16+

Бездә Мәскәү, Питер һәм Уфа юнәлешләрен сайлыйлар

2013 елның беренче яртысында «Казан» халыкара аэропорты хезмәтләреннән 770 836 кеше файдаланган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 22,5 процентка артыграк.

Бездә Мәскәү, Питер һәм Уфа юнәлешләрен сайлыйлар

2013 елның беренче яртысында «Казан» халыкара аэропорты хезмәтләреннән 770 836 кеше файдаланган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 22,5 процентка артыграк.

Халыкара һава линияләрендә пассажирлар агымы, 2012 елның гыйнвар-июнь айларына караганда, 41,3 процентка арткан (382787 кеше). Эчке һава линияләрендә дә азрак булса да үсеш күзәтелә - 8,3 процент (388 мең кешедән артык).
Эчке юнәлешләрдән узган яртыеллыкта авиапассажирлар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа-Сургут, Түбән Новгород, Чиләбе-Новосибирск, Сочи, Самара, Пермь юнәлешләре аеруча зур сорау тапкан. Халыкара юнәлешләрдән Хургада, Истанбул, Шарм-Эль Шейх, Дубай, Бангкок, Анталия һәм Шарджа маршрутлары зур популярлык казана. Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге шәһәрләреннән безнең пассажирлар Баку, Дүшәнбе, Ташкент, Фирганә, Алма-Ата һәм Худжандка аеруча зур өстенлек бирә.
Быел июнь аенда «Казан» аэропортындагы пассажирлар агымы, узган елның шул чорына караганда, 24,3 процентка артып, 185 836 кешегә җиткән. Узган айда башкаланың һава аланыннан Анапа, Геленджик, Краснодар, Минеральные Воды, Киев һәм Симферополь шәһәрләренә рейслар яңартылган, Идел буе федераль округында Пенза, Саранск һәм Саратов шәһәрләренә рейслар ачылган. Римини, Подгорица, Бургас, Кос, Бодрум һәм Ламеция-Терме шәһәрләренә халыкара яңа маршрутлар гамәлгә кертелгән.
Универсиада чорында Казанның бихисап кунаклар һәм студентлар кабул итүен исәпкә алсак, икенче яртыеллык күрсәткечләре тагын да саллырак булырга вәгъдә итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading