16+

Бәхил бул, 1 тиен!

Россия Үзәк Банкы 2012 елның ахырыннан 1 һәм 5 тиенлек акчалар чыгаруны туктатты.

Бәхил бул, 1 тиен!

Россия Үзәк Банкы 2012 елның ахырыннан 1 һәм 5 тиенлек акчалар чыгаруны туктатты.

Үзәк Банк рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белдерүенчә, моңа банкларның һәм кибетләрнең әлеге вак акчаларны соратмавы сәбәпче булган. Россия монета дворы җитәкчеләре дә россиялеләрнең вак акчаларны юньләп файдаланмаулары, ә аларны җитештерү шактый чыгымлы булуы турында зарлангалаган. 1 тиенлек бер акча чүкү 47 тиенгә, 5 тиеннеке 69 тиенгә төшә.
Әмма, вак акчаларның бетерелүе инфляциягә китерәчәк, дип фаразлаучылар да бар. Саннар «түгәрәкләнгән» очракта, сәүдә оешмалары бәяләрне күтәребрәк куярга омтылачак, янәсе.
Үзәк Банк халыктан металл тиеннәрне җыеп, кәгазь акчага алмаштыру буенча сынау-тәҗрибә проекты да башлады. Вак акчаларны кабул итүче махсус автомат Ростов-на-Дону шәһәрендәге бер кибеткә куелган да инде. Әлеге автоматлар йә кәгазь акча, йә чек бирә.
Татарстан Милли Банкының матбугат хезмәтендә: «Республикада әлегә вак акчаларны кабул итүче махсус банкоматлар юк. 1 һәм 5 тиенлек вак акчалар чүкү туктатылса да, элек чыгарылганнары гамәлдә. Алар банклар тарафыннан кабул ителәләр», - дип аңлатма бирделәр.
Тарихка күз салсак, Россиядә XVI-XVII гасырларда тавык яки 15 йомырка бәясе 1 тиен торган. СССР чорында 1961 елдан соң 1 тиенгә бер телем ипи (кайбер ашханәләрдә ипи, гомумән дә, бушлай бирелгән), сиропсыз бер стакан газлы су, гади карандаш, ике гади конверт, бер кап шырпы алып була иде. Шул ук СССР дәверендә 1980 елларда маркалы бер конверт, «Орловский» икмәгенең дүрттән бер өлеше, 10 данә «солдат» конверты 5 тиен иде. Бер бөтен «Орловский» икмәге нибары 18 тиен. 1970 елларда авыл клубында балалар өчен кино билеты да 5 тиен иде. Әлбәттә, ул елларда хезмәт хаклары зур түгел, ләкин 1 тиеннең дә дәрәҗәсе, бәһасе бар иде. Бүген җәмәгать транспорты идәннәрендә, тукталышларда 10 һәм 50 тиенлек металл акчалар да аунап ята хәтта. Бу - череп баюыбыз галәмәте түгел, ә ил икътисадының «авыру» икәнлеген дәлилләүче күренеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading