскәүдән товар алырга идек, кайдан икәнлегебезне белгәч, «Без чит илләр белән эшләмибез», - дип җавап бирделәр», - ди. Танышыма Татарстанның да Россия составында булуын, МКАДның аръягында да россиялеләр яшәвен аңлатып, мәскәүлеләрнең географик белемнәрен киңәйтергә туры килгән.

Мәскәүне күптән инде шәһәр дип атап булмый, ул - аерым дәүләт. Бу дәүләттә акча эшләү мөмкинлекләре байтак, әмма биредә яшәве җиңел түгел: халык (Россия халкының уннан бер өлеше шунда яши), машина күп, аралар ерак. Акча эшләү өчен яхшы, тормыш итү өчен начар. Ә Россиянең калган өлеше өчен бу тагын да начаррак. Ул бар нәрсәне үзенә тарта, беренче чиратта байлык кына түгел, халык шунда агыла. Мәскәү тирәсендә 200-300 чакрым радиуста халык аз, активраклар башкалага юнәлә, югары белем алу, яхшы эшкә урнашу өчен, яшьләр шунда агыла һәм алар биредә төпләнеп тә кала. Шуңа өстәп, тагын БДБ илләреннән килүчеләр күпме. Мәскәү моның хәтле халык агымы белән идарә итәрлек хәлдә түгел.

Бу мәшәкатьләрдән арынуның бер юлы итеп башкаланы башка шәһәргә күчерү турында элек тә сүзләр булган иде. Сергей Шойгу белән «Башка Россия» лидеры Эдуард Лимонов ул чакта Россия башкаласын Себердә күрергә теләсәләр, ул чактагы Владивосток мэры Игорь Пушкарев, тәгаен урынын әйтмичә генә, Көнчыгышны атады. Дмитрий Медведев та идарә органнарын Мәскәүнең үзәк өлешеннән аның читенә күчерү инициативасы белән чыккан иде. 210 мең чиновникны МКАДның теге ягына күчерү өчен 420 миллиард сумга төшәчәк әлеге проект, Владимир Путин килгәч, тормышка ашмый калды.

Чиновникларны Мәскәү читендәге аерым административ комплекска күчереп кенә проблема хәл ителмәячәк. Берәү дә шәһәр үзәгендәге элиталы фатирыннан баш тартмаячак, бу очракта үзәктәге машина бөкеләре шәһәр читенә генә күченәчәк. Тагын бер Олимпиада уздырырлык акча тотылса да, башкаланы күчерү отышлырак булачак, ди белгечләр. Башкаланы шундый ук мегаполиска күчерү дә файда бирмәячәк. Мисаллар да юк түгел: АКШ, Канада, Бразилия, Австралия, Казахстан. Россиянең үзендә дә ул ике тапкыр күченгән, соңгы күченү (Петербургтан Мәскәүгә) илнең хәлсез, хәерче, гражданнар сугышыннан соң җимерек хәлендә булган. Шул ук Астана бүген тормыш дәрәҗәсе буенча Мәскәүгә тиңләшкән, әмма инфраструктур проблемаларсыз шәһәр.

Узган атнада Демография, миграция һәм регионнар үсеше институтының күзәтчелек советы башлыгы Юрий Крупнов президентка тәкъдимнәрен җибәргәч, бу хакта фикер алышулар кабат кабынып китте. «Мәскәүләштерүдән арыну» дип исемләнгән әлеге трактатта мондый юллар бар: «Россиянең «йөрәге» илнең бөтен согын сыгучы яман шешкә әверелде», «Соңгы чирек гасырда илнең башка территориясе кешесез чүлгә әйләнү фонында Мәскәүнең туктаусыз һәм контрольсез үсә баруы куркыныч һәм төп проблема». Авторның хаклы булу-булмавын аңлатып тору кирәкмәс, ил байлыгының дүрттән өч өлеше, эре компанияләрнең штаб-квартиралары Мәскәүдә булуы барысына да ачыклык кертә. Дәүләт йомыркалары башкала кәрзиненә салынганда, регионнар чимал базасы гына булып кала бирә.

Скептиклар бу тәкъдимне баш авыртканда аны чабып өзүгә тиңли, икенчеләре хыял диңгезенә чума. Башкаланы күчерерлек шәһәрләр исемлегендә Новосибирск, Ектеринбург, Санкт-Петербург бар. Берәүләр «Башкала ил белән бергә уянырга тиеш, аның урыны - Себер» дисә, икенчеләре, Европага якынрак булу теләге белән, башкаланың Калининградта булуын тели. Владимир Жириновский, әллә чынлап, әллә шаяртып, Магаданны тәкъдим иткән. Грозныйга күчерергә теләүчеләр дә бар, бөтен акча шунда китә, башкала шунда булсын да, барысы да шунда китсен, дигәннәр. Мине бисмилласызлыкта гаепләргә ашыкмагыз, бер интернет-форумдагы тәкъдим аеруча ошады миңа: «Башкаланы Нахуй шәһәренә күчерик», - дигән берәү. Җир шарында шул исемле ике шәһәр, бер авыл бар икән (Перу, Мексика, Кытай). Кытае якынрак инде безгә, шунда таба күченергәдер шәт.

Фото: tonkosti.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading