16+

Без японнардан киммени яки Россия амбицияле проектка тотынмакчы

Мөһим илкүләм заманча проектларның, ил масштабында тулаем кулланылышка кертелгәнче, әүвәл Татарстан җирлегендә сыналуына без инде ияләнеп беттек. Шуңа күрә, Россия территориясендә югары тизлекле магистральләрнең беренче булып Казан юнәлешенә сузылачагы турындагы хәбәр әллә ни гаҗәпләнү уятмагандыр. Баштарак аның нинди булачагы гына тәгаенләнеп бетмәгән иде: сәгатенә 200 км тизлек белән үтә торган...

Без японнардан киммени яки Россия амбицияле проектка тотынмакчы

Мөһим илкүләм заманча проектларның, ил масштабында тулаем кулланылышка кертелгәнче, әүвәл Татарстан җирлегендә сыналуына без инде ияләнеп беттек. Шуңа күрә, Россия территориясендә югары тизлекле магистральләрнең беренче булып Казан юнәлешенә сузылачагы турындагы хәбәр әллә ни гаҗәпләнү уятмагандыр. Баштарак аның нинди булачагы гына тәгаенләнеп бетмәгән иде: сәгатенә 200 км тизлек белән үтә торган...

Чүлмәкчедән күрмәкче
Белешмәлекләргә күз салсак, сәгатенә 200 км дан 400 км га кадәр юл уза алучы тизйөрешле поездлар югары тизлекле санала. Андый тизлекне бары махсус төзелгән тимер юлларда гына тәэмин итеп була. Мондый поездлар бүген дөнья илләрендә төрле шәһәрләр арасында халыкның мобильлеген тәэмин итү өчен кулланыла. Бу уңайлы транспортны беренче булып кулланылышка 1964 елда әлеге дә баягы японнар кертә. Тәүге югары тизлекле магистраль Токио белән Осака шәһәрләрен бәйли. Югары тизлекле тимер юлларның халык тыгызлыгы зур булган бу илдә транспорт проблемасын чишүдәге ролен бер мисал белән генә дә аңлатырга мөмкин. Югары тизлекле магистральләр кояш чыгышы иле өчен Фудзияма тавы һәм сакура агачы кебек үк аерылгысыз символ бүген. Европада беренче югары тизлекле поездлар 1981 елда Франциядә йөри башлый. Аннан соң көнбатыш Европаның зур өлешен, хәтта утраулардан торган Бөекбританияне дә колачлый. Шулай да XXI гасырда Кытай Иске дөнья илләре белән Япониянең борынына чиртте. Бүген ул югары тизлекле линияләр челтәре буенча дөнья лидеры санала. Сүз уңаеннан, хәзер дөньяда бик югары тизлекле магистральләрнең гомуми озынлыгы 17 мең км тәшкил итә. 2025 елга ул, фаразлар буенча, 40 мең км га җитәргә тиеш.
Россиягә килгәндә, бездә югары тизлекле поездлар хәрәкәтенә беренче адымнар 2009 ел азагында ясалды. Бүген Мәскәү-Санкт-Петербург, Мәскәү-Хельсинки һәм Мәскәү-Түбән Новгород юнәлешләрендә «Сапсан» һәм «Аллегро» поездларында шундый хәрәкәт оештырылган. Сәгатенә 200 км га кадәр ара үтәргә сәләтле бу поездларның аерым юлы юк, алар гадәти поездлар йөри торган магистральдән файдалана. Шуңа күрә, алар максималь тизлек белән аерым участокларда гына бара ала. Ә тагын да югарырак - сәгатенә 400 км тизлек белән чапкан поездлар хәрәкәтен бары аерым магистральләр төзеп кенә тәэмин итеп була.
РФ Президентының «Россиядә югары тизлекле тимер юл транспорты хәрәкәтен оештыру чаралары турында»гы Указында да, Россиядә 2030 елга кадәр тимер юл транспортын үстерү стратегиясендә дә бу ачык күрсәтелә. Стратегия нигезендә, югары тизлекле хәрәкәтне Мәскәү-Казан-Екатеринбург һәм Мәскәү-Ростов-Адлер юнәлешләрендә ачу ниятләнелә. Шундый беренче магистральне, ил җитәкчелегенең фатихасы белән, Мәскәү белән Казан арасына сузарга булдылар. Владимир, Түбән Новгород өлкәләре һәм Чувашия территорияләре аша линияне Казанга 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына сузып өлгертү бурычы куела. Яңа линияне проектлауга конкурс быел сентябрьдән дә соңга калмый үткәрелергә тиеш, ә проектлауга ноябрьдә керешергә тиешләр. РФ транспорт министры Максим Соколов сүзләренә караганда, магистраль төзелешен 2015 елда башлап, аны 2018 елда тәмамларга ниятлиләр. Шунан соң линияне Екатеринбургка кадәр дәвам итү планлаштырыла. Әгәр Мәскәү-Казан югары тизлекле линиясе икътисади яктан үзен аклый икән, РФ Президенты искәрткәнчә, линияне, Екатеринбург белән генә чикләмичә, Красноярскига кадәр сузу ихтималы да бар. Мәскәү-Адлер юнәлешендә, гамәлдәге Мәскәү-Петербург юнәлешенә яңа магистраль сузу да тәҗрибә проекты үзен күрсәткәннән соң башкарылачак.
Татарстан башкаласында поезд «Казан-2» транспорт узелында тукталыш ясаячак.
Магистральнең Казаннан Екатеринбургка кадәрге икенче чираты республиканың Кама алды зонасыннан узачак. Югары тизлекле тимер юлның Татарстан аша үтәчәк өлеше 244 км га сузыла. Поездлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен, трассаны эстакада рәвешендә уздыру варианты да карала. Югары тизлекле хәрәкәт гамәлгә кергәч тә, гадәти поездлар саны кимеми.
Милекчеләр җирләрен магистраль төзелешенә бирергә тиеш була
Яңа тимер юлның табигать һәм торак зоналарына тискәре йогынтысын киметү өчен, проектлауга керешкәнче үк, хаталарны булдырмый калу чараларын күрергә кирәк. Мәскәү-Казан магистрале планының Татарстан территориясе аша узачак өлешенең төзәтмәләр кертелгән варианты узган атнада Казанда җәмәгать тыңлауларында каралды. Икътисади һәм экологик яктан отышлы, дип, юлны башкаланың төньяк юнәлешеннән уздыру варианты карала. Әмма аның «Аккош күле» урман-паркы, «Зәңгәр күл» табигый зоналары аша узу куркынычы бар иде. Каланың баш архитекторы җитәкчелегендәге төркем хәзер, төзәтмәләр кертеп, бу зоналарны магистраль юлыннан чыгара алган. Ә менә аерым затлар яки предприятиеләргә караган җирләр һәм корылмаларның бер өлешен, хуҗаларыннан алып, бу урыннарны магистраль төзелеше өчен кулланырга туры киләчәк. Дәүләт әһәмиятендәге проект гамәлгә ашырыла икән инде, милекчеләр телиме, юкмы - бу җирләрне дәүләт ихтыяҗлары өчен бирергә тиеш була. Инде хәбәр ителгәнчә, Дәүләт Думасы булышлыгы белән, алардан җирләр сатып алуның гадиләштерелгән схемасы эшләнәчәк. Бу өлкәдә махинацияләргә юл куелмаячак, дип кисәтте Путин.
Самолетлар булганда, югары тизлекле поездлар нигә кирәк?
Әлеге проект тарафдарлары аңлатуынча, ул Россия төбәкләре арасында транспорт элемтәләрен тизләтә, төбәкләрдә транспорт белән тәэмин ителешне яхшырта, безнең сәнәгать өчен дә зур мөмкинлекләр ача, яңа эш урыннары барлыкка китерә. «Россия тимер юллары»ның тимер юл транспорты өлкәсендә инновацияле проектларны гамәлгә ашыру өчен җавап бирүче бүлендек предприятиесе - «Скоростные магистрали» ААҖ вәкиле Юрий Котлов белдергәнчә, югары тизлекле магистральләр төзелеш стадиясендә генә дә ил сәнәгатен эре заказлар белән тәэмин итәчәк. Мәсәлән, Россия бизнесы 270 млрд сумлык заказ алачак.
Яңа магистраль сафка баса калганда, Мәскәүгә көнендә генә барып кайтып булачак. Юлга киткән вакыт 3 тапкырдан артыкка кыскара. Казан-Мәскәү арасын поездда хәзерге 14 сәгать урынына күп дигәндә 3 сәгать ярым вакытта узып булачак. Түбән Новгородтан Казанга килү өчен сәгать ярым вакыт җитәчәк. Чабаксар белән Казан арасы бер сәгатькә дә тулмаячак, Казаннан Чаллыга 40 минутта барып җитеп булачак.
Тик бәясе генә «тешләр» кебек: Мәскәү-Казан маршрутына билет 4 мең сум тирәсе торачаклыгы хәбәр ителде. Димәк, теләгән һәркем кесәсе өчен түгел булып чыга. Мондый бәягә, бераз кушканнан соң, самолетта да очып була бит, дигән фикер килә башка. Узган атнада Казанда үткән җәмәгать тыңлауларында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин поезд файдасына төп аргумент китерде: әлеге поездларның пассажирлар уздыру сәләте «Казан» аэропортына караганда берничә тапкырга югарырак!
Якынча мәгълүматларга караганда, 800 км дан артык озынлыктагы Мәскәү-Казан линиясен төзүгә 928 млрд сумлык чыгымнар таләп ителә. Аларның зур өлешен дәүләт үз җилкәсендә күтәрергә җыена, тик әлегә нинди чыганаклар исәбенә икәнлеге ачыкланып бетмәгән. Ә проектның үзенә салынган финансларны аклау дәрәҗәсенә чыгуы өчен, берничә дистә ел кирәк булачак, диләр.
Референдум булмаячак, бары җәмәгать тыңлаулары гына
Ил җитәкчелегенең бу амбицияле проектка бик тиз вакыт эчендә алынып, ашыгып башкарырга тырышуы шулай да аңлашылып бетми. Гражданнарның, мондый зур проектка алынганчы, халык фикерен сораштыру кирәк иде, дигән сүзләрендә хаклык бар.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әлеге мәсьәлә буенча гамәлдәге законнар нигезендә җәмәгать тыңлаулары уздыру каралуын, шуңа, моны референдумга чыгаруга ихтыяҗы юклыгын аңлатты.
Аның ассызыклавынча, мондый амбициоз проектлар һәрвакыт көчле бәхәсләр тудыра. «Җәмәгатьчелек фикере исәпкә алыначак, без барлык вариантларны караячакбыз, шулар арасыннан иң оптимальләре киләсе фикер алышуларга чыгарылачак. Ләкин ахырда аек акыл җиңеп чыгарга тиеш», - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading